Кешенең канаты-тырыш хезмәт.
классный час (3 класс) на тему

Султанова Гульсина Нурлоходовна

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beseda.docx17.44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Максат:1.Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату.

               2.Хезмәт төбе- хөрмәт икәнлеген исбатлау.

               3.Кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеген раслау.

                                   Беседа барышы.

1.Беседаны оештыру.

Кереш өлеш.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Бүгенге беседаның темасын, укучылар, сез үзегез билгеләргә тиеш булачаксыз.Шунлыктан,мин укыячак Г.Тукайның “Һәркем эштә” хикәясен  тыңлагыз.(укытучы хикәяне укый)

3.Уку мәсьәләсен чишү.

-әйдәгез,укучылар,хәзер фикер алышыйк.

Борһанетдинга ат нәрсә дип җавап кайтарды(җаваплар)

-Умарта корты,кош ничек дип җавап бирделәр?(җаваплар)

Димәк,бүгенге беседабызда без нәрсә турында сөйләшербез икән?

-Эш, хезмәт  һәм аны ярату турында.

-Әйе,укучылар. Тормышта эшсез генә көн итү күз алдына да китереп булмый.Шуңа да бүгенге беседа хезмәтнең яшәү чыганагы булуына багышланган.

Төркемнәрдә эшләү.

1нче бирем.

-Нәрсә соң ул  эш? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?(җаваплар)

-Укучылар, сезнең белән килешәм .Хезмәт кешедән бик күп көч һәм акыл таләп итә.

2нче бирем.

-Борһанетдин ат, кош белән аралашканнан соң нинди фикергә килә?

-Тирән уйга кала да ,мәктәпкә таба йөгерә.

-Борһанетдиннең сабакка бару хезмәткә керәме, юкмы?(җаваплар)

Укытучы аңлатмасы.ьәниләрнең хезмәтләре турында сөйләшеп алыйк.(укучылар  әти-әниләр турында сөйлиләр)

Сез дә акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнәсез.Бу бик зур хезмәт.Юкка гына уку энә белән кое казу димиләр.Димәк белем алу өчен ихтыяр көчен эшкә җигәргә,сабыр –түземле булырга туры килә.Татар халкы гомер-гомергә эшчән, тырыш булуы белән дан тоткан.Ә инде укыган, белемле кешеләрне бик хөрмәтләгән.Бик күп шигырьләр язганнар,язалар.Әйдәгез хәзер Г.Тукайның “Бәхетле бала” шигырен тыңлап китик.(бер укучы сөйли).Талантлы шагыйребез Сәгыйть Рәмиев уку турында менә нәрсә ди:

-Безне адәм иткән уку

Илтеп күккә җиткән уку,

Уку,уку,уку....

3нче бирем.

-Укучылар,уку физик көчнеме,әллә акыл көченме таләп итә?

-Акыл көчен.

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Чөнки без мәктәптә авыр эш эшләмибез,укыйбыз, язабыз....

-Акыл хезмәте ул ми эшчәнлеген таләп итә,фикерләү,башны эшләтү кирәк.

4нче бирем.

-Физик хезмәтне ничек күз алдына китерәсез?(җаваплар)

-Димәк әти-әниләрнең өйдә башкарган хезмәтләре нинди төргә керә?(җаваплар)

5нче бирем.

Укучылар, сез хезмәт белән бәйләнешле нинди мәкальләр беләсез?

(Җаваплар)

  1. Агач җимеше белән, кеше эше белән.
  2. Кешенең кешелеге  сүз белән түгел, эше белән.
  3. Эшсез үткән бер көнең – елдан да озынрак.
  4. Эш беткәч уйнарга ярый.
  5. Уңган кеше уйнау белән сикереп торыр.

( Мәкальләрнең мәгънәләренаңлатып бару.)

6нчы бирем.

-Нәрсәләрнең генә канатлары була?

-Кошларның.

-Ни өчен хезмәт-кешенең канаты диелгән?Хезмәтнең дә ,кешенең дә чынбарлыкта канаты була аламы?(җаваплар)

Укытучы аңлатмасы.

-Бу сорауга җавапны Шәүкәт Галиевның”Уйлап кара яхшылап” исемле шигыреннән эзләп карыйк әле.

Кешедә ничә яфрак?

Кешедә ничә алма?

Кешедә ничә кабак?

Кешедә ничә канат?

Карыйк шуларны санап!

Укучылар, кешедә ничә канат икән?

-Ике.

-Нәрсә инде ул?

-Куллар.

-Кошларга канат кирәк булган кебек ,безгә дә куллар кирәк.Кулы эш белгән кеше тормышта һәвакыттада үз урынын таба.Кошларга-канатсыз ,кешеләргә-кулсыз калырга язмасын.Менә шул кулларны тормышта куллана белергә кирәк.Ялкау кешенең куллары эш белми.Әйдәгез , хәзер әкият тыңлап китик.(“Ике ялкау “әкиятен тыңлау)  

Файдаланылган әдәбият:

1.”Һәркем эштә” Г.Тукай.

2.”Уйлап кара яхшылап” Ш.Галиев.

3.Ике ялкау әкияте.

4.”Бәхетле бала”Г.Тукай.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

Шэфкатьлелек бизи кешене

2 класста класс сэгате...

"Дөньяда тырышлык икән кешене кеше иткән"

IX  Республика "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" исеме астында уздырылган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ител...

Презентация. Әйләнә- тирә дөнья. Кешенең тән төзелеше.

Әйләнә- тирә дөнья фәненнән "Кешенең тән төзелеше" темасы буенча презентация. Терминнар рус телендә дә, татар телендә дә бирелә....

Кешене хезмәт бизи

Кешене хезмәт бизи....