З нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Тема: «Кисәкчәләр» (УМК «Перспективалы башлангыч мәктәп»)
план-конспект урока (3 класс)

Кадырова Ильгамия Вилдановна

Аннотация

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен  татар теле  дәресе эшкәртмәсе  “Перспективалы башлангыч мәктәп” яки “Перспектива” укыту-методик комплектына һәм программасына нигезләнеп төзелгән. Морфология бүлегенә кергән “Кисәкчәләр” темасына 3 нче сыйныфта программа буенча 5 сәгать  бирелгән. Ә бу дәрес -  иң беренчесе. Шуңа да бу дәрестә укучыларда кисәкчәләр турында беренчел күзаллау булдыру, аларның җөмләдәге роле һәм дөрес язылышына игътибар итү мөһим. Чөнки укучылар да, дә, та, тә кисәкчәләрен урын-вакыт килеше кушымчалары белән еш бутыйлар.

Дәреснең  тибы -  “Яңа материалны үзләштерү”, ә структурасы буенча -эшчәнлекле алым (системно-деятельностный) файдаланып төзелде. Төрле эш формалары, тикшерү формалары кулланылды. Дәрестә укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә, мөстәкыйль эшләү күнекмәләре формалаштыруга зур урын бирелде. Сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, орфографик дөрес язу күнекмәләре булдыру татар телен өйрәтүдә төп максатларның берсе булып тора.

Төп чыганак булган дәреслектән тыш өстәмә белем бирү ресурслары файдаланылды. Болар: сүзлекләр, мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр җыентыклары, электрон кушымталар, уеннар һ.б. Болар баланың танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass_kiskchlr_1_dres_yana_materialny_uzlshteru_drese.docx47.59 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Казаклар төп  гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесе

З нче сыйныфта

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: «Кисәкчәләр»

(УМК «Перспективалы башлангыч мәктәп»)

                                         Автор: Кадырова Илһамия Вилдан кызы,

                                            Татарстан Республикасы Биектау муниципаль

                                             районының  Казаклар төп  гомуми белем

                                             мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

                                           

Казаклар

2017

Дәрес тибы: яңа белемнәрне “ачу”.

Тем:  Кисәкчәләр. 1 нче дәрес.

УМК: «Перспективалы башлангыч мәктәп”

Сыйныф: 3

Максат:

Кисәкчәләр турында төшенчә бирү

Бурычлар:

Да, дә, та, тә кисәкчәләре, аларның дөрес язылышы белән таныштыру.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Мөстәкыйльлек, татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: кисәкчәләр турында төшенчә булдыру. Да, дә, та, тә кисәкчәләренең мәгънә төсмере, дөрес язылышы белән танышу. Җөмләдә кисәкчәләрне танырга, дөрес язарга өйрәтү.

Метапредмет: 

Регулятив: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

Коммуникатив: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү.

Танып-белү: информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү.

Шәхсиятле: кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек булдыру

Ресурслар:

Төп: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Файзрахманова.  Татар теле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән , татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Икенче кисәк. Казан.- “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты,2013.  (32-33 нче битләр)

Ф.Ә.Ганиев һ.б. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005. – 848б.

 -К.Ф.Фәйзрахманова, И.Х.Мияссарова. Татар теле. 3 сыйныф. Электрон кушымта.

- З.Җамалетдинова. Татар теле – 3 сыйныф. Электрон кушымта.

Өстәмә:

- Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Дүртьеллык башл. Татар мәкт. 3-4 нче с-фларда эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2008.- 215б.

- Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: укытучылар өчен кулланма. – Тулыл. 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2002.- 207б.

-  Үз-үзеңне бәяләү өчен шартлы билгеләр.

- Карточкалардагы биремнәр.

- Уен оештыру өчен карточкалар.

Эшчәнлекне оештыру: Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

  1. Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

Максат: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

-Хәерле иртә, укучылар!

-Бер-берегезне сәламләгез. Яныгызда утырган  сыйныфташыгызны иңбашларыгыз белән кагылып сәламләгез.

-Мәкальне укыгыз. Мәгънәсен аңлатыгыз.

   Алтыда белгән ана  телең  алтмышта  да  онытылмас.

Укучыларның фикерләрен тыңлау. ( Татар телен кечкенәдән өйрәнергә)

-Бу безнең бүгенге дәрескә куелган максат.

Татар теленең серләренә төшенүдә сезгә уңышлар телим. Үз ана телегез булган татар телен һәрвакыт хөрмәт итегез һәм яратыгыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм  сынау эшчәнлегендә авырлык тудырган урынны ачыклау

Максат: алдагы дәресләрдә үтелгән, яңа материал үтү өчен кирәкле белемнәрне кабатлау, искә төшерү

1.Матур язу күнегүе. Мәкальне күчереп язу.

Батыр ирдән иң усал бүре дә кача.

Мәгънәсен ачыклау. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.  Сүз төркемнәрен билгеләү.

1 укучы тактада, калган укучылар дәфтәрдә эшлиләр. Фронталь тикшерү

-Кайсы сүзләр калды?

-Алар нинди сүз төркемнәренә керәләр?

  1. Авырлык тудырган урынны табу, сәбәбен ачыклау этабы

Максат: дәреснең темасын, максатларын формалаштыру

-Сүзләрнең кайсы сүз төркеме икәнен билгеләү өчен нишләдек? (Сорау куйдык, нәрсәне белдергәнен ачыкладык).

-Бу сүзләргә сорау куеп буламы? (юк)

-Димәк, бу сүзләр мөстәкыйль сүз төркеме була аламы?

-Без аларны ничек дип атарбыз? (Ярдәмче сүз төркеме)

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз. (Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык)

-Ә нинди ярдәмче сүзләрне беләбез?

Белмибез.

Максат кую.

Нинди сүзләр ярдәмче сүзләр була? Алар ничек аталалар, ни өчен кулланылалар? Дөрес язылышы.

  1. Авырлыктан чыгу юлларын билгеләү

Бу сорауларга җавап табу өчен безгә нишләргә кирәк?

Балаларның фикерләре тыңлана.

- Әйе, бу сүзләрне җөмләдә тикшерергә, төрле күнегүләр эшләргә, китапта язылганнарны укып чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга Һ.б.

  1. Яңа белемнәрне “ачу”  

Максат:  уку күнекмәләре өстендә эшләүне формалаштыру

Төркемнәрдә практик эш.

  1. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.
  2. Мөстәкыйль эшләү.

_________________________________________________________

Практик эш өчен карточкалар.

1 нче төркем.

Җөмләләрне чагыштырып укы.

1.Бу китапта матур хикәяләр күп.              1. Әти миңа китап та алып бирде.

2.Яшелчәләр түтәлләрдә үсә.                     2. Без яшелчәләр утырту өчен  тү-

                                                                         тәлләр дә ясадык.

3.Яулыкта тап бар.                                              3. Яулык та юылды, тап  та  бетте.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә  сорау куй. Сорауларны чагыштыр.

Килешен билгелә? Кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәт.

Кайсы баганада да, дә кушымча, ә кайсы баганада ул кушымча түгел.

Нәтиҗә яса.

_____________________________________________________________

2 нче төркем.

Җөмләләрне чагыштырып укы.

1.Алсуда Абдулла Алиш әкиятләре бар.      1. Алсу да әкиятләр укырга

                                                                          ярата.

2. Кырда кар күп.                                            2. Кыр да ап-ак булган.

3. Каникулда әбидә кунакта булдым              3. Казанга әби дә килде.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә  сорау куй, сорауларны чагыштыр.

Килешен билгелә? Кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәт.

Кайсы баганада  да, дә кушымча, ә кайсы баганада ул кушымча түгел.

Нәтиҗә яса.

______________________________________________________________

3.Төркемнең җавабын тәкъдим итү.

Укытучы:

Мондый ярдәмче сүзләр кисәкчә дип атала.

  1. Кисәкчә сүзенең мәгънәләре ачыклана.
  1. сөйл. Кечкенә кисәк;
  2. махс. биол. һ.б. Зәррә, микроскопик, бербөтен аерым өлеш;
  3. лингв. Сүзгә, сүз тезмәләренә яисә җөмләгә нинди дә булса модаль мәгънә төсмере өсти торган ярдәмлек сүз.

Ярдәмлек сүз- мөстәкыйль һәм тулы мәгънәләре булмаган сүзләр.

  1. Сорауларга җавап бирү һәм кагыйдә чыгару.
  • Кисәкчә нинди сүз төркеме? (ярдәмлек сүз төркеме)
  • Аларга сорау куеп буламы? (юк)
  • Ничек язылалар? (да, дә, та,тә, кисәкчәләре аерым язылалар)
  • Ә урын вакытта килгән исем белән моны эшләп буламы? (Юк, кушымчалар кушылып языла.)
  • Алар сөйләмдә ни өчен кулланылалар? (Алар мәгънә төсмере өстиләр)
  • Да, дә, та, тә кисәкчәләре мәгънәне көчәйтә. Җөмләдән төшереп калдырып  яки, һәм, белән теркәгечләре белән алмаштыру мөмкинлеге бар.
  • Яхшы, укучылар, инде дәреслекнең  32нче битендәге кагыйдәне укыйк. Без чыгарган нәтиҗәләр белән тәңгәл киләме икән?
  1. Кагыйдәне китаптан уку. (32 нче бит)

Физкультминутка уздыру

  1. Беренчел ныгыту, кычкырып әйтеп карау этабы

Максат. Ишетеп, күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм үстерү

  1. Парларда эш. Бер-берегезгә кисәкчә турында сөйләгез.
  2. Карточкалар буенча эш.

Нокталар урынына да, дә кисәкчәләренең тиешлесен куеп күчереп яз.

          Кармак салганда

   Су өсте  тып-тын. Өф иткән җил ... юк. Балык бик яхшы чиртә. Кармакны бер ... тик тотмыйлар. Таҗиның әтисе балыкларны тарта ... чыгара. Таҗи балыкларны чиләккә сала бара. Менә инде аларның чиләкләре ... тулып килә.

  1. Үзара тикшерү.

  1. Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үз эшеңне тикшерү

Максат: укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.

1.Электрон кушымта буенча эш. З.Җамалетдинова Татар теле. З нче сыйныф.

Кисәкчәләр→Син беләсеңме?

Җәяләрне ачып җөмләләрне укы. Кисәкчәләрнең асларына сыз. Җәяләр ачу өчен төсләрне куллан. Сүзләр бергә язылса – яшел, аерым язылса, кызыл төстән файдалан.

Урам (да) кар ява. Урам (да), өйләр (дә) карга күмелгән. Агачлар (гына) ялангач утыра. Кар болай күпләп яуса, тиздән агачлар (да) кар астын (да) калыр.

Чылбыр буенча эш интерактив тактада эшләнә. Соңыннан интерактив юл белән тикшерелә. Хаталар булса, төзәтелә. Ни өчен шулай язарга кирәклеге дәлилләнә.

2. Дифференциаль карточкалар буенча эш. Мөстәкыйль эшләнә һәм үрнәк буенча тикшерелә, хаталар төзәтелә.

1 нче төркем өчен. Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 183 нче бит.

86 нчы күнегү.  Кисәкчәләр  атына  сызып,  шигырьне күчереп  язарга.

         1 нче  карточка

Хәл ителә мәсьәлә.

Картның сүзен һәммәсе дә:

“Дөрес!” – диделәр җөпләп.

Ә карт әйтте: “Иң тәмлесе –

Эшләп ашаган икмәк!”  (Салих Баттал)

        2 нче крточка

Ярларына яшел үлән үскән

Инеш суы ага тын гына,

Тарсынмый ул үзенең барыр юлын,

Салмак кына уза, моң гына.  (Самат Шакир)

        3нче карточка

Мин яшь әле,

Шатлана да беләм,

Соклана да беләм матурга.

Их, бер генә

Болын юлы белән

Малай чактан урап кайтырга.  (Гамил Афзал)

        4 нче карточка

“Кешеләрдән нишләп биздең, кәккүк?” –

Дип сорыйсы килә нигәдер.

Басу түрендәге корыган имән

Сәбәпләрен белгән, күргәндер.

2 нче төркем өчен.

Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 185 нче бит.

88 нче күнегү. Җәяләрне ачып, мәкальләрне күчереп язарга. Кушымчалар астына бер, кисәкчәләр астына ике сызык сызарга.

1 нче карточка

Аз (да) җитә, күп (тә) бетә,  бергә  буялганга  ни  җитә.

Эш беләк (тә) түгел,  теләк (тә).

2 нче карточка

Сүз (дә)  мактанма,  эш (тә)  мактан.

Галим  белсә (дә)  сорый,  -  надан  белмәсә (дә)  сорамый.

3 нче карточка

Җимешне вакытын (да)  аша,  эшне  вакытын (да)  эшлә.

Кеше  алдын (да)  кем (дә) гөл,  кеше  артын (да)  намус  бел.

4 нче карточка

Антны  бирә (дә)  бел,  үти (дә)  бел.

Кеше  алдын (да) куркак  аш (та) батыр,  кыю  эш (тә)  батыр.

  1. Белемнәрне системага салу, кабатлау

Максат:  алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү.

“Заказлар” уены

Берничә “заказ” үтәлә. Вакытка карап укытучы үзе билгели.

Бу уен сүз төркемнәрен дөрес билгеләргә өйрәтә, грамматик формаларны тиз  тану күнекмәсен үстерә, грамматик зирәклек, тел фактларына дикъкать тәрбияли, сүзлек хәзинәсен баета, күрмә хәтерне күнектерә.

        Уен җитәкче өчен әзерләнгән заказ карточкалардан һәм  уенчылар өчен  әзерләнгән 4 җыелмадан тора. Заказ карточкалар – җитәкче кулында, җавап карточкалары уйнаучылар кулында була, аерым төскә буяла.

        Аннан соң җитәкче заказлар әйтә башлый. Заказларны кем тиз һәм төгәл үти, шул ота.

Заказ карточкалары

Ялгызлык исемнәр кирәк.

Берлек санда баш килештә уртаклык исемнәр кирәк.

Күплек санда баш килештә исемнәр кирәк.

Әйбернең төсен белдергән сыйфатлар кирәк.

Әйбернең күләмен белдергән сыйфатлар кирәк.

Әйбернең формасын белдергән сыйфатлар кирәк.

Хәзерге заманны белдергән фигыльләр кирәк.

Үткән заманны белдергән фигыльләр кирәк.

Киләчәк заманны белдергән фигыльләр кирәк

Кисәкчәләр кирәк.

Җавап карточкалары

1 нче җыелма: туристлардан, барасың, Әкълимә, яшел, чиләктә, зур, гына, диңгезнең, йомраннарга, түгәрәк, яздык, алма, аңларсың, урманнан, тиеннәрнең, авылга, ныклы, чыршылар, велосипедны, идәннәрне, кешеләрдә.

2 нче җыелма: дәфтәрләрдән, кисәләр, армиядә, зәңгәр, өйдән, юынырмын, чиста, шәһәргә, киң, Камәр,сөйләде, карандаш, яссы, үк, сәгатьләр,шигырьне,урманнарны, киоскының, йөрәкләргә, сыерчыкларның, урындыкларда.

3 нче җыелма: журналлардан, ак, кәгазьнең, Мәрьям, төйиләр, самолеттан, уйнарбыз, елгалар, укыдыгыз, йомры, кенә, лагерьда, ачкыч, иске, кечкенә, клубка, киемне, китапларга, имәннәрнең, көрәкләрне, бүлмәләрдә.

4 нче җыелма: бүлмәләрдән, каләмнәр, буйыйлар, партада, сары, яңа, төзек, метрдан, ябалак, мәктәпкә, тар, Асия, биерсең, сырлы, ук, китапның, мотоциклны, сыерларның, йөгәннәргә, комбайннарны, кабинетларда.

  1. Өй эше бирү

1)34 нче күнегү (язма);

 (Әмирнең нәтиҗәсен укы. Аның белән килешү яки килешмәвең турында телдән җавап бирергә әзерлән);

2)әдәби уку дәреслегеннән кисәкчәләр кергән 2-3 җөмлә күчереп язарга;

3)кисәкчәләр кертеп 3-4 җөмләдән торган кечкенә хикәя язарга.

  1. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия этабы

Максат: дәрестә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау

  • Без дәрескә нинди максат куйган идек. Үзебезнең куйган максатыбызга ирештек дип уйлыйсызмы?
  • Нинди сүзләр белән таныштык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди кисәкчәләр белдегез?
  • Нинди авырлыклар очрады? Нәрсәләр аңлашылып бетмәде?
  • Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез.

 -  барысы да аңлашылды

 - кыенлыклар очрады, аңлашылмаган әйберләрне өйдә кабатларга

            кирәк

 - бернәрсә дә аңлашылмады, электрон кушымта буенча бу теманы

           өйдә яңадан өйрәнергә кирәк

  • Билгеләр кую.

Кушымта.

Дәрескә технологик карта

Этап

Максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру

Дәрескә әзерлекне тикшерү

Укучыларның дәрескә әзерлеләрен тикшерә

Уку әсбапларын әзерләү

РУУГ: эш урыныңны  оештыру

II.Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

Дәрескә уңай психологик халәт булдыру

Балаларны эшкә әзерләү, эшлисе килү халәте тудыру.

Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыру

ШУУГ: үзмаксат кую

III.Белемнәрне актуальләштерү һәм  сынау эшчәнлегендә авырлык тудырган урынны ачыклау

Алдагы дәресләрдә үтелгән, яңа материал үтү өчен кирәкле белемнәрне кабатлау, искә төшерү

Укучыларны активлаштыру. 

 Фронталь эшне оештыру.

Проблемалы сорау куя.

     

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

Иптәшенең эшен тикшерә.

РУУГ:укучылар белгән мәгълүматларны, белемнәрне үзара бәйләү, кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Авырлык тудырган урынны табу, сәбәбен ачыклау этабы

Дәреснең темасын, максатларын формалаштыру.

Проблемалы сорауны чишүгә җәлеп итә.

 Биремнең үтәлешен контрольдә тоту

 Практик эзләнү эшендә катнашу. Сорауга җавап бирүдә катнашу.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив фикер алышуда катнашу

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

V.Авырлыктан чыгу юлларын билгеләү,

Эшне планлаштыру

Практик эзләнү оештыра.

Сорауга җавап бирүдә катнашу. 

,шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив фикер алышуда катнашу

VI.Яңа белемнәрне “ачу”  

Уку күнекмәләре өстендә эшләүне формалаштыру

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

Төркемнәрдә практик эшне эшлиләр, сорауларга җавап бирүдә катнашу нәтиҗә ясыйлар.

ТУУГ: танып-белү мәсьәләсен  мөстәкыйль ачыклау. КУУГ: төркемдә эшләү, дөрес аралашу күнекмәләре, үз фиереңне тулы һәм төгәл әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контролгә алу

VII.Беренчел ныгыту, кычкырып әйтеп карау этабы

Ишетеп, күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм үстерү

Парларда эшне оештыру. Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.

Парларда эшли, карточкалар буенча күнегүне яза, иптәшенең эшен тикшерә

РУУГ: кагыйдәне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: иптәшеңне тыңлый белү, сөйләм төзү

VIII.Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үз эшеңне тикшерү

Укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү

Фронталь эшне оештыра. Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

Карточкалар белән эшне оештыру. Биремнең үтәлешенә контроль булдыру. Хаталарны ачыклау һәм төзәтүне оештыру.

 Фронталь эштә катнашу, тактада эшләү.

Мөстәкыйль эшләү, эталон буенча үз эшеңне тикшерү, хаталарны төзәтү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау

КУУГ: үзконтроль, биремнәрнең дөрес үтәлешен тикшерү

IX.Белемнәрне системага салу, кабатлау

Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү

Укучыларны активлаштыру

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли, төркемнәрдә эшләү күнекмәләре

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу

X.Өй эше бирү

Дәрестә алган белемнәрне өй эшен эшләгәндә куллана белергә өйрәтү

Өй эшен эшләү буенча күрсәтмәләр бирә

Өй эшен көндәлеккә яза

РУУГ: мөстәкыйль  эшне оештыру, үз эшчәнлеген контрольгә алу

XI.Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия этабы

Дәрестә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау

Үз фикерен әйтергә, нәтиҗә ясарга өйрәтә.

Мин нәрсә белдем?

Ничек бәяләдем?

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

ФГОС Татар теленнән 3 класска эш программасы."Перспективалы башлангыч мәктәп"

Эш программасының эчтәлеге.  Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”...

4 нче сыйныфта татар теленнән район олимпиадасы биремнәре

Олимпиада биремнәре 4 нче сыйныф татар мәктәпләре өчен төзелгән...

4 нче сыйныфта татар теленнән уен-дәрес. Тема: "Синоним, антоним сыйфатлар”

Максат: 1) укучыларда диалогик һәм монологик сөйләм аша сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру; 2) фикерләү, танып белү сәләтен үстерү;3) яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү....

3 нче сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;     б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәг...