Асыл сыйфатларны саклыйк
материал (3 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

родительское собрание

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx21.83 КБ

Предварительный просмотр:

Асыл сыйфатларны саклыйк

Гаилә кунакханәсендә. 3 нче сыйныф. 4 нче чирек

 Җыелышның максаты: әхлак тәрбиясе бирү буенча әти- әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту.

Бурычлар:

1.  Белем бирү: гыйлем туплау күнекмәсе булдыру.

2.  Тәрбияви:      кылган гамәлләрне гомумкабул ителгән яшәеш нормалары белән чагыштыра белергә өйрәтү.

3. Мәгълүмати: академик Д.С. Лихачевның әдәп һәм тәртиплелек турында әйтелгән фикерләре белән таныштыру.

4.  Оештыру: гаиләнең үзүсешен булдыруга шартлар тудыру. Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, укучылар, ата- аналар.

Җыелышка әзерлек:

1. Медиапроектор, таблица, кәгазь ватман, маркерлар әзерләү.

2. Китаплар күргәзмәсе төзү “Яхшы гадәтләр”.

3. Сыйныф бүлмәсен чәчәкләр, шарлар белән бизәү.

4. Укучыларның ел буе рәсем сәнгате, технология дәресләрендә ясаган эшләреннән, иң пөхтә сакланган дәфтәр һәм дәреслекләреннән күргәзмә әзерләү.

5.  Плакат язу:

 • Тәрбия процессы даими процесс ул, һәм аның аерым өлешләре гаиләнең яшәү рәвешендә хәл ителә, ә яшәү рәвешен уйлап чыгарып яисә ясалма саклап булмый. Бу яшәү рәвеше сезнең үз тормышыгыз, үз тәртибегез белән тудырыла, хөрмәтле ата-аналар. (А.С. Макаренко)

Тема буенча әдәбият:

1. ГорловаЕ.В. Настольная книга классного руководителя.

2. Лихачев Д.С. Яхшылык һәм матурлык турындагы хатлар.

3. Начальная школа. 2000. №5.

4. Сыромятникова Л.М. Мастер-класс заместителя директора по воспитательной работе.

Җыелыш планы:

1.Укытучының кереш сүзе.

2.Эшлекле уен.

а) “Характеристика”.

б) “Мәгънәсен аңлат ”.

в) Тәрбияви ситуацияне сәхнәләштерү.

г) Бала сезне тыңламый. Нәрсә эшләргә?

д) Рольле уен “Мәзәк - тәрбияви диапог”.

3. Кагыйдәләр чыгару “Тәртипле кеше нинди була? ”

4  Китаплар күргәзмәсе белән танышу.

5. Укытучының котлау сүзе.

6.  Балалар чыгышы.

7. Әти-әниләрнең шаян теләкләре.

8.  Йомгаклау. “Ромашка”уены.

Җыелыш барышы

1. Укытучының кереш сүзе.

  Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Гаилә кунакханәсенә рәхим итегез! (Музыка яңгырый, балалар әти-әниләрен каршылый, аларга үз урыннарын табарга булыша. Һәр гаилә аерым утыра.)

  Яшь буында кешелекнең асыл сыйфатларын саклап калуда иң мөһиме - әхлак тәрбиясе бирү. Әхлаклы кеше нинди булырга тиеш? Бирелгән аңлатманы бер сүз белән әйтеп карагыз әле:

^ Үз-үзен тотышында җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрдән чыкмый торган кеше - ... (тәртипле).

^ Мәрхәмәт күрсәтүче - ... (шәфкатьле, мәрхәмәтле).

^ Инсафлы, тыйнак, үзен тота белүче - ... (әдәпле).

^ Тиешле әдәп, тәрбия кагыйдәләренә өйрәнгән - ... (тәрбияле).

^ Уйлау, фикер йөртү сәләтенә, аңлылык дәрәҗәсенә ирешкән - ... (акыллы).

^ Намус белән эш итүче —... (вөҗданлы).

^ Дөреслекне яклаучы, хак сөйләүче - ... (гадел).

Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалашкан һәм яшь буынга васыять, тәҗрибә хәзинәсе итеп тапшырылган. Менә алар - татар халкына хас асыл сыйфатлар: намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, вөҗданлылык, шәфкатьлелек, инсафлылык һ.б.

2. Эшлекле уен.

    Кадерле әти-әниләр, укучылар! Бүгенге безнең очрашу әхлаклылык, үз-үзеңне тәртипле, культуралы тоту турында булачак. Үзеңне тәртипле, культуралы тоту дигән төшенчә күп мәгънәгә ия. (Аларның мәгънәләрен үз эченә алган аңлатмалар слайдта күренә.)

                                 Тәртипле, культуралы булуга керә:

                   Аралашу культурасы                                              Сөйләм культурасы

             Кыяфәт                                           Тышкы культура

а)"Характеристика". Кылынган гамәлләр буенча кешеләргә характеристика бирү.

Чит кешенең сиңа карата мөнәсәбәте күбесенчә синең итагатьлелегеңнән, ягымлылыгыңнан, мөлаемлылыгыңнан тора. Бүген без сезнең белән кеше холкының иң мөһим сыйфатларын карап китәрбез.

^ Әгәр ир кеше урамда таныш түгел хатын-кызга ишекләрне ачып керергә ярдәм итеп тө өйдәге хатынына булышмаса, __________кеше була.

^ Әгәр кеше урамда танышлары белән ягымлы, ә өйдә һәрбер нәрсәгә ачуланып йөрсә, ______________кеше була.

^ Әгәр кеше якыннары белән дорфа, кешелексез, кырыс булса,_______ кеше була.

^ Әгәр бала үсеп җитеп тә әти-әни ярдәмен көтеп ятса, __________кеше була.

б) “Мәгънәсен аңлат

  А.С. Макаренко “Сез балаларны һәр мизгелдә, үзегез өйдә юк чакта да тәрбиялисез” дигән. Бу сүзләрне ничек аңлатыр идегез?

  Нәтиҗә. Ата-ана - бала өчен һәрвакыт үрнәк булырга тиеш, чөнки бала - ата-ананың көзгесе.

в) Тәрбияви ситуацияне сәхнәләштерү.

 Иртән укырга дип киткән Айнур мәктәпкә бармады, укытучы моны гаиләгә хәбәр итте. Гаиләдә бу хәл нинди чишелеш табар икән? (һәр гаилә-төркем үз чишелешен тәкъдим итә.)

 Нәтиҗә. Һәрвакыт күңелсез хәлләргә китерүче сәбәпләрне тыныч кына ачыкларга, аларның начар гадәткә әйләнмәвенә ирешергә.

г) Бала сезне тыңламый. Нәрсә эшләргә?

  Сез балагызда уңай гадәтләр булдырырга тырышасыз. Әмма ул сезне тыңламый. Бу очракта нишләргә?

  Нәтиҗә. Балада уңай гадәтләр тәрбияләү өчен, ата-ананың шәхси үрнәк күрсәтүе зарур.

д)Ролъле уен “Мәзәк - тәрбияви диалог

  Мәзәк - шулай ук тәрбия чараларының берсе. Әти-әниләргә, өй эше итеп, тәрбияви диалог әзерләргә бирелгән иде. Рәхим итегез. (Гаиләләр чыгышы.)

  Нәтиҗә. Урынлы файдаланганда мәзәк тә яхшы тәрбия чарасы була ала икән. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт, ди халкыбыз.

3.Кагыйдәләр чыгару “Тәртипле кеше нинди була? ”

    Сезне данлыклы академик Дмитрий Сергеевич Лихачевның уйлары белән таныштырасым килә. Алар “Яхшылык һәм матурлык турындагы хатлар” дигән китапта чагыла. Бу китап яшь буынга хатлар җыелмасы кебек төзелгән. Ул хатлар - тәртиплелек кануннары. Анда язылган киңәшләр төрле буынга ярарлык.

  Алдыгызда ул хатлардан өзекләр ята. Аларны бергә укыгыз һәм тәртиплелек турындагы сүзтезмәләрне сайлап, тактага яза барыгыз. Бу җыелмадан галимнең “Тәртипле кеше нинди була?” дигән соравына җавап килеп чыгачак.

Тактада язма түбәндәгечә булырга мөмкин:

ТӘРТИПЛЕ КЕШЕ

пөхтә йөри                          

ягымлы һәм  шәфкатьле

үзендә яхшы сыйфатлар булдыра

сүзендә тора

                                                                     

башкаларның вакытын алмый

                                                     

Башкаларны тыңлый белә

                                                             

начар эшләр эшләми

 

 

4. Китаплар күргәзмәсе белән танышу.

Яхшы гадәтләр турында китаплар бик күп. Алар үзеңне җәмәгать урыннарында, кунакта һәм өйдә, театрда, эш урыннарында тәртипле тотарга, кечкенә һәм олы кешеләр белән әдәпле аралашырга, матур итеп сөйләшергә, дөрес итеп киенергә өйрәтә. Сезне китаплар күргәзмәсен карарга чакырам.

5.Укытучының котлау сүзе.

Кадерле әтиләр, әниләр, балалар! Гаилә кунакханәсенә җыелуыбыз очраклы түгел. Без быелгы уку елының соңгы җыелышына җыелдык.

һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле, киләчәктә таянычым булыр дип хыяллана. Ә балаларның үз хыяллары бар. Алар океан киңлекләрендә йөзәргә, балалар укытырга, кешелек дөньясын әле дәвасы табылмаган коточкыч чирләрдән коткарырга, икмәк үстерергә хыяллана. Бүген без аларны Белем иленең алдагы - дүртенче баскычына күчерәбез.

6. Балалар чыгышы.

Шатлыклар - күңелебездә

Ал кояш - күгебездә!

Дүртенчене тәмамладык,

Йомгаклау бүген бездә.

Бүген сыйныфта зур бәйрәм,

Кунакка дәштек сезне.

Ә бәйрәм тәмамланганда

Дүрткә күчәрбез инде.

Укучылар "Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын башкаралар (М. Пляцковский сүзләре, В. Шаинский музыкасы).

  Укытучы. Ел буена без бик күп нәрсәләр белдек, әле киләчәктә дә күп нәрсәләргә өйрәнербез. Белем иленә илткән юлдагы бөтен каршылыкларны да җиңеп чыга алырбыз дип ышанам. Чөнки кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз һәрвакыт безнең янәшәбездә.

Кем синең кылган гамәлләреңнең яхшымы, начармы икәнен аңлатып бирә?

Әти-әни!

Кем синең белән җиңү шатлыгын яки күңелсезлекләрне уртаклаша?

Әти-әни!

Кем яхшы елмаюы белән синең баш очыңда куерган болытларны тарата?

Әти-әни!

Кем мәктәпкә озатканда акыллы киңәшләрен бирә?

-  Әти-әни!

7 Әти-әниләрнең шаян теләкләре.

Иртән иртәрәк уян,

Аннан яхшылап юын!

Дәресләрдә йокымсырап

Утырмас өчен, улым!

Берүк пөхтә киенеп йөр!

Карасыннар сокланып.

Формаңны үзең үтүклә,

Син бит зур инде хәзер.

Урындыкны шыгырдатма,

Дәрестә көлеп утырма,

Укытучыңны тыңла.

Күршеңне дә борчыма.

Сугышмасаң, үртәмәсәң.

Башкаларга ярдәм итсәң,

Үзеңә дуслар табарсың,

Дөрес юлдан барырсың.

(Укучыларга кулдан эшләнгән “медальләр” тапшырыла: “алтын” - “5”кә генә укучыларга, “көмеш” - “4”кә һәм “5”кә укучыларга, "бронза” - калганнарга.)

Бу медальләр безнең өчен

“Белем иленә” ачкыч.

Фән дөньясын яулау өчен

Алда - дүртенче баскыч.

“Икенчеләр" дип әйтмәгез,

Без инде дүрткә күчтек.

Фән серләрен ача-ача,

Тагын бер яшькә үстек.

8.Йомгаклау. "Ромашка" уены. Кадерле балалар! Әкият геройларының сезгә әйтер сүзләре бар. Алар үзләренең теләкләрен язмача җиткерделәр. (Балалар ромашка таҗларына алдан язылган теләкләрне укыйлар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең ничек  ясалышын            үзләштерү;-сыйфат турындагы белемнәрен системалаштыру, сыйфат-антонимнар...

«Қайырымдылық – асыл қасиет»

«Қайырымдылық – асыл қасиет»...

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

"Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!"

Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш....

Мейірімділік асыл қасиет

Мейірімділік асыл қасиетМейірімділікті анадан үйрен.Халық даналығыМақсаты: Балалардың «мейірімділік», «қайырымыдылық», «құндылықтары туралы түсініктерін кеңейту.Міндеттері: -...

Аншым –асыл әнім!

Аншым –асыл әнім!Мақсаты;  8 наурыз мерекесі халықаралық әйелдер мейрамы екенін ұғындыру ,ананың көңілі балада ,балаға деген сезімі ерекше екендігін сезіндіру және қыз балалардың өнерлерін тамаша...