3 нче сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (3 класс) на тему

Хусаенова Рамзия Рауфовна

Дәреснең максаты:

а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;     

б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәгълүмат бирү;

в) тәрбияви максат: туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, тискәре сыйфатларны укучыларда булдырмауга ирешү.

Бурычлар:                   

1) зат алмашлыкларының сөйләмдәге ролен күрсәтү;

2) җөмләдән алмашлыкларны табарга өйрәтү.

Дәреснең принциплары:

1) дидактик принциплар: фәннилек, дәвамчанлык, күрсәтмәлелек;

2) лингвистик принцип: функциональ (төрле зат алмашлыкларын сөйләм оештыруда куллану);

3) методик принцип: коммуникатив.

Укыту ысуллары:

 - проблемалы укыту ысулы;

 - өлешчә укыту ысулы.

Укыту алымнары:

1) дәреслек белән эш;

2) уен;

3) карточкалар белән эш.

Дәреснең төре: катнаш дәрес

Дәрес тибы: яңа материал аңлату.

Җиһазлау: дәрес темасы буенча презентация, иҗади эшләү өчен биремнәр, Татар теле дәреслеге-3сыйныф.

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almashlyk_3_minem_achyk_deres.docx26.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Бахтачы филиалы

ТЕМА

ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ

( туган тел (тат.т) 3 нче сыйныф)

                                                        Укытучы: Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы 

                                                                  1 нче квалификацион категорияле

                                                                            башлангыч сыйныф укытучысы

21 март, 2018 ел

Дәреснең максаты:

а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;      

б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәгълүмат бирү;

в) тәрбияви максат: туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, тискәре сыйфатларны укучыларда булдырмауга ирешү.

Бурычлар:

1) зат алмашлыкларының сөйләмдәге ролен күрсәтү;

2) җөмләдән алмашлыкларны табарга өйрәтү.

Дәреснең принциплары:

1) дидактик принциплар: фәннилек, дәвамчанлык, күрсәтмәлелек;

2) лингвистик принцип: функциональ (төрле зат алмашлыкларын сөйләм оештыруда куллану);

3) методик принцип: коммуникатив.

Укыту ысуллары:

 - проблемалы укыту ысулы;

 - өлешчә укыту ысулы.

Укыту алымнары:

1) дәреслек белән эш;

2) уен;

3) карточкалар белән эш.

Дәреснең төре: катнаш дәрес

Дәрес тибы: яңа материал аңлату.

Җиһазлау: дәрес темасы буенча презентация, иҗади эшләү өчен биремнәр, Татар теле дәреслеге-3сыйныф.

Дәрес барышы

I.  Мотивлаштыру.

1. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, Ислам!

Укучы җавабы:

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә.

- Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

2. Матур язу.

- Дәфтәребезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше дип языйк.

- Матур язу күнекмәсендә нинди хәреф язачакбыз? Аны белү өчен игътибар белән экранга карыйк. (1слайд)

Матур җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

Кырга чыгарбыз,

Җиләк җыярбыз.

-Бу шигырьдә нинди аваздан башланган сүзләр ешрак яңгырады?

-Димәк җ хәрефен язачакбыз. Бу рәткә кара әле, нинди үзенчәлек күрәсең? (хәрефләр урыннарын алышынган) (Матур язу тактада)

җ җ җ җ җ

җир рҗи ирҗ җир рҗы

II. Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау.

Укытучы: Ислам, син нинди сүз төркемнәре беләсең?

Укучы:Исем,сыйфат,фигыль.

Укытучы: Нәрсә соң ул исем? Ул нәрсәне белдерә?

Укучы: Исем предметны белдерә.

Укытучы: Нинди сорауларга җавап булып килә?

Укучы: Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Укытучы: Фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы: Фигыль предметның эшен белдереп, нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап булып килә.

Укытучы: Сыйфат нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы: Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килә. 

III. Уку мәсьәләсен кую. Дәреснең темасын ачыклау, максатлар билгеләү.

Укытучы: Тактадагы җөмләгә күз салыйк әле.Бу җөмләдәге сүзләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән икән?

Гөлгенә болында йөри. Ул матур чәчәкләр җыя.

Укытучы:Ни өчен ул сүзен билгеләмәдең?

Укучы: Чөнки без бу сүзне өйрәнмәдек.

Укытучы: Ул сүзенең кайсы сүз төркеменә кергәнен белер өчен безгә менә бу ребусны чишәргә кирәк. Монда  рәттән икәү кабатланып килгән хәрефләрне төшереп калдырып, калган хәрефләрдән сүз төзе. (ребус таблицада)

ЯяАккЛппМллАууШввЛррЫггК

Укытучы: Нинди сүз килеп чыкты?

Укучы: Алмашлык.

Укытучы: Димәк, безнең дәресебезнең темасы ничек икән?

Укучы:Алмашлык.

Укытучы: Алмашлык дигән сүзне син ничек аңлыйсың?

Укучы: Нәрсәнедер алмаштырып килә.

Укытучы: Ислам, яңадан теге җөмләгә кире кайтыйк әле. Бу җөмләдә ул сүзе кайсы сүзне алмаштырып килә икән?

Укучы: Гөлгенә сүзен.        

Укытучы:Бик дөрес әйтәсең. Димәк, ул сүзен Гөлгенә сүзен алмаштырып килгәч, нинди сүз төркеменә кертәбез инде?

Укучы: Алмашлык сүз төркеменә.         

Укытучы: Гөлгенә сүзе нинди сорауга җавап булып килә?

Укучы: кем?

Укытучы: Әйе, кем? Кайсы сүз төркеме әле ул?

Укучы: исем.        

Укытучы: Алмашлык та нинди сорауга җавап бирә?

Укучы: Кем? соравына.

Укытучы: Хәзер нәтиҗә ясыйк. Алмашлык нинди сүз төркемен алмаштырып килә икән?

Укучы: исем.

Укытучы: Татар телендә алмашлыклар ул сүзе  генә түгел, башка алмашлыклар да бар икән әле. Кеше үзен ничек атый? Әйдә әле, Ислам, менә бу карточкалар арасыннан табыйк әле ул сүзне.(Сүз төркемнәре карточкаларга язылып тактага эленә бара)

Укучы: Мин дип

Укытучы: Иптәшеңә кем дип эндәшерсең?

Укучы: Син

Укытучы: Сезнең янга килеп кушылган кешене кем диярсез?

Укучы: Ул.

-Сезнең янга берничә кеше килеп кушылса, сез үзегезне кем диярсез?

Укучы: Без.

Укытучы: Синең янга килгән иптәшләреңә кем дип эндәшерсең?

Укучы: Сез.

Укытучы: Икенче сыйныфта укучыларны кемнәр диярсең?

Укучы:Алар

Укытучы: Әле генә син әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

Укучы: Алмашлык.

Укытучы: Китаптагыча без аларны зат алмашлыклары дип әйтербез.( слайд)

Мин, без-I  зат алмашлыклары

Син, сез-II зат алмашлыклары

Ул, алар –III зат алмашлыклары

Укытучы:Экранга күз салыйк әле. Анда кечкенә генә текст язылган. (2 слайд)

Зилә 3 нче сыйныфта укый. Зилә бик тырыш.Зиләдән үрнәк алалар.        

Укытучы: Ислам,кара әле текст сиңа ошыймы? Нинди кимчелеге бар бу текстның?

Укучы: Зилә сүзе һәр җөмләдә кабаланып килгән.

Укытучы: Әйе, Зилә сүзе кабатланып килгән. Ничек төзәтик соң бу кимчелекне?

Укучы: Зилә сүзен башка сүзләр белән алмаштырып була.

Укытучы: Ничек итеп?

Укучы: Зилә 3 нче сыйныфта укый. Ул бик тырыш. Аннан үрнәк алалар.        

Укытучы: Зилә сүзен нинди сүз төркеме белән алмаштырдың?

Укучы: Алмашлык белән.

Укытучы: Алмашлыклар безнең сөйләмебезне нишләтә?

Укучы: Сөйләмебезне матурлыйлар, кабатлаулардан коткара.

IV. Ял итү минуты

V. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Нокталар урынына алмашлыклар куеп сүзтезмәләрне укы. (карточкага яза)

Укытучы: Хәзер мин сиңа карточка белән бирем бирәм. Нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп яз.

... яратам.

... горурланабыз.

... сөйләдең.        

... бардыгыз.

... балкып тора.

... яшәгәннәр.

Укытучы: Ислам, син нинди алмашлыклар куеп чыктың? Безгә укып күрсәт әле.

2. Шигырь сөйләү.

Уытучы:Әйдә әле, Ислам, син бүген безгә бер бик матур шигырь өйрәнеп килергә тиеш идең. Шуны безгә сөйләп күрсәт әле. (Ш.Галиев “Мин” шигыре)

Укытучы:Бу шигырьдә нинди сүз бик еш кабатланып килә?

Укучы: Мин

Укытучы: Аны без кайсы сүз төркеменә кертербез? Ул кайсы сүзне алыштырып килгән?

Укучы: Шәвәли

Укытучы: Шәвәли сиңа ошадымы?

Укучы: Юк.

Укытучы: Ни өчен?

Укучы: Чөнки ул мактанчык.

Укуытучы: Нәрсә дип мактана соң ул?

Укучы: Шук ди, үткен, уңган, өлгер, җыйнак һәм тыйнак ди.

Укытучы: Димәк, бу шигырь нинди булмаска өйрәтә?

Укучы: Үзең турында мактанырга ярамый, ә кеше сине мактасын. Мактанчык кешене берәү яратмый.

3. Дәреслек буенча эш.

 27 нче күнегүне эшләү (вакыт калса)

VI. Йомгаклау.

1. Өй эше бирү.

1. Дәреслек 28 күнегү (26 бит)

2. Алмашлыклар кергән 3 табышмак язарга.

3. Алмашлыклар кергән 5 җөмлә табып язарга.

 2. Рефлексия.

- Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

- Зат алмашлыклары турында. Ул сүз төркеме.

- Сөйләмебездә кирәкме алмашлыклар? Дәрес барышында очраштыкмы без алар белән?

Дәресне үзеңнең ничек аңлавыңны төрле төсләр белән күрсәт әле.(бала алдына яшел, сары, кызыл төстәге алмалар куела. Укучы тиешле алмаларны сайлап алып күрсәтә)

яшел - мин барысын да аңладым

сары -  аңлап бетермәдем

кызыл - бернәрсә дә аңламадым

Билгеләрне үзбәяңә карап куеп чыгармын. Дәрес өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү ө...

3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

        Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрән...

”Татар халык ашлары” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү максаты: татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калу; исемнәрне кертеп җөмләләр төзү.Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету...

"Татар халык ашлары" темасы буенча презентация.

quot;Татар халык ашлары" темасы буенча презентация....