Фәнни-эш. “Гади бер авыл малаеннан - министр урынбасары....”
видеоурок по истории по теме

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы МБГББУ  ”Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”

“Туган ягымның билгеле шәхесләре” юнәлеше буенча

Тема: “Гади бер авыл малаеннан - министр урынбасары....

Башкарды: 8 нче сыйныф укучысы Баһауов Раил Рәдиф улы

Җитәкчесе:   Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы, 1 нче категорияле укытучы

ЭЧТӘЛЕК

 

I. Кереш.............................................................................................................   3

    II. Төп өлеш.

2.1. Вәрәшбаш авылы үзенең гүзәл табигате, саф сулы чишмәләре белән матур  ............................................................................................................ 5

2.2. Борһанов Тимерхан Борһан улының авыл тарихындагы эзе   ......................................................................................................................   6

     III. Йомгаклау..............................................................................................    9 

IV. Әдәбият исемлеге...................................................................................   10  

I.                  Кереш

Туган авыл, туган җир, туган як! Бу сүзләр һәркемгә иң кадерле, иң якын, онытылмас хәтирәләре булып, күңел түрендә саклана. Кем генә үз туган авылын, яшәгән төбәген яратмый икән? Һәркемгә туган ягы үзенең матур табигате, билгеле шәхесләре белән кадерле.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Әйе, безнең авылдан чыккан күп кенә түрәләр, сәнгать кешеләре районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз.  Һәр укучы, безнеңчә,  үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш. Шуңа күрә дә без авылыбыз тарихында тирән эз калдырган билгеле шәхесләрне барлап, аларның тормыш юлын өйрәнүне башлап җибәрергә уйладык. Шуннан чыгып, фәнни-тикшеренү эшебезнең максатын билгеләдек – билгеле шәхесләрнең авыл тарихында калдырган эзләрен өйрәнү.

       Максатка нигезләнеп, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1.     Вәрәшбаш авылының барлыкка килү тарихын, микротопонимикасын

өйрәнү.

2.     Авылыбыз тарихына бәйле күренекле шәхесләрне барлау.

3.       Татарстанга билгеле шәхес – Борһанов Тимерхан Борһан улының

тормыш юлын өйрәнү.

4.     Тупланган материалларны системага салу.

Фәнни эшнең актуальлеге: Һәр кеше үзенең туган авылыннан чыккан билгеле шәхесләрне белергә тиеш. Фәнни яктан аларның тормыш юлын өйрәнүгә багышлаган хезмәтләр язу теманың актуальлеген тәшкил итә. Авылыбыздан чыккан билгеле шәхесләребезнең тормыш юлын өйрәнеп, аны киң җәмәгатьчелекә җиткерүне кирәк саныйбыз.

Төп эшебездә өйрәнү объекты – Татарстанга билгеле шәхес – Борһанов Тимерхан Борһан улының авыл тарихындагы эзе.  

Фәнни эшебездә өлешчә эзләнү, тикшеренү, чагыштыру, анализ, диалог кебек метод-алымнарын файдаландык.

       Фәнни эшебез кереш, төп өлеш һәм йомгаклаудан тора. Ахырдан кулланылган әдәбият исемлеге бирелде.

II.               Төп өлеш.

2.1.         Вәрәшбаш авылы үзенең гүзәл табигате, саф сулы чишмәләре белән

матур 

Минем туган авылым Вәрәшбаш Ык елгасының уң ягына, район үзәге Мөслимгә 9 чакрым ераклыкта тегермән кору өчен яраклы булган Вәрәш һәм Ташлы Каран инешләре буена урнашкан. XVIII гасыр башларында нигезләнгән дип фаразлана. Авыл уртасыннан Ык елгасына коя торган Вәрәш елгасы ага. Авыл инеш башы шушында булганлыктан, инеш исеме белән аталган.

Авылда туып-үскән һәр кешенең бөтен тормышы туган авылы, туган җире белән бәйле. Авылның тәүге тапкыр тәпи басып атлап киткән чирәмле урам-тыкрыклары, таң аткан мәлләрдә аксыл томанга уралган су буйлары, сандугачлар кунып сайрар тал-тирәкләре, бөдрә каенлы урманнары, яланаяк йөгереп үткән чыклы болыннары гомере буена һәркемнең күңеленә сеңеп кала.

Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай. Барлыгы 11 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Җир куеныннан ургылып агучы бу чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән соң? Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүче, елга, күл, инеш, диңгез, океаннарга тормыш өрүчеләр.

Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик  матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Юныс чишмәсе (Ат чишмәсе), Маһисәрвәр чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Салкын чишмә, Тәпти чишмәсе (Исрафил чишмәсе), Олы каен чишмәсе, Борһан чишмәсе.

Чишмәләргә бай авыл – иң бай авыл,

Чөнки су, ул – тормыш нигезе.

Туктамыйча аксын чишмәкәйләр,

Теләкләрнең шулдыр изгесе! – дип язган  лаеклы ялдагы мәктәбебезнең химия-биология укытучысы Гөлфинә апа. Чыннан да бу шулайдыр. Чишмәләрнең  һәрберсенең исеме һәм барлыкка килү тарихы турындагы мәгълүматны авылыбызда яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы, авылыбыз абыстае Тәзкирә апа Низамиева туплады. Мәгълүматлар мәктәпнең “Туган як” музенда сакланалар.

Чишмәләрнең исемнәре матур, ләкин вакытлар үтү белән аларның кадерләрләре кими бара, чөнки авыл халкы үзәктән үтүче су белән файдалана. Чишмәләргә юллар көннән көн суына бара. Ә шулай да безнең авылда ел саен бер чишмә яңартылып, аны ачу тантанасы зурлап билгеләп үтелә. 2015 нче елда “Исрафил” һәм “Тәпти” чишмәләре, ә аннан алдагы елда авылыбызда туып үскән Тимерхан Борһанов хөрмәтенә “Борһан чишмәсе” киредән төзекләндерелде. Борһан чишмәсе изгеләрдән санала, чөнки ул кыйблага карап ага. Аның суы иң тәмле, тешләрне сындырырлык салкын. Минераль матдәләргә бай, мул сулы чишмәләрнең берсе ул авылда.  Авыл халкы чишмә суын эчеп сусауларын баса, тәннәренә сихәтлек ала.

Чишмәбезне төзекләндереп, авылдашыбыз Рафис Борһанов (ТР Дәүләт советының икътисад комитеты, инвестиция һәм предпринимательлек буенча председателе) әтисе Тимерханга биргән вәгъдәсен үтәде.

Ә безнең бурычыбыз: чишмә янын чиста тоту һәм авылыбыз күрке булган изге урыннарны саклау.

2.2.         Борһанов Тимерхан Борһан улының авыл тарихындагы эзе

 “Борһан чишмәсе”....  Ни өчен Борһан?!? Ә кем соң ул Борһан?  Бу чишмәнең тарихы миндә зур кызыксыну уятты һәм мин бабамның күңел сандыгына күз салдым. Ә бабам шуны гына көткән кебек, җайлап кына утырды да, хәтирәләрен яңартты...

Борһан исемле бабай  булган. Ул кечкенәдән үк табигатьне яраткан, аның матурлыгына сокланган. Таңнан торып сандугачлар сайравын тыңлаган, чишмәләр белән сөйләшкән. Авыл янындагы бер чокырдан кечкенә генә чишмә саркып чыкканын да ул күргән һәм аның тирә-юнен  чистартып, гел карап, тәрбияләп торган.  Үзе үлгәндә улы Тимерханга бу чишмәне тәрбияләп торырга васыять итеп калдырган. Ә Тимерхан абый шушы ук васыятьне улы Рафиска йөкли.

- Ә, беләм, бабай, беләм, җәй көне безгә кунакка кайта торган Тимерхан бабай турында сөйлисең бит син!

- Әйе улым, Тимерхан абый бик әйбәт кеше иде, тормыш иптәше Асия апаң белән хәлебезне белергә ел саен кайта иделәр. Хәзер Тимерхан бабаң үлгәнгә дә 12 ел инде.... Ә аның уллары Рафис белән Хафиз әтиләре кебек кешелекле, итәгатьле булып үстеләр. Безне онытмыйлар, хәбәрләшеп торалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр.      

Чыннан да, Тимерхан бабайның тормышы гыйбрәтле булган, чөнки язмыш аны төрле яклап та сыный. Чабаталы, караңгы Вәрәшбаш авылында лаеш шулпасын җитәрлек эчә ул. Үги анасы күрсәткән җәбер-хурлыкларга түзә алмыйча, әтисе йортыннан чыгып китеп, бабайларда тора башлый. Карт  әбием Фәрхеҗиһан Тимерхан абыйны какмый-сукмый, үз баласыдай күрә. Шулай булмаса, министр урынбасары дәрәҗәсенә җиткәч тә, әбигә күчтәнәчләр төяп, юк вакытын бар итеп кайтыр идеме икән?!?

8 нче сыйныфта укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмагач, Тимерхан абыйга үз көнен үзе күрергә кала. Колхоз сарыкларына мичкә белән су китерә, урманнан фермага утын ташый. Тырышлыгын күреп, сәләтле малайны колхозның баш хисапчысы ярдәмчесе итеп алалар. Аннары аны Пучыдагы (Актаныш районы) хисапчылар курсына укырга җибәрәләр. 16 яше дә тулмаган үсмер егет четерекле, авыр хезмәт юлын башлый.

1943 нче елда 18 яшендә армия сафларына алына һәм  японнардан чикне саклаганда бер бәрелештә батальонның байрагын саклап кала. Моның өчен ул “За боевые услуги” медале белән бүләкләнә. 1950 нче елда, әле генә армиядән кайткан егетне авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор-бухгалтер итеп билгелиләр. Аннары ул партоешма секретаре, район партия оешмасының бүлек мөдире булып эшли. 1954-1958 нче елларда Тимерхан Борһанов Казанда югары партия мәктәбендә укып кайткач, Мөслим район партия комитетының икенче секретаре итеп, 1961 нче елда район башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә.

1962-1977 нче елларда Т. Борһанов Арча районында эшли. Биредә дә ул үзенең изге эшен калдыра. Районның җитәкчеләре ярдәмендә бөек шагыйребез Г.Тукай музеен булдыра.

Тимерханның тырышлыгын күреп, аны Татарстанның социаль тәэминат министры урынбасары итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыккач та, ул тик кенә ятмый, социаль тәэминат министрлыгы музее оештыра.

Фидакарь хезмәте, сугыштагы батырлыгы өчен Тимерхан Борһанов ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә. 

Халык язучысы Гариф Ахунов Тимерхан абыйның тормышын чагылдырган “Тимерханның күргән-кичергәннәре” дигән зур күләмле 3 кисәктән торган документаль повесть язган. Әлеге китапларда 170 тән артык кешенең образы бар – һәм бу чынбарлыкта булган, үз исемнәре белән аталган шәхесләр. Әсәрнең геройлары безнең якташларыбыз булуы белән без һәм Мөслим халкы горурлана.

Тимерхан Борһанов 2004 нче елда Казанда вафат була.

Тормышның төбеннән баскычлап-баскычлап, фәкать үз көче, үз тырышлыгы белән күтәрелә Тимерхан абый. Гади бер авыл малаеннан министр урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән олы шәхес ул.

III.           Йомгак.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: “Туган авылым - минем кече ватаным. Ватаным тарихында гаиләмнең күп булмаса да, әз генә керткән өлеше дә, минем өчен зур булып тоела. Чөнки авылымнан чыккан зур шәхеснең язмышы минем карт әбием белән бабамның гаиләсендә хәл ителгән түгелме? Урамнан кергән ятимне үзләренә сыйдырып, тәрбияләгәннәре бушка китмәгән. Мин алар белән чын күңелемнән горурланам. Алар Ватан кадерен белә торган зур кеше тәрбияләгәннәр”. Тимерхан Борһанов озак еллар җитәкче урыннарда эшләп, районыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхес. Киң эрудицияле, тирән белемле, югары культуралы, тырыш һәм намуслы җитәкчене авыл халкы гына түгел, район халкы да тирән ихтирам белән искә ала.

1993 нче елда Гариф Ахунов, Тимерхан Борһанов белән горурланып, Мөслим якларына сокланып, болай дип яза: “Мөслимдә үз ягы кешеләренең, халкыбыз данын саклауга алып барган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерәләр. Болай булгач, без, татарлар, яшибез икән әле...”

 Сүземне Гөлфинә апаның шигъри юллары белән тәмамлыйм әле. Биредә язылганнар, минемчә, шул шигырь юлларында чагыла да бугай инде.

Челтер-челтер аккан чишмәләрне

Тыңлап торучылар сирәктер.

Ни сөйлиләр икән бу чишмәләр,

Тыңлау бәлки, чынлап кирәктер.

Челтер-челтер ага чишмәкәйләр,

Нидер сөйли алар, нидер яшерә.

Саф сулары белән, моңы, җыры белән.

Бик кадерле карты, яшенә.

Нәтиҗә: “Туган ягымның билгеле шәхесләре” темасын өйрәнеп, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

-         һәр кеше үз туган авылы тарихын яхшы белергә тиеш;

-         авылдагы атамаларның, чишмә исемнәренең килеп чыгу тарихын

өйрәнүне дәвам итәргә кирәк;

-         үз туган авылыңнан чыккан һәр билгеле шәхеснең тормыш юлын

өйрәнергә һәм аның турында башкаларга да ирештерүне төрле юллар кулланып оештырыру

Кулланылган әдәбият

1.     Әхмәтгалиев Ә.Ә., Мөслим төбәге.- Яр Чаллы: “Яр Чаллы типографиясе”, 2003.

2.     Баһаутдинов Ф.Н. Мөслим балалары. – Казан: “Идел –Пресс” нәшрияты, 2006.

3.     Низамиева Т.Г. “Вәрәшбаш авылының микротопонимикасы”, 1998 ел

4.     Низамиева Т.Г. “Вәрәшбаш авылы тарихы”, 1998 ел

Интернет-ресурслар

1.     http://www.millattashlar.ru/index.php/Бурганов_Тимерхан_Бурганович

2.     http://www.e-vid.ru/index-m-192-p-63-article-8313-print-1.htm

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе...

Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация

Сыйфат.  Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация...

Гади һәм кушма җөмлә

4 класста татар теленнән "Гади һәм кушма җөмлә" темасына презентация...

Тема : Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез,танышабыз: мин гап-гади Инсаф.” уку дәресе

Максат:1.Г.Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыру .              2.Хикәяне аңлап,дөрес сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру....

Формирование универсальных учебных действий через игровой проект «Портфель министра»

Возникла идея  игрового проекта «Портфель министра»? На всех этапах игрового  проекта  «Портфель министра» формируются разные универсальные  учебные действия. Активная деятел...

К министру экологии

классный час...

Организация ученического самоуправления в классе - "Кабинет Министров"

Ученическое самоуправление - это форма реализации обучающимися права на участие в управлении образовательными организациями, предпо-лагающее участие у...