Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы
статья по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lbib_leron-_khalkybyz_gorurlygy.doc52 КБ
Microsoft Office document icon g._afzal_doklad.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нуриева Гөлзифа Роберт кызы

Актаныш районы Богады төп гомуми

белем бирү мәктәбе

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы                        

 Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.

1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986— 1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә булды. Хәзерге вакытта “Чын мирас” журналы баш мөхәррире.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы.

Әдип балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып, балаларны үз итеп эшли. Нәтиҗәдә заманча, баларның үзләре кебек үк тыңгысыз, шаян әсәрләр барлыкка килә. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яки үзенчә борчыла. Мзсәлән, “Бакалар” шигырендә судагы бакалар сурәтләнә. Алар бата-калка уйныйлар. Соңрак алар инде батмый, су өстендә чалкан гына яталар. Чөнки малайлар аларга чуерташлар аталар, үтерәләр.

Мин тидердем!

Мин!- диеп,

Мактанышып аталар.

Ә бакалар... бакалар...

Калкалар да баталар...

Арыгачтын малайлар

Атуны туктаталар.

Күрә алар: бакалар

Суда чалкан яталар...

Бу юллар уйлата- үкендерә, укучыны битараф калдырмый. Л.Лерон балаларны нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла. Ул сүзгә нечкә, җитди карый. Шигырьләрендәге чагыштырулар, сынландыру, эпитет, метафора, синоним, омоним, антонимнар “балкып” торалар.

Тышта кыш.

Тышта январь.

Җемелдәп ява карлар...

Күр, урманны бәс сарган,

Карурман- көмеш сарай.

...Җирдә кыш.

Җирдә - январь.

Җемелди энҗе карлар!

Карлар- ак кыш сүзләре.

Ал баланнар- күзләре...   (“Кышкы урман”)

Нәни димәгез миңа!

Гөлләр турында уйлыйм мин,

Җилләр турында уйлыйм,

Илләр турында уйлыйм...

Аның лирик герое- әнә шундый чая замана баласы. Аерым бер шигырьләрендә “Мәче балалары”, “Үзенә охшаган”, “Кем бәхетле?”, “Тауда”, “Яңгырның ял көне”, “Ачуландым”, “Әкият”,һ.б. шагыйрь җиңелчә, уенчак тел белән бәләкәйләр дөньясының әллә нинди хикмәтләрен ача. Ул башкаларны кабатламый, шигырьләрнең һәр юлыннан юмор хисе ташып тора. Л.Лерон шигырьләрендә неологизмнарны күпләп очратырга була. Бигрәк тә “стан” сүзен файдаланып ясаганнары күп  очрый (Төтенстан,Тотарстан).

Поэзиядәге неологизмнарга индивидуальлек. Үзгәлек хас. Л.Лерон алар ярдәмендә көтелмәгән. Кабатланмаган сүз сурәте ясап ала, әнә шул яңалыгы, көтелмәгәнлеге, үзгәлеге  белән укучы игътибарын үзенә җәлеп итә.

Бияләйгә көя төшкән,

Бияләйне көя тишкән...

Карап торам бияләйгә.

        Әверелгән көяләйгә.

Л.Леронның тагын бер яраткан жанры- әкиятләр. Ул заманча әкиятләр яза. Беренче мәртәбә татар балаларына туган телләрендә комикслар да (“Таһир маҗаралары”) язып тәкъдим итте. Ул иҗат иткән әкиятләр балаларның хыялын кузгата, аларның серле күңел сандыгына ачкыч таба. Чөнки бу әкиятләр балалар рухына, аларның табигатенә туры килерлек итеп язылган. Алар балаларга таныш тормыштан алынган. “Тәгәрмәчле чана”,”Кикрикҗан белән Бүртәй маҗаралары”. “Кәҗә угылы Кәҗәли”, “Мин чәчтем кишерне!”, “Шүрәле абый шүрләде”, “Зөһрә кыз- безнең авылдан”, “Убырлы себеркесе” һ.б. әкиятләре нәниләрне генә түгел, өлкәннәрне дә мавыктырырлык. Шунлыктан булса кирәк, автор тарафыннан иҗат ителгән әкиятләр һәр сабыйга якын. Халык иҗатындагы гади, җыйнак, поэтик бизәкләргә бай булган Л.Лерон әкиятләрен балалар яратып кабул итә.

Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Л. Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турыңда фикерләр

Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира. Яшь язучының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм шиксез уңышлары аны профессиональ сыйфаттагы әдәбиятка сукмак салучы яшь әдип дип атарга мөмкинлек бирә.
Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыга-ручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча, тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора.

Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый, бер стакан суда тайфун уйнатмый.Л. Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә. Аның оста сюжетлы, нечкә кинаяле, культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итә.

Гәрәй Рәхим, шагыйрь. 1988

Соңгы елларда төрле жанрларда шактый яңа исемнәр танылуы аеруча сөендерә. Ләбиб Лерон да — профессиональ дәрәҗәсе өлгереп җиткән сәләтле язучы, шигырьдә, прозада бердәй иркен йөзә. Әсәрләренә терелек, табигыйлек, камиллек биреп торган хасият — юмор, сатира. Әсәрнең җаны, бала күңеленә ачкыч ул. Монда табыш — кыскалык гарантиясе, калганы укучы күңелендә дәвам итә, аның тормышка мөнәсәбәтен билгеләшә.
Ләбиб иҗатындагы төрлелек сәләтенең колачын күрсәтеп тора. Актив эшли ул, шигырьләр, хикәяләр белән бергә, замана әкиятләре тудырды, пародияләре белән дә танылып өлгерде. Курчак театрына да, миниатюралар театрына да җитешә, язучы үз стихиясендә әнә шулай иркен ачылырга тиеш.

Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1989

Ләбиб татар балалар әдәбиятына да, балалар күңеленә дә өстәмә байлык булып урнашырлык шигырьләр таба ала. Табышын балаларча җитез хәрәкәтләр, тиз үзгәрешләр аша уздырып, укучы күңелен үзенә ияртә. Аның вакыйгаларына биреләсең дә шомалык һәм ритм турында онытасың, бары укыйсы гына килә. Хикмәт үзгәрештә, вакыйгаларда һәм хәрәкәттә генә дә түгел — Ләбиб сәнгатьчә тәэсир итүнең күптөрле алымнарын сиземләп яза, шуның белән безне үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләре барына ышандыра. Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.

Рөстәм Мингалим, шагыйрь. 1989

Ләбиб Лерон инде җитди язучы һәм аның язмышы әдәбият белән, халык язмышы белән гомергә бәйләнгән. Беренчедән, ул — үткен күзле яшь каләм. Әдәбият язмышы белән ул ныклап кызыксына, укый, һәм мәкаләләре, һәм шигырьләре, һәм пародияләре белән бүгенге мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерә, ягъни ул актив, оператив язучы. Икенчедән, Ләбиб — балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Ул балалар өчен туктаусыз иҗат итә. Чөнки ул — тумыштан ук балалар язучысы. Өченчедән, Ләбиб ул — миһербан иясе, кече күңелле кеше, әдәбиятны, кайберәүләр кебек, мин-минлек күрсәтү мәйданы итеп түгел, җигелеп, авыр йөк тартыр өчен сайлаган егет. Боларның барысы да — Ләбибнең өлгергән язучы икәненә дәлил.

Рабит Батулла, язучы. 1989

Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес.

Ләбиб һәр жанрда да үзен иркен хис итә. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла...

Зөлфәт, шагыйрь. 1989

Ләбиб Лерон

Космонавт булам дигәндә генә...

...Әнинең карынында чакта ук «космонавт» сүзен еш ишеткәнмендер, күрәсең... Шулай булмаса, тәпи атлап китүемә һәм телем ачылуга күп тә үтмәстән: «Мин үскәч космонавт булачакмын!» — дип, шәрран ярып кычкырмас идем... Дөрес, кычкыруын алай ук кычкырмадым шикелле... Мәгәр, «Хыял» дигән «шигырь» язуым һәм аны «Яшь ленинчы» гәзитенә юллавым хак:
Минем уемда бары тик 
Космонавт булу теләге. 
Космоска очу өчен дә бит укырга кирәк әле...
Сигезьюллык бу «шигыремә» үз битендә урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе дә сизмәстән, төзәтеп булмаслык зур бер хата ясады, минемчә: шаулап чәчәк аткан Совет иле Лемон Леронов дигән мәшһүр космонавтын югалтты. Ә бит югыйсә мин бөтен яктан да килгән идем: чана-чаңгыда шуа беләм, ике метр биеклектәге ярдан курыкмыйча суга чума алам. Чапайча йөзә алам, түмгәккә эләкмичә дә вилсәпидтән мәтәлә алам... Җитмәсә исем-фамилиямдә татарлыкның эзе дә юк: Лемон Леронов! Иван Миронов кебегрәк яңгырый, шулай бит?! Билләһи дип әйтәм, минем исем-фамилиямне ишетсә, Хрущев бабай үзе этеп менгезә иде мине галәмгә. Әле бер-ике ай күктән төшермичә дә торыр иде... Булмады... Кызганыч. «Яшь ленинчы» комачаулады... Мине космонавт булу хыялыннан биздереп, язу-сызу дөньясына тартып-төртеп кертте. Үпкәм юк тагы үзенә. Хәер, оялмыйча ничек үпкә саклыйсың ди инде аңа!..
Синең көл яки нарат күркәсе җыю, фермадагы бозауларга шефлык итү, үтил җыючы агайга сөяк-санак, кәгазь-чүпрәк тапшырып кабарткыч алу, кош оясы ясау, куян үстерү, борчак басуына кергән казларны куу турында көн саен язып-җибәреп торган озын-озын хәбәрләреңне, ике җөмләгә генә калдырып, гәзит битенә чәпәп торсыннар, ә син үпкәләп тор, имеш:! Әле бит шуның өстәвенә бер-ике сүзе генә үзеңнеке булган шигырьләрең дә ара-тирә басылгалый.

Дус-ишләр (кызларны әйтмим дә инде!) каршында дәрәҗә ничек үскәнен шигырь язып караган, аны гәзит битендә күрү бәхетенә ирешкән егет генә беләдер... Бөтен мәктәпкә «шагыйрь!» дигән даның таралган чакта, синең космонавт булам дип коры хыялланып йөрүең — чүп кенә!
Шулай итеп, галәмгә очу теләге сүнде. Аның каравы күңелдә икенче хыял кабынды. Һәм бу хыял мине Казан университетына — журналистика бүлегенә алып килде...

Басма китаплары

Яңгырның ял көне: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 20 б.— 25 000.

Транзистор үч ала: Шаян хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 64 б.— 27000.

Күрше тавыгы: Эпиграммалар, пародияләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 120 б.— 15000.

Тәгәрмәчле чана: Әкиятләр, мәзәкләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 95 б.— 50 000.

Сине генә сөям: Лирик һәм публицистик шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 176 б.— 3000.

Таһир маҗаралары: Комикслар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 20 б.

Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, пьесалар.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.— 303 б.— 3000.

Библиография

Гәрәй Рәхим. Яшь әдип —яшь Ләбиб турында//Казан утлары.— 1988.— № 7.— 171 б. ӘгъләмовМ. Шагыйрьнең Яңа ел күчтәнәче // Яшь ленинчы. __ 1989.— 18 гыйнв. Хөснияр 3. Яңгыр кайчан ял итә? // Ялкын.— 1989.— № 5. Мингалим Р. Энем әйтсә—әйтә ул!//Казан утлары.— 1989.— № 9.— 178 б. Кыямов И. «Акылга утыртучы» китап // Яшь ленинчы.— 1989.— 18 окт. Кәрим К. Кем тавыгы?//Татарстан яшьләре.— 1990.— 27 нояб. Мингалим Р. Ник туган? («Сине генә сөям» китабына кереш сүз.) — 1997. Гыйззәтуллин Р. Күңелләрнең биш тәлгәше//Мәдәни җомга.— 1999.— 28 май. И.Солтан. Тәмләп хыялланыгыз... // Сабантуй.—2000.— 4 авг.



Предварительный просмотр:

Гамил Афзал-  юморист шагыйрь

Г.Р. Нуриева

Iкатегорияле башлангыч класслар укытучысы

                                         

                                                         Эчтәлек

 I. Кереш ………………………………………………………..    3-4

  II. Төп өлеш…………………………………………………….    5-8

 1.  Гамил Афзал-  юморист шагыйрь

 2. Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте

 

    III.  Йомгаклау …………………………………………………….   9

« Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, талантлы шәхес»

    IY.  Кулланылган әдәбият. ……………………………………….  10

                                                          I. Кереш

Бу хезмәттә сүз чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Гамил Афзал  турында барачак.

     Минем максатым –Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатираның тоткан урынын ачыклау.

     Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Гамил Афзалның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

- шагыйрьнең әсәрләре белән танышу;

- шигырьләрендәге  төп темаларны билгеләү, аларны анализлау;

- шагыйрь иҗаты турында фикерләр туплау;

Чал үткәнле татар поэзиясе тарихында Гамил Афзал кебек үзенчәлекле, сикәлтәле тормыш юлы узган һәм фаҗигале, һәм ахыр бәхетле язмышлы шагыйрьлә күп түгелдер. Г.Афзал шигъри һәм кешелек батырлыгы белән олы затыбыз Фәнис Яруллин белән янәшә торган, аның кебек үк табигать тарафыннан рәнҗетелгән шәхесләребезнең берсе. Тик ул Казаннан читтә, Әлмәт каласында яшәп һәм үзенә игътибар таләп итеп, әрсезләнеп, искә- ятькә төшереп йөрмәве сәбәпле, еш кына иркәләнү- назланудан читтә кала. Басылып чыккан китаплары да шүрлекләрдә сатыла алмыйча тузан җыеп ятмый. Бәлки аның бөеклеге нәкъ менә шундадыр. Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр була. Туган авылы мәктәбендә беренче сыйныфны бетереп килгән кечкенә Гамил 1931 елда төзелештә эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә, аннары Магнитогорск шәһәренең 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән нык кызыксына, Г.Тукай, һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган «Баку эшчесе» газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга.

Шул ук елда Гамил Афзал Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Шактый озак вакыт хастаханәдә дәваланып ята, аннан терелеп чыккач, янәдән укырга керү мөмкинлеген тапмыйча, эшкә урнашырга карар кыла. 1940–1949 елларда ул Магнитогорс-кидагы Металлургия комбинатының механика цехында кара эшче, слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальщик булып эшли. Кыен-авыр еллар булуына карамастан, әдәби иҗат эшен дә онытмый: шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәбият-сәнгать кичәләре оештыра.

1949 елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Г.Афзал заводтагы эшеннән китә, берничә ел тулай торакта комендант, «Большевик» дигән бер промартельдә тегү цехы мөдире булып эшли, аннары, аягын паралич сугып, тагы хастаханәгә эләгә. 1954 елның язында ул «II группа инвалид» дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Гамил Афзал алдына үзенең киләчәк тормышын ничек кору турында четерекле мәсьәлә килеп баса. Озак уйланулардан соң ул, ниһаять, Башкортстан якларына – апасы белән җизнәсе янына кайтырга карар кыла.

Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954–1964) Г.Афзалның физик һәм рухи яктан терелүе-ныгуы өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә ифрат шифалы тәэсир ясый. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы, урманлы, сандугачлы авыл, аның көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче, садә күңелле, җөмлә саен мәкаль-әйтем, тапкыр, образлы сүзләр кушып сөйли торган җор телле халкы шагыйрьнең рухи дөньясын бөтенләй яңа төсмерләр, шигъри иҗатының эчтәлеген тормышчан кеше типлары, көлкеле-сатирик сюжетлар белән баета. Шушы бәрәкәтле мохиттә шагыйрь, үз сүзләре белән әйткәндә, «төннәр буе кич утырып, чумып-йөзеп» шигырь язарга тотына. А.Шамов, С.Хәким кебек өлкән язучылар үзләренең хатлар аша юллаган киңәшләре белән яшь шагыйрьгә даими ярдәм итеп торалар. Озакламый Г.Афзалның балаларга атап язган бер шәлкем шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, ә 1957 елда балалар өчен «Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле беренче ике китабы басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәеп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендә бер яңалык булып кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь җыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык казанып өлгерә.

1965 елдан Г.Афзал Әлмәт шәһәрендә яши башлый.1957–2000 еллар арасында Г.Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм... » циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Г.Афзал – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

                                                   

                                                 II. Төп өлеш

Илленче-алтмышынчы елларда Г.Афзал башлыча юмор-сатира жанрында активрак эшли, җитмешенче еллардан башлап исә аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган хикәяләре белән дә таныла.

Аның каләменнән юмор, сатира чәчрәп чыга. Әйтерсең лә җир катламы күмеп яткан тирән чишмәне кемдер тазартып җибәрә дә аннан як-якны сихәтләндерә торган саф, салкын, вакыты белән кайнар су чәчрәп чыга Шагыйрь юмор һәм сатираны кешенең табигатенә хас иң күркәм күренешләрнең берсе дип саный. Алар- яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә дошман булып Җир шары буйлап сәяхәт итәләр.

Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер,-

                            Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер.

“Тәнкыйть сүзе”, “Әсмабикә, җаным ахирәт”, “Йотып җибәр, апаем”, “Минем хатын түрә булган”, “Карчык белән без икәү”, “Мыек борам”, “Өф-өф итеп”, “Сайладым, их, сайладым, “Ярый, карчык” кебек халыкчан юмор белән сугарылган һәм үткен сатирик әсәрләре татар сәнгатенә яңа бер җылы агым булып килеп кушыла. Бу елларда татар кешеләре әлеге шигырьләрне тыңлап, жанр, ситуация  байлыгына сокланып үсте. Араларында сатирик парча, кыска күләмле поэма, бәет. Баллада, әкият, мәсәл янәшәсендә үк гыйбрәтле эпиграмма, кинаяле пародия яши. Нигездә, уңай кеше булып та, кызыклы сәерлекләре, хәйлә- мәкерләре, йомшак  яклары белән кояш яктысына тартылып чыгарылган урта буын һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашкач, иске таныш- белешләрне үргән кебек буласың. Г.Афзал сатирасының уңышлы ягы халык иҗатына, Тукай ачышларына, татар теленең сыгылмалы көченә, сүз- сурәт байлыгы катламына тирәнтен үтеп кереп, аларны үзенчә яңгырата белүендә. Сатирасының гөрләп чәчәк атып үсеп китүенә төп сәбәп- Әлмәткә килеп урнашкач, күңеле күтәрелеп, үзенең кирәклеген сиземләү булса, бу хәлнең икенче бер сәбәбе дә бар иде. Г.Афзал кара алтын табучылар башкаласында яши башлагач, аңардан нефть осталары, төзүчеләр турында язылган нурлы, мәдхияви әсәрләр көтәләр. Ул бу мохитне бик белми, табигатьне юкка чыгаруны күтәреп күтәреп мактый да алмый. Мәгарәдән чыгу ишеге: теләсә- кайсы һөнәр кешеләрен берләштерә, көлдерә, уйлата торган уртак жанр табыла. Хәзерге күзлектән чыгып караганда, Г Афзалның ул чор сатирасында кайбер мәзәкләре искергән, әхлаксыз тоелырга мөмкин. Әйтик, тәүфикълы әбине тәһарәтсез калдырганчы мыскыл итәргә кирәк идеме икән? Әби печән- салам урласа да, үз көнен үзе күрә, үз малының сөтен эчә, урамда хәер сорашып утырмый. Рәтле җәмгыятьтә андый ялгыз карчыкларга, аларны мондый хурлыкка төшермичә, печәнне китереп бирәләр яисә кирәген сатып алырлык пенсиясен түлиләр.Бәлки автор да, әбидән көлгән булып, җәмгыятьнең киртек якларына төрттерә торгандыр.

“Дуслар  идек”, “Танышлык белән генә”, “”Ялга чыккан бөркет”, “Рекорд”, “Тактика”, “Флюрәттәй акыллы” кебек  шигырьләре һәм күп санлы хикмәтле дүртьюллыклары шагыйрьнең көлү көче, заманга хас кимчелекләре тәнкыйть итү буенча кыюлыгы арта төшүе турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

Г.Афзал матур итеп елмая да, авыз тутырып көлә дә белә. Көлүе шундый табигый, самими һәм йогышлы ки, укучы һич тә ваемсыз кала алмый. Шагыйрь поэзиянең төрле жанрларына, формаларына мөрәҗәгать итә: фельетон,, мәсәл, җыр, баллада, эпиграмма, диалог, монолог һ.б.

Шагыйрь иҗат иткән көлкеле типлар глереясында кемнәр генә юк! Биредә өй борынча авыл хәбәрләрен чүпләпЮ аларны сөйләп йөрүче информбюро Мәүҗидәттәй дә; күрше тирәдә “политика сүтеп, махра урап,  акыл сатып”, янки- чәнкиләргә ачу итеп кечтек кенә салып кайтучы, карчыгы дулагач, телевизор алучы Гаптелислам агай да, “авыз итеп, ара-тирә” , ава- түнә атлаучы бригадир Ахун да, атна саен кияү алыштыручы Әсмабикә дә, “шайтан котыртуына” бирелеп колхоз печәнен урлаучы тәвәккәл әби дә, шома җыр язарга остарган Шомбай да бар.

Соңгы елларда Г.Афзал бүгенге тормыштагы әхлакый ямьсез күренешләрне, социаль яңгырашлы темаларны кыюрак күтәрә башлады. Менә “Дуслар идек” шигыре. Кайчандыр алар якын дуслар булганнар. Ә хәзер:

Ул базада юан түрә булган,

                                        Авторитет баскан иңсәгә;

     Өе сервиз, келәм белән тулган,

   Ансат тапкан маллар кесәдә...

Исәнләшми хәзер күрсә дә.

Их!

“Танышлык белән генә” шигыре танышлык белән генә яшәүчеләрне сатира уты астына ала. “Рекорд”, “Тактика” кебек әсәрләрендә нефть чыгару һәм завод сферасындагы бүгенге көнгә ят гадәтләр төнкыйть ителә.

Үзенең халыкчан табигый көлү сәләте белән Г.Афзал татар поэзиясендәге юмор- сатираны үстерүгә, аны баетуга зур өлеш кертте. Көлү көлкеле эш булса да, уен эш түгел. Шагыйрьнең табигый сәләте белән бәйле булса да, шәхси- хосусый эш кенә түгел. Ул халыкның рухи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш.Халыкның рухи дөньясы бөтенәюе шигриятьтә дә көлүнең зуррак урын алуына китерде.

Г.Афзал вакыты белән йомшак телле, тәмле телле. Үз итеп, наян итеп, кытыклап көлә. Ә вакыты белән әрем телле. Ачы итеп, усал итеп, үзәккә үткәзеп көлә:

Әрем телле булдым әрем татып,

                                    Телемдәге әрем өчен дә.

                                     Салкын көздә

                                     Сары чәчәк атып

                                     Әрем үсәр каберем өстендә (“Әрем”)

Белүебезчә, әрем ачылыгы белән генә түгел, дару үләне булуы белән дә үзенчәлекле. Г.Афзалдагы әрем теллелекнең дә җәмгыять өчен шифасы бар: ул һәртөрле зыянлы вируслар белән көрәшә. Матурлык хакына көрәшә.

Г.Афзалның үзенә генә хас стиле, шигырьләренең үзенә генә хас аһәңе бар. Ул шигырь музыкаль аһәңле итеп оештыруга, сүзләрнең колакка ячтышлы, килешле төзелүенә, табигый яңгыравына бик нык игътибар бирә. Рифмалар да аның шигырьләрендә хәрәкәтчән булып, уйнап һәм җырлап торалар. Шигырь еш кына күп детальләрдән төзелгән мозаиканы хәтерләтә.

Г.Афзал шигырьләре- ачык һәм гади. Катлаулы темаларны да шагыйрь җиңел аңлаешлы һәм үтә күренмәле итеп сурәтли. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерләрне әллә кайлардан, сүз араларыннан, сүзләрнең әйтелмәгән мәгънәләреннән эзләп баш ватасы юк- ул шигырьнең үз сүзләрендә, детальләрендә, сурәтләрендә.

Г. Афзал иҗатының төп сыйфаты- туктаусыз эзләнү, уйлану. “Канәгатьсезлек хисе” дип аталган шигыре шуның бер үрнәге:

Күз алдымда көзләр, язлар төсе,

                                     Тирә-ягым болын, гөлләр исе:

Ә күңелдә таш гасырдан калган

                                      Иске канәгатьсезлек хисе.

                                                    III.  Йомгаклау

Г.Афзал татар поэзиясенең мактанычы, горурлыгы, иң абруйлы шагыйрьләренең берсе. Шагыйрь дистәләрчә еллар дәвамында татар әдәбиятына намус белән хезмәт итте; ул утызлап китап авторы.

60 нчы елларда нечкә хисле лирик буларак танылып, шул ук чорда, бигрәк тә 70 елларда үткен телле, кыю тематикалы сатирик буларак дан алса, сәхнәләргә менсә, 80 елларда аның иҗатында тарихилык рухы, халыкның шанлы үткәнен иңләү аша аның бәйсезлек, мөстәкыйльлекөчен көрәшенә ярдәм итү рухы көчәйсә, 90 нчы елларда халыкның үсеен чикләп килгән большевизм режимын фаш итү, милли үзаңны уяту, фәлсәфи- әхлакый агым, сәяси тоем көчәя. Шул ук вакытта Г.Афзалның уйчан һәм шаян, фәлсәфи һәм хәрәкәтчән поэзиясе бербөтен. Г.Афзалның шигырь теле халыкның җанлы сөйләменә бик нык яхшылыгы белән, үтә халыкчанлыгы белән башка күп шагыйрьләрнең теленнән аерылып тора. Әдәби-эстетик фикердәге үзгәреш-яңарышлар, беренче нәүбәттә, шагыйрь шәхесе белән бәйле.  Әдәбиятның бурыч-максатларын, вазыйфаларын тирәнтен аңлаучы, дөньяны үткен фикер аша уздырып карау сәләтенә ия булган югары зәвыклы, иҗатын, гомерен татар халкына, милләтенә багышлаган үзенчәлекле лирик һәм оста юморист, үткен сатирик – халык шагыйре Г.Афзал шундый шәхесләрнең берсе.Ул халык шагыйре. Аның өчен һәрвакыт халык тормышы юлдаш. Киләчәк буын Г.Афзал шигырьләрен яратып укыр. Аның иҗаты мәңге яшәр. 

                                       

                                    IY.  Кулланылган әдәбият

1. Афзал Г.Г. Сайланма әсәрләр; Лирик һәм юмористик-сатирик  шигырьләр.-Казан: Татар. Кит.нәшр.,1991.-398б.

 2. Афзал Г.Г. Шундый-шундый эшләр. Юмористик һәм сатирик шигырьләр. –Казан: Татар кит. нәшр, 1988.

3 4. Гилаева И. “Елмаям уйчан гына...” Казан 2008.-174б.

4.Ленар Шәех. Бер күрешү – үзе бер гомер:  “Актаныш таңнары”  2002 ел, № 4 , 2003 ел, № 103.

5.Татар әдәбияты тарихы:Алты томда.Т.6: 60-90 еллар әдәбияты.-Казан: “Раннур”,2001.-544 б.

6.Мирза М. Гомерләр кичкәндә//Мәйдан. — 2004. — №4. - 21-26 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

"Гаиләбез горурлыгы син әти"

Внеклассное меропиятие...

Сценарий праздника "Туган авылым - горурлыгым"

Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү....

Шәҗәрәләрдә халкыбыз язмышы.

Әлеге мәкаләдә 2009нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм "Мәгариф" журналы тарафыннан 2009 елда үткәрелгән "Шәҗәрә төзи беләсезме?" конкурсы, аның йомгаклау конференцияләре т...

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон...

Презентация Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Презентация  Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон...

Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”.

Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)Мак...