РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
проект (4 класс)

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:

1.                     Рус балаларында татар  халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата  кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү.

2.    Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләмен үстерү.

3.Халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре белән балаларны таныштыру.

4.Укучыларның   танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_2016_aprel.docx72.13 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ                                     ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ                           ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Башкардылар:

Укытучылар  белемен камилләштерү      

    курсларында укучылар:

  1. Галләмова Мәрьямия Наил кызы, Әлки районы Базарлы Матак  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.
  2. Юлдашева Саҗидә Габдулла кызы, Әлки районы Базарлы Матак  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

         

Проект эше яклауга тәкъдим ителә

Җитәкчеләр: Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, Филология һәм  Мәдәниятара багланышлар институтының филология фәннәре докторы;

   “29” апрель 2016 ел

Эчтәлек

I.Кереш.......................................................................................................................3

 1.Аңлатма язуы.........................................................................................................3

II. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша социаль-мәдәни компетенция үстерү......................................................................4                                       1. Социаль -мәдәни компетенциясе ни өчен кирәк ?.................................... ...4 

     1.1. Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре...................................5

     1.2. Укучыларның татар милләте  мәдәниятенә мөнәсәбәте...........................6

     1.3.Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт............................................7                          2. Халкымның йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре...............................................8  

    2. 1. Халкыбызның затлы мирасы  ..................................................................8-9

    2. 2. Буыннан-буынга күчкән бәйрәмнәр.....................................................10-12

    2.3 Балалар фольклоры..................................................................................12-14

3. Кушымта…………………...................................................................................14

     3.1 Дәрес үрнәге “Күңелле Сабантуй”.........................................................14-18  

     3.2 Чара үрнәге “Нәүрүз” бәйрәме................................................................18-23                                                                                                        

III. Йомгаклау............................................................................................................23

     Кулланылган әдәбият..........................................................................................24

I. Кереш өлеш.

1. Аңлатма язуы

Проект эшенең максатлары:

 Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:

  1. Рус балаларында татар  халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата  кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү.
  2. Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләмен үстерү.

3.Халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре белән балаларны таныштыру.

4.Укучыларның   танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын арттыру.

Проект эшчәнлегенең  төрләре: гамәли эзләнү, уен дәрес, бәйрәм үрнәкләре, презентация.

Эзләнүнең предметы: татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары

Эзләнү объекты: социаль-мәдәни компетенция

II. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша социаль-мәдәни компетенция үстерү

  1. Социаль -мәдәни компетенциясе ни өчен кирәк ?

Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

        Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Тел  ярдәмендә кешенең  һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, без фәнни-тикшеренү эшенең темасын “Рус төркемнәрендә “Бәйрәмнәр” темасы буенча укучыларның социаль-мәдәни компетенциясен үстерү” дип алдык.

        Нәрсә соң ул социаль-мәдәни компетенция ?                                  

        Социаль-мәдәни компетенция - икенче телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, сөйләм этикетын исәпкә алып, аралашу оештыра алу осталыгы ул. Мәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен, әңгәмә һ.б.) төп рольне үти. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, мәдәни компетенция үсә.

       Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә  өйрәтү тарихы йөз еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы - аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе. Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә.  Аралашу- чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята.

1.1. Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

  1. Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.
  2.  Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:
  • Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә. Мәсәлән, “Санамышларны, такмакларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен укыгыз һәм тәрҗемә итегез”, “Җырларны өйрәнегез”, “Уеннарны уйнагыз” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, санамыш-такмакларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш.  Мәсәлән, “Сүзләрне кулланып, диалог төзегез”.
  • Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Санамышларның русча тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз” һ.б.
  1. Бу алда санап кителгән эш төрләре түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла алалар: диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен, әңгәмә.

  1. Укучыларның татар милләте мәдәниятенә мөнәсәбәте

      Укучыларның татар милләте мәдәниятенә мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан дәресләрдә төрле сораулар биреп, белем дәрәҗәләрен тикшерергә мөмкин:

  1. Татар телен белү сиңа ни өчен кирәк?
  2. Татар телендә аралашу сиңа кызыкмы?
  3. Татар милләтеннән булган дусларың күпме?
  4. Башка милләт кешеләренә татарлар турында ниләр сөйләр идең?
  5. Татар халкы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсың?
  6. Татар телендә китаплар укырга яратасыңмы?
  7. Татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсең?

    8. Татар   язучыларыннан кемнәрне беләсең?

    9. Татар   артистларыннан,  җырчыларыннан кемнәрне беләсең?

   10. Татар композиторларыннан,  рәссамнарыннан кемнәрне беләсең

   11. Татар халык ашларын беләсеңме?

   12. Татар милләте турындагы яңалыкларны син кайдан аласың?  

      Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар мәдәни компетенциягә ия булалар һәм алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр.

Шулай итеп, мәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә һ.б.) төп рольне үти.

Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, мәдәни компетенция үсә.

1.3.Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт

    Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарлар барлык халыкның 52,9 %, руслар39,5%, чувашлар 3,4% ын, ә башка милләтләр 4,2% алып тора.

    Безнең туган ягыбызда уннан артык милләт яши. Алар республикабызда бер бөтен зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшиләр.

      Без бу эшебездә татар халкының бәйрәмнәре республикабызда яшәгән  төрле милләт халыклары: рус, башкорт, чуваш, мари, удмуртлар белән дә зур уртаклык булуын күрсәтеп үтәсебез килә. Бу исә элек-электән үк бер-берсе белән аралашып, бер төсле булган табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора дип әйтергә мөмкин.

           Төрле милләтләрнең дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар һәм рус халкының тарихи мирасын өйрәнү, рус һәм татар язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – болар телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар.

    Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. 
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Халык бәйрәмнәрен саклап калу,  аларны кабат  җанландыру, өйрәнү җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.

2. Халкымның йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре

  1. Халкыбызның затлы мирасы

Һәр милләтнең  үзенең борынгыдан сакланып килгән, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре була. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү,  бәйрәмнәр үткәрү – моның ачык мисалы. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф - гадәтләр борын - борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен өлкәннәрдән кечкенәдән үк өйрәнеп үсә.
        Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.

       Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.   Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру,  милләт булып яшәвебезне дәвам итү ул.

      Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз, алар халык күңелендә, китап битләрендә саклана.

    Тарих күрсәткәнчә, һәр телнең, һәр мәдәниятның үзенә генә хас үзенчәлекләре, байлыклары бар. Һәр мәдәният дөньякүләм мәдәниятны баета, тулыландыра.  Рус мәктәпләрендә татар телен укыту шушы максатны истә тотып оештырылырга тиеш.  Татар телен укытуда, аңа кызыксыну уятуда мәдәниятара компетенциянең роле зур. Ул башка милләт вәкиле белән уңышлы аралашу өчен кирәкле фактор. Шуңа күрә мәдәниятара компетенция хәзерге заман мәгарифе өчен актуаль һәм кирәкле компонент булып тора. Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар, яңа лексик берәмлекләр өйрәнү аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ.б. белән якыннан танышырга тиеш. Үзләштерелә торган барлык материал укучыларның белемен арттыруга, коммуникатив эшчәнлекне оештыруга, татар халкының милли үзенчәлекләренә кызыксыну уятуга,  мәдәниятара диалогны оештыруга хезмәт итәргә тиеш. Безгә укучылар татар телен, мәдәниятын дөрес кабул итсен өчен шартлар тудырырга,  дөрес укытырга, тәрбияләргә, махсус эш алымнары булдыру кирәк. Мәсәлән, эзләнүгә илтүче эш төрләрен кулланырга: репортаж алу;  диалогик-монологик сөйләм үстерү;  проект эшләре башкару;  мәкаль-әйтемнәрне өйрәнү; рольле уен һ.б.  Һәр рус баласын татар халкында  өстенлек алган сыйфатлар белән (сабырлык, кунакчыллык, ярдәмчеллек...), татар кешесенә хас ишарәләр, сөйләм тизлеге, басым, интонация белән дә укучыларны таныштырырга кирәк.  Төрле ысуллар белән, кызыксындыру уятып укыткан очракта гына, укучыларыбызны татар телен өйрәнүгә, татарча сөйләшүгә өнди алабыз. Шул чакта гына, “татар телен барлык укучылар да яратып өйрәнәләр” дигән теләк тормышка ашачак.  

     Укытуда дәреслекләр белән генә чикләнмәскә кирәк, мәдәниятара компетенцияне формалаштыру өчен дәресләрдәге эш алымнарын  төрләндереп торырга кирәк. Укучыларыбыз татарча аралашырга өйрәнү белән беррәттән, халкыбызның мәдәниятын кызыксынып үзләштерсәләр,  милләтара әңгәмәне каршылыксыз оештыра алсалар,  мәдәни компетенция үсеш алачак. 

     Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар, яңа лексик берәмлекләр өйрәнү аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре белән танышалар. Үзләштерелә торган барлык материал укучыларның белемен арттыруга, коммуникатив эшчәнлекне оештыруга, татар халкының милли үзенчәлекләренә кызыксыну уятуга,  мәдәниятара дуслыкны оештыруга хезмәт итә. Без - укытучылар, рус телле укучыларга татар телен, мәдәниятын дөрес кабул итсен өчен шартлар тудырырга,  дөрес укытырга тиешбез.

           Башлангыч сыйныфларда укучы  рус балаларының  дәреслекләрендә халкыбызның  берничә бәйрәме белән таныштыру каралган.  Без дәресләрдә  халкыбызның  бәйрәмнәренең тарихы,  бүгенге көнгә кадәр буыннан-буынга күчеп килүе турында җиткерәбез. Төрле метод һәм алымнар кулланып, рус балаларында татар мәдәниятенә кызыксыну, эзләнү  теләкләре булдырырга тырышабыз. 

            Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Май чабу, Покрау, яфрак бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; христиан диненә бәйле Пасха, Раштуа, бәйрәмнәре бүгенге көндә дә сакланган.

     Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда халкыбызның кайбер бәйрәмнәрен тирәнтен өйрәнеп китәбез.  Рус   балалары белән бергәләшеп, шушы бәйрәмнәрнең кайберләрен  билгеләп үтәбез.

2.2  Буыннан-буынга күчкән бәйрәмнәр

     Республикабызда бик  зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – сабантуе. Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Бу олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар .

    Сабантуйлары гөрләп үткәннән соң, күп тә үтми тагын бер олы бәйрәм  - Питрау бәйрәме ( Петров день) уздырыла. Бу керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.  Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

   Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 нче июль көнне билгеләп үтелә. Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган.

Нәүрүз

 "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. . “Нәү” – яңа, “рүз” –көн дип тәрҗемә ителә. Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган –тумачага, күрше–күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.

  Яз көне тал ботакларында бөреләр, йомшак йонлы, тал песиләре барлыкка килгәч үткәрелә торган бәйрәм – Бәрмәнчек. Ул руслардагы “вербное воскресенье” көненә туры килә. “Песи” тал ботакларына бәйле йолалар керәшеннәрдә, татар-мишәрләрдә, тау ягы, нократ татарларында да күзәтелә. Тал агачы башка агачларга караганда алданрак яшәрә, яфрак яра. Аның яшәү көче, яшәрү көчен кешеләргә бирәсе килү теләге белән елга буйларыннан бөреле тал ботаклары сындырып кайтканнар, аны капка, тәрәзә башларына кадап куйганнар, аның белән бер-берсен суккалаганнар,терлекләрне көтүгә куганда шул чыбыклар белән куганнар, каз утырганда оясына салганнар.

Олы көнгә бер атна кала бәрмәнчек алып кайтканнар. Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып элгәннәр.. Бу көнне тары ярмасыннан бәрмәнчек боткасы пешергәннәр. Бәрмәнчекне чиркәүгә алып барып изгеләндергәннәр.     

             Кызыл йомырка бәйрәме яз көне, апрель ахыры, май башларында Пасха алдыннан үткәрелә. Бу көнне йомырка буйыйлар, балаларны сыйлыйлар, өйгә кем беренче керер, аягы авырмы, җиңелме булыр дип сыныйлар. Яз көне йомырка буяу – табигатьнең яңару, уңыш теләү символы, ул бик күп халыкларда  таралган  йола.

            Олы көн бик мөһим бәйрәм. Бу көндә күкәй буяганнар, урамга зур даганнар куялар. Күкәй тәгәрәтешле уйныйлар буйыйлар.

           Кышның 24- 25 декабрьендә Нардуган бәйрәме була.

Бу бәйрәм керәшен халкында үткәрелми калмый. Нардуганда катнашучылар төрле битлекләр, киемнәргә киенеп өй буенча йөргәннәр.Үзләрен танытмаска тырышып, такмаклар әйткәннәр. Нардуган кергән йортта маллар күп булла дигәннәр.

           Масленица көненә май чабу туры килә. Бу көнне матур итеп бизәлгән атларга утырып урманга киткәннәр. «Яшьләр-кызлар май чапмаса, җитен кыска булыр»,-дип әйтә торган булганнар картлар. Май чабуның үзенең махсус көе һәм җырлары бар. Май чабулар узгач, керәшеннәр «коро тота» башлыйлар. Христиан дине йоласы буенча ураза тотуны керәшеннәр шулай әйтәләр.

    Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.

2.3 Балалар фольклоры

          Кече яшьтәге мәктәп  укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте  белән таныштыру  төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган  ярдәмче чыганагыбыз булып  балалар фольклорын әйтергә була. Ул - тән хәрәкәтләрен ритмга, көйгә салучы үзенә бер төр иҗат.  Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә  бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр,  уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

        Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый. Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл, аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда  балаларда бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү, таләпчәнлек   кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

         Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада  эстетик ләззәтләнү, шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы - биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп, һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай", "Кәрия-Зәкәрия" һәм башка  күп төрле  түгәрәк  уеннарын алырга була.

     Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак, туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер-берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

    Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

         Сыйныфтан тыш чараларда татар халкының  гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар туплыйбыз. "Сабантуй", "Нардуган", "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен кертәбез. Җырлы- биюле   уеннар, табышмак , мәкальләр өйрәнүне максат итеп куябыз. Халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбиялибез. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

     Укытучы - белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә. Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.

  1. Кушымта
  1. Дәрес үрнәге “Күңелле Сабантуй”

Максатлар.                                                                                                                                      Белем бирү: 1. Татар халык бәйрәме “Сабантуй” турында төп төшенчәләр бирү, тарихы, йолалары белән таныштыру.                                                                                                                                          2. Татар халкының традицияләре, гореф-гадәтләре,осталыклары (чигү, читекләр тегү, зәркән бизәнү әйберләре ясау) белән таныштыру.                                                                                                       3. Татар халкының культур традицияләренең күптөрлелеге белән таныштыруны дәвам итү: татар халык костюмы, татар халык уеннары.                                                                       Үстерелешле укыту:  1.Укучыларның сөйләм телен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.                                                                                                           2.Эстетик зәвык тәрбияләү.                                                                                                                                  3. Сүз байлыгын арттыру.                                                                                                                   Тәрбияви: 1.Татар халкының гореф – гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, шул гадәтләр аша итәгатьлелек, бер – береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү.                                                                                                                2. Балаларны башка халыклар культурасын хөрмәт итәргә өйрәтү. Җиhазлар: мультимедия проекторы; компьютер, экран; видеоматериал – презентация «Сабантуй»түбәтәй; агач кашыклар;чигелгән яулыклар, сөлгеләр.                 Дәрес барышы:                                                                                                                             I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.                                                                           1.Дәресне оештыру.                                                                                              Исәнләшү. Исәнмесез, балалар! (Шигырь әйтү)                                                                -Сез дәрестә тырышып эшләргә әзерме?                                                                -Әйе, әзер.                                                                                                              -Татарча белү сезгә кирәкме?                                                                                         -Әйе, кирәк.                                                                                                          -Ни өчен?                                                                                                   -Татарча да яхшы бел,                                                                                 Русча да яхшы бел –                                                                                    Икесе дә безнең өчен                                                                                                                  Иң кирәкле затлы тел!                                                                                   -Утырыгыз. Болай күңелле эшләсәгез, бик тә шәп булыр                                                       2)Актуальләштерү                                                                                                                          1. Өй эшен тикшерү. “Без, без, без идек” санамышын яттан сөйләү.                                   2. Әңгәмә кору.  Сез нинди халыкара бәйрәмнәр беләсез? (Яңа Ел, 8 март – Хатын-кызлар көне, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 9 май – Җиңү бәйрәме ).                                                                                                                               3.Уку мәсьәләсен кую.                                                                                                     Укучылар, без сезнең белән бәйрәмнәр белән танышуны дәвам итәбез.                                      II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.                                                                                          1. Сүзлек эше: сабантуй, мәйдан, түбәтәй, камзул, калфак, читек, җилән                        - Ә хәзер инде безнең татар халкына гына хас булган бәйрәмнәрне санап чыгыйк  ( Нардуган, Нәүрүз,Сабантуй, Сөмбелә)                                                                        – Дөрес. Ә тиздән кызартылган йомыркалар белән нинди бәйрәм булачак? (Пасха бәйрәме).                                                                                                                                – Ә тәмле коймаклар белән кышны озату бәйрәме? (Масленица – Май чабу).   Пасха да, Масленица да - христиан бәйрәмнәре.                                                        “Сабан туе” җыры тыңлана.                                                                                             - Балалар, бу нинди җыр – күңеллеме, күңелсезме? (Бу күңелле җыр)                                           -  Ул нәрсә турында? (Ул Сабантуй турында)                                                                              - Җыр Сабантуй турында булгач, нәрсә турында сөйләшербез икән, уйлап карагыз әле?  (Без Сабантуй турында сөйләшербез)                                                                               - Дөрес әйтәсез, без бүген Сабантуй турында сөйләшербез, мин сезне татар халкының милли бәйрәменә чакырам.

III. Дәрес материалы буенча эш.                                                                                        1. Укучыларда  диалогик сөйләм үстерү.                                                                                      - Балалар, нәрсә соң ул Сабантуй? (Сабантуй – бәйрәм)                                                                  - Нинди бәйрәм? (Ул – татар халкының милли бәйрәме)                                                    - Сезнең бу бәйрәмгә барганыгыз бармы ?( әйе)                                                                              -Сез анда кем белән барасыз? ( әни, әти, апа, абый белән....)                                           -Бу бәйрәм сезгә ошыймы?( әйе)                                                                                     -Сабантуй сүзе нәрсә аңлата икәнен беләсезме? (юк)                                                  

     – «Сабан» – төрекчәдән «плуг». Укучылар, сабан белән ни эшлиләр?                    (Бу хезмәт коралы, ул җирне эшкәртү өчен кирәк).                                                               -«Туй» исә – «свадьба» яки «торжество», «праздник» дигәнне аңлата.                                                  - «Сабантуй» –сабан бәйрәме (праздник плуга).                                                                     - Сабантуй - искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы әлеге бәйрәмнең тарихы  бик борынгы  төрки бабаларыбызга барып тоташа. Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан әрчелеп язгы кояшның җирне җылыткан беренче нурлары белән бергә үткәргәннәр.                           -1990 елда Сабантуй закон нигезендә Республика бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Һәм бүгенге көнгә кадәр бу бәйрәм татар милләтенең рухи бердәмлеген саклаучы, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы бәйрәме булып килде. Ул гына да түгел, Сабантуй татарларны, аларның милләтен, милли үзенчәлекләрен  башкаларга таныту чарасы да булып тора. Сабантуй Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән башка төбәкләрдә Украина, Казахстан, Әзербәйҗан, Германия, Америка һ.б. илләрдә бәйрәм ителә.                                                             - Балалар сез беләсез бит, Сабантуй турында шигырьләр дә бик күп. Безгә бүген күбегез  Сабантуй турында шигырь әзерләп килде, аларны тыңлыйк. (Шигырьләр тыңлау.)            

      -  Безнең районда   Сабантуй бәйрәме бик күңелле уза. Без дә бүген дәрестә Сабантуй уздырабыз.  Ул  “Грамматик Сабантуй” булыр.                                                                                                                             

2. Фонетик-лексик күнекмәләр үстерү.                                                                      Уеннар уйнау.                                                                                                                   1.“Капчык киеп йөгерү” уены.                                                                                                     Бирем . түгәрәк итеп тезелгән урындыклар тирәли йөрергә, сүзләрдә [к],[къ] авазларын ишеткәч,  урындыкка утырырга: Сабантуй, чүлмәк, шар, ат, капчык, машина, кашык, йомырка, парашют,батыр, көянтә

2. “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены.                                                                       Бирем: кошларның исемнәрен танып әйтергә,  исемнәрен иҗекләргә бүләргә (сандугач,аккош, торна, тургай, акчарлак, карга, песнәк, сыерчык, тукран)  

3. “Ат чабышы”уены.                                                                                                                        Бирем. “Кем нишли?” соравына дөрес жавап бирергә.

- Егет нишли ?  Егет колгага менә.

- Әби чүлмәк вата.

- Апалар капчык киеп йөгерә.

- Кызлар көянтә-чиләк белән  су күтәреп  йөгерәләр.

- Әниләр кашыкка күкәй салып йөгерәләр.

 4. “ Татарча милли көрәш”уены.                                                                            Бирем:  Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп язарга.                                                                                                                                          - була, бәйрәм, күңелле;                                                                                                             3. Ял итү. “Күрсәт әле, үскәнем” җыр-такмагы. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

-Күрсәт әле, үскәнем,                                                                                                   -Ничек кошлар очалар?                                                                                                      -Менә шулай, менә шулай,                                                                                                -Шулай кошлар очалар.                                                                                                        -Күрсәт әле, үскәнем,                                                                                                            -Ничек йөри аюлар?                                                                                                           -Менә шулай, менә шулай,                                                                                                    -Шулай йөри аюлар.                                                                                                                 4. Грамматик күнекмәләр үстерү.                                                                              Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, күчереп яз.                                           1) Сабантуй матур урын..., болын... була.                                                                         2) Сабантуй... бөтен кеше дә бәйрәм... киенә.                                                                      3)  Сабантуй... бөтен кеше шат кайта.                                                                                 IV. Рефлексив бәяләү .                                                                                          Укучылар рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирәләр.                                                                                                                                                                     Синең сабантуй бүләге җыярга чыкканың бармы һәм ул ничек үтә?                   Сабантуйда үткәрелә торган 3 уенны әйт.                                                          Сабантуй бәйрәменең иң зур   бүләген әйт.                                                     Сабантуйда авызга нәрсә кабып йөгерәләр?                                                                                                                   Син сабантуйда ярышларда катнашканың бармы?                                                     Сабантуй кайда оештырыла?                                                                                Бәяләү.                                                                                                                                     Өй эше бирү.  1) Сабантуй  бәйрәменең бер уены турында сөйләргә өйрәнергә.   2)   Сабантуй  бәйрәме турында рәсем ясарга .                                                                    Алдагы дәрескә проблема кую.                                                                               Саубуллашу.                                                                                                      

                                       3.2   Чара үрнәге “Нәүрүз” бәйрәме

 (3 – 4 нче  сыйныфларда рус балалары белән үткәрелгән  чара).

Сәхнәдә  урман  күренешләре:  агачлар,  аз  гына  үлән, чәчәкләр.

Бәйрәм  залда,  сәхнә  алдында,  бәйрәмгә  килгән  укучылар  белән  үткәрелә.

А.б.-1

Исәнмесез,  дуслар!  Бәйрәмебез  башланды!

А.б.-2

Әйе,  сез  бүген  бәйрәмдә.  Аның  исеме...Нәүрүз!

А.б.-1

Әйтегез  әле,  бәйрәмгә  кемнәр  киләләр?

Укучылар

(Укучылар,  укытучылар,  әниләр,  апалар, кунаклар,..)

А.б.-2

Без  бәйрәмдә  нишлибез?

Укучылар

Уйныйбыз,  биибез,  җырлыйбыз,  

А.б.-1

Ә  бәйрәмне  ничек  башлыйлар? Нәрсә  белән?

Укучылар

Җыр  белән.

А.б.-2

Әйдәгез,  без  дә җырлыйбыз!!!

Ал  да  итәрбез  әле,

Гөл дә итәрбез әле,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле. 

А.б.-1

Карагыз,  карагыз,  тагын  бер  кунак!.  Кечкенә  кошчык!  Бу  бит  сыерчык!  Ул    телеграмма  алып  килә.

А.б.-2(укый)

“Мин  беләм ,  сез  мине  көтәсез.  Ләкин  мин  еракта,  урманда  яшим.  Урманда  бүреләр  дә  бар,  аюлар  да,  шүрәлеләр  дә!  Мин  куркам!  Миңа  булышыгыз!”  -  Нәүрүз.

А.б.-1

Балалар,  Нәүрүзгә  булышабызмы?…

Б.м.

Мин  батыр!  Мин  курыкмыйм!

А.б.-2

Син  курыкмыйсыңмы?  Ярый.. Хәзер  син  урманга  бар,  безгә Нәүрүзне  бәйрәмгә  алып  кил!  Хәерле  юл  сиңа!!!

Урманчы

Кем  бар  монда?  Минем  урманымда  кем  йөри?

Б.м.

Мин - укучы.  Минем  исемем  ...  .Безнең  мәктәбебездә  бәйрәм,  Нәүрүз   бәйрәме.  Ә  Нәүрүз  юк.  Балалар  аны  көтәләр.  Ә  кайда  ул?  Мин  белмим!!

Урманчы

Әйе, әйе,  Нәүрүз  урманда  яши,  ләкин  минем  вакытым  юк,  эшем  күп.  Менә  сиңа  чәчәкләр,  алар  сиңа  булышырлар.

Б.м.

Рәхмәт!  Сау  булыгыз,  урманчы  абый!

Аю

У-У-У!!!!  Мин  сине  хәзер  ашыйм!

Б.м.

Юк,  юк,  аю  дус!  Менә  сиңа  чәчәк!  Кара  әле,  нинди  матур!

Аю

Нинди  матур  чәчәк!  Сиңа  Нәүрүз  кирәкме?!...

Җырла!  Мин  сиңа  юлны  күрсәтәм!

Б.м.

ЗинҺар  өчен  булышыгыз!  Мин  начар  җырлыйм.

А.б.-2

Булышабызмы,  балалар?..  Әйдәгез,  “Яз  җитә”  җырын  җырлыйбыз.

Җыр ”Яз  җитә”

Аю

Рәхмәт,  матур  җырлыйсыз. … Менә  бу  юл  белән  бар!

Б.м

Нинди  озын  бармаклар!  Бу  ке-е-ем?

Шүрәле

Ах,  нинди  чәчәк!

Б.м.

 Бу  ке-е-ем? …Шүрәле,  син  беләсеңме,    Нәүрүз кайда тора?

Шүрәле

 Беләм!..Ләкин  син  башта минем  белән  уйна!.. Аннары мин  юлны  күрсәтәм!

Б.м.

Уйныйм-уйныйм!  Шүрәле  белән  уен

Шүрәле:

-Дустым,  кая  барасың?

-Урманда  син  нишлисең?

-Шүрәле  килсә - нишлисең?

Малай:

- мин урманга  барам

- матур  чәчәкләр җыям

- аңардан  мин  йөгерәм

Шүрәле

Ярый,  ярый. Менә  юлың...,  менә  шулай  бар.

Б.м.

Рәхмәт,  шүрәле.. Куянкай,  син  нигә  елыйсың?  

Куянкай

Минем  аякларым  авырта.

А.б. –(залга)

Балалар!  Кем белә,  нигә  куянкайның  аяклары  авырта?

Б.м.

Елама!  Менә  сиңа  матур  чәчәк!  Син  ял  ит  (куянны  бер  түмгәккә  утырта),  балалар  сиңа  җыр  бүләк  итәләр,  ә  мин  Нәүрүз  янына  барам.

А.б.-2

Балалар,  басыгыз,  куян  ял  итә,  батыр  малай  хәзер  Нәүрүз  янына  бара,   ә  без  җырлыйбыз  да  биибез  -  “Күрсәт  әле,  үскәнем”  җыры.

А.б.-2

(балалар  биегәндә,  Батыр  малай  Нәүрүзне  алып  керә)  Нәүрүз  килә!,  Нәүрүз  килә!  (Укучыларга)  Балалар,  бу  малай  безгә  Нәүрүзне  алып  килде.  Аңа  Рәхмәт  әйтәбезме?

Нәүрүз

Исәнмесез,  балалар.  Мин  Яз  кызы.  Сез  мине  беләсезме?

А.б.-1

Беләбез-беләбез.  Сезгә  бүләгебез  дә  бар. Балалар.  утырыгыз,  ә    безгә  “Хуш  килдең, гүзәл  Нәүрүз”  шигырен  сөйли

Нәүрүз

Рәхмәт,  матур  шигырь,   ә   сез  матур  җырлар    беләсезме?

А.б.-2

Җыр “Кояшлы  ил”                                                                                 Кояшлы ил – безнең ил,                                                                                                                Күге аның гел аяз.                                                                                                                        Кыш китерсә кыш бабай,                                                                                                                 Чәчәк алып килә яз.                                                                                                                          Һавасы да җире дә,                                                                                                                           Салават күпере дә,                                                                                                                  Яңгыры да, кары да –                                                                                                                                Безгә якын бары да 

Нәүрүз

Мин  тагын  уеннар  беләм.  

Беренче  уен  “Кем  беренче?”  Миңа  2  малай  кирәк.

- Менә  сиңа   кашык,  йомырка.

-  Менә  сиңа   кашык,  йомырка.

Икенче  уен  “Аркан  тарту”

Өченче  уен  “Капчык  белән  йөгерү

Нәүрүз

Бәйрәмдә  утырмыйлар,  Әйдә  биибез!

“Кәрия  -  Зәкәрия” 

Нәүрүз

Мин  китәм  инде.  Сау  булыгыз  балалар,  яхшы  укыгыз!

- Балалар,  безгә  җылы  көннәр  кирәкме?

- Безгә  матур  кошлар  кирәкме?

- Безгә  яшел  үлән,  чәчәкләр  кирәкме?

А.Б. - 2

Рәхмәт  сезгә  яхшы  сүзләрегез  өчен. Сез  бик  яхшы  укучылар.

Сез  мәктәптә  татарча  әкиятләр  укыйсызмы?  Ә  шигырьләр  беләсезме?

Нәүрүз

Бик  яхшы!  Ә  хәзер  минем  сезгә  күчтәнәчләрем бар.  Мин  табышмак  әйтәм,  кем  дөрес  җавап  бирә,  бу  сыйныф  күчтәнәч  ала.(Һәр сыйныфка 2 шәр табышмак әйтә)

:- Суда  йөзә,  Һавада  оча,  җирдә  йөри,  безгә  ит  бирә.  (Каз)

- Ул  сөт  ярата,  кешеләргә  файда  ясый,  тычканнар  таба.  (Песи)

3Б:- Матур  кар  бөртекләре  очалар,  балалар   кар  белән  уйныйлар,  бу  кайчан  була?(кыш)

- Ул  җирдә  үсә,  аны  чистартасың  да  елыйсың.(суган)

:Җылы  яңгыр  ява,  чәчәкләр  үсә,  җиләк  җыялар,  бу  кайчан  була? (җәй)

-Ул  ак. Сөт  түгел,  аны  чәйгә  салалар.  Чәй  баллы  була. (шикәр)

Нәүрүз

Нәүрүз  балаларга  күчтәнәчен  бирә.

Нәүрүз!  Рәхмәт.  

Бергәләшеп    чәй  эчү

Йомгаклау.

    Проект эшен  эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештек дип саныйбыз. Без рус төркемнәрендә “Бәйрәмнәр” темасы буенча укучыларның социаль-мәдәни компетенциясен  үстерүнең мөһимлеген ачыклырга тырыштык.   Моңа укучыларның рус мәдәнияты белән беррәттән  татар халкының мәдәнияты, йола-бәйрәмнәре, икътисадый, иҗтимагый  тормышындагы казанышлары белән таныш булу; татарларның гореф-гадәтләрен,  холкын, карашларын, сөйләм этикеты үрнәкләрен белү; ике мәдәният бәйләнешләреннән хәбәрдәр булуның  кирәклеген әйтеп үттек.  Төрле  күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, санамыш-такмакларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәклегенә  басым ясадык.                                                                      

 Рус телле балалар мәдәниятара диалогка әзер булырга, әңгәмәне оештыра белергә; рус һәм татар мәдәниятының охшаш һәм аермалы якларын ачыклый, күзәтә, чагыштыра алырга тиешләр. Әлбәттә, мәдәниятара аңлашылмаучанлыкны булдырмау өчен, бернинди каршылык килеп чыкмасын өчен күп тырышырга кирәк.                                                                                                                      

Укытучыларның төп бурычы  укучыларга ике  мәдәният арасында дөрес психологик мөнәсәбәт оештыру. Без рус телендә сөйләшүче укучыларда татар милләтенә карата ачык, толерант булу, хөрмәт белән  карау кебек  сыйфатларны булдырырга, укучыларда татар телен өйрәнүгә психологик яктан уңай  караш тәрбияләргә тиешбез. Хәзерге вакытта  җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап  үстерүне күздә тотып, никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли  рухлы  хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Халык бәйрәмнәрен саклап калу,  аларны кабат  җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта. Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.

Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, милләтләр арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек  милләт булып яшәвебезне  дәвам  итү

Кулланылган әдәбият.

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.
  2. Пассов Е.А. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению- М., Просвещение., 1991
  3. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001
  4. Уразман  Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.
  5. Фәтхуллова К.С. Тел аралашу чарасы булсын. - //Мәгариф, №10, 2009.
  6. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.  
  7. Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. – Казан, 1999.
  8. Хәйдәрова Р.З. Икетеллелек – заман таләбе.- // Мәгариф, №10, 2007.

Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1987


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

“Ашамлыклар” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Планирование урока с использованием обучающих структур сингапурского метода обучения....

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; „Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , ...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, у...