Сыйфат темасын кабатлау
план-конспект урока (3 класс) на тему

Өченче класс өчен татар теленнән дәрес планы. Тема "Сыйфат темасын кабатлау".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Актаныш  муниципаль районы Чат башлангыч мәктәбе

3 нче класста татар теле дәресе.

Тема: Сыйфат темасын кабатлау.

Башлангыч класс укытучысы  Бәдертдинова З.Б.

   Максат:

1. Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау,  

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3.  Иҗади     фикерләргә,    белемне   башкалар   белән   уртаклашырга  өйрәтү, күзәтү, игътибар итү  сәләтен үстерү.

  4.Җаваплылык,  дисциплина,  активлык,  үз-үзеңә  бәя     бирү, такт хисе тәрбияләү;

5. укучыларда әниләргә хөрмәт  тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Методы һәм алымнар:  презентация карау, әңгәмә,  төркем   белән         һәм парларда   эш,   тестлаштыру,     индивидуаль    эш,  иҗади язма эш.

   Җиһазлау:  компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”,     карточкалар,    тест.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы:

Исәнмесез,укучылар. Хәерле көн. Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн теләп исәнләшик. Утырыгыз.

- Бүген кем дежур?

- Дәрестә барыгыз да бармы?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?

  1. Актуальләштерү.
    Без сезнең белән бер уен уйнарбыз. Игътибар белән җөмләне укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап куярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган сүзегезне бик матур итеп бер юл тутырып язасыз.

Миңа әни .... күлмәк алды.

Кыйммәтле, яңа, матур (КОНЕРС)

Игътибар, балалар. Кем кайсы сүзне сайлады, шул почмакка барыгыз. Һәр кайсыгызга иптәшегезгә ни өчен сайлавыгызны аңлату өчен 10сек. вакыт бирелә.

Игътибар!! Ни өчен бу почмакны сайладың? Арагыздан бер-ике кеше җавап бирә.

Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр? (нинди? Сыйфат сүз төркеме)

  • Без сыйфат турында беләбезме? (Әйе)
  • Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Сыйфат темасын кабатлау.)
  1. Төп өлеш.
  1. Әйдәгез, сыйфат турында белгәннәребезне искә төшерик.

Сорауларны укыгач парларда фикер алышасыз һәм арагыздан берәү җавап бирә..

1 сорау. Сыйфат нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? Иптәшләрегез белән фикер алышасыз һәм җавап бирәсез.

2 сорау.  Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? Парларыгыз белән фикер алышасыз һәм җавап бирәсез.

2. Укучылар, хәзер алдагы бирем белән сезнең белемнәрегезненыгытып алабыз. Дәрфтәрләрне ачып, дөрес итеп куябыз. Өзекне чагыштырып укыгыз.

     А) Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя.

            Бер – ике атна үтәр, чәчәкләр коелыр, алар урынына җимешләр күренә башлар.

        Б)Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел  яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле  сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар.

            Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар.

 - Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела? Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? (җөмләбез матур, сөйләмебез бай булсын өчен)

- Сыйфатлар җөмләдә нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?(Исемгә)

– Ни өчен исемгә бәйләнеп килә? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен белдерә, шуңа күрә сыйфатлар җөмләдә исемгә бәйләнеп килә) Хәзер сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп языгыз.

(Эш тәмамлангач бер укучы укый, ә калганнар үзенеке белән тикшереп бара.)Укучылар сез иптәшегезнең җавабы белән килешәсезме? (килешсәләр кулларын күтәрәләр.)

Сыйфатларның асларына сызыгыз.

-Сыйфат нинди җөмләкисәге булып  килгән? (Сыйфатлар җөмләдә иярчен кисәк- аергыч яки хәбәр булып килә.)

Мәсәлән: Бүген көн кояшлы. Монда көн – ия, кояшлы – хәбәр.

3.Мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм.(Финк-Райт-Раунд Робин.) Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.

- Без сыйфатның билгеләрен искә төшердек. Димәк, сыйфат предмедның нинди билгеләрен белдерә?(Сыйфат предметның төсен, холкын, табигать күренешләрен, формасын, тәмен, вакытын белдерә.)

        4. Хәзер сыйфат дәрәҗәләрен искә төшереп китәбез. (Микс-Пэа-Шэа)

Музыка уйный. Музыкага хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач  якындагы иптәше белән парлашалар.

  • Төп дәрәҗәдәге сыйфатны бер укучы әйтә, ә иптәше шул сүзне кимлек дәрәҗәсенә куя.

Музыка. Музыкага хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач  якындагы иптәше белән парлашалар.

  • Берсе төп дәрәҗәдәге сыйфатны әйтә, ә иптәше шул сүзне артыклык дәрәҗәсенә куя.

Музыка. Музыкага хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач  якындагы иптәше белән парлашалар.

  • Бер укучы төп дәрәҗәдәге сыйфат әйтә, иптәше шуны чагыштыру дәрәҗәсенә куя.

        Димәк, сыйфат нинди дәрәҗәләргә ия икән?( Төп, артыклык, кимлек, чагыштыру дәрәҗәләренә ия.)

        5. Мәкальләрне язып бетер,  мәгънәләрен аңлат.

  • Акылы кысканың теле … .
  • Яңа дустым булды дип, … дусны ташлама.
  • Бауның озыны, сүзнең … яхшы.
  • …  телне кадерләгән халык кадерле булыр.

6. “Кем тизрәк?” уены.

Мин сезгә кайбер предметларның билгеләрен әйтәм. Кайсыгыз тизрәк шул предметның исемен атар?

  • Ул – йомшак, иркә, сырпаланучан, күзләре яшел (песи)
  • Ул- кызыл да, яшел дә, сары да, баллы да, ачы да (алма)
  • Ул – җирән, йомшак, җитез, хәйләкәр (төлке)
  • Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган  (шар)
  • Кара да, ала да була,  мөгезле, печән ярата, сөт бирә (сыер) 
  • Ул – якты, чиста, зур, җылы  безгә анда рәхәт, күңелле (мәктәп)

7. Рәсем буенча сыйфатлар кертеп хикәя төзергә.

- Нинди сүз төркеме турында кабатладык? (Сыйфат турындагы  барлык төшенчәләрне дә искә төшердек.) Белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшерәбез.

IV. Рефлексия. Тест.

  1. Сыйфатларнәрсәбелдерә ?

а) предметны;    б) предметныңэшен;     в) предметныңбилгесен;

2. Сыйфатларганиндисорауларкуела ?

а) кем? нәрсә?;    б) нинди? кайсы?;     в) нишли? нишләде?;

3. Сыйфатларнәрсәгәбәйләнепкилә ?

а) исемгә;    б) фигыльгә;     в) кисәкчәләргә;

4. Уңгансүзенәсинонимсыйфаттабыгыз:

а) ялкау;    б) шаян;     в) өлгер;

5. Салкы нсүзенә антоним сыйфат табыгыз:

а) кызыл;    б) җылы;     в) җәйге;

6. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтне билгелә:

а)ал, кызыл;  б)зәңгәррәк, аграк;   в)саргылт, яшькелт.

Янында утырган иптәше белән карточкаларны алыштыралар. Тестның дөреслеген тикшереп иптәшенең эшен бәялиләр. Эшнең ничәсе дөрес булса, билге шул.

Йомгаклау.

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

-Сыйфатның нинди дәрәҗәләре  бар?

Билге кую.

Өй эше бирү.

1)Күптән түгел без нинди бәйрәмне билгеләп үттек? Сыйфатлар кулланып “Минем әнием” дигән темага кечкенә хикәя язарга.

2) 239 нчы күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

"Сыйфат" темасын кабатлау өчен тест

Кулланма 4 нче сыйныф укучыларына “Сыйфат” темасы буенча белемнәрен контроль тикшерү максатыннан төзелде....

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Урок по татарскому языку. Тема: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Презентация по теме: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Планлаштырылган нәтиҗә.1. җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен  формалаштыру.2.      сыйфат дәрәҗәләрен ачыклау күнекмәләрен формалаштыру....

Сыйфат темасын кабатлау

2 нче сыйныфта "Сыйфат" темасын кабатлау өчен презентация...