Юл йөрү кагыйдәсен кабатлау
классный час (2 класс) по теме

Хамматуллина Лилия Ильдаровна

Сценарий для повторения правл дорожного движения на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Юл йөрү кагыйдәсен кабатлау

(сәхнәләштерелгән класстан тыш чара)

Максат: балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен, урамда үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләрен ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: урман рәсеме, юл билгеләре, кисмә хәрефләр, ребус, магнитофон.

Зал бизәлеше: урман күренеше, юл билгеләре куелган.

        Талгын музыка яңгырый.  Сәхнәгә урман хуҗасы керә.

Урман хуҗасы:

- Исәнмесез, балакайларым! Кайда килеп эләктем соң мин? Кайда минем якты күлем, чәчәкле аланым? Менә ичмасам әдәм көлкесе, картайган көнеңдә үз урманыңда адашып йөр инде. Юлын да табар идең аның, сукмак саен ниндидер билгеләр куелмаса. Шул билгеләргә карап тәмам аптырап беттем.

Алып баручы:

- Бабыкай нәрсә булды? Ник моңсуланып торасың?

Урман хуҗасы:

- Ничек борчылмаска балакайларым. Ничә йөз ел яшәгән урманымда адаштым. Һәр сукмагымны бизәкләп рәсемнәр элгәннәр.

Алып баручы:

- Борчылма бабыкай, бу юл билгеләре. Ул билгеләрне белгән кеше адашмый ул.

Урман хуҗасы:

- И балакайларым, мин кечкенә чакта бер кагыйдә дә юк иде шул.

(“Велосипед юлы” билгесен күрсәтеп). Җәй көннәрендә менә монсына утырып килгән малайларны күргәнем бар иде минем.

Алып баручы:

- Укучылар, я кайсыгыз Урман хуҗасына ярдәм итә.

Укучы:

- Бу “Велосипед юлы” дигән билге.

Урман хуҗасы:

- Һе сәпит юлы  диген, ә менә бу өч күзле куркынычы нәрсә була? Урман албастысымы әллә?

Укучы:

- Юк ла инде, бабыкай. Бу светофор. (укучы светофор турында сөйли)

Урман хуҗасы:

- Менә бу ауган койма нигә кирәк?

Укучы:

- Бу – җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урын.

Урман хуҗасы:

- Бу кызыл аркылы кирпичне нигә матурлап, янәшә куймаганнар соң? (“Беренче медицина ярдәме пункты” билгесен күрсәтә)

Алып баручы:

- Бу – беренче ярдәм пунктын белдерә торган билге.

Урман хуҗасы:

- Урман докторы, Тукран тукылдавыкка кагыла инде алайса. Картаймыш көнеңдә юл билгеләрен дә белмә инде. Миңа сезнең алда бик оят булып китте балалар. Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Мин сезнең барыгызны да урманга кунакка чакырам. Менә бу балалар – якты күл. (Күл рәсеме эленә)

Алып баручы:

- Күлдә нинди балыклар бар соң бабыкай?

Урман хуҗасы:

Әйтмим әле, әйдәгез әле сезнең тапкырлыкны сынап карыйк.

Балалар:

- Без риза!

(Күл һәм диңгез балыкларының исемнәре язылган ребус эленә)

Алып баручы:

- Балалар, игътибар белән карагыз әле. Бу балыклар барысы да күлдә яшиме?

Балалар:

- Юк. Диңгездә яши торган балыклар да бар. (Аларның исемен атый)

Урман хуҗасы:

- Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Минем урманым төрле агачлары, матур чәчәкләре, тәмле җиләкләре белән дә данлыклы. Сез кисмә хәрефләрне дөрес итеп тезеп, ул агачларның исемнәрен белә алырсыз. (Балалар кисмә хәрефләр белән сүзләр төзиләр)

Алып баручы:

- Я, бабыкай, балаларның тапкырлыгына инандыңмы инде?

Урман хуҗасы:

- Балалар, минем сезгә бер үтенечем дә бар иде. Урманга ял итәргә килүчеләр урманымның чисталыгын сакламыйлар, чүп-чарларын җыеп алмыйлар. Күл буенда калдырып китәләр. Сез аларны тәртипкә өнди торган билге ясап бирә алмассызмы икән?

Алып баручы:

- Кайгырма, бабыкай. Без табигатьсакларга сүз бирәбез. Башкаларны да тәртипкә өндәрбез. Ә хәзер Урман хуҗасына ярдәм итик, “Табигатьне сакла!” билгесен ясап элик.

Урман хуҗасы:

- Мин, балалар, сезнең белән саубуллашам, сезне урманымда кунакка тагын да көтеп калам. Кабат очрашканчыга кадәр, сау булыгыз!

Алып баручы:

- Сау бул, бабыкай! Хәерле юл! Ә без балалар урман хуҗасын сөендерик, тәртипкә чакыручы билгене ясап элик. (Талгын музыка астында балалар плакат ясыйлар)

Алып баручы:

- Бүгенге сәяхәтебез шуның белән тәмам, әйдәгез плакатны элик, барлык кешеләрне табигатьне сакларга өндик! (плакат эленә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Йолдызлар сәгате уены....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Викторина «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тест...

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....