2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.
тест (2 класс) по теме

 

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

 

Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира  Имаметдин кызы.

 

1.Татар алфавитында ничә хәреф бар?

    а) 39   ә) 33  б) 36

2.Авазларны без:

    а) күрәбез ә) ишетәбез б) ишетәбез һәм күрәбез

3.Татар алфавитында сузык аваз белдерә торган ничә хәреф бар?

    а)9  ә)7  б)10

4.Калын сузыкларны билгеләгез:

     а) [о ],  [  ө],  [ у  ] ,[ и  ]

     ә)  [ а] ,  [ у  ] ,[ о  ],  [ ы]

     б)  [  а] ,  [ о  ] ,[  ү] ,[  ө]

5.Яңгырау тартыкларны билгеләгез

     а) [ п  ] ,  [  ф]  ,[ в  ] ,  [ л ] ,  [ ң]

     ә)[  б] ,  [  м]  ,[ һ  ]  ,  [с  ] , [  з]

     б)[  б]  ,[ в  ]  ,[  г]  ,  [  д] ,  [ з  ]

6. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нечкә сузыклар гына .Шуны билгеләгез:

     а) китап, гомер, чиста, укучы, яза;

     ә) әни, чәчәк, дәфтәр, сөртә, тәмле;

     б) гөл, вәгъдә, Казан, зур, оча;

7. Кайсы рәттә сүзләр иҗеккә дөрес бүленгән?

     а) ән-и, дөнь-я, ал-ма;

     ә) бал-а-лар, сал-кын, а-кыл-лы;

     б) та-выш, ямь-ле, көз-ге.

8.  ь билгесе языла торган сүзне күрсәтегез:

     а) яш... лек

     ә) вәг... дә

     б) яшел...

9. Күпнокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

    К... дерле, гом... р, я... гыр, шә... әр, мәк... ль.

     а) а, ң, е, х, а;

     ә) ә, о, ң, һ, а;

     б) а, е, ң, һ, а.

10. Аваз саны белән хәреф саны туры килгән очракны күрсәтегез:

     а) шигырь, яфрак, ерак, юка;

     ә) вакыйга, таң, күзәтә, чыршы;

     б) дөнья, елга, үлән.

11. Сүзләрдә ни өчен ь(нечкәлек билгесе) хәрефе языла?

     а) сүзләрне аеру өчен;

     ә) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;

     б) алдагы тартыкның нечкәлеген белдерү өчен;

12. Дөрес кагыйдәне билгеләгез:

     а) ө хәрефе сүзнең  беренче иҗегендә генә языла;

     ә) ө хәрефе сүз башында гына языла;

     б) ө хәрефе сүз ахырында гына языла.

13.Дөрес фикер белдергән җөмләне  билгеләгез:

     а) авазлар язуда сүзләр белән белдерелә;

     ә) авазлар язуда саннар белән белдерелә;

     б) авазлар язуда хәрефләр белән белдерелә.

14. Күпнокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

      ... шче, бор... н, мә... ге, ... өнәр, төн... як, й... кы.

     а) е, о, ң, һ, о, ь;

ә) э, ы, ң, һ, ь,о;

б) э, ы, ң, х, ъ, ө.

15. Кайсы сүздә ъ(калынлык билгесе) аеру билгесе булып тора?

а) вәгъдә, ә) мәгънә, б) кулъяулык.

16. Кәгазь сүзендә:

а) 6 хәреф,6 аваз бар;

ә) 6 хәреф, 5 аваз бар;

б) 5 хәреф, 6 аваз бар.

17. Аваз саны күбрәк булган сүзләрне билгеләгез:

а) төньяк, малай, берьюлы;

ә) яфрак, елан, юкә;

б) табигать, сәгать, Ильяс.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...

Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?  А)предметның билгесен Б) билгенең билгесен В) предметны   2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?            А)...

белемнәрне тикшерү өчен сораулар

3 нче сыйныфта әдәби уку буенча алган белемнәрен тикшерү өчен кулланыла...

Белемнәрне тикшерү

Әйләнә-тирә дәресендә белемнәрне тикшерү...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ.

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ....

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү . Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү....

4 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план-конспекты

Тема: Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрМаксатлар: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; аларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, ...