Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон
статья (3 класс) на тему

Галәветдинова Гөлшат Илшатовна

Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл l.leron-balalarnyn_yaratkan_yazuchysy.docx33.14 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш..........................................................................................................3-4

Төп өлеш.....................................................................................................5-9

Йомгак.........................................................................................................10-11

Файдаланылган әдәбият исемлеге.............................................................12

Кереш

Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек шәхесләргә дөнья бай. Шуларның берсе, без-балалар яратып өлгергән, бик күп матур, эчтәлекле, кызыклы шигырьләр авторы – Ләбиб Лерон.

  Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.

1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986— 1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә булды. Хәзерге вакытта “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы.

“Балаларның яраткан язучысы – Ләбиб Лерон иҗаты”  исемле эшебезнең актуальлеге әлеге авторның мәктәп программасында өйрәнелүе һәм әлеге шәхеснең иҗат җимешләренең бик яратып укылуы белән бәйле.

   Безнең төп максатыбыз -  Ләбиб Леронның җыентыкларын барлау, һәм иҗатына анализ бирү.

Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк дип табылды:

  1. Автор хакында белешмә туплау, алар белән танышу.
  2. Иҗатына күз салу, анализлау.
  3. Әдип иҗатындагы үзенчәлекләргә игътибар бирү.

       Хезмәтебез  кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт.

   Төп нәтиҗәләр йомгак өлешендә гомумиләштерелеп бирелә. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге хезмәтнең ахырында урнаштырыла.  

Төп өлеш

Әдип балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып, балаларны үз итеп эшли. Нәтиҗәдә заманча, баларның үзләре кебек үк тыңгысыз, шаян әсәрләр барлыкка килә. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яки үзенчә борчыла. Мзсәлән, “Бакалар” шигырендә судагы бакалар сурәтләнә. Алар бата-калка уйныйлар. Соңрак алар инде батмый, су өстендә чалкан гына яталар. Чөнки малайлар аларга чуерташлар аталар, үтерәләр.

Мин тидердем!

Мин!- диеп,

Мактанышып аталар.

Ә бакалар... бакалар...

Калкалар да баталар...

Арыгачтын малайлар

Атуны туктаталар.

Күрә алар: бакалар

Суда чалкан яталар...

Бу юллар уйлата- үкендерә, укучыны битараф калдырмый. Л.Лерон балаларны нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла. Ул сүзгә нечкә, җитди карый. Шигырьләрендәге чагыштырулар, сынландыру, эпитет, метафора, синоним, омоним, антонимнар “балкып” торалар.

Соклангыч та соң бу дөнья-

Кояшы бар, ае бар...

Чәчәк җыеп йөри сыман

Аланлыкта каеннар...

(“Соклангыч дөнья) [13:3]

Бөтерчектәй бөтерелә,

Әй, тирбәлә ак карлар...

Кыш – буяучы, табигатьне

Буяп чыккан акшарлап.

(“Кыш-буяучы”) [13:10]

Өләшермен мин аларны,

Тынычлык, бәхет теләп.

Яңа яуган кардай ап-ак

Биштәрем үзем белән...

(“Кыш бабай җыры”) [13:25]

         Тышта кыш.

Тышта январь.

Җемелдәп ява карлар...

Күр, урманны бәс сарган,

Карурман- көмеш сарай.

...Җирдә кыш.

Җирдә - январь.

Җемелди энҗе карлар!

Карлар- ак кыш сүзләре.

Ал баланнар- күзләре...   (“Кышкы урман”) [12:3]

Нәни димәгез миңа!

Гөлләр турында уйлыйм мин,

Җилләр турында уйлыйм,

Илләр турында уйлыйм...

Әдипнең шигырләрендә инверсиягә урын табылган.

Чүл өстендә

 йөзеп бара

кәгазь көймә...

Сары дулкын, сары эзләр,

Суырылып арттан килә.

Йөзә көймә, куркып куям:

“Җилләр күккә чөймәсме?”

(“Җил көймәсе”) [13:4]

Ләбиб Лерон шигырьләрендә сүзләрне кабатларга ярата. Мәсәлән, “Яшәү” шигырендә икән сүзенең кабатлануы.

Урман шаулый икән,

Кошлар сайрый икән,

Нурлар сибеп, кояш

Җиргә карый икән.

Ай да бага икән,

Чишмә ага икән,

Елгаларда дулкын

Ярга кага икән.

(“Яшәү”) [13:15]

 Әдипнең төрле әсәрләрендә без бер үк кеше исемнәренең кабатлануына  да игътибар иттек.

Айсылу да уянган,

Күр, Бәхтияр да уянган!

Бишектәге Ләйләгөл дә

Уянганга куанган!

(“Әни бәйрәме”)[13:35]

Айсылу аптырады:

Җыр да җырлап карады,

Сөйләде әкияттә,

Биеп күрсәтте хәтта!

(“Үзенә охшаган”) [13:22]

Әсәрләрдә кыска, бер сүздән генә торган җөмләләрдә бихисап.

Кышкы иртә. Авыл.Тынлык.

Җил әле уянмаган

Иртә шул: бала-чага да

Чыкмаган урамнарга.

(“Кышкы иртә”) [13:14]

Аның лирик герое - әнә шундый чая замана баласы. Аерым бер шигырьләрендә “Мәче балалары”, “Үзенә охшаган”, “Кем бәхетле?”, “Тауда”, “Яңгырның ял көне”, “Ачуландым”, “Әкият”,һ.б. шагыйрь җиңелчә, уенчак тел белән бәләкәйләр дөньясының әллә нинди хикмәтләрен ача. Ул башкаларны кабатламый, шигырьләрнең һәр юлыннан юмор хисе ташып тора. Л.Лерон шигырьләрендә неологизмнарны күпләп очратырга була. Бигрәк тә “стан” сүзен файдаланып ясаганнары күп  очрый (Төтенстан,Тотарстан).

Поэзиядәге неологизмнарга индивидуальлек. Үзгәлек хас. Л.Лерон алар ярдәмендә көтелмәгән. Кабатланмаган сүз сурәте ясап ала, әнә шул яңалыгы, көтелмәгәнлеге, үзгәлеге  белән укучы игътибарын үзенә җәлеп итә.

Бияләйгә көя төшкән,

Бияләйне көя тишкән...

Карап торам бияләйгә.

        Әверелгән көяләйгә.

Л.Леронның тагын бер яраткан жанры- әкиятләр. Ул заманча әкиятләр яза. Беренче мәртәбә татар балаларына туган телләрендә комикслар да (“Таһир маҗаралары”) язып тәкъдим итте. Ул иҗат иткән әкиятләр балаларның хыялын кузгата, аларның серле күңел сандыгына ачкыч таба. Чөнки бу әкиятләр балалар рухына, аларның табигатенә туры килерлек итеп язылган. Алар балаларга таныш тормыштан алынган. “Тәгәрмәчле чана”,”Кикрикҗан белән Бүртәй маҗаралары”. “Кәҗә угылы Кәҗәли”, “Мин чәчтем кишерне!”, “Шүрәле абый шүрләде”, “Зөһрә кыз- безнең авылдан”, “Убырлы себеркесе” һ.б. әкиятләре нәниләрне генә түгел, өлкәннәрне дә мавыктырырлык. Шунлыктан булса кирәк, автор тарафыннан иҗат ителгән әкиятләр һәр сабыйга якын. Халык иҗатындагы гади, җыйнак, поэтик бизәкләргә бай булган Л.Лерон әкиятләрен балалар яратып кабул итә.

Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
       Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Л. Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
 Муса Җәлил премиясе(2007) лауреаты. 2013 елның декабреннән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

       

Йомгак

 Китапханәләрдә балалар эзе суыкмасын өчен, татар әдәбияты дәресләре бик кызыклы, тәрбияви дәрәҗәдә булсын өчен укучылар күңеленә юл яра белгән, кабатланмас шәхес-әдипләр, һәм аларның сокландыргыч иҗатлары булырга тиеш.

Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира.
Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыга-ручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча, тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора.

Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Л. Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә. Аның оста сюжетлы, нечкә кинаяле, культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итә.

 Ләбиб иҗатындагы төрлелек сәләтенең колачын күрсәтеп тора. Актив эшли ул, шигырьләр, хикәяләр белән бергә, замана әкиятләре тудырды, пародияләре белән дә танылып өлгерде. Курчак театрына да, миниатюралар театрына да җитешә, язучы үз стихиясендә әнә шулай иркен ачылырга тиеш.

Ләбиб татар балалар әдәбиятына да, балалар күңеленә дә өстәмә байлык булып урнашырлык шигырьләр таба ала. Табышын балаларча җитез хәрәкәтләр, тиз үзгәрешләр аша уздырып, укучы күңелен үзенә ияртә. Аның вакыйгаларына биреләсең дә шомалык һәм ритм турында онытасың, бары укыйсы гына килә. Хикмәт үзгәрештә, вакыйгаларда һәм хәрәкәттә генә дә түгел — Ләбиб ага сәнгатьчә тәэсир итүнең күптөрле алымнарын сиземләп яза, шуның белән безне үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләре барына ышандыра. Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.

Ләбиб Лерон балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес.

Ул һәр жанрда да үзен иркен хис итә. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла...

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. ӘгъләмовМ. Шагыйрьнең Яңа ел күчтәнәче // Яшь ленинчы. __ 1989.— 18 гыйнв.
  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.–Казан: Мәгариф, 2007.
  3. Гәрәй Рәхим. Яшь әдип —яшь Ләбиб турында//Казан утлары.— 1988.— № 7.— 171 б.
  4. Гыйззәтуллин Р. Күңелләрнең биш тәлгәше//Мәдәни җомга.— 1999.— 28 май. И.Солтан. Тәмләп хыялланыгыз... // Сабантуй.—2000.— 4 авг.
  5. Кәрим К. Кем тавыгы?//Татарстан яшьләре.— 1990.— 27 нояб.
  6. Лерон Л. Яңгырның ял көне: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.
  7. Лерон Л.Транзистор үч ала: Шаян хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989
  8. Лерон Л.Күрше тавыгы: Эпиграммалар, пародияләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.
  9. Лерон Л.Тәгәрмәчле чана: Әкиятләр, мәзәкләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.
  10. Лерон Л.Сине генә сөям: Лирик һәм публицистик шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
  11. Лерон Л.Таһир маҗаралары: Комикслар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000
  12. Лерон Л.Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, пьесалар.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004
  13. Лерон Л.Җил көймәсе: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2009
  14.  Лерон Л.Борчак шыттырам: Шалтмылтфильмнар.-Казан: «Мәгариф» нәшр., 2006
  15. Лерон Л.Кояшны кочкан малай.-Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004
  16. Кыямов И. «Акылга утыртучы» китап // Яшь ленинчы.— 1989.— 18 окт.
  17. Мингалим Р. Энем әйтсә—әйтә ул!//Казан утлары.— 1989.— № 9.— 178 б.
  18. Мингалим Р. Ник туган? («Сине генә сөям» китабына кереш сүз.) — 1997.
  19.  Хөснияр 3. Яңгыр кайчан ял итә? // Ялкын.— 1989.— № 5.

Интернет чыганаклар

https://tt.wikipedia.org/

http://www.tatknigafund.ru/

balachak-ilenda.ru

        sabantuytatar.ru

          salavatkupere.com

          beznenmiras.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчет зама по ВР

Предлагаю форму для отчета заместителям директора по воспитательной работе. Может, кому-нибудь пригодится....

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

әхлаклы балалар тәрбиялик

Духовное и нравственное воспитание не разделимы друг от друга.Средства и приёмы духовно - нравственного воспитания в современной школе....

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Презентация Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон

Презентация  Замана балалары язучысы-Ләбиб Лерон...

Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”.

Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)Мак...