Тукай кичэсе
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Ситдикова Эльвира Ильдусовна

Габдулла Тукайга багышланган кичэ 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunellerde_yashi_yash.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелләрдә яши яшь Тукай!

Алып баручы:   Тарих бик күп исемнәрне белә,

                            Бөек шәхесләргә дөнья бай.

                            Сәнгать дөньясында маяк булып,

                            Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

:                           Чал Иделдә бозлар ташкан чакта

                            Килгән чакта җиргә җылы май.

                            Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез.

                            Безнең күңелләрдә син, Тукай!

:                           Урам ташларыннан эзләмәгез

                            Тукай баскан утлы эзләрне.

                            Йөрәкләрдән аны сез эзләгез

                            Йөрәкләрдә - Тукай эзләре.

: Бөек шагыйребез Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр.Әлегәчә бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде – сигез хатын – кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр! Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә, усал, каты күңелле Шәрифә карчык, Өчиле авылындагы бабасы йорты, Казанның Печән базары, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, кабат Өчилле, гүзәл табигатьле Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый.

1 нче укучы (Тукай рәсеменә карап): (Зөһрә)

Туган халкың өчен

Тиңсез илһам көчең,

Яшьлек дәртен бүләк итүче,

Иңнәреңдә кургаш тау күтәреп,

Төн дәһшәтен ерып үтүче

Бөек җыр остасы!

Беркайчан да сине

Югалтмабыз хәтер күгеннән;

Бүген дә син, сөеклебез Тукай,.

Карыйсың һәр өйнең түреннән.

Шатлыгыннан бүген апрель көлә,

Көлү тавышы - һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри, -

Апрель аңа шундый килешкән!

Апрель булып илгә Тукай килә, -

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Яз аенда кем соң хыялланмый ,..,..

Тукай кебек яшәп янарга!

2 НЧЕ УКУЧЫ: (Алмаз)

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, - дибез.

БЕРГӘ: И, туган тел, и матур тел.

3НЧЕ УКУЧЫ: (Кадрия)

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр -

Безнең дуслар барсы да.

«Кырлай « дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда

урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга

тели.

КЫЗ: (Фазилә)

- Нинди матур Күбәләк!

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?.

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

КҮБӘЛӘК (Камилә)

Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

һәм тимә син миңа.

(Күбәләк очып китә)

КЫЗ: Каты эссе. һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,

Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күрәгән аваз!

Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлар ишетелә.

КЫЗ: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?

Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә. Бии-бииШүрәле керә.

Кыз качарга тели.

ШҮРӘЛЕ: ( Наил)

Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак-угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

КЫЗ: Сиңа миннән ни кирәк?

ШҮРӘЛЕ: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

КЫЗ: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети-кети.

З.Хәбибуллинның “Пар ат” көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр

егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.

ШҮРӘЛЕ: Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

БЫЛТЫР: ( Данил)

 Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыймын.

ШҮРӘЛЕ: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм

БЫЛТЫР:Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.

Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыра, үзенә ярдәмгә әкият

геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак тоткан Су анасы

керә.

СУ АНАСЫ: ( Әдилә)

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Күптән шул кирәк сиңа.

Балаларны куркытып,

Йөрисең инде шунда.

Әйдә, Шүрәле, тор урыныңнан,

Кичәгә алып барам.

Бар балалар көтә безне

Мин сине озатып калам.

Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китәләр. Кәҗә белән Сарык керә.

КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК:  (Әнис-Сөмбелә)

Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда? Без монда

бөтенебез дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г.Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез  Г.Тукайга 120 яшь була. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.

Укучылар «Туган тел « җырын башкаралар.

4 НЧЕ УКУЧЫ: (Нурсил)

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без - бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

5 НЧЕ УКУЧЫ: (Алия)

Бөек Тукай, синең исмең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.

6 НЧЫ УКУЧЫ: (Дамир)

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын.

7 НЧЕ УКУЧЫ: ( Рамилә)

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син!- диям.

Укучылар барысы «Бәйрәм бүген!» җырын башкаралар.__


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Башлангыч мәктәп белән хушлашу кичэсе!

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....