Цветы из мулине
методическая разработка по технологии (4 класс) по теме

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

3-4класста "Чигү җебеннән чәчәкләр бәйләме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chigu_zhebe_dres_eshkrtmse3-4.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Борындык  урта гомуми белем бирү мәктәбе

        

                                   

                                                                                                   

 

                                                                             Технология укытучысы

                            Мөхәммәтҗанова Зөлфиянең                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

                                                                              3-4 класс өчен дәрес  

                                                                                       эшкәртмәсе

                                                  2010,  ноябрь

Тема: Чигү җепләреннән чәчәк бәйләме ясау.

Максат: бәйрәмнәрдә бүләк итү өчен чәчәк                                              бәйләме ясау; чигү җепләре белән эшләргә өйрәтү; мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү; хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү; төгәллек,түземлек, пөхтәлек тәрбияләү; матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

Җиһазлау:  Төрле материаллардан эшләнгән чәчәкләр, аларның рәсемнәре, төсле җепләр, катыргы, җилем.

Эш кораллары: карандаш, кайчы, пумала, тастымал.

       

                                    Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, максатны аңлату.

2.Кереш әңгәмә.

-Чәчәкләр ни өчен кирәк? Тере чәчәкләр елның кайсы вакытында күбрәк? (чәчәкләр турында әңгәмә)

-Чәчәкләр җиребезне бизиләр, күңелләргә ямь өстиләр.(чәчәк рәсемнәре күрсәтелә)

Ләкин тере чәчәкләр гел булмыйлар. Чәчәкләрне кулдан ясарга да мөмкин. Балалар, ә сезнең нинди материаллардан ясалган чәчәкләрне күргәнегез бар?

-Кәгазьдән, плассмасадан, тукымадан, кош мамыгыннан.(һәр чәчәк күрсәтелә)

-Ә без бүген якыннарыбызга бүләк итү өчен, төсле җепләрдән чәчәкләр ясарбыз.(әзер чәчәк бәйләме күрсәтелә)

3. Дәрес темасына күчү.   

 Төрле төстәге чигү җепләре, катыргы(открытка кебек бөкләнгән каты кәгазь дә алырга мөмкин) җилем, пумала, кайчы, карандаш,тастымал кирәк булачак.

Куркынычсызлык кагыйдәсе искә төшерелә.

4. Физминутка.

5. Укытучыга ияреп бер чәчәк  ясау.

  1)Карандашның ике башына алдан ясалган ярыкларга кыстырып яшел җеп беркетелә(озынлыгы 20-22 см., баш-башыннан 1,5-2 см артык кала)

2) 90 см.озынлыктагы җепне(төсен укучы үзе теләгәнчә сайлый) бер очын бармак белән карандашка беркеткән килеш, тыгыз итеп спираль рәвешендә чорнарга.

3)чорналган җепне, очларын ычкындырырга, бер китереп, ике бармак белән кысып тоткан килеш, карандаштан салдырырга.

4)җилем сөртеп, “спираль”не тигез җәеп катырырга ябыштырырга. Бу бер чәчәк булды.

6. Укучыларның мөстәкыйль эше.

-шул тәртиптә башка чәчәкләр ясала.(3-5чәчәк) Чәчәк санынча җепләрдән сабак ябыштырырга. Чәчәкләрдәге артык җепләр киселә)

 Укучылар 3-5 чәчәк ясарга өлгерерләр. Букетта чәчәкләр саны так булырга тиешлеге кисәтелә.( Укытучы балаларга булыша, төзәтмәләр кертә).

7.Йомгаклау.

Эшләрне җыеп “Чәчәкләр күргәзмәсе” оештыру, һәр баланың эшенә бәя бирү.

Бу чәчәк бәйләмен теләгән кешегезгә бүләк итә аласыз. Тиздән “әниләр көне” җитә. Иң матур теләкләрегезне әйтеп, бүләкләрегезне әниләрегезгә биреп сөендерерсез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изучение свойств цвета - основные и составные цвета

На уроке учащиеся знакомятся с основнымй и составными цветами, учатся получать составные цвета. На уроке ведется фронтальная, парная и группова работа. Урок занимательный. Красочная презентация. Второ...

Знакомство с основными цветами, смешивание цветов, тёплые и холодные цвета.

Данный лист распечатывается на плотной бумаге для каждого ученика. Ребёнку предлагается подписать лист на линии справа вверху. Затем знакомим с основными цветами, которыми он, используя краски, раскра...

Презентация "Цвет как средство выражения. Тёплые и холодные цвета"

Материал к уроку изобразительного искусства во 2 классе. Учащиеся во время урока разделяют цвета на тёплые и холодные; рисуют жар-птицу....

Конспект урока по изобразительному искусству Тема: « Цвет как средство выражения. Теплые и холодные цвета».

Знакомство с цветом как средством выраже­ния, научить составлять теплые и холодные цветовые гаммы....

Конспект урока : «Кумихимо (Макраме).Фенечка из мулине «Браслет дружбы» ( 1 класс)

Тип урока: «открытие» нового знания.Цель урока: освоение приема плетения фенечек из мулине, изготовление «браслета дружбы».Задачи урокаПланируемые результатыДидактические:1. Фо...