«Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы» темасы буенча дәрес конспекты.
план-конспект урока (1 класс)

Набиуллина Ландыш Ильдусовна

Аннотация: Дәреснең темасы программада “Мәктәптә” бүлегенә кертелгән. Бу теманы  өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы” темасы өченче дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Әлеге яңа белемнәр «ачу» дәресендә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым:  проблемалы ситуация тудыру, адымлап биремнәр үтәү, коммуникатив технология принципларын исәпкә алып, ТРИЗ-технологиясе алымнарын кулланып. Дәреснең рефлексия  өлешендә укучылар үзләренең белемнәрен үзбәяләү өчен күмәчләргә елмаю яки күңелсез ирен ясыйлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы” темасы буенча дәрес конспекты.

Максат: 

Дидактик:

- Бир әле, кирәк, мә сүзләре белән танышу;  

-Миңа дәфтәр кирәк; Миңа дәфтәр бир әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру;

Үстерешле:

-үрнәк буенча эшли белү күнекмәләрен үстерү;

-чагыштырып, аермалыкны таба белү кебек фикерләү сәләтен үстерү;

-коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү.

Тәрбияви:

-дусларыңа итәгатьле эндәшә белү сәләтләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет: уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә белү, үзеңә сорап ала белү.

метапредмет:

Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую; - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау. Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

- укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата  кызыксыну хисе булу.

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал,

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Укыту-методик комплекты: Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева. Күңелле татар теле.1класс, парларда эшләү өчен карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә, сезгә!

Әйдәгез һәрберебез үзенә  хәерле иртә теләсен әле .

 

Укытучы, иптәшең белән сөйләшү

Хәерле иртә, күзләрем,(күзләренә күрсәтәләр) уяндыгызмы? (кулларыннан бинокль ясап як-якка карыйлар)

Хәерле иртә, колакларым, (колакларын чеметкәлиләр)  уяндыгызмы? (кулларын колак артларына куялар)

Хәерле иртә кулларым,(кулларын сыйпыйлар) уяндыгызмы?( кул чабалар)

Хәерле иртә, аякларым, (аякларын күрсәтәләр) уяндыгызмы?(тыпырдыйлар)

Хәерле иртә, кояш,(кулларын өскә күтәләр) мин уяндым!

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

1. –Укучылар, безгә почтадан посылка килгән бит (почта тартмасын өстәлгә куям). Адресын карыйк әле! Урманнан, Шүрәледән килгән икән! Шүрәле безгә нәрсә җибәргән дип уйлыйсыз, укучылар?

- Әйдәгез бергә ачып карыйк!

-Шүрәле сезгә уку әсбапларын җибәргән икән бит! Ә сез аларның татарча ничек аталганнарын беләсезме? Әйдәгез экраннан укып бергә кабатлыйк. (3нче слайд )

2. Ә тартмада сезгә Шүрәледән бирем дә бар. Сүзләрне тыңлагыз һәм нечкә әйтелешле сүзгә 3 тапкыр чәбәклисез, калын әйтелешле сүзгә 3 тапкыр тыпырдыйсыз.! (Tatarshcool.ru 1кл аудирование Мәктәптә. Урок 33-34.)

-Дәфтәр, керпе, китап, аю, каләм, куян, карандаш, тиен, бетергеч, сумка, дәфтәр, шүрәле, төлке, күбәләк, бүре.

Балаларның җаваплары.

Бер кыз, бер малайны чакырам, тартманы ачалар һәм аннан уку әсбапларын берәрләп алалар.

Укытучы укый, балалар хор белән кабатлый.(Китап, дәфтәр, каләм, бетергеч, карандаш)

-Дәфтәр, керпе, каләм, бетергеч, бүре, дәфтәр, төлке, тиен, Шүрәле, күбәләк, бүре сүзләренә чәбәклиләр.

-Китап, аю, куян, карандаш, сумка сүзләренә тыпырдыйлар.        кояш

Проблемалы ситуация тудыру

Уку мәсьәләсен кую

Яңа тема өйрәнү

Физкультминутка  

Яңа теманы ныгыту

Йомгаклау.

Рефлексия

-Укучылар, дәреслекнең 25 нче битен ачыгыз әле. Бу биттә безгә дәрескә кунакка нинди хайваннар килгән? Шүрәле сезгә генә түгел, ә урман хайваннарына да уку әсбаплары алып килгән.Әйтегез әле, нәрсәләр алганнар алар?

-Куянның китабы бармы?

-Төлкенең китабы бармы?

-Тиеннең китабы бармы?

-Ә нишләргә кирәк аңа?( А что ей делать? )

-Ничек сорарга кирәк?(А как?)

- А мы умеем так говорить по-татарски?

-Димәк бүгенге дәрестә без нәрсәгә өйрәнергә тиеш? (Значит, чему мы научимся на сегодняшнем уроке?)

-Нинди максат куябыз? ( Какая задача стоит перед нами?)

-Максатка ирешер өчен нинди яңа сүзләр өйрәнергә тиеш без?( Какие новые фразы, слова мы должны выучить, чтоб достичь этой цели?)

- Мәсәлән, керпегә китап кирәк, ул әйтә: (Допустим, Ежику нужна книга. Он говорит) Миңа китап кирәк.  Кирәк – надо. (Слайд)  

- Ә хәзер сез әйтегез. Сезгә нәрсә кирәк?( А теперь скажите, что вам надо?)

- Если нам нужны эти предметы, мы должны их уметь просить вежливо!  

- Әйдәгез тылыйк әле, ничек матур итеп сорап алырга кирәк икән!( Давайте, послушаем, как надо просить учебные принадлежности.)  Бир әле – дай, пожалуйста

- Ә хәзер үзебез сорап карыйк. (А теперь сами попросим).

-Камилла,  скажи, что тебе нужна тетрадь. Максимнан сора.

-Максим нәрсә әйтер икән? (Что скажет Максим, когда он дает книгу?)

-Камилла,ә матур итеп ничек сорарга? (А как ты вежливо попросишь тетрадь?)

Что скажет Максим, когда он дает тетрадь? –Мә, китап.  

 

Тиззарядка (ТРИЗ-технологиясен кулланып) Укучылар, басыгыз! Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез хәрәкәтләр белән беренче хәрефләрен күрсәтергә тиеш буласыз. ( дәфтәр – Д, китап – К, сумка – С, парта – П, тиен – Т, аю – А)

1. “Парыңны тап” уены. Сезнең алдыгызда рәсемнәр ята, ләкин ул рәсемнәрнең бер өлеше минем өстәлдә ята. Сез минем яныма килеп, үзегезнең рәсемнең яртысын табып матур итеп(вежливо) миннән сорап алырга тиеш.( Вы должны найти свою пару, подойти к учителю и попросить ту учебную принадлежность, которая у вас получится на картинке.)

2.Уен “Учимся просить вежливо»

Тактада сүзләр язылган яфраклар һәм ике ботак.  Һәрбер укучы такта янына чыга, үзенә ошаган яфракны ала һәм тиешле ботакка беркетеп куя.

Р(ебята, перед вами две ветки. Они одинаковые? А чем они отличаются? (одна ветка- просьба, другая ветка – приказ)

Вы должны взять листочки со словами и поставить их на нужную ветку. А сначала вспомним, как мы даём приказы? Бир, бас, утыр! А как вежливо попросим вежливо? Утыр әле, бир әле.)

-Укучылар дәрес башында без нинди максат куйган идек?

-Без бу максатка ирештекме? ( Достигли поставленной цели?

- Бүгенге дәрестә нинди яңа сүзләр өйрәндегез?

-Укучылар, сезнең алдыгызда колобок –күмәчләр. Матурмы алар? Ә нәрсәләре җитеп бетми аларның? (что у них не хватает?)  

-Дәрес ахырына кәефләрегез яхшы икән елмаю ясагыз. (Если к концу урока у вас прекрасное настроение и вы запомнили как по-татарски просить себе что-либо вежливо нарисуйте колобкам улыбки)

-Сез бүген бик актив, тырыш булдыгыз! Аеруча дөрес җавап биргән укучыларга яшел йолдызчыклар өләшәм, актив булган, ләкин җаваплары тулы түгел яки бераз хаталы булса – сары йолдызчыклар бирәм.

Аю, тиен, бүре, керпе, Шүрәле килгән.

Уку-язу әсбапларын әйтәләр.

-Бар.

-Бар.

-Юк.

- Сорарга кирәк! (Надо попросить)

- Шурале, дай мне пожалуйста, книгу.

- Юк (Нет.)

-Уку-язу әсбапларын сорап ала белергә. (Научиться просить)

Дәрескә максат кую.  

- Уку- язу әсбапларының кирәклеген әйтү һәм сорап ала белү. (Просить вежливо учебные принадлежности. )

Отвечать на вопросы, выучить слова “Дай мне пожалуйста”, “Мне надо”.

Фронталь эш

Миңа китап кирәк төзелмәсен әйтү

Миңа китап бир әле төзелмәсен әйтү

Миңа каләм кирәк.Миңа пенал кирәк.

Мә китап төзелмәсен әйтү

Парларда эшләү.

  • Миңа китап бир әле.
  • Мә китап
  • Рәхмәт.

 

-Миңа китап бир әле. (хор белән кабатлау)  

-Миңа дәфтәр кирәк. Миңа дәфтәр бирегез әле.

-Мә, дәфтәр.  

-Миңа дәфтәр бир әле!

Укучылар хәрәкәтләр белән хәрефләрне күрсәтәләр.

Ветка приказов– Сулда (слева)

Ветка просьбы – Уңда(справа)

Һәрбер укучы такта янына чыга, үзенә ошаган яфракны ала һәм тиешле ботакка беркетеп куя.

Уку- язу әсбапларының кирәклеген әйтү һәм сорап ала белү. (Просить вежливо учебные принадлежности. )

Миңа дәфтәр кирәк. Бир әле. Мә дәфтәр.

 Ротиков.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

Экология темасы буенча инсценировка "Баллы мәсьәлә"

Башлангыч класслар өчен, экологиягә багышланган чара. Кыска эчтәлекле күренеш.Укучы малай мәсьләсен чишә алмый, икеле ала. Ике күбәләк аңа ярдәмгә килә... Соңыннан, табигатьне сакларга, якларга...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

"Дару үләннәре"темасы буенча дәрес конспекты.

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү максатыннан, төрле класстан тыш чаралар белән беррәттән ,программа буенча үткәрелгән дәресләрне дә балаларда тел өйрәнүгә кызыксыну уятырлык итеп үткәрергә тырыш...