Табигатьне бергэлэп саклыйк
классный час (4 класс) на тему

Ситдикова Эльвира Ильдусовна

тэрбия сэгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigatne_berglp_saklyyk.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАБИГАТЬНЕ БЕРГӘЛӘП САКЛЫЙК (тэрбия сэгате)

Таш, су, һава, урманнарны

Табигать дип атыйбыз.

Табигатьсез яшәп булмый

Нигә соң сакламыйбыз?

Елгаларны пычратабыз,

Урманнарны кисәбез.

Чишмәләрне чистартмыйбыз,

Матурлыкны бозабыз.

“Табигатьне саклагыз!”-дип язган,

Лозунглар язып эләбез.

Ә үзебез шул язу янында,

Ашап-эчеп, чүпләп китәбез

        Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела.. Безнең якларда таң ату үзе бер могъҗизага тиң. Ерактан, офыклар артыннан кояш нурлары күренә башлауга ,

.

         Әйе, элек- электән кешеләр табигатькә тартылган. Табигать-Анабыз ачлык елларда аларны үлемнән саклап калган, дошманнардан яшеренергә булышкан. Әмма адәм баласы табигатьнең әлеге мәрхәмәтлелегеннән явызларча файдалана шул. Урманнардагы агачларны рәхимсез рәвештә кисә, яфрак-миллек әзерлибез дип, аларның ботакларын сындыра. Ә ул агачларның үсүе өчен ничә еллар кирәклеген онытып җибәрә. Кешеләр күңеле елдан ел катылана бара кебек тоела миңа. Көн саен диярлек калкып чыккан завод-фабрикалар гына да табигатькә никадәрле зыян сала. Алардан күтәрелгән төтен һаваны зарарлый, елгаларга агып чыккан калдыклары сулыкларны пычрата. Ә үзебез эчәргә яраклы суның күләме елдан- ел кими дип чаң суккан булабыз. Болай дәвам итсә, берничә дистә елдан соң бөтенләй сусыз калмабызмы? Мине әлеге сорау бик борчый. Чөнки чишмәләребез дә кибеп, корып бара. Аларны чистартырга теләүчеләр көннән- көн сирәгәя. Элек пионерлар бергәләшеп чишмәләрне чистартырга йөргәннәр. Урманнарга агачлар утыртканнар. Гомумән, табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Бу хакта миңа әнием сөйләде. Алар моны бик теләп башкарганнар. Бәлки хәзерге варислар оешмаларына да чишмәләрне чистартуны йөкләргә кирәктер. Шулай эшләгәндә бик күп чишмәләребезне үлемнән коткарып калып булыр иде. Завод- фабрикалардан чыгучы калдыкларны да елгаларга агызырга кирәкми. Аларны эшкәртеп, кабат кулланырга яраклы җайланмалар уйлап тапсыннар иде.

        Хәзер техника заманы дияргә яратабыз. Һәр ике кешенең берендә машина. Руль артында ир-егетләрне генә түгел, гүзәл затларыбызны да күпләп күрергә мөмкин. Ә ул тимер атлардан чыгучы төтен исенең һаваны пычратуы хакында күпләребез уйлап та карамыйдыр. Иң мөһиме, миңа җайлы һәм уңайлы булсын, җәяү йөрергә генә туры килмәсен. Мин дә кешегә уңайлылык ягында, әмма, машиналарның ягулыкларын табигатьне пычратмый торган итеп чагарсыннар иде.

        Табигатьне сакларга кирәк дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда тәмәке төпчеген яисә чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру, бу инде табигатьне саклауга керми. Өлкәннәр балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Табигать кочагына ял итәргә чыккач үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген балаларга кечкенәдән аңлату зарур. Моны балалар бакчаларында ук аңлатырга тиешләр минемчә. Бергәләп экскурциягә чыккач үзенең чүбен агач төбенә ташлаган баладан аны кире алырга мәҗбүр итү мөһим. Шулай эшләгәндә ул аны башка ташламаячак.

        2013 ел –Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән икән, кешеләребезнең дә культура дәрәҗәсе үсәр дип өметләнәсе килә. Миңа бүген җитә, иртәгәгесен Алла кайгыртсын дигән принциптан чигенсеннәр иде. Чөнки киләчәк буыннар да аларның дәвамчылары бит. Аларны кем кайгыртыр? Табигатькә булган саксыз караш нәтиҗәсендә күпмедер еллардан соң тереклек бетмәсме?Агачлар да, елга-күлләр дә бетсә, безгә кислородны кем бүлеп чыгарыр? Тәмле җиләк-җимешләре белән кем сыйлар?

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

"Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!"

Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш....

Асыл сыйфатларны саклыйк

родительское собрание...

Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.

3 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате....

Сыйныфтан тыш чара “Табигатьнең гүзәл почмагы”

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне үстерү....

Табигатьне саклыйк

Классный час...