4 нче сыйныфта татар теленнән уен-дәрес. Тема: "Синоним, антоним сыйфатлар”
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему

Максат: 1) укучыларда диалогик һәм монологик сөйләм аша сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру;

 2) фикерләү, танып белү сәләтен үстерү;

3) яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon babaylar_nindi_bula.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфта татар теленнән уен-дәрес

Тема: "Синоним, антоним сыйфатлар”

Төзеде: Ф.Ф. Вәлиуллина

Максат: 1) укучыларда диалогик һәм монологик сөйләм аша сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру;

 2) фикерләү, танып белү сәләтен үстерү;

3) яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;

Җиһазлау: “Бабайлар нинди була?” презентациясе, карточкалар, сүзлекләр,“Кыш бабай” җыры (М. Яриева көе, Г. Шәйдуллина сүзе)

Тибы: ЛГКК

Форма:  презентация

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Хәерле көн!

- Кунаклар белән дә исәнләшик.

- Хәлләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

 Татар телен өйрәнергә дип килдек.

II. Фонетик күнегү

-Татарча матур итеп сөйләшү өчен телләребезне шомартып алыйк 

1) ч, w, къ авазларына сүзләр кабатлау

Чәч, чал, агач, чибәр, ачкыч

Явыз, авыз, аваз, җавап, вакыт

Сакал, кара, бармак, ташбака

2) Кара, кара, кара,

Карга карый карга.

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

3) гъ авазларына сүзләр кабатлау

Мыегы, таягы, бармагы, аягы, бабайга

II. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, бу сүзләр арасында кайсы сүз артык?(бабай)

- Ни өчен бабай сүзе артык? (бабай – ул кеше)

  - Дөрес, укучылар. Ә бабайлар нинди була? Әйдәгез шул турыда сөйләшәбез?

III. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. “Бабайлар нинди була?” презентациясе

1 слайд (Ике бабай рәсеме. Шул рәсем буенча “Бабайлар нинди була?” дигән сорауга җавап бирү)

-(күзлекле бабай, күзлексез бабай, таяклы, таяксыз, карт, яшь, сакаллы, сакалсыз, юан, ябык, мыеклы, мыексыз, чәчле, чәчсез)

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (нинди?)

- Нинди сүз төркеме? (сыйфат)

2. Карточкалар белән эшләү (Сыйфатларны сүзлекләрдән табып эзләү һәм сүзлекләргә язу)

- Ә хәзер карточкаларда бирелгән сыйфатларның тәрҗемәсен табыгыз һәм сүзлекләрегезгә языгыз.

  • Хәйләкәр, беркатлы, саран, юмарт, матур, чибәр, гүзәл, шаян, усал, явыз, шапшак, пычрак, пөхтә, тылсымлы, кызыклы, беркатлы

3. -Бабайлар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Карточкалардан  язып алган сыйфатларны кулланыгыз

2 слайд (шук, шаян, наян бабай) 

3 слайд (хәйләкәр бабай)

 4 слайд (батыр, орденлы бабай)

5 слайд (Кыш бабай һәм кар кызы рәсеме)

  • Ә Кыш бабай нинди була? (шаян,  юмарт, карт, тылсымлы)
  • Шушы сүзләргә антонимнар табабыз (боек, саран, яшь, тылсымсыз)
  • Ә Кыш бабай усал буламы?Кайчан усал була? (салкын, буран булганда)
  • Кар кызы ниди? (матур)
  • Матур сүзенә синонимнар табыгыз (чибәр, гүзәл)

Физкультминут

IV. Яңа өйрәнелгән материалны ныгыту.

  1. Сигнал карточкалары ярдмендә синоним һәм антонимнар куллануны ныгыту
  • Сезнең алдыгызда  сигнал карточкалары ята. Мин сыйфатлар әйтәм. Сез синонимнарга зәңгәр, антонимнарга сары төс белән җавап бирәсез.

Юмарт-саран, күзлекле-күзлексез, матур-чибәр, карт-яшь, яхшы- әйбәт, хәйләкәр –беркатлы, шапшак-пөхтә, усал-явыз

  1. (Чылбыр уены)

Шушы сүзләрне кертеп, җөмләләр төзибез, “Чылбыр уены” уйныйбыз.

-Кем?-бабай

Б

.......

V. Рефлексия. (Кыш бабай керә)

- Ә Кыш бабайның беләсе килә. Бүген сез дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз, нәрсә өйрәндегез? (Бабайлар турында сөйләштек, синонимнарны, антонимнимнарны өйрәндек)

-Ә безнең Кыш бабай нинди?( Күзлекле, мыеклы, сакаллы, шук, юмарт)

VI. 

VII. Өй эше. Өйрәнелгән антонимнар, синонимнар кулланып, үзегезнең бабайларыгыз турында 6 җөмлә төзегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре. Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф у...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

4 нче сыйныфта татар теленнән район олимпиадасы биремнәре

Олимпиада биремнәре 4 нче сыйныф татар мәктәпләре өчен төзелгән...

3 нче сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;     б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәг...

З нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Тема: «Кисәкчәләр» (УМК «Перспективалы башлангыч мәктәп»)

АннотацияТатар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен  татар теле  дәресе эшкәртмәсе  “Перспективалы башлангыч мәктәп” яки “Перспектива&rdqu...