Игра-конкурс "Счастливый случай" ко дню рождения Габдуллы Тукая
методическая разработка (4 класс) на тему

Исламова Зимфира Насиховна

Игра ведетса по геймам с разными заданиями. Показывается презентация. Дети соревнуются командами. Жюри посчитывает баллы. В конце объявляется победитель и в их честь ставится концерт, посвященный жизни и деятельности Габдуллы Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Бэхетле очрак54.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Бәхетле очрак   “Тукай безнең күңелләрдә”

                19.04.2015. Кече Шилнә урта мәктәбенең 4-5 нче сыйныф укучылары   катнашуында   ярыш-уен.  Татар  теле һәм  әдәбияты  укытучысы:

 З.Н.Исламова

Максат: укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбиятына карата аңлы караш булдыру; укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып-белүләрен арттыру, баету; үз өсләрендә мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; туган якка мәхәббәт, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга карата хөрмәт тәрбияләү; шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнергә теләк уяту.

Җиһазлау: төрле сүзлекләр, әдәби китаплар, Габдулла Тукайның китаплары, шигырьләренә иллюстрацияләр, компьютер, экран, проектор, уенга презентация, уен атрибутлары (карточкалар, кәгазь, каләм, саннар язылган мичкәле кисмәк).

Уен тәртибе: жюри сайлана; уенда ике команда катнаша. Өйгә эш итеп исем, девиз, капма-каршы командага сораулар әзерләргә бирем бирелә. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән алдагы дәресләрдә таныштырыла. Уенны ике 6 нчы класс укучысы алып бара. Геймнар тәртибе экранга чыгып бара, сораулар командаларга чиратлап бирелә. Тамашачылар белән дә ярышлар оештырыла ( актив тамашачы бүләкләнә)

Музыкаль тәнәфестә концерт номерлары күрсәтелә.

Уен барышы: Залда “Туган тел” яңгырый. Экранда геймнар язылган слайдлар ачылып барыла. Кара-каршы ике команда утыра. Командалар чиратлап биремнәрне үтиләр, жюри бәяли. Концерт номерлары күрсәтелә, тамашачылар өчен аерым биремнәр тәкъдим ителә.

Соңыннан бүләкләү тантанасы.

Аккан чишмәләрне туктатырлык

Бернинди көч җирдә тумаган.

Татар торган җирдә “Туган тел”не

Җырлап әле беркем туймаган!

    Мәктәбебездә   бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган декада дәвам итә.

1.Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган “Бәхетле очрак” уен-ярышны башлыйбыз.

          Кырлай якларына барып чыксаң,

          Ак каеннар каршы алалар.

          Габдулла да шунда кебек –

          Уйнап йөри нәни балалар.

2.Алып баручы. Тукай дигәч килеп баса

Бөек шагыйрь – зур кеше.

Бүгенгәчә сакланган бит

Шигырьләренең көче.

1.Ал.баручы.

 Дөньяда бик аздыр ул

Чын шагыйрь, синдәй Тукай!

Син күңелләрне яктырткан

Сүнмәс кояш, нурлы ай!

Хәзер командалар белән танышабыз. Сүз беренче командага бирелә.

Безнең исем: “Без – Шаяннар, укуда сынатмыйбыз, бар эштә дә уңганнар”

Безнең девиз: “Уйна да көл, укы да бел”

Сәламләү: Шаяннар күп безнең илдә,

                Мәктәптә дә шаяннар күп,

                Әгәр санап карасаң.

                Бөтен эшләр тиз җиңелә,

                Бөтен эшләр тиз җиңелә,

                Матур итеп елмайсаң.

1.Алып баручы. Сүз икенче командага бирелә.

Безнең исем: “Зирәкләр”

Безнең девиз: “ Без -  зирәкләр, күп беләбез.”

Сәламләү: Татарча да яхшы бел,

                Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

                Иң кирәкле затлы тел.

2.Алып баручы. I гейм. “Тел чарлау”

1командага:

  1. Габдулла Тукай кем ул?
  2. Ул кайчан туган?
  3. “Күбәләк”тә юк, “бала”да  икәү, ул нәрсә?
  4. Сезнең сыйныфта ничә укучы бар?
  5. Хәзер елның кайсы вакыты?

2 командага:

  1. Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?
  2. Габдулла Тукай кайда туган?
  3. Бүген ничәнче число?
  4. Кәҗәнең башында нәрсә бар?
  5. Габдулла Тукай кайчан үлгән?

2.Алып баручы:  Залдагы тамашачыларга сорау:

1)Тамашачыар, кем белә, экрандагы һәйкәлләр кемнәргә куелган?

2) Алар кайда урнашкан?

Укытучы әйтә. Музыкаль тәнәфес. Каримова Гөлназ үзе язган шигырьләрен укый.

1.Алып баручы. II гейм. “Кисмәктәге хикмәтләрУкучылар бочкадан фишкалар алалар, номерын татарча әйтәләр, сорауны мин укыйм.

(1 командага 5сорау, аннан соң икенче командага 5 сорау сайлап әйтелә)

  1. Татар халкының милли бәйрәме нинди?
  2. Татарстанның башкаласы.
  3. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?
  4. “Җәй көне эссе һавада мин суда чумам, йөзәм

Чәчрәтәм, уйныйм, башым белән суны сөзәм” бу өзек нинди әкияттән?

  1. “эссе” сүзенең антонимы ничек?
  2. Татар халкының милли ризыгы нинди?
  3. Әйт әле, нәрсә, сөйләшик бергәләп?
  4. “кайдан” соравы ничек тәрҗемә ителә?
  5.      Әйтсәм, әйтим, чын атым – Былтыр минем,

             Бу егет абзаң булыр, син белеп тор, и урман сарыгы.

                   Бу өзек нинди әкияттән?

  1. “матур” сүзенең синонимы ничек?

Укытучы әйтә: Музыкаль тәнәфес. Җыр : Хвалеева Э. Һәм Садриева Р. “Туган як”

2.Алып баручы: III гейм “Мин сиңа, син – миңа” Командалар бер-берсенә сораулар бирәләр.   һәр команда әзерләп килгән сорауларын каршы командага бирә.

Залдагы тамашачыларга сорау:

  1. Экранда нинди җәнлекләр сурәтләнгән?
  2. Нинди кош сурәтләнгән?

1.Алып баручы: IV гейм. “Алга, алга, алга” 1минут эчендә күпме дөрес җавап бирерләр?

1 командага:

  1. Безнең республиканың исеме ничек?
  2. Тукайның исеме ничек?
  3. “Кәҗә белән сарык” әкиятен кем язган?
  4. Елның соңгы ае?
  5. Атнаның беренче көне нинди?
  6. Мәктәптә балалар укыта. Ул кем?
  7. Түбән Кама –  бу нәрсә?
  8. Җәй көне нәрсә ява?
  9. Әнинең әнисе кем ул?
  10. Булат – бу кем?
  11. Чыпчык – бу нәрсә?

2.Алып баручы: 2 командага:

  1. Камазлар  чыгарылган шәһәр?
  2. “Туган тел” шигырен кем язган?
  3. Апрель язның ничәнче  ае?
  4. Кама  нәрсә ул?
  5. Уку елы кайчан башлана?
  6.  Кайчан ял көне була?
  7. Кыш көне нәрсә ява?
  8. Әнинең әтисе кем ул?
  9. Куян – бу нәрсә?
  10. Фәридә  – бу кем?
  11. “Шүрәле” әкияте кем турында?

Укытучы әйтә. Ә хәзер залдагы тамашычыларга ребус-биремнәр (бүләкләр тапшырыла – конфетлар)

Алтын, күлмәк, меңьяфрак

Укытучы әйтә: Музыкаль тәнәфес. Садриева Резеда үзе язган шигырләрне укый.

1.Алып баручы. V гейм. “Капитаннар алга”

Капитаннарга өчешәр сорау бирелә.

  1. Атлый-атлый 5 татар малаеның исемен атарга

1*)Атлый-атлый 5 татар кызының исемен атарга

2*) икесенә дә кәгазь бите бирелә. Хәзер Г.Тукайның әсәрләрен языгыз. Кем күбрәк яза, шул җиңә.  Команда ярдәм итә.

  1. *Габдулла Тукай яшәгән урыннарны тәртип буенча тезегез. (Карточкалар таратыла)

Укытучы: Залдагы тамашачыларга сорау:

Габдулла Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?

Сүз жюрига бирелә. Әфарин, укучылар, тырыштыгыз ! Уенда җиңелүчеләр юк, барыгызга да зур рәхмәт!!!

Габдулла Тукайның әсәрләре:

Бала белән күбәләк

Туган тел

Туган авыл

Бәхетле бала

Кызыклы шәкерт

Мияубикә

Су анасы

Шүрәле

Кәҗә белән сарык

Карлыгач

Гали белән кәҗә

Эш беткәч уйнарга ярый

Шаян песи

Ялкау маэмай

Сөткә төшкән тычкан

Иртә

Ай һәм кояш

Ак бабай

Кышкы кич

Бичара куян


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....