Асыл һәм нисби сыйфатлар.
план-конспект занятия (4 класс)

Солтанова Гульназ Дильшатовна

Тема.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Максат: асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә, җәнлекләргә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;эшне җаваплы, аңлап башкару;татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү;уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);

Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу;эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;

Предмет буенча: сүз төркеме буларак сыйфат турында белемнәрне ныгыту.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр формалаштыру.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, tatarschool.ru мультимедиа кушымтасы (51 дәрес), рәсемнәр, дәреслек И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле, Мәгариф-Вакыт, 2014.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Татар теле 19.91 КБ

Предварительный просмотр:

4нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе.

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру – ориентлашу

1.Психологик уңай халәт тудыру:

- Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да.

Кояшлы  көн телим барчагызга.

Бәхет, шатлык булсын гел юлдаш.

Хәерле көн теләп һәркемгә

Син бары тик елмаеп эндәш.

Дәресебезнең хәерле, уңышлы үтүен теләп бер-беребезгә елмаеп

алыйк.

II.Актуальлэштеру.

  • Укучылар , кроссенсны чишеп алыйк эле.
  •  Рәсемнәргә карап нәрсә әйтә аласыз.?
  • Әйе, кроссенсның чишелешендә сыйфат темасы ята.
  • Сыйфат турында нэрсэ эйтэ аласыз?
  • Сыйфатның нинди билгеләре була?
  • Безнең кроссенста бикле сандык та бар икән? Бу нәрсә дигәнне аңлата?
  • Әйе, безнең сыйфат турында туплыйсы мәгълүмәтләребез бар эле.
  • Сандык эчендэге яшерен хэзинәне белер өчен, безгә Тылсымчының яздырып җибәргән хикәясен тыңлап алырга кирәк.
  • Укучылар, сезгә Тылсымчының хикәясе ошадымы?
  • Ни өчен?
  • Сыйфатлар кулланып язылган.

Безгә Тылсымчы яздырып җибәргән хикәядән сыйфатларны табырга һәм тактага язып барырга кирәк. Укучылар сыйфатларны табалар һәм  тактага язып баралар.

- гүзәл-гүзәлрәк

- ап-ак – ак – агырак - аксыл

- яңа- яңарак—яп -яңа

- матур- матуррак -бик матур

- җылы- җылырак – җып-җылы-җылымса

- кышкы-?

- ачы-ачырак- ап-ачы-

- Шушы сүзләрне дәрәҗәгә куеп карыйк.

III. Яңа теманы аңлату.

- Укучылар, кышкы сүзенә сорау куйдык ,ни өчен? ( Чөнки аларны дәрәҗәләргә куеп булмый).

- Менә проблемалы сорау туды? ( Укытучы  “кышкы” сүзен тактага беркетеп куя?).

- Димәк укучылар, без сүзләрне ничә төркемгә бүлдек ?( Ике төркемгә).

Нинди төркемнәргә? ( Дәрәҗәгә куеп була торган сыйфатлар һәм дәрәҗәгә куеп булмый торган сыйфатларга бүлдек).

-Менә бүгенге темабызны ачтык.

-Укучылар, мондый сыйфатлар асыл һәм нисби сыйфатлар дип йөртелә икән.

- 5 слайд белән эш. Асыл һәм нисби сыйфатларның кагыйдәсен слайдтан укыту.

- Физкультминутка

1 кыз һәм бер малай такта янына чыга.

 Малай: Калфак кигән кыз баланың

                Багып алчы йөзенә:

    Кыз:   Нинди матур татар улы!-

                Күз тимәсен үзеңә.

     (Татар бию көенә биетеп алу).

-6 слайд Дәфтәрдә эш

- Матур язу күнегүен яздыру.

- Укучылар, татар телендә генә кулланыла торган юл хәрефләрен    

   языгыз. Нинди хәрефләр яздыгыз.?Татар телендә кулланыла торган ничә аваз бар? Ә, ө, ү, һ, җ, ң.

  • Тактага бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп языгыз.( Укучылар дәфтәрләрдә язалар һәм бер – берсенең эшен тикшерәләр 7 слайд).

IV. Ныгыту

  • Дәреслек белән эш.
  • Укучылар, дәреслегебезнең 8 нче битендәге кагыйдәне укып алыгыз әле. Без белми калган,яңа мәгълүмәт юкмы?( Укучылар эчтән кагыйдәне 1 тапкыр укыйлар).
  • Күнегү өстендә эш. Дәфтәрләрдә эшлиләр.
  • Күнегү өстендә эш .Телдән эшләтү.

     V. Рефлексия

    - Карточкалар өләшәм. Тест биремен эшләп бирәләр.

    - Укучылар, тест биремнәрен тикшереп билгеләр куярмын .

- Көндәлекләрне ачтык,өй эшен язабыз .( Биреме укыла, аңлатылып кителә).

   - Димәк укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек?

  -  Сыйфатның сөйләмдә кулланышы турында нәрсә әйтер идегез?

- Нинди яңа ике термин белән таныштык?

- Асыл сыйфат белән нисби сыйфатны ничек аерабыз?

- Тормышта сыйфатларны куллану кирәкме укучылар? Ни өчен ? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
- Әфәрин укучылар! Булдырдыгыз!

- Барыгыз да дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Үзбәя.

- Дәрес тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....

«Қайырымдылық – асыл қасиет»

«Қайырымдылық – асыл қасиет»...

Мейірімділік асыл қасиет

Мейірімділік асыл қасиетМейірімділікті анадан үйрен.Халық даналығыМақсаты: Балалардың «мейірімділік», «қайырымыдылық», «құндылықтары туралы түсініктерін кеңейту.Міндеттері: -...

Аншым –асыл әнім!

Аншым –асыл әнім!Мақсаты;  8 наурыз мерекесі халықаралық әйелдер мейрамы екенін ұғындыру ,ананың көңілі балада ,балаға деген сезімі ерекше екендігін сезіндіру және қыз балалардың өнерлерін тамаша...

Асыл сыйфатларны саклыйк

родительское собрание...