Телдән журнал “Әдәпленең – теле саф”
классный час (3 класс) по теме

Класс сәгате укучыларны төрле милләт халыкларының бер-берсен сәламләве белән таныштыра.Иң мөһиме һәрвакытны кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәклеккә басым ясый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teldn_zhurnal.docx18.75 КБ

Предварительный просмотр:

Телдән журнал

“Әдәпленең – теле саф”

(3 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате)

  Исәнмесез, кадерле дуслар! Сезгә хәерле иртә теләп әңгәмебезне башлыйбыз.

  1. Укучылар, сез инде балалар өчен чыга торган бик күп журнал һәм газеталарны беләсез, әйдәгез аларны искә төшереп китик әле:”Салават күпере”, “Ялкын”. Бүген без үзебез дә сезнең белән “Әдәпленең теле саф” исемле телдән журнал чыгарырбыз. Журналның битләрен ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, бу турыдагы белемнәребезне искә төшерербез.
  2. Ә хәзер аның беренче битен ачыйк әле.

“Туган тел” җыры.

Туган тел! Татар теле! Аны яратмый мөмкин түгел. Моннан да көчле, назлы, татлы, ләззәтле сүз бар микән. “Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр” – дип әйткәннәр борынгылар. Безнең туган телебез – татар теле. Аны ана теле диләр. Ана теле – бик матур, ягымлы, бай тел.

                            Туган тел – син татлы тел.

                            Туган тел – иң тәмле тел.

                            Тәмле дип, телең йотма

                            Туган телне онытма!

  1. Кешенең кәефен күтәрү өчен безгә нинди сүзләр белергә кирәк? (матур, тылсымлы, тәмле сүзләр)
  2. Нинди сүзләрне без матур, тылсымлы сүзләр дип атыйбыз? (исәнмесез, хәерле иртә, тыныч йокы, зинһар өчен һ.б.)

Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз... Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаү да, тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.

Журналның икенче бите ачыла.

“Әссәламегаләйкем” җыры.

Әссәламегаләйкем ул – исәнмесез дигән сүз. Йөрәккә ятышлы бу сүзне ишетүе бик күңелле. Ул көнне кешеләргә яхшылык, дөньяга иминлек теләп башлау.

  1. Исәнләшү ул – кешенең хәлен сорашып китү.
  2. Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү.
  3. Исәнләшү ул – әдәплелек билгесе.
  4. Исәнләшү ул – кешенең хәлен белеп, аңа ярдәм итәргә әзер торуыңны аңлату.
  5. “Исәнмесез!” дигән гади һәм гадәти сүз. “Мин сине күрәм. Мин сиңа иң кадерле нәрсәләр  - исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим”, - дигән мәгънәне белдерә.
  6. Җир шарында яшәүче кешеләр бер-берсен нинди сүзләр белән сәламләмиләр! Әссәламегаләйкем! Чао! Бонжур! Хау ду юду! Сәлам! Салют!
  1. Борыңгы Кытай, Монголия, Мисыр кешеләре бер-берсен очратканда “Мал-туарыгыз тазамы?” дип сөйләшеп китә торган булганнар. Мал-туар таза булса, ашарга-эчәргә бар, гаиләнең җаны тыныч дигән сүз.

Тибетлар баш киемнәрен уң куллары белән салып, сул кулларын колак артына куялар һәм телләрен чыгарып алалар

Зулуслар узара очрашкан чакта “Мин сине күрәм” дип исәнләшәләр.

Европалылар, эшләпәләрен салып, җиңелчә баш ияләр.

Татар халкының аксакаллары – олы яшьтәге әби, бабайлар ике кулларын  сузып. Ягымлы елмаеп исәнләшәләр. Бу – кулларымда корал юк, миңа син дустанә мөгамәлдә дигәнне аңлата.

Исәнләшү – сүз башлау өчен ачкыч та. Барча кеше белән исәнләшеп йөр. Иптәшләрегез белән кабаланып исәнләшмәгез.

     Мин иртә белән мәктәпкә киләм

     Барысының да хәлләрен беләм.

     Исәнмесез, апа.

     Исәнме, Гөлназ.

     Исәнме, Рөстәм.

          Сезгә дусларым

          Иртәңге сәлам.

          Исәнме, Айдар!

          Саумы, Элвира,

          Авырмыйсызмы

          Лилия һәм Ләйсән,

          Айгөл һәм Алсу?

          Сәлам, Миләүшә!

          Исәнме, Роза!

          Хәерле иртә!

          Владик һәм Денис!

          Хәерле иртә!

          Кадерле мәктәп!

Балалар, танышлар, дуслар белән генә исәнләшәсезме? Әллә әти-әни, әби-бабайлар белән дә исәнләшү кирәкме?

Журналның өченче битендәге балалар иҗат иткән шигырьләре белән танышып китү.

  Дүртенче битне ачыйк әле. Ә бу бит сораулар бите икән. Хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле:

  1. Исәнләшү нәрсәне аңлата?
  2. Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтәләр?
  3. Көндез ничек исәнләшәләр?
  4. Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзләре?
  5. Йокларга ятканда нинди сүз әйтәләр?

Ә кешенең яшенә, дәрәҗәсенә карап исәнләшү сүзләрен дөрес файдалана беләбезме икән. Ә-ә-нә, бәбкәләрен куа-куа Гөлсинә әби безнең якка килә. Аңа Марат очрый. Тыңлыйк әле, Марат Гөлсинә әби белән дөрес исәнләшерме икән?

Гөлсинә әби. Көш-көш! Көшегез-көш, рәхмәт төшкерләре! Я тилгән алып китәр үзегезне. Көш-көш, өйгә кайтабыз.

Марат. Сәлам, Гөлсинә әби! Эшләрең ничек бара?

  1. Сез Гөлсинә әби белән ничек исәнләшер идегез? “Сәлам” дип нинди яшьтәге кешеләр белән генә исәнләшергә мөмкин? Маратның тагын нинди хатасың таптыгыз?

Журналның бишенче бите “Исеңдә тот!” дип исемләнгән. Әйдәгез карап китик әле, нәрсәләрне без истә тотарга тиешбез икән:

  1. Өлкәннәр белән беренче булып – кечеләр исәнләшергә тиеш.
  2. Кызларны беренче булып малайлар сәламли.
  3. Бер үк кеше белән көненә берничә мәртәбә исәнләшмиләр.
  4. Вакытка карап “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн! Хәерле кич!” һәм башка тылсымлы сүзләрне кулланырга кирәк.  

Мәҗитова И.И.Сарман районы Петровка завод мәктәбе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

100 эчендә телдән исәпләү

2нче сыйныфта 100 эчендә телдән исәпләүне ныгыту өчен әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе....

100 эчендә телдән исәпләү,презентация

100 эчендә телдән исәпләүне ныгыту өчен презентация....

1 сыйныфта телдән исәпләүгә "1-10 эчендә нумерация"темасына презентация.

Рәсемнәр ярдәмендә телдән исәпләүгә күнегүләр эшләү....

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

Телдән журнал "Сәламәтлек һәм көндәлек режим"

Сәламәт тормыш  рәвешенең төп шарты – режим, аны дөрес үтәү кирәклеген төшендерү, начар гадәтләрне булдырмау, алардан арыну юлларын тәкъдим итү,укучыларда милли үзаң тәрбияләү буенча класстан тыш...

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....