Р.Фәхреддин әсәрләре
статья по теме

Чукурумова Валентина Николаевна

Фәнни мәкаләдә тәрбия эше системасының үзәге булган әхлак тәрбиясе бирүдә язучы, мәгърифәтче галим Р.Фәхреддин әсәрләренең әһәмияте турында язылган

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon tat.lit_.zip544.94 КБ

Предварительный просмотр:

     Чукурумова Валентина Николаевна, Казан шәһәре Киров районы  

3 нче татар гимназиясенең

ll квалификацион категорияле    башлангыч сыйныф укытучысы

Эш стажы: 11 ел

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренең роле

                                                  Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак  

                                         ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә

                                         бигрәк артка калып яши.

                                                         Борынгы грек философы Сенека

    Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары җәмгыятьтәге үзгәрешләр барәбәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле җәмгыятьне үзгәртәләр.

    Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

    Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.

    Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясене роле зур булуын истә тотып, аңа җитди игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фэхреддин хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. Ул әхлак мәсьәләсенә шулкадәр игътибар биргән ки, китапларының исемнәрен дә әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән атаган: “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” һ.б. Шулай итеп, мәгърифәтче галим яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.

   Ризаэддин Фәхреддин, мәктәп белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә баланы әдәп-әхлак ягыннан да тәрбияләргә бурычлы дип санаган. “Әдәби тәгълим” исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп, ул: “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”, - дип яза. Анда: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – и кирәкле бер эш булачактыр”, - дигән юллар да бар.

    “Тәрбияле бала” әсәрендә Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннын да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле  бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр; ни сораса да, бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”, - дигән

    Кече яшьтәге балалар өчен язылган “Шәкертлек әдәбе” дигән дәреслегендә галим этика, эстетик тәрбия белән бергә әхлак төшенчәсен дә киң һәм тирән яктырткан. Китапта күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләсенә карата әйткән мәгънәле, кызыклы фикерләре китерелә.

    Ризаэддин Фәхреддиннең олы бер хәзинә дип атарлык “Нәсыйхәт” китабы укучыларны әхлак турында уйлауга этәрә, әби-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын үзләштерергә ярдәм итә. Ул җитешсезлекләрне бетерүдә, тәртипкә өйрәтүдә, әхлак тәрбиясе бирүдә отышлы.

    Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләребезнең мирасын барлап, җентекләп өйрәнү, алар белән укучыларны таныштыру – төп бурычларыбызның берсе. Моннан күп еллар элек язылган ул рухи байлыклар, әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары бүген дә үз кыйммәтләрен югалтмаган. Алар татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану өчен кирәкле һәм файдалы материал булып торалар. Без, укытучылар, укучыларыбызны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын һичшиксез әхлаклы, миһербанлы булып үсәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БӨТЕН ХИКМӘТ ТӘРБИЯДӘДЕР ТӘРБИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Данный материал будет полезным для учителей начальных классов при проведении родительских собраний. За основу взяты труды проветителя Ризаэддина Фахретдина....

«Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы”

Г.Н.Шарафутдинова.Ризаэддин  Фәхретдин исемендәге 1 нче  гимназия, Әлмәт шәһәре.         Тема: “ Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык пе...