Туган тобэк жырчысы
план-конспект урока (3 класс) на тему

Урок татарской литературы в 3 классе (татарская подгруппа), посвященный жизни и творчеству знаменитого писателя-публициста,  историка Ж.Рахимова. Учащиеся получили задание создать проекты о родном крае, о традициях и обычаях народов, заселяющих юго-восток Республики Татарстан. Были использованы материалы, изданные Ж.Рахимовым.

Скачать:


Предварительный просмотр:

3 нче "А" сыйныфында  Жәмит  Рәхимов ижаты  буенча  үткәрелгән дәрес- очрашу.

Тема : Туган төбәк жырчысы .

Максат: - Ж.Рәхимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу ;

- темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен, дәлилләп бирү осталыгын үстерү;

- Ж.Рәхимов  иҗаты аша үз туган ягыңның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү;

- табигатькә якынайту,балаларның  туган якка игътибарын арттыру;

-  кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек  сыйфатлары тәрбияләү;

 - Жәмит  Рәхимов иҗаты белән кызыксыну уяту.

Жиhазлау:   әдипнең портреты, китаплар күргәзмәсе,  фоторәсемнәр, компьютер, мультимедиа системасы, музыкаль композицияләр, "Туган ягым" темасына  презентация, ”Мәйдан” журналы (№10/2012 ел), Ж.Рәхимовның  "Батырша", "Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе”китаплары.  

Дәрес барышы:

I. Дәреснең кереш өлеше.

  (Салават Фәтхетдинов башкаруында "Мин яратам сине, Татарстан"  җыры яңгырый)

-Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар! ...

II.Уку мәсьәләсен кую.           

- Сез тыңлаган җыр  нәрсә турында? (Туган ягыбыз Татарстан турында)

-Тагын нинди фикерләр бар? Нәрсә ул туган як?

-(Ул безнең-дәүләтебез, Туган илебез, Ватаныбыз).

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-(Ватаныбыз, илебез турында).

-Нәрсә соң ул Туган ил? Ватан кайдан башлана?

(Туган илебез- без дөньяга килү белән үрмәләп, аннары тәпиләп йөри башлаган туган туфрагыбыз.Менә шушы туган туфрак,  Туган ил кайдан башлана соң? Ул син яши торган шәһәр­дән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын беркайчан да онытма, кечкенә дустым!..)

Туган як ул һәрвакыт та -

Газиз Ватаның.

Туган як ул туган ягы

Атаң-анаңның.

Туган якта һәр фасыл да

Бик гүзәл, күркәм.

Матур аның кичләре һәм

Һәр аткан иртә.

Тәпи йөргән урамнары,

Басу-кырлары.

Бергәләшеп дуслар белән

Җырлар җырлары.

Туган телдә сөйләшүче

Якын күршеләр.

Сине сәламләп китүче

Таныш кешеләр.

Туган якта яшәүче ул -

Бәхетле кеше.

Туган якны, туган телне

Онытма кеше!!!

III. Балалар дәрескә әзерләп килгән презентацияләрен тәкъдим итәләр

(Эш өч төркемдә алып барыла. Төркем җитәкчесе алдан сайлап куела. Алар өй эшләренең (рәсем,хикәяләр, шигырьләр, мәкальләр) үтәлешен тикшереп чыга, сыйныфның дәрескә әзерлеге турында укытучыга хәбәр итә.)                            

-Туган як, туган җир ,туган туфрак. Борын- борыннан кеше шушы өч нәрсәгә баш игән. Ир-егетләр сугышка, соңрак , тыныч елларда армиягә киткәндә бер уч туфрак алып, шуны әйләнеп кайтканчы кадерләп саклаганнар. (Бөек Жиңүнең  70 еллыгы)

-Әлмәт-туган җиребез,туган нигезегез шәһәре.Ә күбегезнең әни-әтиләре туган як дип авылны саный, ни өчен?

-(Чөнки ул- минем әти-әнием нигезе. Анда әби-бабаларым яши. Без аларны яратабыз.Шуңа күрә, җәй җитү белән авылга кайтабыз. Авыл табигатенең матурлыгын күрәбез, челтерәп аккан чишмә суларын эчәбез, чиста һавасын сулыйбыз, урманнарда җиләк җыябыз, елгаларда су коенабыз, күлләрдә балык тотабыз.)

-Укучылар, сез кайтып йөри торган авыллар кайда урнашкан? Сезгә өйдә туган як табигате сурәтләнгән әсәрләр укып килергә, проект  әзерләргә кирәк иде. Хәзер сезне тыңлыйбыз                                                                           (презентацияләр : " Әлмәт", "Актаныш", "Балтач")

Физминутка - Балалар без сезнең белән дәресләрдә уйный торган “Түбәтәй” уенын да уйнап алыйк әле.

(Балалар түгәрәккә басалар, түбәтәй киеп, җырны җырлыйлар һәм җыр туктагач түбәтәй кемдә кала, шул бала нинди дә булса бер һөнәрен күрсәтә.)

Түп-түп,түбәтәй,

Түбәтәең укалы!

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды. (шигырь, "Карилем" җыры

IV. Дәреснең төп  өлеше.

-Бар кеше дә Туган илен, туган җирен өзелеп ярата дибез. Ә зыялылык, Ватанны ярату кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Кемдер ул белемнәрен гомере буе үз күңелендә  генә йөртә, ә кемдер башкалар белән дә бик теләп уртаклаша.

Туган ягы - күршебездә генә урнашкан Лениногорск төбәге  турында туплаган  бай тарихи мирасны  киләчәк буыннарга - безгә  бүләк итеп калдырган   язучы Жәмит абыегыз Рәхимов  турында без әле бик аз беләбез.Бүген бездә кунакта - аның тормыш иптәше, лачындай өч улының әнисе- Галия апа Рәхимова. (Галия апа чыгышы)
Җәмит Гата улы Рәхимов  1935 елның 13 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск (элеккеге Шөгер) районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыкларында оператор һәм электромонтер булып эшли, аннары, туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазифаларын башкара. 1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җ.Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать бүлекләрен җитәкли. 1955–1961 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары, 1970 елда, Лениногорск нефть техникумын тәмамлый. Җитмешенче елларда Җ.Рәхимов скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә мастер һәм нефть хуҗалыкларында инженер хезмәтендә була.

Җәмит Рәхимовның язучы буларак калдырган әдәби мирасын шартлы рәвештә ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Аның беренче өлешен узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында туган ягы – Татарстанның нефть чыгару төбәкләрендә барган җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, авыл халкы һәм нефтьчеләр тормышын яктырткан күпсанлы очерк язмалары, мәкаләләр һәм китаплар тәшкил итсә, икенче өлеше исә заман һәм тарихи темаларга багышланган сәнгатьле проза әсәрләреннән гыйбарәт. Тарихи әсәрләреннән бигрәк тә аның «Батырша» романы киң яңгыраш таба. Татар халкының патша колонизаторларына каршы 1755 елдагы мәгълүм баш күтәрүен, аның мәшһүр җитәкчесе, милли азатлык хәрәкәте идеологы, имам хатип һәм мәдрәсә мөдәррисе Абдулла Алиевнең (Батыршаның) каһарманлыгын тарихи документаль чыганаклар нигезендә гәүдәләндергән, шул чор татар тормышын, аның гореф-гадәтләрен, төрле катлау кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне, олпатлык вә вак җанлылык, намуслылык вә хыянәтчелек, дуслык вә дошманлык, мәхәббәт вә нәфрәт кебек каршылыклы әхлакый сыйфатларны төрле вакыйгалар һәм кеше образлары үрнәгендә калку итеп сурәтләгән «Батырша» романы ХХ йөз татар милли әдәбиятының тарихи роман жанрында язылган күренекле әсәрләреннән берсе булып санала.

Аңа 1985 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Тарихи темаларга күптөрле иҗади хыяллар белән яшәгән Җәмит Рәхимов 1996 елның декабрь аенда фаҗигале рәвештә вафат була

Җ.Рәхимов – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алтын яткан җирләрдә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 48 б. – 3000 д.
Кобзарь – Тукай кунагы: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 70 б. – 4000 д.
Якташларым: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 70 б. – 6000 д.
Батырлык чакрымнары: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 157 б. – 1500 д.
Өлешемә тигән көмешем: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 133 б. – 8000 д.
Тәвәккәл таш яра: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 198 б. – 9000 д.
Сагыш: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 104 б. – 5000 д.
Батырша: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 460 б. – 50000 д.
Батырша: тарихи роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 479 б. – 25000 д.

* * *
Дорогу осилит идущий: повесть / пер. с татар. А.Буртынского. – М.: Современник, 1980. – 285 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Рәхимов Җ. Мин ничек язучы булдым // Әлмәт таңнары. – 1993. – 13 март.
Глухов И. Олы әдип // Зәй офыклары. – 1997. – 8 гыйнв.
Хөснуллин Ф. Сагыш // Заман сулышы. – 2000. – 26 февр.
Шамсуаров Т. «Батырша»лар халык җанында // Заветы Ильича. – 2000. – 18 апр.
Бәшәр Р. Шөгерләргә барам әле... // Мәйдан. – 2005. – № 1. – 108–110 б.
Әхмәдиев Н. Нефть бишегендә туган әдип // Казан утлары. – 2005. – 108–110 б.
Миңлебаев К. Батыршалар токымыннан иде ул // Мәдәни җомга. – 2005. – 21 гыйнв.

V. Дәреснең ныгыту  өлеше.

         Син-дәрт тулы моңлы җырым,

         Син-бетмәс көчем минем.

          Син- иркәли белгән анам,

          Җылыңда яшим, илем! (М.Мазунов шигыре)

-Туган илгә карата әйтелгән мәкаль- әйтемнәр беләсезме? (балалар җавабы)

 VI. Дәресне йомгаклау.

-Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды? Нинди теләкләр яздыгыз? (укыту)

    Шундый илдә яшәвем белән мин  горурланам. Халкыма,  Республикама  _____,______ телим. Зур үскәч мин дә туган илемә файдалы кеше булырмын!

VII .  -Менә шундый гүзәл,зур.пөхтә һәм искиткеч безнең туган илебез-Татарстаныбыз.Балалар,без сезнең белән шул матурлыкны саклыйк,акыллы,тырыш,әхлаклы, милләт җанлы , тәрбияле кешеләр булып үсик.Әзерләгән дәресебез тәмам, һәр иртәбез якты булсын . Без сезнең белән һәр дәресебезне : ”Кояшлы иртә кебек “дип башларлык булса иде.

Дәрес "Туган як" җыры белән тәмамлана.

Оҗмахлар да кирәк тугел,

Туган якка җитми ул.

Еллар узган саен якын,

Күңелдән hич китми ул.

Тәүге эзем калган монда,

Тәүге  хисем кабынган.

Ямьле суның  буйларында

Балачагым табылган.

Чит якларда кунел китек,

Бэхет тулы булмый ул.

Кояшы да сурәнерэк

Язлары да соңлый ул.

Йөрәкләрдә, хәтерләрдә

Туган як бит бер генэ.

Кадерле дә, изге дә ул

Туып - үскән җир генә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....