Тартык авазлар
план-конспект урока (4 класс) на тему

Багавиева Эндже Рустамовна

4 нче сыйныфта "Тартык авазлар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_drese.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресе. 25.09.2014

Тема: Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау.

Максаты: бирелгән схема буенча сүзгә аваз-хәреф анализы ясау күнекмәсе булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

•        метапредмет-  үзләштергән белемне модельләштерә белү;

•        предмет –  сүзгә бирелгән схема нигезендә аваз-хәреф  анализы ясый белү ;

•        шәхескә кагылышлы – билгеле тәртип нигезендә үз эшчәнлегеңне оештыра белү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы.
  1. Өй эшен тикшерү.

Электрон кушымта  һәм эш дәфтәрендәге күнегүләрне  белемнәрне тирәнәйтү максатыннан куллана белүләрен тикшерү.

  1. Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.
  2. Актуальләштерү.
  • Сүзнең аваз һәм хәреф  системасы турында  белгәннәрегезне сөйләгез.

4.  Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Төркемдәшләреңә бирелгән схеманы аңлатып, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә. Сүзгә   аваз- хәреф  анализы ясауның  билгеле бер тәртибе бар.

  • Нинди тәртиптә ясыйбыз?

2 нче нәтиҗә.  Сүзгә   аваз- хәреф  анализы ясау тәртибе (схемасы).

  • сүзне транскрипциядә күрсәтәбез;
  • аваз, хәреф, иҗек санын билгелибез;
  • тартык һәм сузык авазларга аерып, характеристика бирәбез.
  • Дәреслектә бирелгән схема белән үзегез ясаган  тәртипне чагыштырыгыз, туры киләме?
  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.  

Уку мәсьәләсе.  Без бүген дәрестә  бирелгән схема буенча сүзгә   аваз- хәреф  анализы ясарбыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп  чишү этабы.

1 нче  бирем. (Төркемләп эшлиләр).

41  нчы күнегүнең биремен укыгыз.

  • Рәсемнәрне сүз белән атагыз. (төлке, дөя).
  • Ничек эшләрсез? (Бирелгән схема буенча тикшерербез)

Төлке - [т ө л к ө ]

Сүздә 5 аваз, 5 хәреф, 2 иҗек;

3 тартык:

[т] – парлы яңгырау тартык;

[л] - парсыз яңгырау тартык;

[к] – парлы  саңгырау тартык.

2 сузык:

[ө] – парлы нечкә сузык;

[ө] - парлы нечкә сузык.

Дөя - [д ө й ә]

Сүздә 4 аваз, 3 хәреф, 2 иҗек;

2 тартык:

[д] – парлы яңгырау тартык;

[й] - парсыз яңгырау тартык.

2 сузык:

[ө] – парлы нечкә сузык;

[ә] – парлы нечкә сузык.

2 нче бирем. (Парлап эшләнә).

42 нче күнегүнең биремен укыгыз.

- Ничә бирем?

- Беренче биремне эшләгез.

(батыр, бат; өс, өстә; киң, киңәш; өлге, өлгер; үт, үтә; су, сугыш; ким, кимер; ат, атлас)

- Аваз-хәреф анализы ясау өчен сүзне иптәшең белән сайлагыз.

-        Рәсемне парлап күзәтегез, җөмләләр уйлагыз.

3 нче бирем. Ысул чыгару.

-        Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау өчен өчен нишләрсез?

Ысул:

•        сүзне укыйбыз;

•        сүзгә аваз-хәреф анализы ясау тәртибен искә төшерәбез;

•        шул тәртип буенча сүзгә аваз-хәреф анализы ясыйбыз.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләнә).

 43 нче   күнегүнең биремен укыгыз.

- Текстны укыгыз, эчтәлеге буенча тыркын сүзенең мәгънәсен аңлагыз.

Тыркын – уен өчен җиргә квадратлар сызылган берничә рәт “түтәл”.

- Сез уйнаган уенга охшаганмы?

- Кемнәр бу уенны уйный? (Кызлар).

- Ысулны кулланып сүзгә аваз-хәреф анализы ясагыз.

5 нче бирем.

44 нче   күнегүнең биремен укыгыз.

  • Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
  • Көз икәнлеген кайсы билгеләр күрсәтә?
  • Рәсемгә сез тагын нинди билгеләр өстәр идегез?
  • Парлап бер сүзгә аваз-хәреф анализы ясагыз.

6 нчы бирем.

Электрон кушымтадагы кызыклы грамматика бүлегендәге күнегүне эшләгез.  

7 нче бирем.

45    нчекүнегүнең биремен укыгыз.

- Кем эшләргә тели?

1) Акыллыга әйтсәң белә,

Тинтәккә әйтсәң көлә.

  1. Һәрбер сүзнең  урыны бар.
  2.  Туган илем – иркә гөлем.

Киңдер сиңа күңел түрем.

Бер сүзне сайлап аваз-хәреф анализы ясагыз.

8 нче бирем.

- Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (Дөнья, юаныч).

- Язылышында нинди үзенчәлек бар?

- Электрон кушымтадагы сүзлек эшен эшләгез.

- Аңлатмалы сүзлектән мәгънәләрен ачыклагыз.

- Берничә җөмлә уйлап әйтегез.

9 нчы бирем. Модельләштерү.

-        Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә белдек?

- Ничек белдек?

2. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

     3.Өй эше.

а) сүзлек өчен бирелгән сүзләрне ныгытырга;

ә) 45   нчы күнегү;

б) * .

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Фонетика бүлегендә  белемнәрне ничек ныгытып була? (Сүзгә  аваз-хәреф анализы ясау күнекмәсе формалаштыру аша).

Эш дәфтәрендәге һәм электрон кушымтадагы күнегүләр алына.

Дәреснең 20 минуты “Үз-үзеңне тикшерү!” биремнәре өчен бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.

Язарга өйрәнү дәресенә презентация....

Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.

Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....

Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.

1 нче класслар өчен әлифбадан дәрес планы....

1нче сыйныфта тартык[б],[җ] авазларын Бб,Җҗ хәрефләрен өйрәнү

1нче сыйныфта тартык [б],[ җ] авазларынөйрәнгәндә куллану өчен презентация...

1нче сыйныфта тартык[б],[җ] авазларын Бб,Җҗ хәрефләрен өйрәнү

1нче сыйныфта тартык [б],[ җ] авазларынөйрәнгәндә куллану өчен презентация...

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....