Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Рылова Лейсян Альбертовна

Урок по татарскому языку в 1 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_v_hrefe.docx33.28 КБ
Office presentation icon 1_klass_vv_herefe.ppt821 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта

Тема. Тартык [в], [w] авазлары.  В в хәрефләре. Авылда.

Дәреснең максаты

[в], [w] авазлары, Вв хәрефләре белән таныштыру;

  • сүз модельләре нигезендә [в], [w] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;
  • басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;
  • туган якка карата кызыксыну хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [в], [w] авазларын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз туган ягың белән горурлану хисе кичерәләр.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Ресурслар

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Якушина Е.В. Готовимся к уроку в условиях новых ФГОС. – http://www.openclass.ru

Дәрескә презентация, рәсемле әлифба, кояш, болыт рәсемнәре, флаглар, фишкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

  1. Мотивация.

Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну уяна.

Сыйныфта уңай атмосфера тудыра, шигырь укый:

Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмаегыз әле, бүген дәресебездә кунаклар бар - аларга да елмаю бүләк итик.

Кәефләрне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, кәефләрегез ничек? Әгәр кәефләрегез яхшы икән, кояш рәсемен күтәрәбез, кәефебез начар икән, болытны күрсәтәбез.

Укучылар елмаялар

Кәефләрен ачыклыйлар, рәсем күтәрәләр.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Табышмак җавабы булган сүзне авазлары ягыннан тикшерә белү.

Табышмак әйтә:

Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга табарга тырышыгыз. Җавап-сүзләрнең схемасын төзи барырбыз.

Ак ябалак, ак киезгә ятыр.(Кар)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? (Көз көне)

Әйдәгез, хәзер бу сүзләрнең схемасын төзик. (Күмәк эш)

Кар, көз көне җавабын әйтәләр.

Авазларга характеристика бирәләр:

[к] – саңгырау тартык

[а] – калын сузык

[р] – яңгырау тартык;

[къ]- саңгырау тартык

[ө] – нечкә сузык

[з] – яңгырау тартык

[к] – саңгырау тартык

[ө] – нечкә сузык

[н] – сонор яңгырау тартык

[ө] – нечкә сузык

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III.Уку максатын кую.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

Табышмак әйтүне дәвам итә, кыенлык тудыра.

Канаты бар,
Аягы бар, −
Йөзә алмый. (Тавык)

Бу савыт матур һәм бизәкле,

Бу савытта чәчәкләр бик кирәкле.

(Ваза)

Әйдәгез, бергәләп тавык, ваза сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

Ни өчен [в], [w] авазын әйтмәдек?

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде?

Суган сүзен әйтәләр.

Авазларга характеристика бирәләр:

[т] - саңгырау тартык

[а] – калын сузык

[w]

 [ы] – калын сузык

[къ] – саңгырау тартык;

[в]

 [а] – калын сузык

[з] – яңгырау тартык

[а] – калын сузык

Кыенлыкны таныйлар:

Чөнки без әле аны өйрәнмәдек.

Дәреснең темасын әйтәләр:

[в], [w] авазын, Вв хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу.

Максат. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларына характеристика бирә белү.

[в] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [в], [w] авазын әйтәбез (ирен-теш, ирен-ирен авазы булуын әйтү)

Сорау куя:

[в], [w]– сузыкмы, тартыкмы?Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [в], [w] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Дәреслек белән, төркемләп эшләүне оештыра:

Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, 59 биттә хәрефләр астында  нинди рәсем күрәсез?

Бу сүзнең схемасы белән танышыйк әле.

Вагон һәм савыт сүзләрендә икесендә дә в хәрефе бар, алар ике сүздә дә бер төрле укыламы?

Димәк, татар сүзләрендә в хәрефе [w], рус теле аша кергән сүзләрдә в хәрефе [в] булып укыла икән. Бу авазларның икесенә билге булып бер хәреф – Вв хәрефе йөри. (Рәсемле әлифба эленә)

Дәреслек белән эшләүне дәвам итәбез: слива һәм авыз (60 бит) сүзләрен төркемнәрдә тикшерәбез. (Төркемнәрдә эш)

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Яңгырау тартык икәнен әйтәләр.

Уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр.

Вагон, савыт, Вәсимә рәсеме икәнен әйтәләр.

Схеманы карыйлар.

Сүзләрне кабатлап әйтеп карыйлар, төрлечә әйтелүен ачыклыйлар.

Бирелгән сүзләрнең схемасын парларда төзиләр.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

Физкультминут

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк,

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк,

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Бераз ял итеп алдык,

Инде тиз эшне башлыйк.

V.Ныгыту.

Максат. Уку күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне, басма текстны дөрес укый алу.

Дәреслек белән эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге кушылмаларны хор белән укыйк әле.

Чылбыр рәвешендә в хәрефе кергән сүзләрне укыйк.

“Авылда” дигән текстны җөмләләп укыйбыз.

Укыган текст буенча сораулар бирә:

  • Дәү әнинең исеме ничек?
  • Текстта тагын нинди исемнәр бар?
  • Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

Сүзлек эше:

Слива кайнатмасы – сливовый компот

Әңгәмә оештыра:

  • Әби-бабаларыгыз авылда нәрсә үстерә?
  • Бу җиләк-җимешләрдән нәрсәләр ясыйсыз?

Кушылмаларны хор белән укыйлар.

Чиратлашып сүзләр укыйлар.

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр:

  • Равия
  • Давыт,Вәли, Әнвәр, Вәсилә
  • Кеше исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Әңгәмәдә катнашалар.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

Уен оештыра:

Хәзер “Яшеренгән сүз” уены уйнарбыз. Кайтаваз сүзеннән нинди сүзләр төзеп булыр?

Мөстәкыйль сүзләр төзиләр:

-кайт, кайта, аваз, ваза, ваз, аз, таза, азат, ай, тай....

Танып белү: текст белән эшләү; анализ-синтез алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.

VII.Рефлексия.

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

  1. Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
  2. [в], [w] авазлары нинди авазлар?
  3. Безнең сыйныфта В хәрефенә башланган исемнәр-фамилияләр юкмы?
  4. Дәрес сезгә ошадымы?
  5. Кем дә кем бүгенге дәрес материалын яхшы аңладым һәм аны башкаларга да аңлатып бирә алам дип уйлый, шулар кызыл карточка күтәрәләр.
  6. Кем материалны аңладым, ләкин башкаларга аңлатып бирергә кыенсынам ди, алар яшел карточка күтәрәләр.
  7. Кем әле минем аңламаган урыннарым һәм сорауларым калды дип саный, ул зәңгәр карточка күтәрә.

Укытучы укучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды икән? Үз кәефегезне белдереп, кояшта  авыз ясагыз.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам.

Сорауларга җавап бирәләр:

  1. [в],[w] авазларын,

Вв хәрефләрен.

2. Яңгырау тартыклар.

3. Вәлиев.

4. Әйе.

Үзбәя бирәләр: флаглар күтәрәләр.

Кәефләрен ачыклыйлар, кояшка авыз ясыйлар.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тартык [ в ],[w] авазлары. Вв хәрефләре. Авылда. 1нче сыйныф

Слайд 3

Ак ябалак, ак киезгә ятыр.

Слайд 4

кар [ къар ]

Слайд 5

Кырлар буш кала, яңгырлар ява, җирләр дымлана, бу кайчак була?

Слайд 6

көз көне [ көз көнө ]

Слайд 7

Канаты бар, аягы бар,- йөзә алмый.

Слайд 8

Бу савыт матур һәм бизәкле, бу савытта чәчәкләр бик кирәкле.

Слайд 9

Тавык [ та w ык ] Ваза [ ваза ]

Слайд 10

ва wa вы w ә ву w ү во w ө ве w и ви w ы

Слайд 11

Кайтаваз

Слайд 12

Аваз Кайт Ата Ат Кат Ваз Ваза Азат Таз зат

Слайд 13

АВЫЛДА.

Слайд 14

Вв

Слайд 15

Рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.

1 нче класслар өчен әлифбадан дәрес планы....

[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта...

Тартык авазлар

4 нче сыйныфта "Тартык авазлар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....

[ц], [щ]авазлары. Ц, щ хәрефләре.

Технологическая карта урока по татарскому языку...

[д], [д\'] авазлары, Д, д хәрефләре.

Әлифбадан дәрес планы....