Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү . Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү
статья (4 класс) на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.

Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_kont_magarif.doc89 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү 

Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү

(4 нче сыйныфта укудан йомгаклау тикшерү эше)

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү өч дәрәҗәле биремнәрдән тора.

Беренче дәрәҗә - алгоритм, кагыйдә буенча гамәлләр кылу. 

Аңлап укуны тикшерү буенча беренче дәрәҗә биремнәрдә “эчтәлек - текст” чагыштырмасы өстенлек итә. Беренче дәрәҗәгә ирешү критерие булып эчтәлекне фактик (мәгълүмати) характерда торгызу тора. Ул текстка турыдан-туры бәйле. Биремнәрне үтәгәндә укучы тексттан геройларның гамәлләре, аларның хисләре турында турыдан-туры бирелгән мәгълүматны таба, иң гади нәтиҗә нәтиҗә формалаштыру өчен кирәкле җөмләне, өлешне аерып ала һәм аны куллана.

Беренче дәрәҗә индикаторы булып укыганны ачыклау (язучы, әсәр, герой исемнәрен белүгә); тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны табу максатыннан текстка карата сораулар тора.

Икенче дәрәҗә - эчтәлекле-рефлексияле.

Икенче дәрәҗә биремнәре автор уен тексттагы мәгълүматка гына түгел, ә текстның формаль элементларына (жанр, структура, тел) да таянып табуны;  эчтәлекнең төрле үзенчәлекләрен, эчтәлекне төзүчеләрне анализлау һәм чагыштыру нигезендә аның (эчтәлекнең) эчке, мәгънәви ягын торгызуны күз алдында тота. Укучы текстта бирелгән мәгълүмат нигезендә геройларның төп характеристикаларын, аларның хисләрен интерпретацияли һәм аларны тексттагы мисаллар белән дәлилли; вакыйгалар арасында үзара бәйләнешне ачыклый һәм урнаштыра; текстның гомуми идеясен, аның структурасы элементларын билгели; төп геройларның гамәлләренә гади интерпретация (аңлатма) бирә; геройларның гамәлләрен һәм кичерешләрен чагыштыра, каршы куя; геройларның планнары һәм гамәлләре, шулай ук вакыйгалар арасында үзара бәйләнешләрне аңлата һәм аны текст белән дәлилли; текстта кулланылган тел чаралары үзенчәлекләренә беренчел анализ ясый; текстта турыдан-туры бирелмәгән мәгълүматны таба; аерым җөмләләр арасындагы бәйләнешләр нигезендә нәтиҗә формалаштыра; гомумиләштерелгән мәгълүмат нигезендә.

Икенче дәрәҗә индикаторы булып текст структурасында ориентлаша белү; текстта кулланылган тел чараларын күрә һәм аңлата белү; әдәби төшенчәләрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау; текстның җанр төрен билгели белү кебек биремнәр алынырга мөмкин.

Өченче дәрәҗә - креатив (иҗади).

Өченче дәрәҗә  биремнәре югары дәрәҗәдәге абстракция, фикер йөртүдә мөстәкыйльлек һәм күзаллау, текст буенча уйлануларны күздә тота. Бу дәрәҗә биремнәренә текст эчтәлеген интерпретацияләү (аңлату, ачып бирү), йомгаклау һәм бәяләү тора. Укучы автор тарафыннан турыдан-туры әйтелмәгән бәйләнешләрне таба һәм аларны текстның гомуми идеясенә туры китереп интерпретацияли; текст асты (“юллар арасында” яшеренгән) мәгълүматын таба, гади метафоралар белән белдерелгән мәгълүматны аңлата; текстның мәгънәсен яисә аның төп идеясен ачыклый; төрле текстлардан алынган мәгълүматны һәм үз белемнәрен гомумиләштерә һәм аларны реаль тормыш ситуацияләренә карата куллана.

Өченче дәрәҗә индикаторы булып укыганны аңлата, аңа бәя бирә белү, ягъни концептуаль мәгълүматны (төп мәгънәне, автор фикерен) табу; белем һәм тәҗрибә кулланып, иҗади характерда зур булмаган үз текстыңны төзи белү керә.

Укучыдан барлык биремнәрне дә үтәү таләп ителми. Ул биремнәрне үз теләге буенча сайлап алырга мөмкин. Тикшергәндә үтәлгән биремнәр саны түгел, ә үтәү сыйфаты исәпкә алына. Сайлап алган биремнәрнең барысы да дөрес үтәлсә, югары балл куела. Тикшерү барышында укытучыга үтәлгән биремнәр дәрәҗәсен билгели барырга һәм югарыда санап кителгән белем, күнекмәләрнең һәр укучы тарафыннан ни дәрәҗәдә үзләштерелүен теркәп барырга киңәш ителә. Мәсәлән, бала һәрвакыт биремнәрнең бер төрен генә сайласа (әйтик, укыганны ачыклауга), ә укыганны аңлата һәм бәяли белүдән читләшсә, бу очрак укытучыга әлеге бала белән индивидуаль эшләргә кирәклеген искәртә. Ягъни тикшерү һәм бәяләүдә шәхси якын килү алымы гамәлгә ашырылсын иде.

Укытучы куйган билге белән укучы риза булмаса, аңа әзерләнүгә һәм кабаттан эшләүгә мөмкинлек бирелә. Бу очракта икенче, югарырак билге беренчесен алыштыра.

Әлбәттә, мондый тикшерү төрен уңышлы үтәү нык әзерлекне сорый. Шул максаттан, укытучыга укыган әсәрләр буенча һәрдаим тренинг-күнегүләр үткәреп бару киңәш ителә: язучы исемен, аның әсәре һәм геройларын әйтә белү; әдәби төшенчәләрне белү; әсәрне аның геройлары, тексттагы төп сүзләр яисә план буенча тану; геройны аның портреты буенча танып белү һ.б.

Тикшерү эше К. Насыйриның “Әбүгалисина” фантастик хикәясе буенча төзелде. Укучылар өзекне укыйлар, аннан соң язмача түбәндәге тест биремнәрен үтиләр.

Искәрмә. 1 нче дәрәҗәле биремнәрне укучылар текстны кулланып үтиләр.

1 нче дәрәҗә

Текст эчтәлеген аңлап уку

1. Текст эчтәлегенә туры килә торган җөмләне тап һәм ... тамгасы белән билгелә.

Балаларны алты яшьтән мәктәпкә укырга биределәр.

Малайларны дүрт яшьтән укырга бирделәр. 

Әбүгалисина белән Әбелхарис үзләре теләп мәктәпкә укырга керделәр.

2. Игезәк малайлар кайда туган? Җөмләне тәмамла.

Игезәк малайлар _______________________________________________ .

(Игезәк малайларБохара шәһәре янындагы Шәҗегъ дигән авылда туган.)

3. Әбугалисинаның сизгерлеге турында бик кызык сүзләр сөйлиләр. Тексттан моны исбатлый торган бер җөмлә табып яз.

_______________________________________________________________________ .

(Шулай, ул киез астына салынган бер бит кәгазьнең калынлыгын да сизгән, имеш, дип сөйлиләр.)

4. Әбүгалисинаның уңай сыйфатларын тексттан табып яз.

_____ (үткен), _____ (зирәк), _____ (булдыклы), _____ (сизгер), ______ (тиз төшенүчән, зиһенле).

5. Бик күп нәрсәләр белүче, өйрәнүче, күп укучы кешене халык ничек атый? Тексттан табып яз.

_____ (галим), _____ (акыл иясе).

6. Ни өчен китапларны мәгарәгә урнаштырганнар?

гыйлеме югалмасын, китаплар таралып бетмәсен дип;

кешеләр укымасын дип;

кешеләр урламасын дип.

2 нче дәрәҗә

Текстның мәгънәле өлешләре эзлеклелеген аңлау

7. Җөмләләрнең текстта нинди тәртиптә килүен күрсәт (1, 2, 3, 4, 5 цифрларын куй).

(2) Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина инде бик күпне белүче гыйлем иясе булып җитешә.

(1) Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар.

(3) Ике туган юлга чыгалар.

(4) Игезәкләр киләчәк ел өчен алдан әзерләнергә тотындылар.

Тел чараларын күрә белү

8. “Аңлый алган кадәр белем алырга рөхсәт ителә.” җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр текстта нинди сүзләр белән алыштырылган?

укый алган кадәр;

башына сыйдыра алган кадәр;

өлгерә алган кадәр.

9. “Аның белән сүз көрәштерерлек кеше калмый” дигән җөмләдә калын хәреф белән белдерелгән сүзтезмәне нәрсә белән алыштырырга мөмкин?

сөйләшерлек;

бәхәсләшерлек;

дуслашырлык.

10. “Кылны кырыкка яручы” дигән әйтемне син ничек аңлыйсың? (фразеологик сүзлектән карарга!)

барысына да өлгерүче;

бик күпне белүче;

үрнәк укучы.

11. Сабыйлыкның матурлыгы нәрсә белән?

акыл;

уен;

яшь;

Әсәрнең жанрын билгеләү

12. Әлеге әсәрне нинди җыентыкка кертергә мөмкин?

әкиятләр;

әдәби әкиятләр;

риваять, легендалар.

3 нче дәрәҗә

“Юллар арасыннан” уку, укыганны аңлату һәм бәяләү

13. Түбәндәге хикмәтле сүзләрнең кайсы укылган әсәргә туры килә?

Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр. (татар халык мәкале)

Акыллы дошман акылсыз дустан яхшырак. (татар халык мәкале)

Чын бәхетне бирә бары тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә (Габдерәхим Утыз Имәни).

14. Әбүгалисина гыйлем көчен нинди максатларда кулланыр:

Гади халыкка ярдәм итәр, белемен кешеләргә файда китерер өчен кулланыр.

Байларга хезмәт итәр, белемен явызлык юлында файдаланыр.

Күрәзәче булып китәр.

Текст темасын билгеләү

15. Автор кем (нәрсә) турында сөйләргә теләгән?

Әбүгалисина һәм Әбелхарис – батыр егетләр.

Белемне яшьтән алу файдалы.

Белем кешеләргә ярдәм һәм яхшылык юлында гына файдаланылырга тиеш.

Автор фикерен (төп мәгънәне) аңлау

16. Тексттан алынган кайсы җөмлә әсәрнең төп мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә?

Теләгән җирләрегезгә барыгыз, дөнья күрегез, белем алыгыз, шул белемнәрегез белән халыкка файдалы кешеләр булыгыз.

Безнең юллар йөреп, илләр күреп, төрле җирләрдә булып, гыйлем аласыбыз, бу дөньяның серләренә төшенәсебез килә.

Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар.

Иҗади характерда үз текстыңны төзү

17. Мәгарәдән белем туплап чыккач, Әбүгалисина һәм Әбелхарис арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин? Шуны фаразлап яз.

___________________________________________________________________________________ .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре. Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф у...

Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?  А)предметның билгесен Б) билгенең билгесен В) предметны   2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?            А)...

белемнәрне тикшерү өчен сораулар

3 нче сыйныфта әдәби уку буенча алган белемнәрен тикшерү өчен кулланыла...

Белемнәрне тикшерү

Әйләнә-тирә дәресендә белемнәрне тикшерү...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде.  Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге б...