Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе
методическая разработка (3 класс) по теме

 

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_dres.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе

                

 Дәрес максаты:  

 Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру  дәрәҗәсенең  кушымчалары  белән таныштыру; предмет билгеләрен  чагыштырып,  укучыларның фикер  йөртә  белү  сәләтләрен  үстерүне  дәвам  итү.

 Дәрес тибы:  яңа белемнәрне ачу

Дәреслек:

   Р.З. Хәйдарова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләрен оештыру”

 Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2009

 “Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту  программасы” 1-11 нче сыйныфлар өчен, Казан “Мәгариф” нәшрияты  2010

Җиһазлау:

дәреслек,  кроссворд, карточкалар

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

Укучылар:  Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

2. Мотивлаштыру

-Укучылар, без кайсы республикада яшибез?

-Татарстанда нинди  дәүләт телләре бар?

-Укучылар, ә сез дәүләт телләрен белергә тиешме?

-Аларны  өйрәнү ни өчен кирәк?

-Укучылар, ә сезнең күбегезнең туган телегез дә бар бит әле, шулай бит.

-Укучылар, сез туган телегезне беләсезме?

-Туган телне дә, татар телен дә, рус телен дә  яхшы белергә кирәк.

Телләр белгән, илләр белгән.

Шуңа күрә без татар телен татар теле дәресләрендә өйрәнәбез.

II Уку мәсьәләсен кую.

1. Актуальләштерү

Укучылар, мин сезгә бер кроссворд әзерләдем.

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез  табышмакларның җавапларын  тактага  язырсыз.

     1.Аягы юк, кулы юк.

        Ишек ачуга өй эченә йөгерә.

        Бу ни була,кем белә? ( Суык)

                                      2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)

        3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)

                                      4. Язын дөньяга килә,   көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

             5.Ашамый, эчми, көне – төне эшли. ( Сәгать)

                                          6.Өй эчендә базым бар,

                                             Баз эчендә бозым бар.

                                             Керер идем – сыялмыйм

                                             Бозларында шуалмыйм.  ( Суыткыч)

 - Сары төс белән билгеләгән баганада нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат)

- Нәрсә соң ул сыйфат? (Ул сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? Кайсы? соравына җавап бирә)

 - Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?  

  - Бүген дәрестә сыйфат  сүз төркеме белән танышуны дәвам итербез.

  1. Укучылар, ә хәзер тактага карыйк әле. Монда парлы рәсемнәр бирелгән. Бу парлы рәсемнәрне ике төркемгә аерып карагыз әле.(Аералар, аңлаталар, булып чыкмый)

  III  Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

  1. Укучылар, әйдәгез әле бу парлы рәсемнәрдә ике предметның да бер үк  билгесен табып карыйк әле.

Кызыл, кызылрак, матур, матуррак, калын, калынрак, зәңгәр, зәңгәррәк. (язып алабыз)

-Ә хәзер сүзләрне ике төркемгә аерып карагыз әле.

Кызыл    кызылрак

Матур   матуррак

Калын   калынрак

Зәңгәр   зәңгәррәк

-Нәрсәгә карап аердыгыз?

-Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Бу нинди сүз төркеме, нинди сорауга җавап бирәләр? Бу сүзләр сыфатның нинди дәрәҗәсендә бирелгән?

Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Беренче баганадагы сүзләрдән аерылалармы, нәрсә белән?

- Икенче баганадагы сыйфатларны без кайчан кулланырга мөмкин? (ике предметның бер үк билгесен чагыштырганда.  Кызыл-кызылрак).

Нәтиҗә: предметларның билгеләрен чагыштырганда сыйфатка нинди кушымчалар өстибез?

Чагыштыру сүзеннән чыгып, бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсе икәнен кем әйтеп бирә ала?

- Укучылар беренче баганадагы сүзләрне без сыйфатның гади дәрәҗәсе дип әйтәбез, ә икенче баганадагы сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсе дип әйтәбез.

Кабатлыйлар гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе.

2.Ә хәзер, укучылар, парлы рәсемнәрне дә ике төркемгә аерып карыйк инде. Нинди билгеләре буенча аерырсыз микән?

  1. Сыйфатларны ике баганага аерып яз

Матур, тәртиплерәк, түгәрәк, ачы, тозлырак, матуррак, усал, хәйләкәр, алсу зуррак, белемлерәк, көчле.

-Без нишләдек? (сыйфатларны ике баганага аерып яздык)

-Нинди билгеләре буенча аердык? (1нче баганада рак-рәк кушымчалары юк, 2нче баганада рак-рәк кушымчалары бар)

  1. Текст белән эш.

-Укучылар, хәзер дәреслекләрне ачыйк  133 бит, 2 күнегү.

-Биремне укыйк әле.

Текстны укыйлар.

  1. Бу текста чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыйк әле.
  2. Аның өчен без нишләргә тиеш? Алгоритм төзеп карыйк әле.

Алгоритм:

А) Сузнең  төркемен билгелибез.

Б) Нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз

В) Сүзләргә сорау бирәбез

Г)Кушымчасын билгелибез

рак-рәк кушымчасы булса,  сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе була

  1. Алгоритмны кулланып, бирелгән сүзләр арасыннан сыфатларны табып,  –рак-рәк кушымчалары өстәп яз. 1-2 җөмлә төзе. 1 укучы такта янында эшли.

Җәй,җылы (җылырак), зәңгәр (зәңгәррәк),  китап, озын (озынрак), якты (яктырак), чәчәк, зур (зуррак), дәрес, кечкенә (кечкенәрәк), баллы (баллырак)

  1. Без нишләдек?
  2. А) Сузнең  төркемен билгелибез.
  3. Б) Нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз.
  4. В) Сүзләргә сорау бирәбез.
  5. Г)Кушымчасын билгелибез.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

  6 нчы бирем  Парлы эш.

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Алма ..., ә җиләк ... . Көн ... , ә төн ... . Итәк... , ә күлмәк ... .

Сыйфатлар: матуррак,кызыл, салкын, матур, кызылрак, салкынрак.

IV. Рефлексив бәяләү этабы.

1.Тест  биремнәре.

 1.     Тәрҗемә  итегез - сыйфат:

 А) существительное

 Ә) прилагательное

 Б) глагол

             2. Сыйфат  нәрсәне  белдерә?

                  А) предметны

                  Ә) предметның билгесен

              3. Сыйфат  нинди  сорауларга  җавап   бирә?

                   А) нишли?

                   Ә) кем? нәрсә?

                   Б) нинди? Кайсы?

                4. Сыйфатларны  тап :

             А) малай, куян,сыерчык

                    Ә) матур, кечкенәрәк, җылырак

                     Б) эшли, елмая,йөгерә.

             

  5.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлары тап:

                 А) Матуррак, кызылрак, салкынрак.

                 Б) Кызыл, кара, кыска

2. Тестны тикшерү, үзбәяләү

3. Рефлексия.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? ( Без бүгенге дәрестә сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәребезне ныгыттык , җөмләдә сыйфатларны таптык, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе белән таныштык.)

-Без аларны ничек таптык? (Нинди?кайсы? сорауларына җавап биргән сүзне таптык, предметның билгесен белдерүенә игътибар иттек, кушымчаларын билгеләдек.)

-Нинди нәтиҗә чыгардык? ( Предметның билгесен белдергән сүзләр, нинди? кайсы? соравына җавап бирсәләр, рак рәк кушымчасы белән ясалган булсалар болар сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе була)        

  1. 5 нче күнегү 132 бит, тәрҗемә эше.
  2. 4 нче күнегү 132 бит, таблицаны тутырасы
  3. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны кулланып, кечкенә хикәя төзеп килегез.

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат,сыйфатның мәгънәсе,сораулары.

1. Автор: Русецкая Лена Амировна, учитель начальных классов.2. Образовательное учреждение, регион: МБОУ гимназия №4 г. Бавлы РТ 3. Предмет, класс, в котором используется продукт: татарский язык,3к...

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең ничек  ясалышын            үзләштерү;-сыйфат турындагы белемнәрен системалаштыру, сыйфат-антонимнар...

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация...

Гади һәм кушма җөмлә

4 класста татар теленнән "Гади һәм кушма җөмлә" темасына презентация...

Тема : Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез,танышабыз: мин гап-гади Инсаф.” уку дәресе

Максат:1.Г.Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыру .              2.Хикәяне аңлап,дөрес сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру....

Фәнни-эш. “Гади бер авыл малаеннан - министр урынбасары....”

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы МБГББУ  ”Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”“Туган ягымның билгеле шәхесләре” юнәлеше буенчаТема: “Гади бер авыл малаеннан - министр урынбасары...

Презентация "Гади һәм кушма җөмләләр "

Урок родного языка для дистанционного обучения...