"Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!"
статья (1 класс) на тему

Галиева Алсу Мирхазияновна

Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ата - аналарга аңлату өчен чыгыш608 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!

( Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш)

 

Төзеде : Башлангыч класс укытучысы

Галиева Алсу Мирхаҗиян кызы

2013 ел

Максат:  

  • Балаларны начар гамәлләр эшләргә яратучы бәндәләрдән саклау һәм яклау;
  • Ата-аналарны “Бала хокуклары турындагы конвенция”нең темага туры килгән статьялары белән таныштыру;
  • Уяулыкны арттыру чараларын һәм юлларын уртага куеп сайлау;
  • Һәр ата-ананың дөрес аңлавына һәм дөрес нәтиҗә ясавына ирешү.

Җиһазлау: Проектор, “Бала хокуклары турындагы конвенция”, “Ата-аналарга киңәшләр” исемле кулланмалар.

 

1.Оештыру.

Ата-аналарны “Бала хокуклары турындагы конвенция”нең темага туры килгән статьялары белән таныштыру.

Һәр илдә, балаларның тормыш шартларын яхшырту өчен халыкара хезмәттәшлек итүнең әһәмиятен танып, түбәндәгеләр турында килештеләр:

33 статья

Катнашучы дәүләтләр балаларны тиешле халыкара шартнамәләрдә билгеләнгән наркотик чараларны һәм псхотроп матдәләрне законсыз кулланудан саклау һәм аларны бу матдәләрне законга каршы җитештерүдә һәм сатуда файдалануга юл куймау өчен (закон, административ һәм социаль чараларны, шулай ук мәгариф өлкәсендәге чараларны да кертеп) барлык кирәкле чаралар күрәләр.

34 статья

Катнашучы дәүләтләр баланы сексуаль файдалануның һәм сексуаль азындыруның төрле формаларыннан саклауны үз өстенә алалар. Бу максатларда катнашучы дәүләтләр түбәндәгеләрне бетерү өчен милли, икеьяклы Һәм күпьяклы дәрәҗәләрдә барлык кирәкле чаралар кабул итәләр:

а) баланы һәртөрле законсыз сексуаль эшчәнлеккә җәлеп итүне яисә мәҗбүр итүне;

б) балаларны проституциядә яисә башка законсыз сексуаль практикада эксплуатацияләү максатларында файдалануны;

с) балаларны порнографиядә һәм порнография материалларында эксплуатацияләү максатларында файдалануны.

35 статья

Катнашучы дәүләтләр һәртөрле максатларда һәм һәртөрле формада балалар урлауны, балалар белән сәүдә итүне яисә контрабанда итүне бетерү өчен милли, икеьяклы һәм күпьяклы дәрәҗәләрдә барлык кирәкле чаралар кабул итәләр.

36 статья

Катнашучы дәүләтләр баланы аның тормышының төрле аспектларына зыян китерә торган барлык экслуатацияләү формаларыннан яклыйлар.

2.Төп өлеш.

  • Укытучы чыгышы.

Инде аңлагансыздыр, бүген без балаларның югалуы, әхлакый яктан зәгыйфь кешеләр тарафыннан көчләүләргә дучар булуы турында бик актуаль тема буенча фикер алышырга, мондый куркыныч хәлләргә юлыкмау юлларын бергәләп эзләр өчен җыелдык.

Баланың урамда саклыгы

Баланың урамда саклыгы турында сөйләшик. Баланың ялгыз өйдә калган очраклар була.Әлбәттә, кайбер ата-аналар 5 яшьлек  балаларын да тышка уйнарга чыгарып җибәрәләр, кайберләре исә 7 яшьтә дә җитәкләп йөри, шулай булуга карамастан, куркынычлар һәр адымда сагалап тора.  Кайбер балалар урамда йөреп ышанучан, кешеләр белән сөйләшергә өйрәнеп бетәләр, тик шулай да  урамның куркыныч якларын да истән чыгармаска кирәк.

Өйдә тәрбияләнгән бала зурлар каравында сакчыл һәм тыңлаучан булып үсә, ә урамда үскән балада мондый сыйфатлар тәрбияләнми, ул урамда һәлакәткә очрарга мөмкин. Мондый күңелсезлектән качар өчен, ата-аналарга балаларына тиешле тәрбия бирүе кирәк.

Балагыз белән юлда үз-үзен тоту кагыйдәләрен карагыз, шул ук вакытта тормышта көтелмәгән хәлләр булырга мөмкинлекне дә онытмагыз. Балагызны мөстәкыйль итеп тәрбияләгез, бер-бер көтелмәгән хәл белән күзгә-күз очрашкан вакытта, бала аннан чыгу юлларын да мөстәкыйль эзләячәк.

Сезнең балагыз мәктәпкә бара. Алдан ук аның мәктәптән өйгә кайту юлын карап чыгыгыз, истә тотыгыз:  балагыз өчен тиз кайта торган юл түгел, ә куркынычсыз юл кирәк. Төнлә кайта торган юл фонарьлар белән яктыртылырга һәм машина күп йөрмәгән җирдә булырга тиеш. Моның өчен сез балагыз белән берничә мәртәбә бу юлдан кайтырга, үзе генә кайтканда ничек йөрергә тиеш икәнен аңлатырга тиешсез.

Өйгә кайтканда килеп чыгарга мөмкин куркыныч хәлләр.

Хәзерге заманда балаларга һөҗүм итү очраклары күп, алар  акча , телефон һ.б. әйберләр таләп итү булырга мөмкин. Әгәр балагызны саклау көчегездән килми икән, аны кыйбатлы әйберләр биреп җибәрмәгез. Һәрберебез дә балабызны үсендерергә, кыйбатлы әйберләр сатып алып бирергә яратабыз, ләкин шуны истән чыгарырга ярамый: балагызда аны мәктәпкә алып барып мактанасы килү теләге уяначак. Димәк, балагызга бары тик куркыныч кына тудырасыз. Аннан берәр нәрсә тәлап иткәндә, бернинди каршылыксыз бирергә кирәклеген һәм бөтен тавышка кычкырырга кирәген аңлатырга тиешсез.

Чит кешеләр белән сөйләшкәндә сакчыллык.

       Безгә бик еш урамнарда балаларга чит кешеләр эндәшкәнен ишетергә туры килә: “Үскәнем әти-әниең кайда?”,”Син берүзең кая барасың?” һ.б. Аралашучан балалар бу сорауларга “Әти-әнием эштә”, “Мин өйдә берүзем” дигән җаваплар да бирергә мөмкин. Бу сүзләрне урамнан үтеп баручы кеше дә ишетеп алырга мөмкин, аның исә маньяк , квартира буры булып чыгуы ихтимал.

Балагыз чит кешеләр белән сөйләшкәндә, бернәрсәне дә тәфсилләп сөйләмәскә  кирәклеген белергә тиеш. Гомумән, ул “Әти-әниләрем чит кешеләр белән сөйләшергә рөхсәт итми” дип тә әйтә ала. Балагызга исерек яки чегән белән сөйләшүне катгый тыегыз. Сезнең максат: балагызны чит кешеләр белән аралашканда үзен ничек тотарга тиеш икәнен аңлату. Берәүнең дә баланы алдап яки көч белән алып китәргә хакы юк. Закон һәм дөреслек аның ягында икәнен бала аңларга һәм янындагы башка кешеләрдән ярдәм сорарга хокуклы икәнлеген белергә тиеш. Баланы бөтен хәлләр белән дә әти-әнисен таныштырырга өйрәтергә кирәк. Иң мөһиме: бала әти-әнисенә ышанычын югалтмаска тиеш.

    Ата – аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән караш һәрвакыт дөрес караш түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгьлүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый.

  • Ата-аналарның фикерләрен тыңлау.

3. Йомгаклау.

  • Ата-аналарга кулланмалар тарату.
  • Аңлатмаларга кул куйдыру.

 Ата-аналарга  киңәшләр

1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу – табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала — тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз, талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9. Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10. Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Әгәр  ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11. Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12. Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать  ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак). Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13. Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез,  мактап  алыгыз.

14. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез. Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.

15. Балагызга чит кешеләргә бөтенесен дә сөйләргә, ялгыз гына уйнарга, чит машиналарга утырырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.  

16. Балагыз сезгә юшанычын югалтмасын өчен барысын да эшләгез! Уңышлар сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании на тему "Балаларыбызны наркоманиядән саклап калыйк"

Материал родительского собрания на татарском языке для родителей для предотващения страшной беды - наркомании....

Асыл сыйфатларны саклыйк

родительское собрание...

Табигатьне саклыйк

Классный час...

Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты. “Туган җирем, эчкән суым” “Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән”.

Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты.                                            ...

Кешеләр, саклагыз җиремне!

Экологическое воспитание учащихся - это самое важное. Это наше будущее....