Башлангыч мәктәп белән хушлашу кичэсе!
методическая разработка (4 класс)

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_utkrelchk_zal_plakatlar.docx28.19 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч мәктәп белән хушлашу кичэсе!

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!Бүген без сезнең белән башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.Дүрт ел буе шатлыкларыбыз  да,  борчылуларыбыз да уртак булды. Без бер гаилә кебек яшәдек.

Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки балалар  сабый чаклары  белән саубуллашалар. Алар,бугеннэн тормыш баскычларыннан бер адым югарыга кутэрелэлэр. Эйдэгез,аларны алкышлар белэн каршы алыйк.

Безнең класс яхшы укый,

Оешкан, тату класс.

Һәркайсына аерым туктап,

Мактап китмичә булмас.

1.Ходай бөтен сәләтне дә

Элизага өеп биргән.

Отличница да, җырчы да,

Биючә дә бул, - дигән.

2. Маратыбыз кебек көчле, батыр

Яклаучылар булганда,

Безнең классны җиңә алмас

Бернинди дошманнар да.

3. Йорттагы барлык мәшәкать

Алсу карамагында.

Бөтен эшне эшләп тора

Әнисе юк чагында.

4. Самирыбыз бигрәк җитез,

Йөгерә дә, йөгерә.

Эле генә спортзалда ул,

Сонрак тышта җилдерә.

5. Дилараларнын нәселе-

Биюче нәсел икән.

Тәпи йөри башлауга ук,

Биеп тә китә икән.

6. Разалинабыз  бик күп яза,

Журналист булыр әле.

“Чулпан” премиясе алса,

Елдан ел баер әле.

7.Спорт өлкәсендә Нафис

Берсен дә уздырмый ул.

Хоккеен да, футболын да,

Берсен дә калдырмый ул.

8. Мансурыбыз бик күп белә,

Башы түгәрәк аның.

Киләчәктә бик тырышса,

Галим булыр, мөгаен.

9. Юлиябез чын артистка,

Любой рольгә керә ул.

Әбине дә, бәбине дә,

Бик тә килештерә ул.

10. Рэлифебез чисталык ярата,

Кызлар кебек пөхтә ул.

Киемен дә, дәфтәрен дә

Аккуратно йөртә ул.

11. Инсафыбыз барсына да,

Ничек вакыт җиткерә?

Мәктәп, көрәш, хоккей, футбол-

Барсына да өлгерә.

12 Бар тагын бездэ ,Рената исемле  кыз,

Шаян, шук һәм  җитез дә.

Кирәк чакта җитди, усал,

Сабыр була да  белә.

13. Илинабыз бик тыйнак бала,

җитез ,сабыр,матур  да.

Киләчәктә тырышам,үз җаема

Юлны ярып алга барырга,-дигэн уйда ул.

14.Ярата Айнур уйнарга,

Шэп чабарга,узарга.

Беркемгэ тынычлык бирми,

Аннан гел шуклык таша.

15. Коня на скаку остановит,

В горящую избу войдёт.

Всех мальчишек построить сумеет,

А нужно будет – так и побьет.

Бу безнен София.

16.Айнурны гына кара син,

Симпатичный,акыллы.

Тик математикага гына,

Бераз кунеле тартылмый.

Э шигырьне оста сойли,

Тынлап кына торырсын.

Рэсемнэренэ карасан,

Узен дэ хэйран калырсын.

17.Шигырьне матур укый Дилара,

Ветеринар булам, ди-

Укуда да ул бик тырыш,

Юктыр анын килмэгэн hичбер эш.

Каршыгызда тора 17  укучы

Алар минем нәни дусларым.

4 ел үтте, сизмичә дә калдым,

Очалар ич бүген кошларым

Кадерле укучыларым, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне беренче сыйныфка кабул итеп алган идем. Нәни генә  малайлар , кызлар идегез. Минем алдымда күп төрле сораулар иде. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти- әниләрнең ышанычын аклармынмы?. Сез минем бар өметемне акладыгыз. Тиз арада минем иң якын дусла-рым һәм ярдәмчеләремә әйләндегез.Әмма  4 ел бик тиз үтеп китте. Сезнең белән аерылышыр вакытлар да җитте. Әйдәгез әле сүзне сезгә бирик. 4 ел элек булган хәлләрне, беренче сыйныфка килгән көннәрне бергәләшеп искә алыйк.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым ,

Сумка тотып белем алырга дип ,

Борма сукмак буйлап атлавым .

Чәчәкләр тотып кулга ,

Без чыктык матур юлга

Һәркем белә әлбәттә ,

Без барабыз мәктәпкә !

Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

Син инде  уйнарга бармыйсың ,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

Кыңгырау чыңлатып бер укучы сәхнәне әйләнеп чыга.

Беренчегә килгән чагым истә

Бөтерчектәй нәни бер кызны

Каршы алды серле белем йорты ,

Дулкынланып түргә уздырды....

Кулларыма чәчәк җыйдым

Өскә матур күлмәк кидем.

Тәүге тапкыр укырга дип

Әй ,мәктәбем, сиңа килдем.

Әле кичә генә кебек хәтерлимен.

Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын

Синдә узган рәхәт көннәрне.

1 нче сентябрь—ул көнне

Мин һаман хәтердә саклыймын.

Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк

Башка җирне бер дә тапмыйм мин.

Мин дә  ул көнне хәтерлим

Дәртләнеп йөргән идем.

Син, мәктәбем, балачакның

Асылы дияр идем.

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә.

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисемдә.

Белем иленә сәяхәт

Әлифбадан башлана.

Үсеп буйга җитсәм дә мин

Мәктәбемне ташламам.

1 нче сценка.  Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
– Нишләп?
– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.

Жыр “Балачак бэхет иле ул”

Әлифбаны ачкан сәгатьтән соң

Меңнән артык көн үткән икән!

Дүрт ел, дүрт кенә кон булып тоелса да,

Аерылышыр чак җиткән икән.  

- Хуш, мәктәбем! – диеп әйтмәсәк тә,

Китмәсәк тә төрле тарафка-

Күнелләр буш.

Моңсу.

Яңа бүлмә. Күчеш. Урнашу.

Иң авыры бүген безгә-

Укытучың белән хушлашу,

Укытучың белән хушлашу...

Укый, яза белми идек

Без мәктәпкә килгәндә

Дүрт елда без беләсезме?

Өйрәнмәдек ни генә...

“Бишле” белән әйбәт кенә

Якынайды арабыз.

Зур белемнәр яулый-яулый,

Бишенчегә барабыз.

2 нче сценка

Рэлиф:

-Инсаф,сина мэктэпкэ бару ошыймы?

Инсаф:

-Ошый! Аннан кайту да ошый.Тик менэ бару белэн кайту арасындагы сэгатьлэрне женем сойми!

Сөйлибез дә,  сөйлибез

Дәресме бу, диспутмы?

Үзебез дә белмибез.

Татарча сөйләп аргач,

Рус теленә күчәбез.

Рус теле дә кирәкле тел!

Теләсәк- ил кичәбез.

Ана теленме? Ана телен...

Анысына мең шөкер

Су урынына “ эчәбез”.

Әллә ышамыйсызмы?

Менә бит, туган телдә

Үтә безнең кичәбез!  

3 нче сценка

Татар теле дэресендэукытучы укучыдан сорый:

  • Мин чабам,син чабасын,ул чаба. Бу кайсы заман була?
  • Элбэттэ,тэнэфес вакыты. – ди укучы.

Садясь за парту осторожно

Чтоб школьную форму не измять,

Мы азбуки свои  раскрыли,

Раскрыли чистую тетрадь.

Андый- мондый эш кушсалар өйдә,

- Ярар, фазе, ярар, мазе,- диябез.

Ипи- сөткә барып килү кирәк булса,

Хәзер, мазе, хәзер, фазе, - диябез.

Икәү генә калсак өйдә,

Инглизчә “ тетә” без.

Өч- дүрт телдә аралашып

Матур гомер кичәбез.

 - Инглиз теле - бик авыр фән,

Ә без аны сизмәдек.

Золфия,Асия апаларыбызны яратып

Олы җанга тиңләдек.

- Рәхмәт Сезгә,  Лида апа,

Без сезне онытмабыз.

Физкультура дәресенә

Күңелне суытмабыз.

Резеда апа! Рәхмәт Сезгә!

Күп җырлар өйрәттегез.

Матур җыр җырлатып,

Күңелдә дәрт уяттыгыз.

Иң матур җырларның берсен

Сайлап без җырлыйк әле.

Кунаклар тыңлап торсыннар,

Белгәннәр кушылсыннар.

Жыр_________________________________________________________

Чиста, пөхтә, уңган да без!

Ихтыярыбыз- көчле!

Замана баласы була

Нәкъ менә безнең төсле!

Төрле- төрле бәйгеләрдә

Көчебезне сыныйбыз.

Район, мэктэп күләмендә

Зур җиңүләр яулыйбыз.

Киләчәктә булырбыз без

Татарның зыялысы.

Горурланып әйтә алабыз:

Без- замана баласы!

Ятларга сер бирмибез без,

Егылганнан көлмибез,

Бер җирдә туктап калмыйча

Һаман алга үрлибез.

Без- замана балалары,

Шаярабыз, көләбез.

Кирәк чакта җитди, уңган

Горур була алабыз.

 4 нче сценка

Укытучы яна укучыга морэжэгать итэ.

  • Дэрестэ сойлэшэсенме?
  • Юк.
  • Кучерэсенме?
  • Сез нэрсэ?Юк,элбэттэ
  • Сугышасынмы?
  • Беркайчан да.
  • Синен нинди булса да начар якларын бармы сон?
  • Эйе. Куп алдыйм!

 

Узара дус, бердәм булгач,

Гөрләп бара эшебез.

Беркайда да сынатмыйбыз,

Юк килмәгән төшебез!

Безнең девиз:сынатмыйча

Һәрчак алга барасы.

Киләчәк безнең кулларда.

Без – замана баласы.

Куркытмый безне авырлык,

Җиңәргә бар көчебез,

Кечкенә булсак та бүген

Баш хәрефле “КЕШЕ” без!

Һәрчак безгә юлдаш булсын

Җиңүнең яңалары.

Мэктэбебездэ ә үсә

Замана балалары.

Бию “Татар кызлары матур”

Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп “Белем иленә “ алып кергән, аналарча җылы сүзе белән иркәләгән хөрмәтле укытучыбыз – Резеда Расимовнага рәхмәтебезне белдерәбез.

Узып китте 4 ел уку елы

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек ,

Ватылган да төсле, бөтен дә.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз,

Кырыс йөзеңне күрмәдек.

Якты сыйныф , укытучы апа,

Без китәбез инде, сез каласыз.

Нинди яхшы балалар иде диеп,

Безне дә бер искә алырсыз.

Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы.

Гаделлеккә өйрәтүче.

Рәхмәт Сезгә , Укытучым!

Өермәдәй уй булгандыр,

Күзләреңә яшь тулгандыр.

Озатканда дүртенчеңне

Рәхмәт сиңа ,Укытучым!

Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы.

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез.

 Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

Әйе , хәзер зурлар без

Башлангычтан китәбез.

5 нче сыйныф укучылары

Инде хәзер булабыз.

Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы.

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Онытмамын сине, укытучым,

Зур класска инде китәмен.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең –мең рәхмәт әйтәмен!

Хормэтле Резеда Расимовна, сезнең дэ  безгә әйтер сүзегез бардыр, рәхим итегез (Укытучы укучыларны котлый, диплом, бүләкләр тапшыра)

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым.

        Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Укучылар сезнең барыр юлларыгыз  таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Хәерле юл сезгә укучылар,бәхетле,сәламәт булыгыз.Э хэзер котлау очен сузне мэктэбебез директоры Айрат Флюр улына бирэбез.Рэхим итегез!

Айрат Флюрович лаек,

Мактаунын зурысына.

Сабырлыгы,унганлыгы,

Урнэк булыр барсына.

Беренчелэрдэн булып килэсез сез,

Ин азактан кайтып китэсез.

Барыбыз турында да кайгыртуы,

Жинел тугелдер ул белэбез.

Рэхмэт сезгэ!

Кирэк чакта ярдэм итте,

Хэлебезне белеште.

Акыллы фикерлэре белэн,

Кинэшлэрен биреште.

Эни кук кайгыртып йорде,

Милэушэ Шамилевна.

Колэч йозле,куркэм узе,

Рэхмэт эйтэбез сезгэ!

Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре—дүртенче сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең, төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе була.

Укытучы--әни. Бу ике сүз

Күңелемдә булыр янәшә.

Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

Әни сиңа бүген эндәшә.

Минем өчен җирдә иң кадерле

Кешем бит син минем әнием.

Белем иленә дә зур баскычтан

Алып мендең бит син әнием.

Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен

Сабырлыгың белән үрнәк син.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сиңа телимен.

Родителей мы всех благодарим,

За их заботы и тревоги.

В душе мы их благотворим,

    И вам, «Спасибо» говорим.

 ЖЫР “Денек чудесный”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Әлифба белән хушлашу

1 нче сыйныфта әлифба белән саубуллашу өчен төзелгән сценарий....

"Башлангыч белән хушлашу"

Аз балалы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмендә сөйләү өчен шигырьләр һәм укытучының котлау сүзләрен тәкъдим итәм....

"Башлангыч белән хушлашу"

Аз балалы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмендә сөйләү өчен шигырьләр һәм укытучының котлау сүзләрен тәкъдим итәм....

Тукай кичэсе

Габдулла Тукайга багышланган кичэ...

1 сыйныфларда "Әлифба" белән хушлашу.

1 сыйныфларда "Әлифба" белән хушлашу....