Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.
план-конспект урока (2 класс) на тему

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен ; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mgarifk_birgn_dres_plany.docx25.38 КБ

Предварительный просмотр:

             Гөлшат Мөбарәкшина , Казан шәһәре 174 нче урта мәктәпнең

I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2 нче сыйныфта татар теле (татар төркеме)

Тема.       Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.     

Максат.    Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен ; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау.  Компьютер, йомшак уенчыклар, карточкалар,

                     рәсемнәр.

Материал . С.Г.Вәгыйзов “Кызыклы грамматика”

                                 Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү.

    - Укучылар, март башында без нинди бәйрәм билгеләп үтәбез?

        ( Әниләр бәйрәмен)

    - Әниләребез – иң кадерле, иң якын кешеләребез. (1нче слайд )

    - Мәрхәмәтле безнең әниләр,

      Илгә батырлыкны,

      Җиргә матурлыкны,

      Сез бирәсез газиз Әниләр.

    - Ә сезнең әниләрегез нинди? Өйдә әниләргә хас сыйфатлар язып килергә иде.

       Әйдәгез,укып китәбез.

      (ягымлы,матур,әйбәт,гадел,мәрхәмәтле һ.б)

    - Шушы сүзләр белән җөмләләр уйлап әйтегез.

    - Сыйфатлар җөмләдә нинди роль уйныйлар?

     (җөмләне бизиләр,матурлыйлар)

  • Сыйфатлар нәрсәне белдерә?
  • Нинди сорауларга җавап бирә?

Түбәндәге билгеләргә мисаллар китерегез. (2 нче слайд )

  • Төс 
  • Тәм 
  • Форма
  • Характер
  • Вакыт 
  • Табигать күренешләре 

III. Яңа теманы аңлату.(йомшак уенчыклар,рәсемнәр)

    - Бу нинди куян? (зур)

    - Ә монысы? (кечкенә)

    - Бу тычкан нинди? (зур)

    - Ә монысы? (кечкенә)

    - Бу рәсем нинди? (матур)

    - Ә монысы? (ямьсез )

    - Линейка нинди? (озын)

    - Монысы? (кыска)

    - Бу ат нинди? (зур)

    - Ә монысы? (кечкенә)

    - Лимон нинди? (ачы)

    - Алма нинди? (баллы)

    - Сез нинди сыйфатлар әйттегез?(капма-каршы)

    - Без бүген капма-каршы мәгънәле сыйфатлар турында сөйләшербез.

    - Бу рәсемдәге хайваннарга сораулар куегыз . Куян нинди?

     (куян-куркак, аю- батыр, ат-көчле ,тычкан –кечкенә, фил -зур һ.б.)

  • Кайсы хайваннарны капма-каршы куярсыз?

(куян-куркак, аю-батыр, тычкан – кечкенә, ә фил - зур)

IV. Дәфтәрдә эш. Бирелгән сыйфатларны парлап языгыз. ( 3 нче слайд)

МАТУР        КАРАҢГЫ

ТЫРЫШ        ПЫЧРАК

ОЗЫН        ТАР

ЧИСТА                                              НАЧАР

КИҢ        ЯМЬСЕЗ

ЯХШЫ        КЫСКА

ЯКТЫ        ӘЧЕ        

ТАТЛЫ        ЯЛКАУ

  • Нинди сыйфатлар килеп чыкты?  (капма –каршы сыйфатлар)
  • Ә хәзер сыйфатларны исемнәр белән бәйләп әйтегез.

(киң урам,начар сүз һ.б.)

 

V. Физминутка.

     Су буенда бакалар

     Бик иртә уяндылар.

     Алга да иелделәр,

     Артка да бөгелделәр,

     Уңга да иелделәр,

     Сулга да иелделәр.

     Ә аннан соң бергәләшеп,

     Куллар белән чәбәкләп,

     Аяклар белән тыпырдап

     Сикерешеп алдылар.

VI . Карточкалар белән эш.(Укучыларга карточкалар тарату.) (4 нче слайд)

  1. Бауның озыны, сүзнең _________________  яхшы .
  2. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше  ___________  .
  3. Яхшы гадәт адәм итәр, __________  гадәт әрәм итәр .
  4. Уңган тимерченең куллары кара, икмәге  _____ .
  5. Теле озын кешенең акылы ____________  булыр .

-Нинди сыйфатлар турында әйтелә?(капма-каршы сыйфатлар)

VII. Табышмаклар.(Сыйфатларны табу.) (5 нче слайд)

  1. Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак        

       Нәрсә ул?Я әйт уйлап. (куян)    

  1. Ялагай ул,хәйләкәр ул

 Тавык,үрдәккә кызыга ул. (төлке)    

  1. Килә бер батыр атлап,

  Аягы баса лап-лап

  Урманда йөри.

  Умартадан бал көри.  (аю)    

  1. Сорыдыр төсе

   Үткендер теше

    Урманда йөри

   Ашарга эзли.  (бүре)    

  1. Үзе кечкенә,үзе елак,

  Ә шулай да аны бик яраталар.  (бәби)    

  1. Йомры йомшак,сары йомгак

   Йөгереп йөри чирәмдә. (чеби)    

  1. Башы кызыл тарак,

    Койрыгы матур урак,

    Кычкыртып боргысын,

    Уята барысын.   (әтәч)

  1. Үзе ачы,үзе сары,

     Чәйгә салып эчәләр

     Суык тигәндә ашарга,

     Куша аны врачлар.   (лимон)

VIII . Нәтиҗә.

    -  Бүген дәрестә нинди сыйфатлар турында сөйләштек?

       (капма-каршы сыйфатлар)

     -Кайсы сыйфатларны яратып кулланасыз?Үзегездә нинди сыйфатлар булуын    телисез?(яхшы,әдәпле,әйбәт)

     -Мин сезгә үзегездә бары тик яхшы сыйфатлар булуын гына телим.

IX .Өй эше. “Минем яраткан уенчыгым” темасына кечкенә хикәя язарга (хикәядә сыйфатлар кулланырга)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....

4 нче сыйныфта татар теленнән уен-дәрес. Тема: "Синоним, антоним сыйфатлар”

Максат: 1) укучыларда диалогик һәм монологик сөйләм аша сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру; 2) фикерләү, танып белү сәләтен үстерү;3) яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү....