3 нче сыйныфта татар теле дәресләре
план-конспект урока (3 класс) по теме


Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы белән таныштырылырга һәм аларны дөрес кулланып яза белергә өйрәнергә тиешләр. Кисәкчәләр темасына 5 сәгать вакыт бирелгән.

1.    Кисәкчәләр турында төшенчә.
2.    Кисәкчәләрнең язылышы.
3.    Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле.
4.    Кисәкчәләр темасына ныгыту күнегүләре эшләү.
5.    Контроль диктант.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iii_syynyfta_tatar_tele___plannary.doc328.5 КБ
Файл tat_t._no1_kiskch._3_kl.pptx742.46 КБ
Файл tat._t__no3_dres.pptx1.41 МБ

Предварительный просмотр:

        III сыйныфта татар теле дәресләре өчен дәрес планнары.

Төзүче: Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Шакирова Марсилә Мәҗит кызы.

Дәреслек: А.Х. Нуриева “Татар теле”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф” нәшрияты.

1нче дәрес.

Дәрес темасы: Кисәкчәләр турында төшенчә.

Максат:            Кисәкчәләр турында төшенчә бирү;

                         Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич кисәкчәләре,    

                         аларның язылышы  белән таныштыру;

                         Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

                         Телефон аша сөйләшкәндә аралашу кагыйдәләрен искә    

                         төшерү, әдәплелек тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы:     Яңа белемнәр бирү.

Материал:       А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 нче сыйныф. 143-144 бит.

                         Татар теленнән эш дәфтәре, 43 бит

 Җиһазлау:    компьютер, проектор

                                       Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуальләштерү.
  1. Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (исем, сыйфат, алмашлык)
  2. Әйе. Бик дөрес. Хәзер “Үз оясына урнаштыр” уенын уйнап алырбыз. Моның өчен сүзләр язылган карточкаларны “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль”, “Алмашлык” кесәләренә урнаштырырга кирәк булачак.
  3. Ни өчендер кулларыгызда кайсы кесәгә дә урнаштырырга белмәгән сүзләр калды. (гына, генә, кына, кенә, да, дә, та, тә) Бу сүзләргә сорау куеп карагыз әле. (сорау куеп булмый.)
  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Димәк, балалар, сорау куеп булмый торган сүзләр дә була икән. Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез.
  2. Таблицага язылган җөмләләргә игътибар итәбез:

Мин мәктәптә укыйм.   Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Бакчада чәчәкләр күп.   Бакча да миңа бик ошады.  (2слайд)           

  1. Беренче җөмләдәге калын хәрефле сүзгә сорау куябыз (кайда? яки нәрсәдә?) Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә?
  2. Ә икенче җөмләдә? Мәктәп тә?(мәктәп-нәрсә? Тә гә сорау куеп булмый.)
  3. Укучылар,  менә бу сүзләр: да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк (3слайд)  татар телендә кисәкчәләр дип атала (Рус телендә-частицы). Димәк, без кисәкчәләргә  сорау куя алмадык.
  4. Тагын алдыгыздагы таблицага карап ни әйтә алырсыз?(Кисәкчәләр аерым языла.)
  5. Бик яхшы, укучылар. Тагын ни әйтә алырсыз? Җөмләдән төшереп калдырып әйтеп карагыз әле.
  6. Димәк, аларны җөмләдән төшереп калдыру яки, һәм, белән теркәгечләре белән алмаштыру мөмкинлеге бар.
  7. “Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар” җөмләсен үзгәртеп карыйбыз: Безнең авылда мәктәп белән балалар бакчасы бар. (4слайд)           
  8. Ә урын вакытта килгән исем белән моны эшләп буламы? (Юк, кушымчалар кушылып языла.)
  9. Яхшы, укучылар, инде дәреслекнең 144 нче битендәге кагыйдәне укыйк. Без чыгарган нәтиҗәләр белән тәңгәл киләме икән?
  1. Ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 250 нче күнегү (аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү)

2) Уен “Артык сүзне тап!”

Гөмбә, генә, гөрләвек, гөлҗимеш.

Кимерә, күтәрә, көлдерә, кенә.

Та, саф, ак, тар. (5слайд)           

3) “Татар теленнән эш дәфтәре”43 нче бит, 2 нче күнегүне язып эшләү. (Кисәкчәләр астына сызарга):

Марат та, Тәлгать тә авылга кайттылар. Вакытларын бер генә дә бушка уздырмадылар. Ял итәргә дә, олыларга булышырга да өлгерделәр. Әбиләре малайларга рәхмәт кенә укып торды.

н

е

г

ү

к

а

д

н

а

ы

т

ә

4) Уен “Кем күбрәк?” Бирелгән хәрефләрдән кисәкчәләр төзе. (6слайд)           

5) Әңгәмә.

- Балалар, дәреслектәге(144 нче бит) (7слайд)   “Телефонда” текстын укып чыгыгыз әле. Сез дә телефоннан сөйләшкәндә Фәрит белән Айдар кебек сөйләшәсезме, әллә башкачамы? (Бу турыда бәхәсләр яки материал кирәк булса, “Риторика” 1нче сыйныф өчен дәреслек 59-65нче битләрдән алырга мөмкин.) Телефоннан сөйләшкәндә нинди әдәп кагыйдәләрен сакларга кирәк?(Телефон номерын җыйганчы, кемгә һәм ни өчен шалтыратуыңны җентекләп уйлап бетер. Үзеңә кирәкле номерны дөрес җый.

Телефоннан озак сөйләшмә. Сөйләмең кыска, аңлаешлы булсын.

Ялгыш номерга туры килсәң, гафу үтенә бел. Һ.б.) (8слайд)           

  1. Инде текстагы кисәкчәләрне табыйк.
  1. Рефлексия. Дәрескә йомгак.
  1. Балалар, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди кисәкчәләр белдегез?
  1. Өй эше бирү. Эш дәфтәренең 44нче битендәге 4нче күнегүдәге шигырьне укырга һәм кисәкчәләрне түгәрәккә алырга. (9слайд)           

(Бу дәфтәрләре булмаган укытучылар карточка ясый ала:

Әбиләр дә авырый, бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына, дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та. Ник көләсең? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла-ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына, авырдымы  чак кына,

Чирен шундук күрәм мин, дәвасын да беләм мин. (Х. Халиков.)

     2 нче дәрес.

Дәрес темасы: Кисәкчәләрнең язылышы.

     Максат:            Калын әйтелешле сүз янында калын, нечкә әйтелешле сүз

                         янында нечкә кисәкчә язылуы белән таныштыру;

                          Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич

                          кисәкчәләренең аерым язылышын  белүләрен ныгыту;

                          Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү;

                          Батырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы:     Үзләштерү, күнекмә барлыкка китерү һәм ныгыту дәресе.

Материал:       А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 нче сыйныф. 144-146 бит.

                          Татар теленнән эш дәфтәре, 45 бит.

                           Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.
  1. Укучылар, үткән дәрестә сез нинди яңа сүз төркеме белән танышкан идегез әле? (Кисәкчәләр)
  2. Кисәкчәләр турында ниләр белдегез?
  3. Нинди кисәкчәләр беләсез?
  4. Өй эшләрен ничек башкардыгыз икән? Кем нинди кисәкчәләр тапты?
  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Грамматик башваткыч чишү:

Уңга таба кисәкчә ул,

Үсемлек я өй гөле.

Сулга таба укысагыз,

Синонимы-“билгеле” (Х. Халиков)

- Я, кайсыгыз башваткычка җавап тапты? (кына)

- Хәзер бу кисәкчәнең ничек әйтелүен ачыклап китик (калын)

- Яхшы. Таблицага язылган сүзләргә иътибар итәбез:

Ябык, мәктәп , учак, нарат, ярат, китап, ишек, бүрек.

  1. Бу сүзләрнең кайсылары  янына кына кисәкчәсен куя алырбыз? (ябык, учак, нарат, ...)
  2. Ни өчен мәктәп сүзе янына куя алмыйсыз?   (ябык, учак, нарат,... сүзләре кына кисәкчәсе кебек үк калын  әйтеләләр, ә мәктәп, ишек, бүрек сүзләре нечкә әйтеләләр)
  3. Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз? (Калын әйтелешле сүзләргә калын, нечкә әйтелешлеләренә нечкә кушымчалар куябыз).
  1. Ныгыту.
  1. Дәреслектәге 251 нче күнегүне язып эшләү. (нокталар урынына  да- дә кисәкчәләренең тиешлесен куеп язу)
  2.  253 нче күнегүне телдән эшләү. Кисәкчәләрнең кайсы сүзләргә каравын ачыклау.
  1. Физкультминут.
  2. Ныгыту күнегүләре эшләүне дәвам итү.
  1. Эш дәфтәренең 45 нче битендәге 6нчы күнегүне язмача эшләү.

 Идел(дә), Кама(да)- зур елгалар. Җәен Идел(дә), Кама(да) су коендык.

Бөгелмә(дә), Әлмәт(тә)- Татарстан шәһәрләре.

Бөгелмә(дә), Әлмәт(тә) минем дусларым бар.

2. Арыслан илә Төлке мәсәлен уку(254 нче күнегү). Кисәкчәләрне табу.

-Сез үзегез кайчан, кайда яки кемнән куркасыз?

- Курыкканда ни эшлисез?

Курыкмас өчен нинди булырга кирәк?

3. Иҗади эш. “Курыкмас өчен ни эшләргә?” темасы астында, кисәкчәләр кертеп, өч җөмлә уйлап язабыз.

VII. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

VIII. Йомгаклау. Өй эше: 146 нчы биттәге 255нче күнегүне җәяләрне ачып, дөрес итеп күчереп язарга.

3нче дәрес.

Дәрес темасы: Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле.

Максат:             Кисәкчәләрнең җөмләдәге роле белән таныштыру;

                          Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич

                          кисәкчәләренең аерым язылышын  белүләрен ныгыту;

                          Саңгырау тартыкларга тәмамланган сүзләр янында

                          саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килүенә

                           игътибар итү;

                          Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү;

                          Ярдәмчеллек  хисләре тәрбияләү.

Дәрес формасы:      сәяхәт-дәрес.

Дәрес тибы:     катнаш дәрес.

Материал:      А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 нче сыйныф. 147-148 бит.

                        Татар теленнән эш дәфтәре, 46-47 бит

                             Интернет, Кукмара районы Ташлы – Елга авылы башлангыч

                             белем бирү мәктәбе укытучы Ахметзянова Р.Ф.ның

                             информатика  дәресе эшкәртмәснннән кайбер элементлар.

                    Дәрес планы.

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Бер-беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. Бүгенге дәресебез гади генә дәрес булмас, чөнки без “Кисәкчәләр иленә сәяхәт”кә чыгарбыз.

- Сәяхәткә чыгу өчен транспот төре сайларга кирәк. (автобус, поезд, теплоход) Транспорт төре без өйрәнгән берәр кисәкчәнең баш хәрефенә башланган булырга тиеш. Димәк, без нәрсәне сайларга тиеш булабыз? (Теплоход)  Нинди транспорт төре сайлавыбызны кисәкчә кергән җөмлә белән әйтәбез. (Без бүген сәяхәткә теплоход белән генә барабыз.)

II. Төп өлеш.

1. “Диңгезгә чыгабыз”.

 - Укучылар мин бүген сыйныф бүлмәсендә сәер шешә таптым (шешә сәер формада, эчендә хаты да бар), шешә эчен карыйк әле, анда нәрсә бар икән?

Укытучы (хатны ала, укый) “Сәяхәткә чыккач штормга эләктем. Хәзер кайда икәнемне ачыклый алмыйм. Ярдәм итегез. Шәвәли. (Шәвәли кем әле ул?)

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Шәвәли белән нәрсә булды икән? (Балалар үзләренең фикерләрен әйтәләр)

  1. Билгеле без Шәвәлигә ярдәмгә килергә тиеш, ә моның өчен без тизрәк диңгез буйлап сәяхәткә китәрбез. “Игелекле эшнең иртәсе-киче юк”(2слайд) диләр татар халкында. Ягез кузгалдык!

Укытучы карта күрсәтә.

  1. Бу,  укучылар,  бик иске диңгез картасы. Аның безгә ярдәме тияр. Барасы юлыбызны картадан карап  барырбыз.
  2. Алга, маҗаралар дөньясына!

2.  “Карта буенча сәяхәт”.  (3слайд)

  * М а й м ы л л а р   у т р а в ы.  (Кисәкчәләр  төзү) 

   -  Картада беренче утрау – Маймыллар утравы. Шунда таба йөзәбез.

Без кызыклы маймыллар,

Уйныйбыз, сикерәбез.

Әйдәгез бергәләп,

Туп белән йөгерәбез. (4слайд)

-Әгәр без биремне үтәсәк, маймыллар безгә юлны күрсәтерләр.

Укучылар такта янына чакырыла.

-“Кисәкчәләрне әйт” уенын уйнарга кирәк.

-Һәрберегез бер кисәкчә әйтә һәм тупны иптәшенә ыргыта. Соңгы уенчы тәмамлап:  тәмам, - дип әйтә. (5слайд)

 

Маймыллар Шәвәлинең   С у   а н а с ы   к у л т ы г ы н а  йөзеп китүен әйтәләр.

* С у   а н а с ы   к у л т ы г ы. (Карточкага  язылган биремнәрне үтәү)

(6слайд)

  1. Су анасына тиешле кисәкчәләрне куярга ярдәм итик.  
  2. Су анасы алтын тарагын югалткан, әгәр тарагын табарга булышсак, ул безгә юл күрсәтер. Аның тарагына кисәкчәләрне дөрес язу турында кагыйдә язылган булган икән. (7слайд)

Өчпочмак   да

Яңгыр         та

Өстәл           тә

Сәгать          дә

Озын          кына

Нәни           кенә

Сикереп      гына

Очып           генә

Таракта язу: Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә: вак кына, таш кына, ат та, эт тә (8слайд)

   -  Киләсе тукталыш  “Су кызлары   к ы я с ы”. 

* Су кызлары   к ы я с ы. (Кисәкчә куярга булыш!).

- Бу кыяда Су кызлары яши. Алар бик күп беләләр, ләкин кисәкчәләр белән - бәла.  Диңгез мәктәбендә аларга кисәкчәләрне дөрес куярга кушылган.

Без су кызлары – русалкалар,

Диңгез серен беләбез.

Ә кисәкчәләр буенча ,

Сезнең ярдәмгә мохтаҗ без. (10слайд)

  1. Ягез, Су кызларына 148 нче биттәге 258 нче күнегүне язып эшләп булышыйк! Су кызлары Шәвәлинең кайсы тарафка китүен күрсәтәләр.

* С и г е з а я к    ч о ң г ы л ы.  (Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле)

  -  Алга таба, укучылар, безнең юл “С и г е з а я к    ч о ң г ы л ы”на булыр.  

-Балалар, бу Сигезаяк үз малаен таба алмый. Әйдәгез, аңа булышыйк ул да безгә ярдәм итәр..

Сигезаяк:                 Минем кайгым бик зурдан,

Улым качкан өемнән.

Булышыгзчы миңа,

Ярдәм көтәм мин сездән... (11слайд)

  -  Барлык сигезаяклар да капчыкта (4) Әгәр дә кисәкчәләрнең  язып куелган сыйфатларын ачыклап, исбатлап, мисаллар китереп аңлата белсәк, сигезаякларны коткара алачакбыз.

Барлык сыйфатлары тактага язылып куелган:

*Кисәкчәләр аерым язылалар

 *Калын әйтелешле сүзләр янында калын, нечкә әйтелешле сүз янында нечкә кушымча килә.

 * Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә. (12слайд)

* Кисәкчәләр бәйләнеп килгән сүзләргә кемдә? нәрсәдә? кайда? сораулары куеп булмый. “Безнең авыл артындагы урманда ылыслы агачлар да үсә” җөмләсе мисалында аңлатырга. (13слайд)

 Укучылар сигезаякның малайларын табып бирәләр.

(14слайд)

-  Әни сигезаяк  шатлыгыннан  укучыларга Шәвәлинең    А л т ы н   б а л ы к   патшалыгына юл алуын әйтә һәм аларга “тылсымлы яфраклар” бирә.

* А л т ы н  б а л ы к   п а т ш а л ы г ы.

  1. “Алтын балык патшалыгына” үтеп крергә безгә “тылсымлы яфраклар” ярдәм итә, ул яфраклар суда батмыйлар.
  2. Патшалыкка Шәвәли артыннан кем керә? (15слайд)

Укытучы  өч укучыны такта янына чакыра.

 Укучылар тактадан 3 метр ераклыкка китеп басалар. Укытучы аларга икешәр яфрак бирә. Аларның максаты – такта янына килеп җитү.

  1. Исегездә тотыгыз, бары тик яфракларга гына басарга мөмкин.
  2. Безнең кыюларга ничек эш итәргә?

(Беренче яфракны куярга, аңа басарга, алга икенче яфракны куярга, икенче яфракка күчеп басарга, беренче яфракны алырга һ. б....Бер укучы юлын дәвам иткәндә икенчесе биремен уйлый тора. Биремнәр утырып калган укучыларга да бирелә.)

Яфраклардагы биремнәр: 1)Бирелгән рифмаларны кулланып, дүрт юллы шигырь яз:

____________________гына

____________________кына

____________________сагына

____________________кагына. (16слайд)

2)Өйрәнгән кисәкчәләрне төрле сүзләр янына куеп кара. Килеп чыккан җөмләләрне әйт: Балалар иртәгә урманга баралар. (17слайд)

3) Сызыклар урынына тиешле кисәкчәне куй: Урманда нарат __, чыршы __ бар. (18слайд)

4)Җәя эчендәге кисәкчәнең тиешлесен әйт:

Ары (да,дә) килеп биисең,

Бире (да, дә) килеп биисең.

Яңа (гына, генә) тәпи йөреп

Киткәнеңне белмисең. (19слайд)

5) Чыршы шигырендәге кисәкчәләрне әйт.

Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк. (20слайд)

6) Кисәкчә кертеп җөмлә төзе. (21слайд)

- Укучылар, менә Алтын балык янына килеп җиттек. Алтын балыкның кулында без белергә тиешле гаять әһәмиятле мәгълүмат бар булса кирәк, күрәсезме, ничек дулкынлана?

- Алтын балыкның сезгә соравы бар икән. Ягез, укып карыйк: ”Балалар, сез сәгать буе кисәкчәләр турында сөйләштегез, күнегүләр башкардыгыз. Үзегезнең уңган-булган икәнлегегезне күрсәттегез. Тик менә кисәкчәләрнең җөмләдә нинди роль уйнавы турында бер сүз дә әйтмәдегез. Ничек уйлыйсыз: кисәкчәләр җөмләдә нинди роль уйный?” (22слайд)

 (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

  1. Димәк, кисәкчәләр җөмләдәге сүзләргә мәгънә төсмере өстиләр. (Әти дә, әни дә кайтты; баргач ук әйт) 252 нче күнегүне башкару.

Шәвәли белән очрашу.

III .Дәресне йомгаклау.

  1. Сәяхәтебез барышында без нәрсәләр белдек? (Укучылар искә төшереп чыгалар)
  2. Әйе укучылар, Су анасы, Алтын балык, Сигезьаяк, Маймыллар, Су кызлары инде безнең дусларыбызга әйләнделәр.  Җир йөзендә бер – береңә ярдәмләшеп, булышып яшәүгә ни җитә...

Өй эше бирү: (23слайд)

  Дәреслек, 148 нче бит, 257 нче күнегү

   4нче дәрес.

Дәрес темасы: Кисәкчәләр темасына ныгыту күнегүләре эшләү

.

Максат:            Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич

                          кисәкчәләренең аерым язылышын  белүләрен ныгыту;

                          Укучыларның белемнәрен тикшерү;

                          Мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Дәрес тибы:      кабатлау дәресе.

Материал:      А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 нче сыйныф. 149-150 бит.

                         Татар теленнән эш дәфтәре, 48бит

                         “Ачык дәрес” газетасы, октябрь, 2009, 3 бит.(Тест№10)

                         М.Х. Хәсәнова “Диктантлар җыентыгы”,Казан,1976, 75 бит.

                    Дәрес планы.

I. Дәресне оештыру өлеше.

II.Актуальләштерү.

1. Өй эшләрен тикшерү. Нинди кисәкчәләр таптыгыз?

2. Искәртмәле диктант “Бакчада”.  Кисәкчәләр астына-бер сызык, да-дә, та-тә кушымчалары ялганган сүзләр астына ике сызык сызарга. Рамиләләрнең өй артында бакча бар. Бакчада төрле-төрле агачлар, куаклар үсә. Менә бу агачта алма пешә. Ул-алмагач. Ә болары-куаклар,куакта карлыган үсә. Кап-кара да, кып-кызыл да булып пешә адар. Бакчада чия дә бар. Ә менә бу түтәлдә гөлләр генә үсә.

 Яз башында Рамилә әтисе белән көн дә бакчада эшли. (З.Әхмеров буенча) 

III. Физкультминут.

IV. Дәреслек буенча эш.

1. 260 нчы күнегү- телдән

2. 259 нчы күнегү- язмача.

V. Тест  эшләү “Кисәкчәләр”

1. Кисәкчәләр сүзләргә:

     а) кушылып языла

    б) кушылып язылмый.

       2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар:

       а) китап та, түтәлләр дә, яулык та.

       б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта.

 3. Калын әйтелешле сүз янында:

 а) калын әйтелешле кисәкчә килә.

 б) нечкә әйтелешле кисәкчә килә.

 4. Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында:

 а) яңгырау тартыкларга башланган кисәкчәләр килә.

 б) саңгырау тартыкларга башланган кисәкчәләр килә.

 5. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?

 а) Без кече яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.

 б) Без кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.

6. Кайсы очракта язма дөрес?

а) Кечкенә генә җил капка

    ачыла да ябыла.

б)  Кечкенә генә җил капка

    ачылада ябыла.

  1. Тестларга анализ ясау, хаталарны кисәтү, мисаллар китерү.
  2.  Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
  1. Сезгә дәрестә ниләр ошады һәм ошамады?

-    Өй эше: 260 нчы күнегүне язарга.

  5нче дәрес.

 Тема:        Контроль диктант.

 Максат:    Өйрәнелгән кисәкчәләрне дөрес итеп яза белүләрен тикшерү;

                   Өйрәнелгән орфограммаларны кулланып хатасыз яза белү

                   күнекмәләрен тикшерү;

                   Мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Материал: М.Х. Хәсәнова “Диктантлар җыентыгы”, 76 бит.

Дәрес тибы: белемнәрне тикшерү дәресе.

  1. Оештыру өлеше. Диктантны язганда игътибарлы булуларын сорау. Уңышлар теләү.
  2. Диктант тексты белән таныштыру. Кыю песи баласы.

 Кечкенә генә бер песи баласы булган. Көннәрнең берсендә аның әнисе ауга киткән.

 Нәни песи йокларга да үзе генә яткан.

Тиздән нидер кыштырдаган. Идәндә нәни тычкан балалары йөгерешә дә башлаган.

 Песи баласы сикереп үк  төшкән.Ул почмактагы тишекне бикләп тә өлгергән. Тычкан балаларының берсен эләктереп тә өлгергән.

 Икенче көнне тычканнар чыгып та карамаганнар.

  1. Диктант текстын язу.
  2. Бирем үтәү: кисәкчәләр астына бер сызык сызарга.
  3. Диктант текстын мөстәкыйль тикшерү.
  4. Эшләрне тапшыру.
  5. Дәресне йомгаклау.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема : Кисәкчәләр турында төшенчә

Слайд 2

Мин мәктәптә укыйм. Бакчада чәчәкләр күп. Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар. Бакча да миңа бик ошады.

Слайд 3

Кисәкчәләр: Да, дә, та,тә, Гына, генә, кына, кенә Ук, үк, ич, бит

Слайд 4

Һәм, белән теркәгечләрен куеп карыйк : Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Слайд 5

Артык сүзне тап: Гөмбә, генә, гөрләвек, гөлҗимеш. Кимерә, күтәрә, көлдерә, кенә. Та, саф, ак, тар.

Слайд 6

Уен “Кем күбрәк?” Ү А Н Ы К А Д Ә Т Е Н Г

Слайд 7

Телефонда

Слайд 8

Ә дәп кагыйдәләрен онытма! * Телефон номерын җыйганчы, кемгә һәм ни өчен шалтыратуыңны җентекләп уйлап бетер . *Үзеңә кирәкле номерны дөрес җый. *Телефоннан озак сөйләшмә . *Сөйләмең кыска, аңлаешлы булсын. *Ялгыш номерга туры килсәң, гафу үтенә бел

Слайд 9

Өй эше: Эш дәфтәре. 44 нче бит, 4 нче күнегү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кисәкчәләр иленә

Слайд 2

“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк”

Слайд 3

Сәяхәт картасы

Слайд 4

“Маймыллар утравы” Без кызыклы маймыллар, Уйныйбыз, сикерәбез. Әйдәгез бергәләп, Туп белән йөгерәбез.

Слайд 5

У е н “Кисәкчәләрне әйт” Уен тәртибе: Кисәкчә әйт һәм тупны иптәшеңә ыргыт

Слайд 6

“Су анасы култыгы” Һай! Тарагымны, алтын тарагымны югалттым бит...

Слайд 7

Өчпочмак да Яңгыр та Өстәл тә Сәгат ь дә Озын кына Нәни кенә Сикереп гына Очып генә

Слайд 8

* Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә.

Слайд 9

Тарагым табылды, рәхмәт!

Слайд 10

“Су кызлары кыясы” Без су кызлары – русалкалар, Диңгез серен беләбез. Ә кисәкчәләр буенча , Сезнең ярдәмгә мохтаҗ без.

Слайд 11

Сигезаяклар чоңгылы Минем кайгым бик зурдан, Улым качкан өемнән. Булышыгзчы миңа, Ярдәм көтәм мин сездән...

Слайд 12

* Кисәкчәләр аерым язылалар * Калын әйтелешле сүзләр янында калын, нечкә әйтелешле сүз янында нечкә кушымча килә.

Слайд 13

* Кисәкчәләр бәйләнеп килгән сүзләргә кемдә? нәрсәдә? кайда? сораулары куеп булмый. “Безнең авыл артындагы урманда ылыслы агачлар да үсә” җөмләсе мисалында аңлатырга.

Слайд 14

Р ӘХМӘТ СЕЗГӘ!!!

Слайд 15

Алтын балык патшалыгы

Слайд 16

Шигырь иҗат ит! Бирелгән рифмаларны кулланып, дүрт юллы шигырь яз: ____________________гына ____________________кына ____________________сагына ____________________кагына.

Слайд 17

Килеп чыккан җөмләләрне әйт: Өйрәнгән кисәкчәләрне төрле сүзләр янына куеп кара. Килеп чыккан җөмләләрне әйт: Балалар иртәгә урманга баралар.

Слайд 18

Кисәкчә куй Сызыклар урынына тиешле кисәкчәне куй: Урманда нарат __, чыршы __ бар.

Слайд 19

Кисәкчәләрне әйт Җәя эчендәге кисәкчәнең тиешлесен әйт: Ары (да,дә) килеп биисең, Бире (да, дә) килеп биисең. Яңа (гына, генә) тәпи йөреп Киткәнеңне белмисең.

Слайд 20

Кисәкчәләрне тап! Чыршы шигырендәге кисәкчәләрне әйт. Җәй дә яшел, көз дә яшел, Кыш та яшел шулай ук. Энәләре күп булса да, Җебе аның бер дә юк.

Слайд 21

Кисәкчә кертеп җөмлә төзе

Слайд 22

Кисәкчәләр җөмләдә нинди рол ь уйный?

Слайд 23

Өй эше: Дәреслек : 148 нче бит, 257 нче күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары

Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...