Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.
методическая разработка (2 класс) на тему

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең ничек  ясалышын            үзләштерү;

-сыйфат турындагы белемнәрен системалаштыру, сыйфат-антонимнар таба белү күнекмәләрен; анализ, чагыштыру, гомумиләштерү кебек күнекмәләрне үстерү;

- балаларны әхлакый яктан: әниләргә хөрмәт,мәхәббәт хисе, дустанә мөнәсәбәт, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ______14.doc177 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең ничек  ясалышын            үзләштерү;

-сыйфат турындагы белемнәрен системалаштыру, сыйфат-антонимнар таба белү күнекмәләрен; анализ, чагыштыру, гомумиләштерү кебек күнекмәләрне үстерү;

- балаларны әхлакый яктан: әниләргә хөрмәт,мәхәббәт хисе, дустанә мөнәсәбәт, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Демонстрацион  материал: терәк схемалар, контороль өчен тест, таблица, ребус, чыршы рәсеме, кар бөртекләре, алгоритм.

ТСО: магнитофон, аудиоязма "Бер яшькә үстем".

Дәрес барышы.

1.Уку әшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: әмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку әшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көн, балалар!

- Имин үтсен сен көнебез.

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

  Тукай телен, анам телен

  өйрәнергә дип килдек.

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Дежур чыгышы.

в) Кышның матур көннәре килеп җитте.
Тиздән нинди бәйрәм кетелә?
Минем күңелем бик шат! Ә сезнеке?
Бу бәйрәмне яратасызмы?

Тышта шундый матур көн. Кар бөртекләре оча-оча

Безнең сыйныф бүлмәсенә кергәннәр.

Сезнең парталарда кар бөртекләре ята.

Шулар белән чыршыбызны бизәрбез.

О аның өчен дәрестә тырышып эшләргә кирәк. Сез

әзерме? Безнең белемнәребез бәйрәмне

якынайтырга ярдәм итәрме?

- Әйдәгез түбәндәге ребусны чишик әле.

- Нәрсә ул сыйфат? (җаваплар)

- Менә беренче кар бөртеге чыршыбызга төште дә, молодцы!

- Ничек уйлыйсыз, без әле сыйфат турында барысын да беләбезме? Яңа   белемнәр аласыгыз киләме?

2. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белеинәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

              - фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

2 этапта уку эшчәнлеген оештыру.

а) Матур язу.

Әйтерсең, нәни кошчыклар

Тезелгәннәр бит саен.

А дан алып Я га кадәр...

Әйт, ниләр ул дускаем? (хәрефләр)

- Бөтен хәрефләрне дә кайда күрә алабыз? (Алфавитта)

- Алфавиттның иң соңгы хәрефе нинди? (Я)

- Сез бу хәреф турында нәрсә беләсез?

я                 яя                    яяя                    Я                    ЯЯ

яңа                 якын                 яшел                 яфрак         якты                 ямьле

-Бөтен с үзләр дә танышмы?

Чит сәз юкмы? (Яфрак-исем, калганнары - сыйфатлар)

Нинди дәрәжәдә алар? (гади)

б)Ә хәзер менә убу мәкальне укыгыз да, дөрес итеп
әйтегез.

... дустым булды дип,... дусны ташламыйлар. (я ңа - иске)

-Бу нинди сузләр? (антонимнар)

Рус телендә охшаган мәкаль бармы?

(Старый друг лучше новых двух)

-Мин, балалар, сезне чын дуслар дип уйлап

калам.Молодцы, менә чыршыбызга тагын бер кар бөртеге

төште.

в) Проблема тудыру.

-Сез яратып җырлый торган "Бер яшькә үстем" дигән җырны игътибар белән тыңлагыз әле.

 -Сыйфатларны язып алыгыз.

ямьлерәк

иске

яңа

ямьле

- Гади дәрәжәдәге сыйфатларны әйтегез?

 Ә ямълерәк нинди дәрәжәде булыр?

З.Проблеманы чишү.

Максат:  -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

                Һәм үзләштерүне оештыру;

               -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

3 этапта уку процессын оештыру.

- Әйләнә -тирәбездәге предметларның билгеләрен кырыйк әле.

Бу гөл яшел, ә бусы яшелрәк.

Бу яулык матур, ә бусы матуррак.

Айголнең чәче озон, ә Венераныкы озынрак.

Минем дәфтәр пөхтә, Рөстәмнеке пөхтәрәк.

Бу сөлге тар, ә бусы таррак.

Минем бабай карт, ә күрше бабай картрак.

-Без предметларны нишләттек? (чагыштырдык)

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында)

Димәк дәреснец темасы:

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсе.

-Молодцы! Менә тагын бер кар бөртеге чыршыбызга төште.

4. Яңа белемнәрне үзләштерү һәм беркетү.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясау алгоритмын төзү;

              -терәк схема рәвешендә яңа белемнәрне беркетү.

4 Этапта эшне оештыру.

Тактада сүзләр язылган:

а) тар - таррак
   кыска - кыскарак
   озын - озынрак

   киц - кицрак? (+ рәк)

 -Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз? (нечкә-калын). Кагыйдә белән чагыштыру.

б) Тактадагы сүзләргә игътибар итегез. Чагыштыру
дәрәҗәсенә куеп әйтеп карагыз.

Кызык –

Иомшак –

Тәбәшк –

Биек –

- [K] →

- [Г]

- [КЪ] →

-  [ГЪ]

в) Алгоритм төзү.

Сыйфатны табам.

Сыйфатның соңгы херефенә карыйм.

Сүз калынмы, нечкәме

Кагыйдәне кулланам

Бу сыйфатка туры килгән кушымчаны кулланам

Нәтиҗә - кагыйда.

г) Физкультминут.

Кар бөртекләре иртән үк уяндылар,

Оча-оча күктән җиргә т өштеләр.

Җилдә уйный- уйный куыштылар,

Җиргә ятып ял иттеләр.

5. Дәреслек белзн эш ныгыту.

а) 181 нче күнегү.
- эчтән укыгыз;

- Бу күнегүдә нинди сыйфатлар бирелгән? Кеше халык  фигылен белдергән сүзләрне генә сайлап укыгыз әле!

(Акыллырак, тәртиплерәк, белемлерәк, кыюрак, батыррак).

Җемләләр төзү.

б)182 нче күнегү.

- Мөстәкыйль рәвештә әшли аласызмы?

 Алгоритмны кулланабыз.

Сыйфатны чагыштыру дәрәжәсенә кую өчен нишлибез?

в) Өстәлегездә яткан эталонны кулланып, 184 нче күнегүне башкарабыз.

1 нче юл - 1 вариантка.

2 нче юл - 2 вариантка.

6. Рефлексия.

а) -Без бүген нәрсә әшләдек? Ничек? Сыйфатлар безнең

сөйләмебезне тагын да матурайтсыннар.

Уен.

Без йөрибез әйләнеп

Без укыйбыз шатланып!

Минем кулмәгем матур,

Ә синеке? Матуррак.

Без йөрибез әйләнеп

Без укыйбыз шатланып!

Минем билгем яхшы

Ә синеке? Яхшырак!

Өстәлегездә яткан кар бөртегенә үзегезгә билге куегыз.

б) Әй эше.

  1. Кагыйдәләрне ятларга.
  2. 183 нче күнегү.
  3. Индивидуаль биремнәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе"презентация

4нче сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына презентация....

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе...

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация...

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе

Яңа материалны өйрәнү....

Асыл сыйфатларны саклыйк

родительское собрание...