«Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы”
статья (2 класс)

Шарафутдинова Гузель Наилевна

Г.Н.Шарафутдинова.

Ризаэддин  Фәхретдин исемендәге 1 нче  гимназия, Әлмәт шәһәре.

Тема: “ Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы”

Секция«Народная педагогика и теоретическое наследие Р.Фахреддина»

  Тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышабыз. Эшчәнлегебездә бөек педагог, күренекле галим, тәрбияче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып эшлибез. Безнеңчә, тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл булу. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхреддин җәмгыятебезнең иң мөһим эше дип санаган.

     Халыкны аң-белемле, тәрбияле итү, үзенең милләте өчен зыялы шәхес, мәгърифәтчеләр әзерләүне мәдрәсәләр башкарган. Татарның беренче фәлсәфәчеләре, алдынгы карашлы кешеләре халыкны белемгә, һөнәргә өнди, наданлыкка, гамьсезлеккә каршы чыгарга чакыра. Шулар арасыннан татар халкының мәшһүр фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, якташыбыз Ризаэддин бине Фәхреддинне атыйсым килә. Татар мәгърифәтчелеге тарихында тәрбия – әхлак, шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддиннән дә күбрәк көч куйган һәм гаҗәеп күп хезмәтләр язып калдырган зат бармы икән? Бер өлкәдә генә башкарган эшләре дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде.

     Язучы иҗат иткән һәр әдәби әсәрдә милләтне мәгърифәтле, ягъни белем-тәрбияле итү мәсьәләсе күтәрелә. «Балалар өчен», «Фәкать кыз балалар өчен», «Гаилә», «Гакыйдә», «Нәсыйхәт – I», «Нәсыйхәт – II », «Нәсыйхәт – III », «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Шәкертлек әдәбе», «Әдәбе – тәгълим» - турыдан – туры тәрбиягә караган хезмәтләре бербөтен тәрбия энциклопедиясен тәшкил итә. Тәрбия системасына ул барлыгы 70 тән артык китап бастыра.

     Безнең мәктәбебез Риза Фәхреддин исемен йөртүче 1 нче номерлы татар гимназиясе. Мәктәбебездә балаларны халык педагогикасы һәм мәгърифәтчебез мирасы аша тәрбияләүгә зур урын бирелә. Риза Фәхреддин хезмәтләренә таянып без бүгенге көн балаларын әдәпле, әхлаклы һәм тәрбияле итеп тәрбияләргә тырышабыз.  Мәшһүр педагогыбыз мирасын өйрәтү һәм укыту – тәрбия эшчәнлегендә куллану - мәктәптә системага салынган. Бүгенге көндә мәктәпнең төп максаты: зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхесе тәрбияләү. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, сыйныф җитәкчеләребез тарафыннан күпкырлы эш башкарыла, чаралар үткәрелә.

      Бөек мәгърифәтчебез халык традицияләрен, культурасын саклау һәм үстерү, яңа буынга тапшыруга зур әһәмият биргән. «Һәр милләт кешесе үзенең үткәнен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын» ди Р.Фәхреддин. Мәктәптә шул уңайдан укучылар белән «Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы» дигән баш астында гаилә шәҗәрәләрен төзү буенча киң эш алып барылды. Бик күп укучы үзенең нәсел агачын төзеде һәм туганнары белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштырды.

Сыйныф җитәкчеләребез, тел фәне укытучылары, тәгәрәк җитәкчеләребез тарафыннан мәктәбебездә милли йола, гореф – гадәтләрне онытмау, барлау йөзеннән дә күп эшләр башкарыла: гаилә бәйрәмнәре, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Кече Сабантуй”, “Каз канаты” бәйрәмнәре, “Әбием сандыгы” сәхифәсе, “Озын толым”, “Нәүрүз гүзәле”, “Ягез әле, кызлар”, “Уңган хуҗабикәләр”, “Исемең матур, кемнәр куйган” бәйгеләре уздырыла. Әлеге чараларның нигезен халык педагогикасы, Р.Фәхреддиннең бай мирасы, тәҗрибәсе тәшкил итә. Алар укучыларның эчке дөньясын рухи яктан баеталар, тулыландыралар. Галим сүзләре белән әйтсәк: «Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, яшь буынны шул трдицияләрдә тәрбияләгәндә генә милләт, шәхес үсеше тәэмин ителә». Шулай ук гимназиябездә Ризаэддин Фәхреддиннең тормышына, иҗатына багышланган чаралар, фәнни-гамәли конференцияләр, укулар уза. Бу чараларга безнең гимназиябез бик җитди тырышлык белән әзерләнә.  

Күргәнегезчә, галим педагогикага җитди карый һәм яшьтән бирелгән тәрбиянең шәхес формалашуга йогынтысын аңлый. «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр» ди халык мәкале. Чыннан да, баланың дөнья турында, яхшылык һәм явызлык, гаделлек кебек әхлакый категорияләргә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша. Бу очракта иң әһәмиятле рольне ата – ана уйный, чөнки күңелендә туган сораулары белән бала беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итә. Остазыбыз шәхес тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк, дип саный һәм ана булган хатын – кызны тәрбияләүгә аеруча игътибар бирә. Ул «Бала тәрбияләү – ананың гаилә генә түгел, бөтен җәмгыять алдында бурычы булып тора» , ди үзенең «Тәрбияле ана» хезмәтендә. Бүгенге көндә дә мәшһүр галимнең хезмәте бик актуаль. Ата – ананы, бигрәк тә әни кешене тәрбияләү – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Мәктәптә әти – әниләрнең педагогик һәм психологик белемнәрен арттыру юнәлешендә максатчан эш оештырылды. Ата – аналар гомуми, сыйныф җыелышларына теләп йөриләр, педагогик докладлар тыңлыйлар, анкеталар тутыралар, үзләре дә тәҗрибәләре белән уртаклашалар, ачык сыйныф сәгатьләрендә актив катнашалар. «Тәрбияле ана – бетмәс-төкәнмәс хәзинәдер. Бик ярлы өйдә тәрбияле ана булса, олуг байлардан санала», - ди галимебез.

Шулай итеп, укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтнең бөек шәхесе белән горурлану хисе уятуда Р.Фәхреддиннең хезмәтләре, аның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора. Педагогик культура булдырып, остазыбыз, укытучыбыз Р.Фәхреддин кебек, укучыларның, гаиләнең психологиясен тирән аңлап эш итсәк кенә, һәрьяктан гармоник шәхес тәрбияләүгә ирешербез дип уйлыйм. Мәктәп ишеген ачкан һәр укытучының изге бурычы – баланы белемле итү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итү. Халкына, иленә, фәнгә бөтен гомерен багышлаган галим Р.Фәхреддиннең күпкырлы фәнни эшчәнлеге - милли тарихыбызны өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак. Йомгак ясап шуны әйтәм: милләтебезнең язмышы, киләчәге, үсеше өчен һәр укытучы, укучы үз өстендә эшләргә, яхшы укырга, Р.Фәхреддиннең киңәшләрен онытмаска тиеш.

Кулланылган әдәбият:

1.Галимнең тарихи хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе. Диләрә Гыймранова. Мәйдан, 2009, №1,150-151б.

2.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк.-Казан, 2007.-192 б.

3.Ф.Ризаэддин. Балаларга нәсыйхәт. Казан. “Полиграфия- нәшрият комбинаты”,- 2006. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Р.Фәхреддин әсәрләре

Фәнни мәкаләдә тәрбия эше системасының үзәге булган әхлак тәрбиясе бирүдә язучы, мәгърифәтче галим Р.Фәхреддин әсәрләренең әһәмияте турында язылган...

Ризаэддин Фәхреддингә.

Мәшһүр калаларда тумаган ул,Укымаган даһи йортларда.Ә шулай да олуг шәхес булыпТанылган ул төрки җиһанда....

БӨТЕН ХИКМӘТ ТӘРБИЯДӘДЕР ТӘРБИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Данный материал будет полезным для учителей начальных классов при проведении родительских собраний. За основу взяты труды проветителя Ризаэддина Фахретдина....