1 сыйныфларда "Әлифба" белән хушлашу.
план-конспект урока (1 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

1 сыйныфларда "Әлифба" белән хушлашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_lifba_byrme.docx33.82 КБ
Файл lifba_byrme_prezentatsiya.pptx2.94 МБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме.

  1. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
    Күңелсездер сезгә дә.
    Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
    Кирәк һәммәбезгә дә!
    2. Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
    Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
    Бабай белән әбигә!
    Бәйрәмнәр бездә җитәрлек
    Үзе бәйрәм балачак!
    3.Балачакның шат еллары,
    Балачакның шат җырлары
    Мәңге истә калачак!
    4. Бәйрәмнәр бик күп болай да,
    Ә шулай да, ә шулай да
    Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак
    Мәңге истә калачак.

Укытучы:

    Кадерле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, кунаклар! Без зур бәйрәмгә җыелдык. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Бүген 1 нче класс укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллашалар. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

1 класс бию.

Укытучы:

Балалар! Бүген без сезнең белән

әкияттә булырбыз.

Үзебезнең осталыкны

Шунда сынап карарбыз.

Зур ярдәм итәр сезгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән гыйлем.

Укучылар! Әкият поездына утырып сәяхәткә чыгыйк, әйдәгез.

Укучылар: Тук-так-так, тук-так-так,

 Поезд бара юл таптап.

Уф-уф-уфылдап,

Калды ул туктап.

Укытучы: Укучылар, карагыз әле, без нинди әкияткә килеп эләктек?

Укучылар: “Шүрәле” әкияте бу.

Шүрәле: Тукта, тукта, ашыкмагыз!

Җиңел генә сез үтмәгез.

Тапкырлыкта, зирәклектә,

Сынашырга онытмагыз.

Әгәр дә сез Былтырны табарга  ярдәм итсәгез, юлыгызны дәвам итәрсез.

Мин сезгә сораулар  бирәм, ә сез  җавапларын белегез. Сез   булышырга әзерме?

Укучылар: Без әзер.

Шүрәле:

-Чыпчыкның ничә аягы бар?

-Керпе гөмбәгә барды.

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә,

Калганын кәрзиненә.

Ничә гөмбә булды инде

Керпенең кәрзинендә?

-7 тиен малае

Чыкты футбол уйнарга.

3әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

-Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

-Былтыр китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызына капты.

Ничә калды чиләктә,

Уйла тизрәк, исәплә.

 Шүрәле: Рәхмәт, дусларым! Сез бик күп беләсез икән. Каян аласыз бу кадәр белемне?

Укучылар: Сәрдекбаш урта   мәктәптәбендә, математика дәресендә алдык. Шүрәле  без сиңа бер җыр җырлыйбыз. Син тыңла!

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Шүрәле: Әфәрин, балалар! Юлыгызны дәвам итә аласыз. Мин Былтырны үзем эзләп табармын.

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, юлыбызны дәвам итик.

Укучылар: Тук-так-так, тук-так-так,

Поезд бара юл таптап.

Уф-уф-уфылдап,

Калды ул туктап.

Укытучы: Без кайсы әкияткә эләктек микән соң?

Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

Кызыл Калфак:Здравствуйте, дети.

Укучылар: Здравствуй, Красная шапочка.

Кызыл Калфак.:Откуда вы меня знаете?

Укучылар: Мы про тебя сказку читали.

Кызыл Калфак.:А знаете, куда я иду?

Укучылар:

1. Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

2.А в чаще за кустами

Серый волк сидит.

Щелкает зубами,

За девочкой следит.

3.Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

Кызыл Калфак: Молодцы! Вы очень красиво умеете говорить. Давайте поиграем. А вы какие физминутки знаете? Расскажите мне!

(Укучылар физминуткалар сөйлиләр)

4. Поднимайтесь, девочки,

Поднимайтесь, мальчики!

Прыгайте, как зайчики!

 Прыгайте, как мячики!

Прыг-скок, прыг-скок,

На травку присядем:

Тишину послушаем,

Морковочку покушаем,

Немного отдохнём и

Дальше пойдём.


5. Руки кверху поднимаем, 
А потом их отпускаем. 
А потом их развернем 
И к себе скорей прижмем. 
А потом быстрей, быстрей 
Хлопай, хлопай веселей. 

 

Кызыл Калфак.:Хорошо. А теперь кто из вас расскажет алфавит? Кто смелый. (1 укучы алфавитны сөйли)

Кызыл Калфак: Спасибо вам! Счастливого пути.

Укучылар: А мы и песенку споем.

“Азбука” җыры башкарыла.

Укытучы: Балалар, юлыбызны дәвам итик.

Укучылар: Тук-так-так, тук-так-так,

Поезд бара юл таптап.

Уф-уф уфылдап,

Калды ул туктап.

Төлке: Туктагыз, туктагыз. Хәзер мин сезне ашыйм.

Укучылар: Белдек, белдек, төлке. Син “Йомры икмәк” әкиятеннҽн. Йомры икмәкне кабып йоттың, безне ашый алмассың.

Төлке: Кем тапкыр, кем зирәк,

Сынап карыйк, әйдәгез.

Мин табышмаклар әйтәм,

Сез җавабын табыгыз.

1. Таң белән торып,

Агач башына менеп утырган.

Агач башын тукылдатып,

Тукый-тукый тук булган. (тукран)

2. Язын ямь-яшел, назлы,

Көзен моңая, сары. (агач)

3. Без-без итә тырыша

Кышлыкка дип бал җыя. (бал корты)

Әфәрин, балалар, булдырдыгыз. Юлыгызны дәвам итә аласыз.

Укытучы: Укучылар, ҽйдҽгез юлга кузгалыйк. Безне ӘЛИФБА күптән көтеп торадыр.

Укучылар: Тук-так-так, тук-так-так,

Поезд бара юл таптап.

Уф-уф-уфылдап,

Калды ул туктап.

Укучылар хәрефләр тотып сөйлиләр.

“Ә” әткәй – әнкәй газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә.

Изге итеп үстергәнсез

Мең рәхмәтле без сезгә.

“Л” Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, тирләр түгеп.

Яратам мин “Л” хәрефен

Кабатлыйм Ләлә диеп.

“И” И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

“Ф” Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә.

“Б” Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

“А” А хәрефе алмада

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башата.

Бергҽ: Һәммәбезнең үз урыны

Барыбызда кирәкле.

Безне әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

Җыр “Әлифба”  

Әлифба: Исәнмесез, минем кадерле дусларым!

Укучылар: Исәнме, әлифба!

Әлифба: Сездә Әлифба бәйрәме.Димәк, сез Әлифбаны тәмамлагансыз. Менә бу ачкычны мин сезнең кулларга тапшырам. Кадерләп саклагыз.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Нәни дусларым шуны белегез

Фәкать әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул, укытучымы,

Яки төзелештә бер инженермы,

Космонавтмы ул, әллә галимме,

Агроном, яисә гади эшчеме,

Үтәргә эшнең кечесен, зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.

1 ук. Әлифбам өйрәтте

Хәрефлҽр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.

2 ук. Хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда.

Хәрефләр бер төсле

Тоелды барсы да.

3 ук. Аларны танырга

Әлифбам булышты.

Шәп укый алырлар

Диеп ул тырышты.

4 ук. Һәр көн бер авазның

Исемен белдек без,

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.

5 ук. Сузыкны җырладык

Туган тел көенә,

Ә тартык сузылмый,

Җырламый һич кенә.

6 ук.  Сөекле Әлифбам,

Әйләндең чын дуска.

Тик безнең арада

Вакытың бик кыска.

1ук. Әлифба без сине

Онытмабыз бер дә

Иң якын дус булып,

Калырсың күңелдә.

2 ук. Син алга таба да

Киңәшче булырсың.

Җиткерәбез сиңа

Рәхмәтнең олысын.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Әлифба:Кадерле балалар,

Мин китҽм, хушыгыз!

Акыллы булыгыз,

Гел 5 кә укыгыз.

Укучылар: Сау бул, Әлифба! Хуш, хуш, Әлифба!

Укытучы: Укучылар, юлга кузгалыр вакыт җитте. Урыннарыгызны алыгыз.

Куян: Мин куян – озын колак,

Урамда йөрим елап.

Мин кайсы әкияттән?

Укучылар: Син “Төлке һҽм куян” әкиятеннән.

Укытучы: Исәнме, куян! Нишләп йөрисең монда?

Куян: Исәнмесез, балалар! Мине “әдәби уку” җибәрде. Монда иң зирәк, иң акыллы укучылар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр икән диде. Күп белсәгез әйтегез әле, татар алфавитында ничә хәреф бар.

Укучылар: Татар алфавитында 39 хәреф бар.

Куян: Беләсез, беләсез. Мин әдҽби уку шәһәреннән киләм. Ул сезнең тапкырлыкны сынар өчен табышмаклар җибәрде. Әгәр дә сез аларга дөрес җавап бирсәгез, үзе дә сезнең янга килергәвәгъдә бирде.

1. Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

2.Мәктәптә һәр көн нәрсәдән башлана? (звонок)

3. Иң көтеп алган вакыт мәктәптә? (тәнәфес)

4.Сумка тотып керәсең. Белем төяп чыгасың. (мәктәп)

Куян:Эти-эниләрне дә сынап карыйм әле. Алар ничек дәрес әзерләп йөри икән?

1 сорау. Быелгы уку елында балагыз ничә төрле фән укый?(10)

2 сорау. “Әминә” шигыре балаларыгыз  укыган әлифба китабында бармы?(юк)

3 сорау. Азбукадан ничә хәреф өйрәндек(33), әлифбадан ничә хәреф өйрәндек?(39)

4 сорау. “Шүрәле”әкиятен кем язган?(Г.Тукай)

5 сорау. Каенның бер ботагында 4 алма, икенчесендә 8 алма бар. Барысы ничә алма? (каенда алма үсми)

6 сорау: Әлифба китабының авторы кем?( )

Куян:Сез дә бик зирәк, тапкыр икән.Әфәрин!

(Укучылар бүләкләрен тапшыралар)

Җыр “Хәрефле шакмаклар”(Л.Батыр-Болгари көе, Г. Садә сүзләре)

Әдәби уку: Көттем мин бергәләп,

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин ни кадәр,

Җыр-бию күтәреп,

Май ае җиткәнче

Укырга җитәрлек.

Укучылар: 

-Сезнең алда сүз бирәбез

-Тырыш булырга,

-Ялкауланмсака,

-Артка калмаска,

-Әйдәп барырга,

-“5” кә укырга

Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

Диплом,бүләкләр тапшыру.

“Туган тел” җыры башкарыла.

Бәйрәм ахырында 1 сыйныф укучыларын әти-әниләре, мәктәп дирекциясе котлый.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Габдулла Тукай « Шүрәле »

Слайд 4

Поднимайтесь, девочки, Поднимайтесь, мальчики! Прыгайте, как зайчики! Прыгайте, как мячики! Прыг-скок, прыг-скок, На травку присядем: Тишину послушаем, Морковочку покушаем, Немного отдохнём и Дальше пойдём. Руки кверху поднимаем, А потом их отпускаем. А потом их развернем И к себе скорей прижмем. А потом быстрей, быстрей Хлопай, хлопай веселей.

Слайд 6

“Йомры ипикәй”

Слайд 11

-Сезнең алда сүз бирәбез -Тырыш булырга, - Ялкауланмсака , - Артка калмаска , -Ә йд ә п барырга , - “ 5 ” к ә укырга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба белән хушлашу

1 нче сыйныфта әлифба белән саубуллашу өчен төзелгән сценарий....

"Башлангыч белән хушлашу"

Аз балалы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмендә сөйләү өчен шигырьләр һәм укытучының котлау сүзләрен тәкъдим итәм....

"Башлангыч белән хушлашу"

Аз балалы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмендә сөйләү өчен шигырьләр һәм укытучының котлау сүзләрен тәкъдим итәм....

Башлангыч мәктәп белән хушлашу кичэсе!

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла....