“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.
план-конспект урока (3 класс)

Кәлимуллина Эльмира Фәритовна

“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

3 нче сыйныф, рус төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_minem_tugan_yagym_3_kl_18.01.20.docx26.6 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

3 нче сыйныф, рус төркеме.

                     

Түбән Кама шәһәре 22 нче гимназиянең

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кәлимуллина Эльмира Фәрит кызы

Сыйныф: 3 В

Тема: Татарстан – туган илем.

Максат:            1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу.

                           2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.

                           3. Татарстан  Республикасы, туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Җиһазлау: Татарстан символикасын үз эченә алган рәсемнәр, президентыбызның портреты,  компьютерда Татарстан темасына караган презентация, карточкалар, Р. З. Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы”.

Дәрес тибы: ДМС.

Дәрес барышы

I.        Әзерлек этабы: (2 мин)

1.        Укучылар белән исәнләшү.

2.       Эшкә уңай халәт тудыру

Укучылар уз кулларын бер-берсенә уып кулларның җылылыгын тоялар, энергияләрен сыйныфташлары белән бүлешәләр.

3. Без бүген ике командага бүленеп эшлибез.

II. Укыту мәсьәләсен кую.(1 мин)

- Укучылар, экранга карагыз. Сез нәрсә күрәсез? (карта)

- Нинди карта? (Татарстан картасы)

- Без бүген сезнең белән Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Үзебезнең туган җиребез -  Татарстаныбыз турында сөйләшербез. Хәерле юл!

III. Дәрес материалы буенча эш.

  1. 1 нче тукталыш – Татарстан Республикасының дәүләт символлары.(3)

Партада ТРның символлары төшерелгән рәсемнәр  ята, алар турына сөйләгез.

  • Бу Татарстанның флагы.Ул өч төстән тора: яшел, ак, кызыл.
  • Бу Татарстанның гербы. Гербта ак барс бар. Ул зур, көчле, канатлы.
  • Өстәмә сораулар:
  • Тагын нинди символ бар? (дәүләт гимны)
  • ТРның президенты кем? (Миңнеханов Рөстәм Нургали улы)

  1. 2 нче тукталыш -  Татарстан шәһәрләре. (10)

  1. Экранда шәһәрләр исемнәре язылган.  Бары тик Татарстан шәһәрләрен генә күчереп языгыз. (Казан, Мәскәү, Уфа, Түбән Кама, Чистай, Санкт-Петербург, Әлмәт, Саратов, Алабуга, Бөгелмә, Пермь, Яр Чаллы, Зәй)
  • Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Зәй – Татарстан шәһәрләре.
  • Әйе, Татарстанда зур һәм кечкенә шәһәрләр күп. Ә кайсысы баш шәһәр?
  • Казан - Татарстан Республикасының башкаласы.

-Казанның символы булып нәрсә тора? (Сөембикә манарасы)

(Салават “Сөембикә ” исемле шигырьне яттан сөйли) (1 мин)

«Сөембикә” шигыре

Кремльнең эчендә

Биек-биек биеккә

Ашкан бер манара бар

Исеме – Сөембикә...,

Балкып тора алтын ай

Шул манара очында

Карыйсы килә кереп,

          Ни бар икән эчендә!

Биек борынгы манара

Исеме – Сөембикә

Беләсебез бик килә

Кем икән ул,кем икән?

Хәзер үк әйтим микән,

Хәзер үк сөйлим икән?

Патшабикә- ханбикә

          Булган ул Сөембикә!

Башня Сююмбике – символ татарского народа, символ любви, преданности к народу.

  1. - А, давайте, проверим, узнаете ли вы по символам города Татарстана.

Камаз машиналары кайсы шәһәрдә ясыйлар? (Яр Чаллы)

“Восток” сәгатьләрен кайда чыгаралар? (Чистайда)

Нефтьчеләр шәһәрен атагыз? (Әлмәт)

Машина шиналарын кайсы шәһәрдә чыгаралар? (Түбән Кама)

Тарихи музейларга бай шәһәр? (Алабуга)

Шикәр заводы кайсы шәһәрдә? (Зәйдә)

Бугульминский государственный русский драматический театр имени А.В. Баталова (основан в 19 в.),  Литературно-мемориальный музей Ярослава Гашека (чешский писатель, который жил в 20-ые годы в Бугульме)

 Өстәмә сорау (доп.вопрос) (1)

-Татарстанны “дүрт елга” иле диләр. Нинди елгалар ул?

- Идел, Агыйдел, Чулман, Нократ елгалары.

Тагын нинди елгалар ага? (Мишә, Зәй, Казансу)

  1. 3нче тукталыш – Татарстан халыклары.(4)

(кәгазьгә Татарстанда яшәүче  халыклар исемнәрен  язарга)

  1. Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар дус һәм тату яшиләр.

4.        4нче тукталыш - ял минуты.(3)

Бер укучы татар халык биюен башкара. Аннан соң сыйныфташларына һәм кунакларга бию буенча мастер-класс үткәрә, барысын да биюгә җәлеп итә.

  1. 5 нче тукталыш – Милли музыка уен кораллары – национальные музыкальные инструменты (записывают в словарь) (4)

Звучит инструмент, дети должны угадать название инструмента.

По-вашему, как на этих инструментах играют?

  1. Курай
  2. Гармун
  3. Думбра
  4. Кубыз

  1. 6нчы тукталыш – Татар халык ашлары.(4)

Укучылар урыннарында  татар халыкның милли ризыкларын язалар. Аннан соң экран буенча тикшерәләр.

  1. 7нче тукталыш – Татар халык авыз иҗаты.(4)

Командалар чиратлап татар теле дәресендә өйрәнгән татарча мәкаль-әйтемнәрне, тизәйткечләрне, санамышларны әйтәләр.

  1. Җәмилә җиләк җыя.
  2. Туган ана бер, туган Ватан бер.
  3. Туган илем – туган анам.
  4. Туган илем – туган өем.
  5. Туган илем – алтын бишек.
  6. Әлеш-мәлеш мичтә бәлеш, казанда ит, аша да, кит!
  7. Әке-пәке, кыек сәке, уртасында бака ботын күтәреп ята.
  8. Абагага, бага-бага, башым бәрдем баганага.
  9. Чәп-чәп чәбәкәй, мин бит әле бәләкәй. мин –акыллы, мин-тәтәй, тимә миңа, кәҗәкәй.
  10. Бер алма, ике алма, өч алма, дүрт алма, биш алма, алты алма, җиде алма, сигез алма, тугыз алма, ун алма, кызыл алма.

  • Яңа тизәйткеч өйрәтимме? (Сары-сары сап-сары сандугач балалары,

Сыерчык, сыерчык, нинди матур сызгырчык! Чырык – чырык(1)

килә чыпчык.

Җиләк ,җиләк,җиләкләр,

Бик тиз тулмый чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.

Нәтиҗә ясап, бер укучы Э. Мөэминованың “Туган телем” шигырен cөйли. (1)

Туган тел

Дөньяда иң матур ил

Ул- минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул- минем туган телем.

„Балам“- диеп, туган телдә                                               Эндәшә миңа әткәм.

„Әнием“- дип, әнкәемә

 Мин туган телдә әйтәм.

    Туган телемдә сөйләшеп,

    Яшим мин туган илдә.

    „Туган ил“ дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

IV. Гомумиләштерү.(1)

-Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Татарстан Республикасы турында.

- Татарстан Республикасы нәрсә ул?

- Безнең  Ватаныбыз, туган илебез.

- Татарстан нинди республика?

- Татарстан зур, матур һәм бай ил.

- Сез нәрсәләр белдегез?(нинди яңалык белдегез?)

 

Укучылар башкаруында “Матур булсын” җыры яңгырый.(2)

 

V. Рефлексия.

Дәрестә ике команда да актив катнашкан өчен, тәмле күчтәнәч белән бүләкләнә.

(чәкчәк)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

“Ашамлыклар” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Планирование урока с использованием обучающих структур сингапурского метода обучения....

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресеДәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-кү...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1.                     Рус балаларында татар  халкының т...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; „Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , ...

”Татар халык ашлары” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү максаты: татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калу; исемнәрне кертеп җөмләләр төзү.Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету...

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....