Конспект урока татарского языка для 1 класса (рус.группа)
план-конспект урока (1 класс) на тему

Вахитова Гульназ Раисовна

1 нче сыйныф өчен дәрескә план-конспект (рус балалары өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan-konspekt_1_nche_syynyf_yashelchlr.docx18.27 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «СОШ 119»

Вахитова Гөлназ Рәис кызы

1нче сыйныф рус балалары өчен татар теле дәресенә                                                                               план-конспект.

Тема: Яшелчәләр.

Максатлар: 1) яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту;

                     2) сөйләм күнекмәләрен үстерү, иҗади фикерләргә өйрәтү;

                     3) сүзлек байлыгын арттыру;

                     4) игътибарлыкны, фикерләү дәрәҗәсен , хәтерне үстерү;

                     5) хезмәт тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедия проекторы, презентация, рәсемнәр, магнитлар, кәрзин.

                                Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

  1. Исәнләшү.
  2. Число. Көн.
  3. Һава торышы.
  • Бүген көн матурмы?
  • Бүген кояш бармы?
  • Бүген җил бармы?
  • Бүген яңгыр явамы?

Ә хәзер, үскәннәрем, күрсәтегез миңа:

  • Җил ничек исә?
  • Кояш ничек чыга?
  • Яңгыр ничек ява?
  • Укучылар ничек матур итеп утыралар?

  1. Актуальләштерү.
  1. Фонетик күнегү.
  • Бүген дәрескә кунак килде. ( Бу – кабак. )

1 слайд.         БАК – БАК – БАК

                       БАКЧАДА ҮСТЕ КАБАК
                      БАК – БАК – БАК

                       ҖЫЕП АЛ АНЫ КАБАТ

Укыйбыз ( хор белән, аерым-аерым).

  • Кабак нинди?
  • Ул нинди төстә?
  • Укучылар, бу сүзләр белән матур җөмләләр уйлап карагыз әле.
  • Бик яхшы. Хәзер, балалар, дәресебезне дәвам итәбез.

  1. Теманы искә төшерү.
  • Кабак үзе белән дуслар алып килгән. ( Кишер, помидор.)
  • Болар нәрсәләр? ( Яшелчәләр.)
  • Сез тагын нинди яшелчәләр беләсез?
  • Яшелчәләр үзләре белән бүләк-биремнәр алып килгәннәр. Алар бу кәрзиндә.

  1. Кунак . 1бирем.

2 слайд.  Сүзләр яса. Составь слова.

  • Нинди сүзләр килеп чыкты?
  • Бу сүзләрне укыйбыз.

3 слайд. Иҗекләр укыйбыз.

  1.   Физминут.

Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз, барабыз.

Тәмле яшелчәләр җыябыз,җыябыз, җыябыз.

Кабак кебек зур үсәбез, үсәбез, үсәбез.

Аннары өйгә кайтабыз, кайтабыз, кайтабыз.

IV.Рәсемнәр буенча эшләү.

Укытучы рәсемнәр күрсәтә һәм сораулар куя. Балалар җавап бирәләр.

( Кишер, кабак,кәбестә, суган, бәрәңге.)

2 бирем. Индивидуаль эш. ( Һәрбер укучы алдында ).

-Укажи стрелкой соответствующий рисунок.

V.Дәреслек белән эшләү. (54-55 бит)

  • Беренче рәттә нинди яшелчәләр бар? ( Кабак, кишер,помидор, суган).
  • Икенче рәттә нинди яшелчәләр бар? (Кәбестә, кыяр, бәрәңге, җиләк)
  • Болар яшелчәләрме? ( Җиләк – ягода)
  • Какое слово лишнее? ( Җиләк.)
  • Почему лишнее? ( Ягода.)

4 слайд. Бирем. Найди лишнее слово и зачеркни его.

Укучылар биремне эшлиләр, алыштырып тикшерәләр.

    КИШЕР                                    БӘРӘҢГЕ
   КЫЯР                                       КӘБЕСТӘ
   КӘБЕСТӘ                                СУГАН
   СУГАН                                    
 СИГЕЗ
    АГАЧ                                        КЫЯР

VI. 5 слайд. Ял итү. “Лото” уены.

  • Рәсемнәргә сүзләрне туры китерәбез. ( Подбираем слова к рисункам.)
  • Бу сүздә ничек иҗек?

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

VII. 6 слайд. 3 бирем.  Мөстәкыйль эш. Үзтикшерү эше.

  • Синим цветом обведи слова с двумя слогами, а красным -  с тремя слогами.

БАКЧА, КИШЕР, БӘРӘҢГЕ,АГАЧ,КӘБЕСТӘ, КЫЯР, ЯРАТА, ЧӘЧӘК, СУГАН, УТЫРТА, ҮСӘ.

  1. Кроссворд чишү.

  1. Йомгаклау. Кәрзиннәр.

Тактада өч кәрзин эленгән. Балаларда һәрберсендә ясалган “яшелчә”рәсеме. Беренче кәрзингә шалкан, икенче – кишер, өченче – бәрәңге. Балалар укытучы ярдәмендә такта яныны чыгып, ясалган яшелчәләрне кәрзингә ябыштырып чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока татарского языка обобщение по теме "Имя существительное"

План-конспект урока татарского языка в 4 классе "Обобщение по теме имя существительное". Так как урок обобщения знаний, на уроке используется различные задания развивающего характера....

Урок татарского языка, 2 класс

План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"

Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...

Конспект урока татарского языка

Конспект урока татарского языка....

рабочая программа для домашнего обучения, татарский язык 3 класс, русская группа.

Рабочая программа для домашнего обучения по татарскому языку русской группы, 3 класс. Данная программа рассчитана на  0,5 часов, т.е. 17 часов в год....

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"...