Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности “Кызыклы грамматика” (2 класс)
рабочая программа (2 класс) на тему

Арсланова Гузаль Минивазировна

Пояснительная записка и календарно-тематическое планирование по

внеурочной деятельности “Кызыклы грамматика” для 2 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar.doc114 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

    Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты - барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларыньщ нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның  нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелгән. Стандарт кысаларыңда татар теленнән гомуми белем бирү программаларының структурасына куелган таләпләр укыту процесссында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә. Стандарт проекты белем бирү күләмен һәм дәрәҗәсен, татар теле буенча төзелгән программаларда татар теленең фундаменталь нигезен тәшкил иткән мәҗбүри белем бирү минимумында системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү юлларын билгели.        

     Башлангыч гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү тора. Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә, нәтиҗәсенә ориентлашу тора.

Максат: кече яшьтәге мәктәп укучыларының татар теле фәне буенча белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү һәм ныгыту; укучыларны татар теленең кызыклы фән булуына төшендерү.

Бурычлар:

Дидактик:

  • татар теленә уку фәне буларак кызыксыну  үстерү;  
  • татар теле грамматикасы буенча белем, күнекмәләр булдыру;
  • укучыларның сүзлек запасларын үстерү;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Тәрбияви:

                      Китап белән эшли белү культурасы тәрбияләү;

                     .укучыларда фикерләү культурасы, кызыксыну формалаштыру һәм үстерү;

Үстерелешле:

  • укучыларның фикер йөртүен һәм тапкырлыкларын үстерү;  
  • төрле сүзлекләр белән эшли белүләрен үстерү;
  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү.

Укучыларның белем, күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш: 

- татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

- сузык һәм тартык авазларны;

        - кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән яза белү;

         - э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү;

- сүзлекләр белән эшли белү;

- табышмаклар,ребуслар,башваткычлар чишә белү.

Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре

Шәхескә юнәлтелгән  УУГ (универсаль уку гамәлләре)

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- түгәрәктә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Танып белү  универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү;
  • логик фикерләү чылбырын төзү;
  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

Регулятив (көйләгеч)  универсаль уку гамәлләре

  • -белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;
  • -үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • -эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
  • -үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
  • -бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
  • түгәрәктә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
  • -үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;. уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
  • күзаллау, фаразлау;  логик фикер йөртү осталыгы;    күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

Эчтәлек

Фонетика һәм орфоэпия

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, язу.

Иҗек.( Иҗекләр Илендә)  Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан-юлга күчерү.

Сүзнең язылышы.( Төрле-төрле сүзләр)

Бәйләнешле сөйләм.Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу.

Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау. Синоним, антоним, омоним, тамырдаш сүзләр.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг. саны

Дата

Искәрмә

Календ. срок

Факт.

срок

Авазлар һәм хәрефләр

1.

Авазлар дөньясында

1

2

Сүзләр илендә. Беренче очрашулар.(Табышмаклар чишү, “Эстафета” уены)

1

3

Серле сүзләр.( Серле сүзләр турында хикәяләр,  табышмаклар, әкиятләр тыңлау)

1

4

Сүзләр Илендә дуслар сайлау. (Уен”Яхшы-начар. Игътибарлылыкка һәм матур язуга конкурс)

1

5

Сүзләр Иленең байлыклары.( Башваткыч “Күпме туганнар, дуслар?”.Аңлатмалы сүзлек белән танышу. Уеннар:”Кем күбрәк?”, “Сүзләр чылбыры”)

1

6

Сүзләрнең гаҗәеп әверелешләре. (  Уеннар:”Күңелле хәрефләр”, “Югалган сүз”)

1

7

Алфавитта кунакта .(Орфографик сүзлек белән танышу. Пирамида”Бөтенесе дә А дан”. Уеннар:”Сихерле кое”, “Р га булыш”)

1

8

Аваз һәм хәрефләрнең серләре.( Табышмаклар чишү. Авазларны дөрес әйтүгә күнегүләр.)  

1

9

Сузыклар һәм тартыклар илендә.”Тапкырга-табышмак”уены.

1

10

“Хаталар Корольлегендә”.(  Уен “ Сихерле алмагач”. Ситуацияләрне чишү күнегүләре)

1

11

Э-е хәрефләре.Рәсем буенча хикәя төзү.

1

12

Ө-е хәрефләре. (Башваткыч” Сихерләнгән сүзләр”)

1

13

О-ы хәрефләре.Сүзлек диктанты.Сүзлекләр белән эш.

1

14

Я.ю,е хәрефләре. Искәртмәле диктант.

1

15

Баш хәреф. Кайда, кайчан?”Артык сүз” уены.

1

         

                                                                  Иҗекләр Илендә

16

Иҗекләр Илендә..”Сүз яса”, “Уйлап тап!” уеннары

1

17

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. “Әйе-юк”, “Хатаны тап!”, “Югалган иҗекләр” уеннары

1

                                                              Төрле-төрле сүзләр

18

Сүзләр Илендә гаҗәп хәлләр.(  Игътибарлылыкка күнегүләр.  Башваткычлар чишү. Туп белән уен”Сүзне дәвам ит!”)

2

19

Бертөрле, ләкин төрле-төрле сүзләр (омонимнар).(  Табышмаклар, ребуслар, башваткычлар чишү.)  

1

20

Синоним-сүзләр.( Күңелле аттракцион «әйтеп бетер». Уен”Дустыңны тап!”)

1

21

Антоним сүзләр.( Антоним сүзләр белән уен «Уйлап тап!” )

1

22

Белдеклеләр конкурсы. (Кагыйдәләрне кабатлау.  Табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, хикәяләр)  

1

23

“Тугандаш” (тамырдаш)  сүзләр.( Тамырдаш сүзләр турында сөйләү.Уен”Гаҗәеп бакча”  Ребуслар чишү. “Домино”уены.)

2

24

Гадәти булмаган дәрес. («Бөтенесе дә “А”дан. Сүзләр – антонимнар.)

1

25

Күңелле кешеләр Клубында.( Башваткыч  «А»дан башла!” Синонимнар һәм антонимнар табу. Омонимнарга карата уен.)

1

26

Үткәннәргә сәяхәт.( Искергән сүзләр – архаизмнар (укытучы сөйләве). Борынгы сүзләр «музее»нда.)  

1

27

Хаталар Корольлегендә.”Белмәмешкә булышу”.Орфография законнары.

1

28

Тестлар белән эш. Гадәти булмаган дәрес

1

29

Белгечләр конкурсы.( Кагыйдәләрне кабатлау.  Кроссворд     “Белгечләр конкурсы».)

1

30

Киләчәккә юл.(Неологизмнар турында сөйләү. Уен «Уйлап тап!».  Башваткычлар.)

1

31

”Кызыклы грамматика” түгәрәген йомгаклау.

1

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү .

2. Белем алу сыйфатын яхшырту.

3. Мәктәп, район, республика  күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен

конкурсларда актив катнашу.

4. Балалар арасында дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне дөрес тоту сыйфатлары булдыру  .  

Список использованной литературы

1.Государственные образовательные стандарты по татарскому языку для начальных классов в Республике Татарстан, 2009 г.

2. Программы начального общего образования. Татарский и русский языки. 1-4 классы школ с татарским языком обучения.Казань. Издательство  «Магариф». 2010 г.  

           

3. Нуриева А.Х. Дидактиктические  материалы по татарскому языку. Казань. 1989 г.

4. Журналы «Магариф». Казань.

5. Сборник письменных работ по татарскому языку для 1-3 классов. Казань. 1997 г.

6. Вагыйзов С.Г. Занимательная грамматика. Казань. 2002 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности «Волшебные нитки» для детей младшего школьного возраста специальных (коррекционных) классов VIII вида

Дополнительная образовательная программа «Волшебные нитки» создана с целью развития мелкой моторики и реализации творческих способностей у детей с ОВЗ. Работа занятия планируется так, чтобы она не дуб...

Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности для начальной школы "Занимательная школа"

Данная программа позволяет учащимся ознакомиться со многими интересными вопросами математики на данном этапе обучения, выходящими за рамки школьной программы, расширить целостное представление о пробл...

Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности «Волшебный мир оригами»

Программа «Волшебный мир оригами» является программой общекультурной направленности, созданной на основе результатов работы по обучению учащихся началь...

Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности "Юный филолог"

Успешное овладение знаниями в начальных классах общеобразовательной школы невозможно без интереса детей к учебе. Основной формой обучения в школе является урок. Строгие рамки урока и насыщенность прог...

Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности

Программа  нацелена на приобщение младших школьников к искусству, как вековому культурному опыту человечества, основанному на преемственности поколений, передававших своё восприятие мира, в...

Дополнительная образовательная программа внеурочной деятельности для начальной школы "Юный горожанин"

Программа «Юный горожанин» составлена для работы с младшими школьниками и направлена на социокультурную адаптацию младшего школьника, на подготовку его к гражданской и нравственной деятельности и прис...

Образовательная программа внеурочной деятельности «Занимательная грамматика»

Программа «Занимательная грамматика» построена таким образом, что у детей расширяется и уточняется представление о жизни, активируется словарь и речь в целом. Все это обеспечивает общее ра...