Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
план-конспект урока (3 класс) по теме

Татар теленнән дәрес планы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТР Актаныш муниципаль районы МББУ «Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең» Чат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Төзеде: Бәдертдинова

Зөһрә Баязит кызы

28.04.2012

Аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен төзелгән план-конспектның темасы – ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Әлеге дәрес формасы буенча - традицион булмаган дәрес (дәрес-сәяхәт), тибы буенча - ныгыту,

 дәресе.  Дәрес, заман таләпләренә туры китереп, интерактив чаралар ярдәмендә төзелде.

Бу план-конспект түбәндәге максатлардан чыгып эшкәртелде:

1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү, ныгыту.

 2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели алу күнекмәләре булдыру, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру.

3.Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес план-конспектын төзү өчен түбәндәге хезмәтләр файдаланылды:

  1. З.И. Җамалетдинова « Татар теле дәресләре» 3 класс , Казан, «Мәгариф» нәшрияте, 2009.
  2. С.Г.Вагыйзов « Кызыклы грамматика», Мәгариф.
  3. Татар теле дәресләре: Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәкт. 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма/ З.И.Җамалетдинова. – Казан: Мәгариф, 2010.

Әлеге план-конспект Чат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле укытучысы Бәдертдинова Зөһрә Баязит  кызы тарафыннан төзелде.

Дәрес планы

I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру. (15 минут)

1.Исәнләшү.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Матур язу.

4.Уку мәсьәләсен кую.

а) Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп язу. Теманы, максатны балалардан “ачтыру”:

II. Уку мәсьәләсен чишү. (25 минут)

  1. Бирелгән исемнәрне ике баганага аерып язу.
  2. Кыш турында хикәя төзеп язу.
  3. Тиешле хәрефләрне куеп, шул сүзләрне тутырып язу. Нәтиҗә ясау.
  4. Дәреслек белән эш. 120 нче күнегү.
  5. Сорауларга җавап язу. Дәреслектәге нәтиҗәне уку.
  6. Ял итү. Ш.Маннурның туган тел турындагы шигырен уку.
  7. Әдәби әсәрдән  ялгызлык исемнәр кергән җөмләләр табып язу.
  8. Тест эшләү.

   III. Рефлексив бәяләү. (5 минут)

  1.Рефлексив кабатлау.

 -Нәрсә эшләдек?

- Ничек эшләдек?

- Ялгызлык исемнәрнең кайсылары куш тырнаклар эченә языла?

          - Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

  2.Өй эше: 123 нче күнегү. Хикәяне дәвам итеп яз.

            Иҗади эш  (гаиләгездәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә)

        

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

1.Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Бүген сыйныфта кайсыгыз дежур? (...) Яхшы, утыр. Укучылар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

2. Өй эшен тикшерү.

- Дәфтәрләребезне ачтык. Бүгенге числоны язабыз.

3.Матур язу минуты.

- Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. Монда шигырь бирелгән. Шуны бергәләп укыйбыз.  

Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.                    (Г.Тукай)

4. Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк,  белемле булыр өчен китапны яратырга, хөрмәт итәргә  һәм күп укырга кирәк.

-Укучылар, без бүген сезнең белән “Белем иле”нә сәяхәткә чыгарбыз. Ә “Белем иле”нә бару өчен, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең дөрес язылышын искә төшерергә кирәк. Экранга карагыз әле (укытучы компьютерда слайд күрсәтә.) Анда кечкенә генә хикәя язылган. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп языгыз. Бу биремне дөрес эшләсәгез генә, “сәяхәт” кә чыга алабыз.

Минем исемем  - йолдыз. Минем лилия, роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без миләүшә апа белән чәчәк бакчасына бардык. Без анда миләүшә, роза, лилия чәчәкләре күрдек.

Биремнең үтәлеше тикшерелә.

-Укучылар, сез 1 нче биремне уңышлы үтәп чыктыгыз.

-Без нәрсә эшләдек?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп яздык.

-Димәк, безнең биремнәребез нинди темага булачак?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр темасына.

-Безнең төп максатыбыз нинди булачак?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес аеру һәм язу.

-Әйе.

II. Уку мәсьәләсен чишү.

- Ә хәзер кабат экранга карагыз. Сезнең өчен тагын бер бирем бар (слайд күрсәтелә).

Слайдта сүзләр язылган.

- Сүзләрне укыгыз,язылышына игътибар итегез.

- Ничек итеп ике баганага аерып язарсыз?

Гөлнур,  ирен,  Сарбай, гөл, балык, “Сабантуй”, Җиңү бәйрәме, казан.

- Укучылар,  сез биремнәрне дөрес  эшләдегез, - ди укытучы.

- Менә без “Белем иле”нә килеп җиттек. Беренче тукталыш – “Кыш көне урманда”. Сезгә кыш турында хикәя төзергә кирәк булачак.

Бу биремне үтәү өчен балаларга билгеле бер вакыт бирелә. Аннары икешәр укучы үзе төзегән хикәяне сөйли.

-  Ниһаять, укучылар, без “Билгесез сүзләр урамы” на килеп җиттек (слайд күрсәтелә). Ике баганага кайбер хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр язылган. Тиешле хәрефләрне куеп, шул сүзләрне тутырып языгыз.

Укытучы һәр команда өчен бирем язылган слайдны ача:

..ке

..чык

..ке

...чык

..ке

...чык

..ке

....чык

(1 нче баганада – бәке, пәке, сәке, күке, ә 2 нче баганада – янчык, чыпчык, алачык, сыерчык сүзләре языла.)

-Нинди исемнәр яздыгыз? Алар ничек язылалар? Нәрсә ул уртаклык исем?

- Балалар, без юлыбызны дәвам иттерәбез. Безнең алда “Елга”. Елганы үтми торып, без башкалага керә алмыйбыз. Елганы үтәр өчен сезгә дәреслектәге 120 нче күнегүне эшләргә кирәк.

-Җөмлә төзегәндә нинди исемнәр кулландыгыз? Алар ничек языла?

- Әйе. Укучылар, без бик озак бардык. Әйдәгез, “Ромашка кафесы”на кереп, бераз ял итеп алыйк. Ләкин анда керү өчен, безгә менә бу ромашка таҗларына язылган биремнәрне үтәргә кирәк, - ди укытучы. Җавапларын дәфтәрләрегезгә язып барыгыз. Алар нинди исемнәр?

1. Районыбызның исеме?

2.Сез яратып укый торган газета исеме?

3. Без нинди республикада яшибез?

4. Синең яраткан китабың?

5. Синең яраткан бәйрәмең?

-Алар нинди исемнәр? (Ялгызлык исемнәр)

-Димәк, ялгызлык исемнәре ничек языла?

- Нинди ялгызлык исемнәр куш тырнаклар эченә языла?

(Газета-журнал, әдәби әсәр, кинофильм һәм спектакль исемнәре)

 “Ромашка кафесы”нда ял итеп утырганда, укытучы балаларга Ш.Маннурның туган тел турындагы шигырен укый:

Яхшы бел.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарчасы - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң - анаң, әби - бабаң

Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың.

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Тел кешене дус итә,

Бер - берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Укытучы тагын балаларга мөрәҗәгать итә:

- Балалар, без ял итеп, көч тупладык һәм юлыбызны дәвам иттерәбез. Инде “Белем иле”нең башкаласына килеп җиттек. Ләкин без анда керә алмыйбыз. Капкаларны ачар өчен безгә тагын бер бирем эшләргә кирәк. Әгәр дә сез дөрес эшләсәгез ул ачылачак.

 -Ә хәзер әдәби әсәрдән  ялгызлык исемнәр кергән җөмләләр табып язасыз.

-Ә хәзер җөмләләрне  укыйбыз. Нинди исемнәр баш хәрефтән язылган?

-Димәк, әкият геройлары да ялгызлык исемнәр һәм алар баш хәрефтән язылалар.

-“Белем иле”ның башкаласына керү өчен ишекләр ачык. Авыр һәм катлаулы юлны барыгыз да яхшы үтте.

- Ә хәзер белгәннәрегезне тагын бер тапкыр ныгыту  һәм тикшерү өчен тест эшләп алырбыз.

1. Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр?

а) кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә

б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәрг

2. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?

а) юл хәрефеннән

б)  баш хәрефтән

3.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, күл

б) әни, дәфтәр

в) Мәскәү, Идел

г) казан, савыт

4. Түбәндә бирелгән сүзләр уртаклык исемнәргә керәләр:

а) Хәкимов, Зөя елгасы, Корбан бәйрәме, “Сабантуй” газетасы

б) фамилия, елга, бәйрәмнәр, күл, агач

5. Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла?

а) баш хәрефтән

б) юл хәрефеннән

-Җавапларын тикшерү.

III. Рефлексив бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

1.Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә эшләдек?

- Ничек эшләдек?

- Ялгызлык исемнәрнең кайсылары куш тырнаклар эченә языла?      

- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

2.Өй эше: 123 нче күнегү. Хикәяне дәвам итеп яз.

Иҗади эш  (гаиләгездәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә)

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Исем. Ялгызлык әм уртаклык исемнәр...

Исем.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Исем.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр....

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес, 3 класс

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес , 3 класс...

Презентация. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.4 нче сыйныф укычылары өчен презентация зур ярдәмлек булып тора....

Ялгызлык исемнәр

Максат : ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында аңлатма бирү; исемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар итү; белем алуга, тырышлыкка өндәү. ...

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Татар теле дәресе. 4 сыйныф. Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Smart (интерактив такта)....

Тема: Ялгызлык исемнәр 1 нче сыйныф өчен туган телдән дәрес эшкәртмәсе

Максатлар: 1.Укучыларны ялгызлык исемнәр белән таныштыру.2.Аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.3. Туган якка, туган телгә карата хөрмәт  һәм ярату хисләре тәрби...