Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә.
классный час по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

1.  Укучыларга мәдәни тәрбия бирү.

2. Математик белем – күнекмәләрне тормышта практик кулланырга  өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.

3. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның  матурлыгын  танырга , тоярга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashise_kile._kile.doc44.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

   

             

    Тема. Яшисе килә. Әдәби -  музыкаль  кичә.

                 Максат. 1.  Укучыларга мәдәни тәрбия бирү.

2. Математик белем – күнекмәләрне тормышта практик кулланырга  өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.

3. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның  матурлыгын  танырга , тоярга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

                 Материал . «Начальная школа» газетасы, «Татар халык авыз иҗаты», Роберт Миңнуллин шигырьләре, Туфан Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасыннан өзек һ.б.

                Эпиграф: «Яшисе, мең , миллион ел яшисе килә. Ләкин кызганыч тән яшәве белән түгел, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә».Г. Ибраһимов

               Плакатлар: 1.«Туктый алмый тормыш, сүнә алмый – яшәргә лә дәшә яшәргә». Х.Туфан. 2. Яшисең килеп яшә. 3. Иң шәп бәйрәм – балачак.

.

 

                                      Кичә барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Залга укучылар керә.

   Җыр «Юкка түгелдер». Рим Хәсәнов көе,  Наҗар Нәҗми  сүзләре.

  1. Кая барма, җирдә матурлыклар

Без шул җирдә туып үскәннәр.

Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит

Җиргә күпме килеп киткәннәр.

                                         Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

                                        Яшәү – кәкрәүләргә тиң гомер.

                                         Бу дөньяга без килгәнбез икән,

                                              Юкка түгел,  юкка түгелдер.

  1. Берүк кояш җирне яктыртса да,

Берәк булмый заман җилләре

Йолдыз белән йолдыз арасында

    Янып  ята кеше эзләре.

  1. Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,

Карлар ява, җилләр исәләр.

Син ышанма үзе өчен генә

Әгәр мине яши дисәләр.

                                               Бер күз ачып йомган ара гына

                                               Безнең бергә үткән бу гомер.

                                               Бер – беребезгә  без кирәкбез икән,

                                               Юкка түгел,  юкка түгелдер.

  1. Исәнмесез, саумы сез!

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

                           2.  Исәнмесез, саумы сез!

                                Һәрберегез, барчагыз.

                                Бездән Сезгә кайнар сәлам

                                Кабул итеп алсагыз.

  1.  Исәнмесез, саумы сез!

Шикәрме сез, балмы сез?

Бик якын туганмы сез?

Ерактан килгәнме сез?

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз – исәнмесез.

Шушы сүзне ишетүгә,

Йөрәгем эреп китә.

Бу сүз яшәргә көч бирә.

Йөз ел яшисе килә –

Исәнмесез, исәнмесез!

   Бүлмәгә Факиһә килеп керә, чана өстери. Чанада ике капчык: берсенә: «50 кг. Он», икенчесенә «50 кг. Шикәр» дип язылган. Факиһә янган, пешкән, «уф» дип капчыкка утыра.

  Факиһә. Уф, туйдым бу дөньясыннан.Эш тә эш, эш тә эш.Беренче число җитә башласа, йөрәк җилкенә. Мин дә Ир белән торам дип яшим инде. Ходаем, Торна Касыйм да үзенең Разнясы белән мәктәпкә бәйрәмгә киттеләр. Безнекенә бернәрсә кирәкми. Колхоз акчаны аз түли, түләмәсә дә, барыбер ачка үлми. Өч ай макарон ашый, ашый да битенә гәҗит каплап йоклый. Тагын йоклыйдыр әле.(кычкыра).  Хабибрахман, Хабибрахман дим, Хабибрахман!!! (Хабибрахман ванна халатыннан, сөлге тотып килеп чыга.

Хабибрахман. Куркыттың бит, бүрегеңне салдыралар дип торам.

Ф. (төче телләнеп). Хабибрахман, Хабибрахманчик җаным. Әйдә барыйк инде бәйрәмгә.

  Х. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә син генә бар. Берни булмас. Юк-юк, бармыйм. Ятып торасым да килә. Юк, кыстама юк белән.

Ф. Хабибрахман чик, дим барыйк инде. Үзебезне кешеләргә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлаһи. Бүтәннәр кебек тә яшисе килә бит. Ул йокының туясы юк. Менә кара: кеше уртача 66 ел яшәсә, шуның 3 тән икесен  йоклап үткәрсә, яшәргә ничә елы кала? (үзе исәплђп күрсәтә). Әйдә җаным, калган гомерне булса да файдалы итеп  яшик.

Х. Шулай дисеңме? Ә өскә ничек? Нәрсә киябез?

Ф.(шатланып). Барабыз иеме, йөрәк маем? Киенә тор, мин хәзер (чыгып китә).

 Х. (башын кашып). Бер карасаң, хатын дөрес тә әйтә, үземнең

дә барасы килә инде, әллә барыйк микән?  Соң минем Әтәч Шәфыйдан кай җирем ким? ( көзгедән үзен карап чәчләрен сыпыра, масаеп баш күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә).

Тратта – там, тратта – там.

Бүген мәктәпкә барам.

Тратта – там, тратта – там.

Хатынның күңелен күрәм.

Ф. Чү, чү. Җаным бу нишләвең?

Х. Күп сөйләшмә, соңга калабыз. Мәктәп 300 м. 1 м да 2 адым. 2 адымын бер секунд (исәпләп чыгара). Әһә, 12 мин вакыт калган, җитешәбез ( китәләр).

Алып баручы. Әйе, дуслар, бездә ул бәйрәм – тормыш бәйрәме. Рәхим итегез, Һәрберегезгә урыныбыз түрдән. Күңел ишекләребез ачык. Күгебез аяз. Өебез якты. Җаныбыз сәламәт. Өстәлебез тулы нигъмәт. Шулай булгач, кунакларга да, Хабибрахманга да, Факиһәгә дә урын җитәрлек.  Әйдәгез, бергә гөрләшеп яшик әле, кадерле дуслар. Бәйрәмебез мөбәрәк булсын.

Попури – бию  ( чегән, грузин, ритмик, төрек биюләре)

  1. Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше, -

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Җырлап, Әлмәндәр чыга.  Кулында ышкы, такта.

  Ала карга дигән әй, асыл кош,

Имән башларына ник кундың?

Имән башларына ник кундың да,

Якты дљньяларга ник тудың?

Әҗәл керә. Әссәләмәгаләйкүм. Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?

 Әлмәндәр .Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим. Кем дип белим үзеңне? Күргән,  сөйләшкән кешем түгел.

Әҗәл. Бабаң кырыкта, атаң кырык биштә дөнья куйган. Син нишләп туксан бергә  җиттең?

Әлмәндәр. Дөньялар матураймаса, мин дә кырыктан  әллә ни узмый идем. Туктале, бар, утбәләй, эшемне калдырып йөрмә әле. (ышкы ала, җырлый).

    Ала карга дигән әй, асыл кош,

Тәүбә иттең мәллә очмаска?

Син тәүбә итсәң дә мин итмәдем

Чибәр – чибәр кызлар кочмаска.

Әҗәл. Җитте дим сиңа, Әлмәндәр карт. Яшен туксаннан узган, үзең  һаман кызлар да кызлар дисең.  Әйдә, болай да Алла кодрәтенә буйсынмыйча бер ел артык яшәгәнсең. Киттек минем белән.

Әлмәндәр. Кая?

Әҗәл. Ник? Кая дип? Үзем белән алып китәм. Кыягазга тамгаңны куй да, киттек.

Әлмәндәр ( уйлап). Тукта әле, Әҗәл дус. Бу якты дөньяларда яшәүдән кем туйган. Әле яшәмәдем дә ич мин. Дача саласым , өйләнәсем бар. Әҗәл дус, мин кирәк әле бу кешеләргә, кирәк. Бүген бит бәйрәм. Әнә күпме кеше килгән кунакка, елмаерга,  көләргә. Шулаймы?

             Кояш бөтен кешегә дә

             Елмаеп карый.

              Көлү бит ул гөнаһ  түгел,

             Начальника да ярый. Шулаймы, дусларым, шулай. Менә тыңла әле: бер минут шаркылдап көлсәң, бер кило ит ашаган кебек буласың, ди. Ә бер сәгать көлсәң, күпме ит яңа кала?

Әҗәл (исәпли). Һо, бер сан ит түгелме?

Әлмәндәр. Күрдеңме. Мин үлсәм, ул бер сан ит кемгә кала, ди. Шулай булгач, яшим әле мин.

Әҗәл. Бернинди яшәү юк. Менә приказ: 8601 нче номерлы Әҗәл дигән. 91 яшьлек карт Әлмәндәр дигән. Мә, каләм, яз әйдә тизрәк.

Әлмәндәр.  Кая?? (эзли). Тапмыйм ич.                                            

Әҗәл. Менә инде.8601 дигән дә, 91 дигән

Әлмәндәр ( хәйләләп йөри). Монда бит 1098 дигән, монда да 16 күрәм. Миңа  чират җитмәгән әле. Куймыйм. (ачуланып) План тутырам дип сан кумыйлар.

Әҗәл. Ничек булды соң әле бу? Бер дә ялгышмый идем бит. Чыннан да 1098. Монсы да16. Гафу ит инде, Әлмәндәр дус.

Әлмәндәр. Дус булгач, ярар, миннән булсын яхшылык. Игелек елы да. Шулай да кунак ашы кара – каршы дигәндәй, мин дә сынап карыйм әле . Ризамы?

Әҗәл. Риза.

Әлмәндәр. Кырда кырык карама, карама саен 40 ботак, ботак саен 40 тармак, тармак саен 40 алма. Барысы ничә алма? Әҗәл  (исәпли).

Әлмәндәр. Илсур улым, килегез әле бирегә (балалар чыга, шуларга ишарәләп). Менә болар ул алмалар. Шушыларны Кеше итәсем бар әле минем.  ( мәсьәләне балаларга әйтә)  Балалар, карамада  алма үсәме? (үсми).

Әҗәл. Кара, кызык булып китте әле бу.

Әлмәндәр. Кызык булса, ђйдђ безнеž белђн кœžел ач. Сезне, балалар, бакчамдагы тәмле алмалар белән сыйлыйм әле  ( алмалар  өләшә, укучылар  мәсьәлә чишәләр, мәкальләр әйтәләр, ял итәләр).

а) су астында нинди таш ята?

б) Самат белән Камил икесе бергә 2 вертолет күрәләр.Малайларның һәрберсе ничә вертолет күрә?

в) Агачта 10 карга утыра. Урманчы  шуларның 6 сын атып төшерде. Ничә карга калды?

г) Әнинең 16 кыстыргычы бар иде, 7 се белән кер кыстырды. Әнинең ничә кыстыргычы калды.

д) Сан кергән сүзләр әйтергә.

е) Сан кергән  мәкальләр әйтергә.

ж) 8 котлет 16 мин пешә. Бер котлет ничә минут пешә?

з) Ике яфрак, бер кое, ике чүмеч, бер элгеч.  Ул нәрсә? һ.б.

   «Татар халык биюе» башкарыла.

  1. Гомер үткән саен яшәрә  күңел.

Ул шулай мәңгегә

Шиңми торган гөл.

Яшәгән саен яшисе килә.

Яшәреп яшисең

Чын дуслар белән.

Тормыш кадерен белеп яшик, дуслар.

 Ничек матур яши

Сайрашып кошлар.

Яшьлек назласын җыр белән ярын,

Шатланып яшик,

Якын дусларым.

Гөлләр иркәләнә җәйге таңнарда,

Йөрәкләр яшәрә

Язгы моңнарга .

Мәңге, мәңге, мәңге  яшисе килә.

Гөрләшеп яшик

Сез дуслар белђн.

  1. Кешегә гомерләр бирелә

Мең түгел, бары тик бер генә.

Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә.

И Ходай, исәнлек бир син безгә.

7. Алма бакчасын чабыгыз

Үткен  булса чалгыгыз.

Уйнарбыз да, көләрбез дә

Уйнар көләр чагыбыз.

 

  Рус халык биюе «Брови».

  1. Безне кем дисезме?

Безне белмисезме?

Безнең кем икәнне

Әллә  күрмисезме.

Без - гөлләр, сөмбелләр,

Нәркисләр, сиреньнәр,

Без сезнең сеңелләр.

Менә бит без кемнәр.

Без -  гөлләр.

 Шат көләч гөлләр без,

Гөл кебек көләбез.

Әйләнә – тирәне

Без гөлгә күмәбез.

  1. Балаларның көлүләре

Тынычлыкның җыры сыман.

    Ул көлүгә балачакның

Әллә күпме җыры сыйган.

Балаларның кәлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын җир!

Балаларның көлүеннән

Берчакта да тынмасын Җир.

Көлү безне дуслаштыра.

Көлү безне берләштерә.

Бәхетле дә, көчле дә без,

Бергәләшеп көлгәч кенә.

Ә балалар көлә икән,

Илебездә, җиребездә.

Димәк, җир дә исән әле,

Имин, димәк, илебез дә.

  1. Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без - дөнья балалары.

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

Сез «чәчәкләр» дисез безне –

Чәчәкләр сулмасыннар.

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

Ләкин әле җиребездән

Кан һәм яшь исе килә.

Юк, үләргә теләмибез.

Безнең яшисе килә

Барысы: Яш –и – се к-и-л-ә!!!

Бию «Балачак».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Минем өчен яшисең, рәхмәт сиңа,Әнием” - 8 март бәйрәме

Максат.Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү,бала  белән     ана  арасында  мәхәббәт, әниләргә  карата  ихтирам,кадер-хөрмәт,үз  гаиләң  белән  го...