Халык уеннары аша - спортка.
материал по теме

Гизатуллина Фануза Наиловна

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon estafetalar.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

   

Безнең бүгенге кичәбезнең исеме-«Халык уеннары аша спортка» дип атала. Без үзебезнең балаларыбызга халкыбызның гореф-гадәтләрен,  фольклорын hәм уеннарын өйрәтергә тиеш. Бүгенге кичәбез шуңа таба бер адым булыр.Кичәбезне уен-ярыш формасында үткәрербез. Моның өчен сезгә 2 командага бүленергә кирәк.

     Әйдәгез әле башта үзебез уйнап үскән уеннарны искә төшереп алыйк.

  1. «Габдулла» уены
  2. «Сәлим- Сәлимә»уены

  Хәзер ярышларны бәяләп барырга жюри сайлап куйыйк. Уеннарны башлыйбыз.

  1. «Бәрәңге утырту» уены. Балалар кәрзин тотып баса, сез алардан 5м ераклыкта. Командаларда 10 шар бәрәңге, hәр кеше чиратлап кәрзингә бәрәңге ата. Балаларыгыз урыннарыннан күчмичә генә үз хәрәкәтләре белән сезгә булышалар.
  2. «Бәрәңге җыю» Күзләр бәйләгән килеш идәннән бәрәңге җыю. Кайсы команда күбрәк җыя.
  3. «Санамышлар әйтү», hәр кеше нинди дә булса санамыш әйтергә тиеш.
  4. Халык уеннары өйрәтү, үзебез уйнап үскән уеннарны искә төшереп, hәр команда  нинди дә булса уен өйрәтергә тиеш.
  5. «Таяк белән туп куу» Сезнең каршыда кеглилар тезелгән, шулар арасыннан таяк ярдәмендә тупны куып барып, куып кайтырга кирәк. Чиратлап барлык кеше дә эшли.
  6. «Әтәчләр» уены. Куллар артта, бер аяк тездән бөкләп куелган.Бер-берегезне түгәрәктән этеп чыгарырга тырышасыз.
  7. «Тышаулы атлар» Икешәр кеше тотынышып, кушаяклап сикереп, урындык аша әйләнеп узарга тиеш. Урындыклар 5м ераклыкта урнашкан. Беренче пар кайткач икенче пар китә.
  8. «Сез татумы» уены. Әти белән әни тупны куллары белән тотмыйча, бары тик җилкәләре я башлары белән тотып, урындыкны урап чабып узарга тиешләр. Шулай дәвам итә.
  9. «Балагызны тыңлагыз» уены. Әти кешеләр күзләре бәйләгән килеш балаларын җилкәләренә утыртып, урындыкны урап узарга тиешләр.Балаларыгыз сезгә юлны әйтеп-өйрәтеп торалар.

10. Әниләр өчен уен. Обручны скакалка итеп,урындыкны урап чабарга кирәк.

 

 11. Рукавица кигән килеш шырпы җыю.

12. Тезләргә шырпы коробкасы кыстырып йөрү. (Эстафета)

13.  «Туп ташу» уены. Балалар тупны каршыда торган урындыкка илтеп куялар,ул кайткач, әти белән әни баланы күтәреп барып, тупны алып кайтырга тиешләр

Шуның белән уеннарыбыз тәмам, сүзне жюрига бирәбез.

   Уеннар өчен кирәкле әйберләр:

2 яулык, 2 чиләк, 2 туп, кегли, 2 таяк, 2 урындык, 20 бәрәңге  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....

Милли уеннар.

Татар халкының йолаларын искә төшерү.Милли уеннар турында мәгълүмат бирү....

"шахмат"- түгәрәге өчен уеннар

бу материалда "шахмат" түгәрәгенең беренче елда( 1класс) түгәрәкне кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә торган дидактик уеннар һәм әкиятләр тупланган...

Математик уеннар

Бу презентацияне  математика шөгылендә кулланырга мөмкин....

Әдәби уку дәресләре өчен уеннар

Башлангыч сыйныфл укучыларында туган телгә, өйрәнелә торган материалга кызыксыну тәрбияләүнең отышлы ягы --уен алымнарын куллану. Беренчедән, уен аша материал җиңелрәк үзләштерелә, икенчедән, баланың ...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Татар халык уеннары

Татар халык уеннары балаларда үз халкының гореф-гадәтләрен  өйрәтүдә зур ярдәм итә.  Әлеге уеннар балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә уйнала....