урок татарского языка в 1 классе русской группы " Вопросительные предложения"
план-конспект урока (1 класс) по теме

В данной работе предоставлена презентация и  разработка урока татарского языка в русскоязычной группе 1го класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresk_uzanaliz.docx17.35 КБ
Файл dresnen_tekhnologik_kartasy.docx28.6 КБ
Файл my_me.pptx1.75 МБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә үзанализ.

Укытучы: Харисова  Ләйлә Хамидулловна.

Эш стажы 17 ел.

2нче квалификацион категория.

“ -мы? /- ме сорау кисәкчәләрен куллану” дәресе 1нче  сыйныф рус төркемендә үтте. Бу сыйныфны мин ел башыннан ук   укыта башладым. Төркемдә татар телен өйрәнергә теләге булмаган бала юк. Дәресләргә әзерләнеп йөриләр. Араларында сәләтле укучылар да, уртача үзләштерүче укучылар да бар. Төркемдә барысы 14 укучы. Шуларның берсе-12 рус, икесе -катнаш гаиләдән. Үзләштерүдәрәҗәләре югары, класс , гомумән алганда , көчле. Башка дәресләрдә дә бик актив.

 Бу сыйныфта әдәбият дәресе Хәйдәрова Р.З. Малафеева Р.Л тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча программасына нигезләнеп, Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча коммуникатив методикага нигезләнеп төзелде.

 Дәреснең темасы: -мы? /- ме сорау кисәкчәләрен куллану. Дәрес темасы программада “Кунакта” бүлегендә бирелгән. Кунакта темасына 6 сәгать бирелгән, сорау кисәкчәләренә 2 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында өченче дәрес итеп өйрәнелә.

 Дәреснең максатлары:

  1.  Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә ныгыту.
  2. Үзләштергән сорау – җавап репликаларын –мы?/  -ме?  кисәкчәләре ярдәмендә сөйләмдә куллана белүгә ирешү.
  3. Укучыларның коммуникатив күнекмәләрен активлаштыру.

 Дәреснең тибы : диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресе.

Дәреснең эчтәлеге программага һәм максатларына туры килә.Дәрес максатларына ирештем, чөнки дәрес барышында укучылар терәк җөмләләргә таянып та, мөстәкыйль рәвештә дә бирелгән күнегүләрне эшли алдылар. Хаталар булса да, аларны шул ук вакытта төзәтә алдылар.  Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексиканы беләләр һәм аны грамматик структура белән бәйләп, бәйләнешле сөйләмдә куллана беләләр. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы түгел, ә танып белү процессында актив катнашучылар булды.

  Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан бөтен этапларда кызыклы, тормыш белән бәйле ситуатив күнегүләр керттем. Дәрес барышында проблемалы метод кулландым.дәрестә һәрбер укучыны тыңларга тырыштым. Бу аларга үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен , осталыкларын мөстәкыйлькуллана белүләре тәэмин ителде.

Дәрес эчтәлегенә килгәндә һәр этап укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүгә ярдәм итә.

Һәр этабында укчылар алдына проблемалы, сөйләмгә чыгуга  этәрә торган биремнәр сайларга тырыштым.

Оештыру моментында укытучы түгел, укучылар үзләре һава торышы турында бер – берсенә сораулар бирделәр. Дәреснең темасына мөстәкыйль чыга алдылар, үзләре максат куя белделәр.  Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру этабында  укучылар проблемалы биремнәр өстендә эшләделәр. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану этабында ситутив биремнәр өстендә, чит кеше сөйләме өстендә эш алып барылды. Үзләштерү дәрәҗәләрен этабында укучылар диалог төзеп, бәйләнешле сөйләмгә чыга белделәр.

  Киләсе дәресләрдә дә бу грамматик структура өстендә эшебезне дәвам итәбез һәм камилләштерәбез.



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

1нче сыйныф

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

МБГБУ “53нче урта гомуми белем мәктәбе”

Тема

Сорау җөмләләрен сөйләмдә куллану.

Максат

  1. – мы / - ме сорау кисәкчәләрен,  нәрсә белән соравынын дөрес куллана белүгә җирлек тудыру.
  2. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән” Кунакта” темасына караган лексиканы бәйләнешле диалогик сөйләмдә куланна белүгә шартлар булдыру.
  3. Укучыларның коммуникатив күнекмәләрен ныгытуга җирлек тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

  1. -мы/ме сорау кисәкчәләренең, нәрсә белән  соравының сөйләмдә ролен аңлау.
  2.   -мы/ме кисәкчәләренең җөмләдә ролен белү, аларны ялгый белү.
  3. Нәрсә белән грамматик калыбын кулланып сорау җөмләләр төзи белү.

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.  Р.З. Хәйдарова, Н.Г.Галиева дүртеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан”татмультфильм” нәшрияты 2012

2.  Программа .

1. Презентация Power Point - “Кунакта”

2.  Карточкалар,  маркерлар, индивидуаль  карточкалар.

Укытучы:  Л. Х. Харисова.


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

  1. Укучылар белән исәнләшү.
  2. Укучыларның хәлләрен сорашу.
  • Хәлләрегез әйбәтме?
  1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.СЛАЙД № 1.
  2. Маша белән танышу.
  3. Машаның Һава торышы турындагы хаталы рапорт белән танытыру.

 СЛАЙД №2-6

  1. Укытучы белән исәнләшү.
  2. Укытучы соравына җавап бирү.
  3. Дәрескә әзер икәнен әйтү.
  4. Хаталы һава торышы турындагы рапортны укып чыгу.
  5. Хаталарын әйтеп чыгу.
  6. Һава торышы  турында сөйләү.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую, үз фикерен дәллили белү.

КУУГ: бере- берсен тыңлый белү.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Сорау кисәкчәләре  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сорау кисәкчәләрен билгели белү, аларның ялгану очракларын аңлата алу

  1. Фонетик зарядка оештыру.

Ни-ни-ни

Бу минем әни

ти-ти-ти

Бу минем әти

бай-бай-бай

Бу минем бабай

ңел-ңел-ңел

Бу минем сеңел

нем-нем-нем

Бу минем энем

ам-ам-ам

Бу минем апам

бый-бый-бый

Бу минем абый

  1. Укучыларның үзара диалогик сөйләм оештыру . Гаилә темасы. Синең исемең ...мы? Сиңа яшьме?
  2. Сорауларны нинди кисәкчәләр ярдәмендә бирүләренә игътибар иттерү.

  1. Фонетик зарядка ясау.

  1. Ситуатив бирем буенча үзара диалог төзү.

  1. Сорауларның нинди кисәкчәләр ярдәмендә барлыкка килүләрен әйтү.

ТБУУГ: сорау кисәкчәләренең дөрес ялгану  кагыйдәсен  формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне  кабатлауны оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

  1. Сорау кисәкчәләренең нинди кагыйдәгә нигезләнеп ялгануы турында исләренә төшерергә ярдәм итү.
  2. Дәренең максатына килеп чыгарга ярдәм итү. СЛАЙД№7 
  1. Сорау кисәкчәләренең нинди кагыйдәгә нигезләнеп ялгануын әйтү.

  1. Дәреснең максатына килеп чыгу.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Белемнәрне гомумиләштерү һәм счистемалаштыру

Укытучы өчен максат:

Сорау кисәкчәләренең нинди кагыйдәгә нигезләнеп ялгануын искә төшергә ярдәм итү.

белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:

Сорау кисәкчәләреннең теге яки бу сүзгә ни өчен ялгануын раслый белү

Белемнәрне камилләштерү

  1. Аудирование.  Гаилә темасына булган сүзләрне сайлату.

Әти, бәлеш, әни, ботка, эне, чәкчәк, апа, сеңел,аш.

  1. Башка сүзләрнең нинди темага караганлыгын ачыкларга ярдәм итү.
  2. Сүзләрне ике баганага урнаштыруда ярдәм итү.
  3. Һәр баганага нинди кисәкчә ялгануын ачыклауда ярдәм итү.СЛАЙД№8
  4. Аудирование оештыру. Укылган сүзләр арасыннан артык сүз табу.
  1. Бәлеш, чәкчәк,кыстыбый, сөт.
  2. Аш,чәй,сок, лимонад.
  3. Гөбәдия, өчпочмак,пәрәмәч, ботка.

Cүзләрне фонетик яктан тикшерү.

  1. Сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр тәрҗемә итү эшен оештыру.

Бу бәлеш. Бу бәлеш зур.Бу зур бәлеш тәмле.

Бу чәкчәк. Бу чәкчәк матур. Бу матур чәкчәк баллы.

Бу май. Бу май ак. Бу май тәмлеме.

Бу ипиме. Бу ипи тәмлеме.

Бу ботка. Бу ботка җылымы. Бу җылы ботка тәмле.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. ХӘРӘКӘТЛӘРНЕ КАБАТЛАУ.

  1. Мин ашыйм. Мин эчәм . грамматик структураларны кабатлау.
  2. Нәрсә белән граматик структура өстендә эшне оештыру. СЛАЙД№ 9
  1. Укытучы укыганын тыңлап,  гаилә темасына караган сүзләрне  сайлау.
  2. Башка сүзләрнең кунакта темасына караганлыгын әйтә белү.
  3. Сүзләрнең калын һәм нечкә сүзләр баганаларына урнаштыру.
  4. Сүзләргә нинди сорау кушымчаларының ялгануын аңлату.
  5. Укытучы укыганын тыңлап, артык сүз табу.

  1. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрнетәрҗемә итү.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. ХӘРӘКӘТЛӘРНЕ КАБАТЛАУ.

  1. Мин ашыйм. Мин эчәм. Грамматик структураларны кабатлау.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый белү.

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Белем һәм осталыкларны чяңа ситуациядә куллану.

Укытучы өчен максат:  белемнәрне мөстәкыйль,иҗади  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: кушымчаларны, сорауларны  практик куллана белү

1.карточкалар ярдәмендә сүзтезмәләр төзетү

Чәй лимон белән.

Чәй шикәр белән

Чәй кыстыбый белән

Чәй өчпочмак белән

Чәй кош теле белән

Аш ипи белән

Ботка ипи белән

Ботка май белән.

2.җөмләләрне татар теленнән рус теленә тәрҗемә иттерү.

Мин _______ашыйм .

Мин _______эчәм.

Син ________ашыйсың .

Син ________эчәсең.

  1. дәреслектә эш.69нчы күнегү.
  1. Рәсем өстендә эш.
  2. Диалогны уку.
  3. Аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.
  4. Төшеп калган фразаны өстәү.

1. укытучыны рус телендә әйткән сүзтезмәләрне карточкалр ярдәмендә җыю.

2.татар теленнән рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итү.

  1. дәреслектә эш.69нчы күнегү.
  1. Рәсем өстендә эш.
  2. Диалогны уку.
  3. Эчтәлеген сөйләп бирү.
  4. Төшеп калган фразаны өстәү.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

Укытучы өчен максат:  белемнәрне мөстәкыйль,иҗади  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: кушымчаларны, сорауларны  практик куллана белү

1.ситуатив күнегүләр:

- Син чәй ипи белән эчәсеңме?

-Син чәй шикәр белән эчәсеңме?

- Син чәй  лимон белән эчәсеңме?

- Син аш ипи белән ашыйсыңмы?

- Син ботка  ипи белән ашыйсыңмы?

-  Син ботка  май белән ашыйсыңмы?

2. Рәсем буенча  фразалар уйлату. СЛАЙД № 10

3. диалогик сөйләм оештыру.

1. ситуатив күнегүләр буенча фразалар әйтү.

 

2. слайдтагы рәсем буенча фразалар уйлап чыгару.

3. диалогик сөйләм оештыру.

ШУУГ: үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: барлыкка килгән ситуа-дә ориентлаша белү.

КУУГ: башкаларга аңлаешлы итеп сөйләм оештыру.

Рефлексия.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укучыларның дәрестә нинди уңышларга ирешкәннәре турында кире информа-я кабул итү. Максатка нинди юл белән ирешкәннәре турында кире информа-я алу.

Дәрестә нинди уңышларга ирешкәннәре турында укытучыга җиткерү. Максатка нинди юл белән ирешкәннәре турында укытучыга җиткерү.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бүген көн нинди?

Слайд 2

Кояш көлми.

Слайд 3

Җил салкын.

Слайд 4

Кошлар китәләр.

Слайд 5

Тамчылар юк.

Слайд 6

Кар ява.

Слайд 7

- мы? / - ме?

Слайд 8

Подбери слова к окончаниям. - МЫ ? - МЕ ?

Слайд 9

Белән

Слайд 11

Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка, 2 класс

План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Урок татарского языка 4а класс

Урокого  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"

Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...

рабочая программа для домашнего обучения, татарский язык 3 класс, русская группа.

Рабочая программа для домашнего обучения по татарскому языку русской группы, 3 класс. Данная программа рассчитана на  0,5 часов, т.е. 17 часов в год....

Конспект урока по английскому языку (4 класс). Тема: Интонация вопросительных предложений. УМК "Brilliant English"

Цели деятельности учителя: - формирование слухопроизносительных навыков по теме «Интонация вопросительныхпредложений»; формирование произносительного навыка [lk][lf][lm][st][mn][wr][wh]; с...