Уку китабына рецензия
материал (3 класс) на тему

Миннуллина Гульфия Ривхатовна

Уку китабына рецензия .

Миннуллина Гөлфия Ривхат кызы

С.К.Гыйматдинов исемендәге

Осиново гимназиясенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_kitabyna_recenziya_0.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уку китабына рецензия .

Миннуллина Гөлфия Ривхат кызы

С.К.Гыйматдинов исемендәге

Осиново гимназиясенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Мин III сыйныфта  авторлары М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин ,И.Х.Мияссарова  булган,  ике кисәктән торган Уку китабы белән укытам. Бу тулыландырылган икенче басма. Китап 2 кисәктән тора. Дәреслекнең  II кисәге III чиректән башлана.Ике кисәк тә дәреслекләргә булган барлык таләпләргә җавап бирә.Дәреслек Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. 2009 елда Казан шәһәре “Мәгариф”нәшриятында басылган. Башлангыч гомуми белем бирү программаларына нигезләнеп төзелгән.

Дәреслекнең I  кисәге 5 бүлектән тора:

1 бүлек.

“Туган җирем!Җәең үтсә,сакланырлык көзнең бар”-дип атала.

Х.Халиков”Белем иле”,”Укытучым” шигырьләре.

“Көз”З.Ярмәки,”Иртә” М.Җәлил “Яңгыр” Н.Дәүли шигырьләре һ.б керә.

2 бүлек.

“Туган илем-алтын бишек “. Анда туган ил ,туган тел турында әсәрләр тупланган :

Г.Галиев” Туган ил кайдан башлана”, Г.Ахунов Чал тарихка сәяхәт Ф.Яруллин “Татарстан байрагы”  һәм шундый әсәрләр.

3 бүлек.

“Кешегә кадерле буласың килсә,үзең кадер күрсәт” дип атала.

Роберт Миннуллин “Яхшылык” ,Ф.Хөснинең “Җүлә-кайгылы эт”

Р.Мингалимнең “Дусларың гына булсын” һ.б.

4 нче бүлек.

“Һөнәрленең кулы алтын”дип атала.

Анда Г.Бәширов “Әтием һөнәре”, Ә.Ерикәй “Әти йорт төзи”, Ә.Кари” Минем әнием тегүче” һ.б. әсәрләр тупланган.

5 бүлек

“Ап-ак карлар яуганда” .

Анда кыш турында әсәрләр тупланган:

Г.Хәсәновның “Кышкы урман” ,Г.Тукайның “Буран” шигыре, Ш.Бикколның”Урман читендә”, Р.Гаташның”, Яңа ел белән” шигырләре урын алган.

 Беренче кисәкә 112 бит бар.

Дәреслекнең  II кисәге 7 бүлектән тора:

1 бүлек .

Ил язмышы-ир кулында,

Ил язмышы-ил кулында.

Анда Ш.Галиевның “Бусы-хәрби сер”.

Р.Бәшәрнең “Саклый белергә кирәк”

Й.Шәрәпованың “Батыр булам” һәм шундый патриотик рухтагы әсәрләр тупланган.

2 бүлек.

Яхшылык-кояш янында,

Яхшылык-ана .   Әниләргә багышланган бу бүлектә.

Ф.Яруллин “Әни” ,Р.Мингалимнең “Яшел күзле әни” һ.б әсәрләр урын алган.

3 бүлек.

“Ах,бу язлар,назлы язлар”дип атала.

Анда исеменнән үк күренгәнчә ,Г.Бәшировның “Яз”, Г.Хәсәновның “Апрель”, И.Туктарның “Таныш Тургайлар” ,Г.Тукайның “Сабыйга”, Ф.Яруллинның “Тукай аша” һ.б. әсәрләре бар.

4 бүлек.

“Батыр үзе үлсә , исеме үлмәс ” дип атала.

5 бүлек.

“Татарстан - спорт иле” дип атала.

6 бүлек.

Бу бүлекнең исеме - “Татар халык әкиятләре.”

Анда “Батыр Әтшч” , ”Зөһрә”, ”Алдакчы белән күпер” әкиятләре бар.

7 бүлек.

“Дөнья халыклары әкиятләре” дип атала.

Шулай итеп , дәреслектәге темалар бүленеше , ел фасылларына да туры килерлек итеп корылган.

Бүгенге табигать күренешләре , үзгәрешләрнең әдәби чагылышын балалар китаптан укып чагыштыралар. Һәр табигать фасылына туры килгән шигырь, хикәяләр укыйлар.

Уку - танып белү эшчәнлегенең нигезе , аның төп ысулы. Шуңа күрә  уку дәресләренең төп бурычы булып укучыларда аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру , текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү тора.

Дәреслек баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керә һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтә.

Китапта төрле жанрдагы әдәби әсәрләр тупланган . Дәреслектә балалар  күңел үсү һәм кәеф китү , ярсу һәм өметсезлек , канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшеннән күңел булу тойгылары кичерә алырлык әсәрләр тупланган . Тирән фикерле , көчле образлы әдәби әсәрләр балаларга  әхлак тәрбиясе бирергә ярдәм итәләр.

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру , текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү өчен дә әдәби әсәрләр бик оста сайланган дип уйлыйм.

Һәр тема эчендә татар халык иҗаты - мәкаль-әйтемнәр урын алган.

Рәсемнәре матур , балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек  итеп ясалган.Башка дәреслекләрдән аермалы буларак,бу китапта башлангыч сыйныф укучылының яшь үзенчәлекләренә туры килерлек дәрәҗәдә әдәбият теориясе дә бирелә.(Чагыштыру,мәкаль,табышмак,сынландыру,хикәя турында)

Кыскасы, дәреслек укучыларга да ошый, укытучы да аның белән рәхәтләнеп эшли.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку китабына рецензия

Уку китабына рецензия .Миннуллина Гөлфия Ривхат кызыС.К.Гыйматдинов исемендәгеОсиново гимназиясенеңбашлангыч сыйныфлар укытучысы....

Рекомендации по написанию отзыва (рецензии) на прочитанное произведение.

Рекомендации по написанию отзыва (рецензии) на прочитанное произведение....

рецензия на учебник

РецензияНа учебник по татарскому языку и литературному чтению для четырехлетней начальной школы (для русскоязычных классов).Автор: Хайдарова Р.З.Класс: 2...

Рецензия на научно-методическую разработку

Рецензия методиста ОУМЦ СВАО на научно-методическую разработку "Интегрированный подход к выполнению творческих проектов в процессе изучения предметов "Окружающий мир" и "Технология"...

Рецензия на учебно-исследовательскую работу "Зачем кактусу колючки?"

Применрный образец рецензии на учебно исследовательскую работу....

Рецензия

Рецензияна  актуальный педагогический опыт«Развитие логического мышления младших школьников»учителя начальных классов МБОУ СОШ№2 им.А.А.Араканцева г. Семикаракорска    ...

Рецензия на урок учителя начальных классов

Рецензия на урок учителя начальных классов МОУ «Рудногорская СОШ» Максимовой Раисы Ефимовны.Урок математики в 1 классе по теме «Переместительное свойство сложения»....