Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы
рабочая программа (3 класс) на тему

Хуснутдинова Эндже Танзилевна
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_tatar_syynyfy_yagfrova.doc173 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге чыганакларга нигезләнеп төзелде:

1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)

2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)

3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел,1 нче декабрь)

4.Татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.-Казан, 2008.

5.Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын  укыту: гомуми программа ” 1-4 нче сыйныфлар, Казан, 2011

6. МГББУ “7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына базис укыту планы.

Дәреслек: Уку китабы:  татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек: 2 кисәктә   /Р.Х. Ягъфәрова.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2013.

Дәрес саны: 3 сәгать исәбеннән, 34 атна, елга 102 сәгать

Максат : укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Бурычлар: - баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  • яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  • әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  • әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
  • әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Башлангыч  классларда  әдәби укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку күнекмәләре.

 

Дөрес, аңлап, тиешле  дәрәҗәдә  йөгерек  һәм  cәнгатьле уку. Интонацияне (тизлек, логик  басым,   пауза, тон)  текст  эчтәлегенә  бәйле  рәвештә  сайлау.

Уку  тизлеге  беренче  яртыеллыкта – 1 минутка  60  сүз, уку  елы  ахырында – 75 сүз.

Уку  тизлеген  сүзне  тулы  һәм  төгәл  күрергә,  тиз  аңларга  өйрәтү  исәбенә  үстерү.  Эчтән  уку  алымына  зур  күләмле  һәм  күптөрле  текстларны  укытып  өйрәтү.  Сәнгатьле  уку  осталыгын  камилләштерү.  Авазларны  ачык  һәм  дөрес  әйтүгә  ирешү.  Укыганда  орфоэпия  нормаларын  үтәү,  уку  тизлеген  эчтәлеккә  бәйле  рәвештә  сайлау,  аны  арттыра  һәм  киметә  белү,  сөйләм  максатына  карап,  тавышны  көчәйтеп  һәм  пышылдап  уку.әдәби  әсәрләрне  рольләргә  бүлеп  укырга  һәм  сәхнәләштерергә  өйрәтү.

Сәнгатьле  укуга  эзерләнә  белү:

- эчтәлекне  аңлау; сурәтләнгән  күренешне  ачык  итеп  күз  алдына  китерү, фраза  һәм  шигырь  юлларының  яңгырашын  ишетү;

- ритмын  отып  алу, башкару  максатын  аңлату.

Текст өстендә эшләү.

Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда, төп фикерне тотып ала белү, хикәяләүнең логикасын, текстагы мәгънәви һәм интонацион бәйләнешләрне аңлау. Вакыйгаларның эзлеклелеген, үзара бәйләнешен билгеләү. Сүзле картина элементлары кертеп, укылган текстның эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү, җавапның дөреслеген текстан өзекләр укып раслау. Текстны мөстәкыйль рәвештә мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларда чагылдырылган төп фикерне таба алу. Укытучы ярдәмендә план төзү, эчтәлеген сөйләү. Кешеләрне, табигатьне һәм вакыйгаларны сурәтләү өчен автор кулланган сүзләрне табу. Әсәр геройларының эш-кыланышларына, уй-хисләренә һәм алар нигезендә яткан сәбәпләргә укытучы ярдәмендә бәя бирү. Әдәби әсәрнең тел чараларына игътибарлы булу, андагы сурәтләү чараларын аңлау. Шигъри сүзгә игътибарлы, сизгер булу, тексттан эпитет, чагыштыру, метафораларны читләтеп әйтү чарасы итеп аңлый һәм бәяли белү.

Мәктәп, сыйныф тормышын күзәтүләр нәтиҗәсендә хикәяләр төзү. Үз сөйләмеңне планлаштыра белү, соңыннан тикшерү һәм, сөйләм максатын исәпкә алып, төзәтмәләр кертү. Әкият һәм хикәяләр сюжетына үз вариантларыңны уйлап табу, әсәр геройларының урыннарын алмаштыру, аларны гадәти булмаган хәлләргә кую. Сюжет үсешен алдан билгели алу, исеме һәм башламы буенча китапның темасын, якынча эчтәлеген билгеләү.

Балалар белергә тиешле әдәби жанрлар: әкият һәм хикәя, шигырь һәм мәсәл, халык авыз иҗаты әсәрләре.(табышмак, мәкаль, җыр, әйтем, бәет).

Уку һәм балалар китабы белән эшләү.

Дәреслекнең эчтәлек өлешеннән әсәрләрне исеме буенча табу, бер темага караган текстларны аеру.

Тәкъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү. Китап авторы белән танышу, аның исем-фамилиясен, китаптагы портретын табу; берничә китабын чагыштырып, иҗатының темасын билгеләү; авторның үзе турындагы әсәрләрен ачыклау (мәсәлән, Г. Тукай. Исемдә калганнар.) Укылган китап буенча әңгәмәдә катнашу, сорауны ишетү, аңлау һәм темага бәйле рәвештә җавап бирү; үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белү.

Авторы, исеме һәм аннотациясе буенча укылмаган китап турында кечкенә аннотация язу. Укылган китап турында, темасын, геройларын, вакыйгаларын чагылдырып һәм үз мөнәсәбәтеңне белдереп, 4-5 җөмләдән торган аннотация язу.

Яттан өйрәнү: - ел дәвамында өйрәнелгән төрле авторларның 10-12 шигыре.

                                                       

                                                      3нче сыйныфта үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Укучылар башкара алырга тиеш:

  • әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;
  • әкият герое турында аерым сөйләү;
  • бирелгән план буенча әсәр герое исеменнән телдән хикәяләү;
  • укылган әсәрдән чыгып миниатюр иншалар язу;
  • иҗади эшләү: әкият, санавыч, табышмаклар иҗат итү.

Укучылар белергә тиеш:

  • әдәби терминнар, аларны куллану белү;
  • шигырьләрне яки 3-7 җөмләдән торган проза әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;
  • халык аваз иҗатын практик белү;
  • әсәр өлешләре: башлам, төп өлеш, азагы, даими эпитетларны белү.

Уку техникасы:

  • тулы сүзләп аңлап укуга күчү;
  • беренче яртыеллыкта кычкырып уку тизлеге – 60 сүз;
  • эчтән аңлап укуны формалаштыру;
  • беренче яртыеллыкта эчтән уку тизлеге  - 10 һәм аннан да күбрәк сүзгә артык;
  • икенче яртыеллыкта кычкырып уку тизлеге – 75 сүз, эчтән 10 һәм аннан да күбрәк сүзгә артык.

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

план буенча

чынлыкта

Туган җир. Туган ил. (16 сәг.)

1.

Б.С.Ү. Туган ил, туган җир.

1

Гомумиләштерү

Ирекле сөйләшү, диалог төзи белү

I чирек

01.09

I чирек

01.09

2.

Г. Тукай. Туган авыл (ятларга)

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.Укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

02.09

02.09

3.

А. Гыйлаҗев. Күктау.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

05.09

05.09

4.

Р. Фәйзуллин. Бердәнбер.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү.

08.09

08.09

5.

Сыйныфтан тыш уку. Г.Тукай “Шүрәле”

1

Гомумиләштерү

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә, басымнарның дөрес куелышына , тәэсирле итеп укуга өйрәтү

09.09

09.09

6.

Б.С.Ү. “ Минем яраткан китабым”

1

Гомумиләштерү

Ирекле сөйләшү, диалог төзи белү

12.09

12.09

7.

Т. Миңнуллин. “Ватан” сүзе

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Туган як турында төшенчә. Уку һәм сөйләм күнекмәләре.

15.09

15.09

8.

Н. Арсланов. Үз илем, үз республикам бар.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Сәнгатьле уку күнекмәләре, укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

16.09

16.09

9.

Р. Хафизова. Киек Каз Юлы.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

19.09

19.09

10.

Т. Миңнуллин. Туган тел нигә кирәк?                                      

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Туган телне өйрәнүгә карата фикер туплау.

22.09

22.09

11.

Р. Әхмәтҗанов. Әнкәм теле.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Туган телне өйрәнүгә карата фикер туплау.

23.09

23.09

12.

Г. Хөсәенов. Хәтер.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Халкыңны хөрмәт итү.

26.09

26.09

13.

А. Лиханов. Ике сүз.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Сәнгатьле уку күнекмәләре, укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү

29.09

29.09

14.

Р. Байтимеров. Туган ягым.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Туган якның матурлыгы. Сәнгатьле уку  күнекмәләре булдыру.

30.09

30.09

15.

Б.С.Ү. Уку тизлеген тикшерү.

1

Контроль

 Уку һәм сөйләм күнекмәләре.

03.10

03.10

16.

“Туган җир. Туган ил.” бүлеген кабатлау дәресе.

1

Гомумиләштерү

Укучыны мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә күнектерү.

06.10

06.10

Мин кем? (17 сәг. )

17.

А. Гыйләҗев. Кеше...

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Тексттан төп фикерне аера белү.

07.10

07.10

18.

Г. Хөсәенов. Шәхес. Граждан.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Граждан , патриот, интернационалист төшенчәләрен тану.

10.10

10.10

19.

Х. Туфан. Дөньяда адәм күбәү дә, ...

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешеләрдәге матур сыйфатлар. Уку  күнекмәләре булдыру.

13.10

13.10

20.

Х. Туфан. Аналар һәм балалар.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ата-ананың гаиләдәге вазифасы, үз үрнәгендә тәрбия бирүе, балаларына шәфкатьле, мәрхәмәтле булуы. Уку  күнекмәләре булдыру.

14.10

14.10

21-22.

Т. Миңнуллин. Әти.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ата-ананың гаиләдәге вазифасы, үз үрнәгендә тәрбия бирүе, балаларына шәфкатьле, мәрхәмәтле булуы. Уку  күнекмәләре булдыру.

17.10 20.10

17.10 20.10

23.

Б.С.Ү. Минем гаиләм.

1

Гомумиләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

21.10

21.10

24.

А. Гыйләҗев. Хыялланырга яраткан кешеләр...

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Тексттан төп фикерне аера белү.

24.10

24.10

25.

И. Туктар. Илгизәр турында мәсәл.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Тексттан төп фикерне аера белү.

27.10

27.10

26.

Р. Гариф. Колакка әйтелгән сүз.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешеләрнең уңай якларын истә тотып, алар кебек булырга омтылу. Рольләп уку күнекмәләре.

28.10

28.10

27.

Р. Мингалим. Уйларга кирәк.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Белемгә омтылыш тәрбияләү. Уку һәм ятлау күнекмәләре булдыру.

31.10

31.10

28.

Т. Миңнуллин. Үзем турында үзем. Дөньяны таный башлау.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешелеклелек сыйфатлары. Башкалар фикере белән исәпләшү. Текст белән эшләү күнекмәләре.

II чирек

10.11

II чирек

10.11

29.

Г. Тукай. Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ихтыяр көче, мөстәкыйльлек аша бәхеткә ирешү. Уку һәм сөйләм күнекмәләре.

11.11

11.11

30.

Б.С.Ү. Көзге бизәкләр

1

Гомумиләштерү

Сөйләм телен үстерү. Көзге табигатьтәге үзгәрешләр, көз фасылының характерлы билгеләре.

14.11

14.11

31.

Г. Бәширов. Китап җене кагылган малай.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Китап укуга омтылыш. Белемгә омтылыш тәрбияләү. Уку һәм сөйләм күнекмәләре.

17.11

17.11

32.

Г. Тукай. Ике юл.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Мәгърифәтле булырг омтылу. Сәнгатьле уку  күнекмәләре булдыру.

18.11

18.11

33.

“Мин кем?” бүлеген кабатлау дәресе.

1

Гомумиләштерү

Укучыны мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә күнектерү.

21.11

21.11

Табигать һәм кеше. (25 сәг. )

34.

Г. Мөхәммәтшин. Авыл уянды.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ата-ананың гаиләдәге вазифасы, үз үрнәгендә тәрбия бирүе, балаларына шәфкатьле, мәрхәмәтле булуы. Уку  күнекмәләре булдыру.

24.11

24.11

35.

Р. Гаташ. Әткәйгә  хат.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Ата-ананың гаиләдәге вазифасы, үз үрнәгендә тәрбия бирүе, балаларына шәфкатьле, мәрхәмәтле булуы. Уку  күнекмәләре булдыру.

25.11

25.11

36-37.

М. Юныс. Кошлар һәм давыл.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Табигатькә, кошларга карата соклану хисе булдыру.

28.11 01.12

28.11 01.12

38.

Г. Тукай. Кошларга.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кошларга карата сакчыл караш. Сәнгатьле уку  күнекмәләре булдыру.

02.12

02.12

39.

В. Бианки. Музыкант.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Табигатькә карата соклану хисе. Сәнгатьле уку  күнекмәләре булдыру.

05.12

05.12

40-41.

Сыйныфтан тыш уку. Ф.Хөсни.. Урман сукмаклары.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Туган як. Уку күнекмәләре.

08.12

09.12

08.12

09.12

42.

Р. Мингалим. Быел миңа әллә нәрсә булды.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешеләрдәге матур сыйфатлар. Уку  күнекмәләре булдыру.

12.12

12.12

43-44.

Р. Төхфәтуллин. Тиен белән сөйләшү.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешеләрдәге матур сыйфатлар. Уку  күнекмәләре булдыру.

15.12 16.12

15.12 16.12

45-46.

Ф. Хөсни. Кыр казлары.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешеләрдәге матур сыйфатлар. Уку  күнекмәләре булдыру.

19.12

22.12

19.12

22.12

47.

Җ. Дәрзаман. Бөҗәкләр белән сөйләшү.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Экологик сөйләшү.

23.12

23.12

48.

Б.С.Ү. Җир ак юрганын  ябынган.

1

Гомумиләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

26.12

26.12

49-50.

Ф. Шәфигуллин. Кырмыска турында баллада.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Баллада турында төшенчә.Бөҗәкләр дөньясы белән танышу. Хезмәтне ярату. Уку һәм сөйләм күнекмәләре.

IIIчирек

12.01

13.01

51-52.

Г. Хәсәнов. Тәүфыйклы яшь бүреләр.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Фәнни-популяр текстлар турында төшенчә.

16.01

19.01

53-54.

Сыйныфтан  тыш уку. Г. Хәсәнов әсәрләрен уку.

2

Гомумиләштерү

Туган як. Уку күнекмәләре.

20.01

23.01

55.

Н. Арсланов. Бичара эт язмышы.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Хайвыннарны саклау турындагы законнарны белү.

26.01

56-57.

М. Мәһдиев. Алай да чишмә бар әле.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Табигатькә карата сакчыл караш.

27.01

30.01

58.

“Табигать һәм кеше” бүлеген кабатлау дәресе.

1

Гомумиләштерү

Укучыны мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә күнектерү.

02.02

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... (17 сәг.)

59-60.

И. Крылов. Чикерткә белән Кырмыска. Көзге белән Маймыл.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Мәсәлнең  морален таба, әйтә белү.

03.02

03.02

61-62.

А. Пушкин. Алтын әтәч турында әкият.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Автор әкиятенең үзенчәлекләрен, әкияткә анализ ясый белү.

09.02

10.02

63-64.

М. Лермонтов. Бородино. Нарат. Кыя. Ташкын.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Әсәргә анализ алымын  үзләштерү һәм ныгыту.

13.02

16.02

65-66.

И. Тургенев. Муму.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре.

17.02

20.02

67.

Л. Толстой. Арыслан белән эт.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Хикәядәге вакыйгалар бирелеше. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.

23.02

68-69.

М. Горький. Мин ничек укыдым.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Укучыны мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә күнектерү.

24.02

27.02

70-71.

В. Астафьев. Бойе.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Персонажга бәя бирә белергә өйрәтү

02.03

03.03

72-73.

А. Гайдар. Кайнар таш.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү.

06.03

09.03

74.

БСҮ. ”Әдәпле булырга теләсәң”.

1

Гомумиләштерү

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

10.03

75.

“Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” бүлеген кабатлау дәресе.

1

Гомумиләштерү

Укучыны мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә күнектерү.

13.03

Талантлы син, Кеше туганым! (10сәг.)

76.

Җ. Тәрҗеманов. Мәңгелек һәйкәл.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Даһи галим тормыш юлы аша тырыш булырга юнәлтү.

16.03

77.

М. Латыйфуллин. Сәйдәшнең бала чагы.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Татар халкының бөек уллары-һәм кызлары турында белү.

17.03

78.

Сыйныфтан  тыш уку. М. Латыйфуллин. Сәйдәшнең бала чагы. Тулысынча уку.

1

Гомумиләштерү

Текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белү.

20.03

79.

Р. Мостафин. “Әгәр бу дәфтәр синең кулыңа эләксә...”

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

М. Җәлилнең  тормыш юлы, батырлыгы.

IVчирек

03.04

80-81.

Р. Низамиев. Беренче татар балетын иҗат итүче.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Татар халкының бөек уллары-һәм кызлары турында белү.

06.04

07.04

82-83.

Р. Батулладан. Бию җене кагылган егет.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Татар халкының бөек уллары-һәм кызлары турында белү.

10.04

13.04

84.

Б.С.Ү. Язгы үзгәрешләр.

1

Гомумиләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

14.04

85.

“Талантлы син, Кеше туганым” бүлеген кабатлау дәресе.

1

Гомумиләштерү

Укучыны мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә күнектерү.

17.04

Борын-борын заманда. (17 сәг.)

86.

Халык әдәбияты. Г. Тукай.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Татар халык әкиятләренең үзенчәлекләре, әкиятләрне рольләп укырга өйрәнү.

20.04

87.

Б.С.Ү. Уку тизлеген тикшерү

1

Контроль

Белемнәрен тикшерү

21.04

88.

Сыйныфтан тыш уку. Г. Тукайны искә алып.

1

Гомумиләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

24.04

89-90.

Башмак. Татар халык әкияте.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Начар сыйфатка ия булган образларның көлкегә калулары. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре.

27.04

28.04

91.

Туры сөйләгән – котылган, ялганлаган – тотылган. Татар халык әкияте.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Әкияттән яхшы сыйфатларны сайлый белү

04.05

92.

Бытбылдык белән Төлке. Вайнах  халык әкияте.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Җәнлекләрнең, кош-кортларның кешегә хас сыйфатлар белән сурәтләнүе. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре.

05.05

93.

Тылсымлы әтәч. Хакас халык әкияте.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Начар сыйфатка ия булган образларның көлкегә калулары. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре.

08.05

94-97.

Сыйныфтан тыш уку.  Татар халык әкиятләре.

4

Гомумиләштерү

Әкиятләрнең үзенчәлекләре. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре.

11.05

12.05

15.05 18.05

98.

Җенле бабай. Чуваш халык әкияте.

1

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Кешеләрнең тапкыр, җор итеп бирелүе. Рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку.

19.05

99-100.

Саран белән Юмарт. Татар халык әкияте.

2

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

22.05

25.05

101.

“Борын-борын заманда” бүлеген кабатлау дәресе

1

Гомумиләштерү

Әкиятләрнең төп үзенчәлекләрен, тәрбияви идеясен әйтә белү.

26.05

102.

Йомгаклау дәресе.

1

Гомумиләштерү

Җәйгә бирем.Кл тыш уку исемлеге бирү

29.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен" Татар теленән" эш программасы

   Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:      -   башлангыч го...

Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: -   башлангыч гомуми белем бирүнең  Федераль дәүләт белем станда...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт&r...

Чубар - Абдул авылы гомуми белем бирү мәктәбенең " башлангыч" сыйныф атналыгы турында белешмә.

Чубар -  Абдул авылы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф атналыгы турында белешмә.                 Уку елы барышында берләшмә үз эшен план б...