Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар
учебно-методическое пособие (3 класс) на тему

Хабибуллина Эльвира Наилевна

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat._3_kl.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

         Татар теле дәресләре өчен

                    3 нче сыйныф

                 

I.Синоним, антоним, омоним темасына карата уеннар.

  1. Омонимны тап:

А) Көн уртасы, йоклаганда күрәләр, билгеле бер урын, җимеш орлыгы (төш)

Б) Чалгы белән,  сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән (чабу)

В) Кыштан соң килә, дәрестә әйтелә, май ясаганда әйтелә.(яз)

Г) Үсемлекләрдә була, аның аша кан йөри, сүзләр аннан ясала.(тамыр)

  1. «Кем тизрәк?»

Сүзләр бирелә. Кем тизрәк синоним таба: Кырлар- .., үлән-…, соңгы-…,  җыена-…, бете-…, тәмле-…, тавыш-…, куәтле-…, саф-…

  1. «Кире әйтешле» уены

Каты- йомшак

Туры- кәкре

Авыру- сәламәт

Арзан- кыйбат

Ансат- кыен

Шелтәләү- мактау һ.б.

II. “Сүз төркемнәре» темасына

  1. Исемнәрен тап: Кояшлы (көн), тирән (су), бөдрә (каен), алтын (алка), сары (лимон), кадерле (кеше), зирәк (бала), сулы (чиләк), ярылган (утын), корыган (агач), һ.б.
  2. Сүзләр тап:

         Яшел, сусыл, озынча, тәмле…(кыяр).

         Усал, ач, улый…(бүре).

         Кызыклы да, кызганыч та, күңелле дә, мавыктыргыч та… (әкият)

         Урманда үсә, «а» га башланып «а» га бетә, әкияттә кешеләрне күренмәслек итә… (абага)

         Тирән белемле, балаларны ярата, сабыр, мөлаем…( укытучы)

         Ак, йомшак, мамык кебек, салкын…(кар)

  1. «Кем күбрәк сыйфат белә?»:

          Тактага сүзләр языла, шуларга кем күбрәк сыйфат әйтә.Мәсәлән,

Яңгыр (җылы, салкын, көзге, яшенле. җәйге,)

Сүзләр: укучы, аю, урман. әти, мәктәп, һ.б.

  1. «Мин юклыгын әйтәм, син барлыгын әйт» уены:

Кайтты- кайтмады, алды- алмады. белмәде- белде, элде- элмәде, язды- язмады, укымады- укыды , һ.б. (Бу уен кызу-кызу уйнала, кем тиз генә әйтә алмый, уеннан төшеп кала. Ахырдан җиңүче билгеләнә.)

  1. «Ватык телефон» уены.

  Укытучы бер укучының колагына фигыль әйтә.Мәсәлән, бара. Укучы аны икенче укучыга  үзгәртеп әйтергә тиеш: барды. Икенче укучы өченчегә тагын үзгәртеп әйтә.Ахырдан һәркем үзенең фигылен әйтә һәм укытучы әйткән фигыльне табарга тиеш булалар.(Беренче укучы әйтми.)

         

  1. «Мин булдырам» уены.

Һәр партага Бер исем бирелә: мәсәлән,җил. Укучылар бу сүзне исем , сыйфат ,  фигыль итеп җөмлә төзиләр. Кем тизрәк төзи?

   Сүзләр: Эш, җыр, хисап, күз, һ.б.

III. Кушма һәм парлы сүзләр темасына.

  1. «Парларын тап.»

Укучыларга сүзләр язылган карточкалар өләшенә. Алар анны икешәрләп берләштерергә һәм кушма сүзләр ясарга тиеш.

Сүзләр: Ак, тырнак, су, бака,бай, уч, боз, ваткыч, күл, мәк, ай, гөл, сылу, әсма,җимеш,  бикә, таш , куш.

  1. «Эстафета» уены.

 Һәр рәткә бер сүз бирелә.Шул сүзне кертеп кушма сүз төзергә.Һәр укучы бер сүз төзи.

 Оекбаш, башкала, тукранбаш, кулбаш, тузбаш, ташбаш.

 Ташбака, ташкүмер, ташаяк, чакматаш, ташбаш, якташ.

  1. Парлы сүз яса:

 Җир- (су), икеле- (микеле), төбе-(тамыры), аллы- (гөлле), буй-(сын), ыбыр-(чыбыр), эленке-(салынкы), әкәм- (төкәм), әлли-(бәлли),тимер-(томыр), тәм-(том).

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

Татар теле дәресләрендә уен элементлары

Татар теле дәресләрендә уен элементлары...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү ...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...