праздник, посвященный ко дню Защитников Отечества
материал (3 класс) по теме

игры, задания на смекалку, соревнования на ловкость.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл herle_kich.docx19.94 КБ

Предварительный просмотр:

  1. әерле кич,кадерле дуслар!
  2. Безнең бүгенге очрашуыбыз могҗизалар кырында булачак. Бу кырда ачы җилләр исә , челлә вакытында кояш кыздыра кышкы кара төннәрдә бүреләр улаган тавышлар ишетелә.(музыка)
  3. Шулай булса да могҗизалар кырында тормыш кызыклы һәм кеше ышанмаслык вакыйгалар булып тора.Монда яшәүчеләр бернинди авырлыктан да курыкмыйлар һәм барлык каршылыкларны да җиңәргә әзер.
  4. Ә бүген алар бездә кунакта ...
  5. Әйдәгез аларны алкышлап каршы алыйк: “Җиңелмәс мушкетерлар” “Кыю зорролар”  

Сезне сәхнәбез түренә чакырабыз.

Командалар узләренең исемнәре һәм девизлары белән таныштырып китсеннәр әле!

Яхшы , командалар белән таныштык .

 Ә хәзер жюри сайлап куыйк.

Конкурста җиңүчеләр үзләренә генә хас билгеләр белән бәяләнәчәкләр. Зорроларның җиңү билгесе – ук, мушкетерларның – каурый.

Бүген могҗизалар кырында очрашучы командаларның бу составта булуы очракы түгел . Бүген монда иң көчле иң гадел курку белмәс сугышчылар җыелган.

  Менә, мәсәлән ,Колифорния далаларында горур Зорроның тормыш девизы әле дә ишетелә сыман: Явыз эшләр кылган кеше һәрчак җәзасын күрергә , ә яхшылык бүләкләнергә тиеш! Кара маска кигән бу горур егетнең һәм аның дусларының төп максаты – көчсезләргә һәм ярлыларга ярдәм итү. Бу тарихи вакыйгалар 18 нче гасыр-

Ның ахырында Калифорнияда бара.Зорро фехтование , фокуслар ,трюклар,остасы буларак та бик кызыклы герой . Ә Зорро кушаматының испанчадан тәрҗемәсе “ төлке” дигәнне аңлата.

  Ә мушкетер- мушкет тоткан сугышчы дигән мәгънәне аңлата. Аларның тарихы борынгы Франөия патша диварларында баручы вакыйгаларга барып тоташа. Сезнең арагызда “өч мушкетер һәм Д.артан  ян “фил  мын карамаган кеше юктыр.

   Безнең геройларыбызны берләштерүче тагын бер билге бар : алар барсыда эшләпә кияргә яраталар.Бу кием элементыннан башкааларны күз алдына китерергә мөмкин түгел.

      Шушы берәлеккә нигезләнеп “Могҗизалар кырында “ ярышларыбызны башлыйбыз !


Беренче ярышыбыз “Эшләпә кию остасы” диеп атала.Һәр командага 10 шар эшләпә бирелә .кайсы команда үзенең командирына шул эшләпәләрне тизрәк киертеп бетерә , шул җиңүче булачак.

( Һәрбер уенчы билгеләнгән араны йөгереп үтеп , эшләпәне командирга киертергә , ә эшләпәләр командирның башыннан ишелеп төшмәскә тиеш)

                   Концерт номеры: Тахиуллина Лейсан

   Ярый ,капитаннарга инде баш киемнәрен кидерттек . ә хәзер инде өс киемнәрен дә киертик. Һәр уенчы билгеләнгән араны йөгереп килеп капитаннарга үзенең бер өс кие-

  мен киертә.Кайсы команда биремне тизрәк үтәп бетерә , шул җиңүче.

Концерт   номеры Мухаррамова Илхамия

  Элек-электән үзенең иленең чын сакчысы булган ир- атларга иң кирәкле сыйфат – җитезлек һәм тапкырлык булган . Күз алдыгызга китерегез , сезнең алда биек кыя . Шул таш кыяны кичеп кенә , дошманнарны җиңә  алачаксыз . Сезгә моның өчен бик озын бау кирәк булчак. Ә кул астында бу мизгелдә әзер бау юк . Батыр сугышчылар авыр ситуаөияләрдән чыгу юлын һәрвакытта таба белергә тиеш. Шул ысулларның берсе- үзегездә булган киемнәрдән озын бау ясау. Кайсы команданың бавы озынрак була – шул җиңүче .

           Концерт номеры.Бию Чегэн биюе

Ә хәзер безнең алда тагын бер бирем көтә. Хәзер безнең зорролар бер якка ,мушкетерлар бер якка аяк киемнәрен салып ,күзләрен бәйләп утыралар.Буталган аяк киемнәре арасыннан үз аяк киемнәрен табып киергә тиеш булалар.

кем бу эшне тизрәк башкара, шул җиңүче.

Концерт   номеры.Ковалева Оксана

Бик яхшы.Бу уен да күзләрне бәйләп башкарыла.Һәр командадан иң җитез уенчыны сайлап алыгыз.Шул уенчы чиләккә күпме күбрәк предмет җыя – шул җиңүче.Ягез башкарыйк

Концерт   номеры. 1классукучылары Зилем-Зилщле

Борынгы гасырдан ук безнең бүгенге очрашуыбызның геройлары үзләренең оста биюче булулары белән күпләргә танылганнар . Зиннәтле сарайларда яңгыраган вал с , мазурка, миуэт тавышлары әле дә ишетелгән сыман. Ә могҗизалар кырында яшәүче курку белмәс батырлар , буыннан-буынга килгән бию осталыгын саклый алдылар микән соң ? Әйдәгез , әле шуны тикшереп карыйк .( шарларны маңгайга яки эчкә кысып бииләр)

Концерт   номеры сафина Динә җырлый

Үзен хөрмәт иткән зорро һәм мушкетер бик яхшы атта чаба һәм тамагавкаларны төз ата белә.Шулай да  тамагавка урынына туплар булыр.Ләкин моңа да карамастан , бирем бик җиңел булмас.

Сезгә туплар ны кеглиларга атарга һәм егарга туры киләчәк .Бу биремне команданың һәрбер уенчысы башкарырга тиеш.Сез әзерме ? Алайса башладык.

Концерт   номеры.восточный танец

Әйдәгез һәр команданың “ Визиткасын “карап китик әле.Сезне сәхнәбез түренә чакырабыз.

Концерт номеры.2класслар Крокодил Гена

Көрәш кызганнан кыза. Без ирешелгән максатларда гына тукталмыйча , бәйгебезне дәвам итәбез. Ә алда безне зорро, мушкетер гына лаеклы конкурс көтә.Ул түбәндәге-дән гыйбәрәт: тиз арада дөрес итеп ,бу карточкаларда язылган хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.Кем сүзне тизрәк таба шул җиңүче. 1,2,- башладык.

Яхшы, сез барлык биремне дә бик төгәл үтисез.

Концерт номеры Концерт номеры.сов. бию

Әхәзер “Оста рассам Конкурсы”Һәр команда үзенең оста рәссамын билгеләп сайлап ала.аларның күзләрен бәйлибез һәм минем арттан рәсемне ясап барабыз.

Корабл, кояш , тау , диңгез, болыт , балык , акчарлак

         

  1.  

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Веселые старты, посвященные ко Дню защитников Отечества

Описание этапов  игры для мальчиков  3-4 классов....

Веселые старты, посвященные ко Дню защитников Отечества

Описание этапов  игры для мальчиков  3-4 классов....

Сценарий праздника, посвященного празднованию Дню Защитника Отечества.

Сценарий праздника, отработанного на собственном классе. Проводился в 4классе. Активно задействован весь класс в организации и проведении. Работа направлена на сплочение коллектива и формирование уваж...

Мероприятие посвященное празднованию "Дня Защитника Отечества"

Конкурсно-игровая программа для мальчишек начальной школы...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля, "Защитники Отечества".

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Защитники Отечества"...

сценарий концерта, посвященного празднованию Дня защитника Отечества

сценарий концертной программы с музыкальными номерами...

МЕРОПРИЯТИЕ ПОСВЯЩЕННОЕ КО ДНЮ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА

мероприятие провели на ура, дети в восторге!...