Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Романова Равиля Аглиевна

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү.

Бурычлар

Өйрәтү:

 

  • «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу

 

Үстерү:

 

  • импровизациягә сәләтне үстерү;
  • үзеңнең тойгыларыңны анализлый һәм синтезлый белүне үстерү;
  • сөйләм аппаратын үстерү;
  • гәүдәнең сыгылмалыгын үстерү;
  • партнёрың белән хезмәттәшлек итә белүнеүстерү;

 

Тәрбия: КИЭ(коллектив иҗади эшчәнлек)күнекмәләре булдыру.

 

Көтелгән нәтиҗәләр: тәрбияләнүчеләрнекомплекслардан азат итү, иҗади фикерләргә һәм үзеңне күрсәтүдән курыкмаска, һәр эшкә иҗади якын килергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_son_eshchnlek_buencha_shogyl_konspekty.docx34.06 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Актертренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү.

Бурычлар: 

Өйрәтү:

  • «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу

Үстерү:

  • импровизациягә сәләтне үстерү;
  • үзеңнең тойгыларыңны анализлый һәм синтезлый белүне үстерү;
  • сөйләм аппаратын үстерү;
  • гәүдәнең сыгылмалыгын үстерү;
  • партнёрың белән хезмәттәшлек итә белүнеүстерү;

Тәрбия: КИЭ(коллектив иҗади эшчәнлек)күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр: тәрбияләнүчеләрнекомплекслардан азат итү, иҗади фикерләргә һәм үзеңне күрсәтүдән курыкмаска, һәр эшкә иҗади якын килергә өйрәтү.

Өйрәтү методлары:уентехнологияләре аша шәхси-ориентлашу технологияләрен куллану

Шөгыльне оештыру формалары: индивидуаль, группада, коллектив

Җиһазлау: музыкаль үзәк

Шөгыль планы

1Сәламләү«Комплимент»

Максат: контакт ,уңай халәт булдыру

2.Теория өлеше. Психофизик  тренинг

Максат:психофизик тренинг төшенчәсе белән таныштыру

3.Практик өлеш.  Психогимнастика

Максат:мускул киеренкелеген бетерү

 1) «Чемодан»күнегүе

2)”Кактус һәм тал

3)”Чыланган песи балалары”

  4. Сөйләм техникасы

Максат: ритмик хәрәкәтләр белән яраклаштырып тавышның көчен,яңгырашын,тонын үстерү              

                    1)Тартыклар:с,з,ш..

2)Сузыклар:ИЭАОУЫ

                    3)Тизәйткечләр  

                    4)-АХ,УХ,ОХ!      

5  Аралашуга уеннар                        

.          1)    “Чылбыр”

           2) ” Танышу”

          3)”Тынлыкны тыңлыйбыз”              

 6. Сәхнә хәрәкәте.

        1)«Ишекне ачуның йөз төрле ысулы»

        2)”Әле генә җиңгән кеше”, “Ботинкалары кыскан кеше”, “Кирпечне җайсыз тибеп җибәргән кеше”, “уенчык кибетендәге кире бала”

3)карт кеше мимикасы,хәрәкәте

4)”Әбиләр”, “бабайлар”, “юаннар”, “ябыклар”, “великаннар”, “кәрләләр” булып йөрергә өйрәнү.

7Театр уеннары.
 1)“Пантомима  театры”

 2) “Көзге”

  3) “Имитаторлар”

4)“Катлауландырылган хәл”

                5)“Күз алдына китерелгән предмет белән уен”.

               6)“Адашкан әкият”

               8.Әдәби уеннар

              а) “Без бүген – шагыйрьләр”

                б) “Әдәби фикер”

                                      8.Курчак белән эшләү.

     1)Этюд-күнегүләр

                 2)Курчак театры(балалар теләге буенча)

 10.Рефлексия.

Шөгыль барышы

  1. Сәламләү«Комплимент»( сәламләү һәм рефлексия шөгыльнең мәҗбүри өлеше,уңыш китерү йоласы )

Максат: контакт,уңай халәт булдыру .

        Тәрбияләнүчеләр түгәрәктә кулга-кул тотынышып басалар(утыралар) һәм сәгать теле юнәлешендә бер-берсенә комплиментлар әйтәләр.

  1. Теория өлеше. Психофизик  тренинг

Максат:психофизик тренинг төшенчәсе белән таныштыру

Педагог:Бүген без актёрлык осталыгы дәресләренең аерылгысыз өлеше белән танышырбыз.Сез ничек уйлыйсыз:хисләр,тойгылар ничек барлыкка килә,алар белән ничек идарә итәргә һәм нәрсә ул илһамлану?

Көтелгән җаваплар:  

Педагог:Безгә психофизик күнегүләр ярдәмгә килер.Ничек итеп?

 

Беренчедән, психофизик тренинг күнегүләре мускул киеренкелеген (кысуларны) бетерә - гәүдә киеренкелеге безгә хисләребезне һәм күз алдына китерә белү сәләтен үстерергә комачаулый.

Икенчедән, актив психофизика игътибарга күнегүләрдән башка була алмый.

Өченчедән,  күнегүләр   күз алдына китерә белү,хыяллану сәләтенуяталар.

Дүртенчедән,интонация, мимика,хәрәкәтләрне үстерәләр.

  1. Практик өлеш.  Психогимнастика

Максат:мускул киеренкелеген бетерү

1) «Чемодан»күнегүе

Группада барлык балалар туры итеп басалар,кулларын өскә күтәрәләр,башларын күтәреп ,кулларына карыйлар.Аяк очларына басып,авыр чемоданны өске шүрлеккә куярга теләгән кебек ,көчле итеп тартылалар.Гәүдәләрен киеренкеләндерәләр.Шул халәттә 7-10с торалар,аннан  йомшаралар.Күнегү 3-5тапкыр кабатлана. Балалар утыралар.Лидер “йомшару”дәрәҗәсен тикшерә(кулларның,аякларның)

Максат:күзаллау сәләтен үстерү

2)”Кактус һәм тал

 Балалар зал буенча  ирекле рәвештә йөриләр.”Кактус!”командасы буенча,туктыйлар,”кактус”рәвешен алалар – мускуллар киеренке,бармаклар тырпайган.Педагог кул чабуга,хәрәкәтләнә башлыйлар. “Тал!”командасы буенча,туктыйлар, “тал” рәвешен алалар- барлык мускуллар йомшарган,кул һәм аяклар түбән иелгән.

3)”Чыланган песи балалары”

Балалар,зал буенча,песи балалары кебек,йомшак һәм сыгылмалы адымнар белән,ирекле рәвештә йөриләр.”Яңгыр”командасы буенча,чүгәлиләр,мускулларны киеренкеләндереп,йомарланалар.”Кояш” командасы буенча,акрын гына торалар,башта дүрт “тәпиеннән”,аннары ”башларыннан”, “койрыкларыннан” “яңгыр тамчыларын”коялар,шул рәвешле кул,аяк,муен,гәүдә мускулларының физиологик кысылуын бетерәләр.

4. Сөйләм техникасы

Максат:ритмик хәрәкәтләр белән яраклаштырыптавышның көчен,яңгырашын,тонын үстерү

(Сөйләм күнекмәләре һәм хәрәкәтләрнең үсеше арасындагы бәйләнеш күптән расланган.)


1)Тартыклар

а)«Ватык велосипед»күнегүе:насос белән көпчәк кабартабыз:

С-С-С-С, С-С-С-С, С-С-С-С...;

б)«Черки» күнегүе: талгын хәрәкәтләр белән черки тоту хәрәкәтен күрсәтергә:

З! З! З! З!...;

в)«Золушка» : щётка белән идән юабыз:

Ш-Ш-Ш-Ш!  Ш-Ш-Ш-Ш!  Ш-Ш-Ш-Ш!

2)Сузык авазлар тренингы                                                    /            

/                                                      /            

ИЭАОУЫ                      ИЭАОУЫ

     /                                             /

 ИЭАОУЫ                     ИЭАОУЫ

       /                                               /

ИЭАОУЫ                      ИЭАОУЫ

 (А –йөрәк һәм үт куыгын дәвалый,Э-баш мие эшен яхшырта,И-күзләр,колакларны дәвалый,О-ашказаны асты бизе эшчәнлеген, Ы-колакларны дәвалый ,У-сулыш алуны яхшырта).

3)Тизәйткечләрне әйтү;

а) тизлекне арттыра барып әйтү;

б)физик нагрузка белән яраштыру:тавыш тигезлеге сакланырга тиеш(чүгәләү,борылу,сикерү)

4)  -Әйдәгез,бергәләшеп авыр уйларны баштан чыгарып ташлыйбыз:

-АХ,УХ,ОХ!(негатив энергияне организмнан чыгару)  

5  Аралашуга уеннар                        

. 1)    “Чылбыр”  

Күзләрне йомабыз һәм уртача тизлектә зал буенча хәрәкәтләнә башлыйбыз.Куллар  бил югарылыгында ,уч төпләре алга караган.Кемнедер очраттыгыз? Бик яхшы,Күзләрне ачмыйча ,бер-берегезгә куллларыгызны бирегез,учларны кысыгыз һәм парлашып хәрәкәтне дәвам итегез.Яңа очрашу?Безгә тагын бер партнёр кушылды.Барлык парлар һәм группалар бергә кушылып,бербөтен чылбыр хасил иткәч,педагогның кул чабу сигналы буенча күнегү тәмамлана.Сез-тере чылбырның бер кисәге.Бер-берегезнең кул җылысын,ышанычын  тоясыз.Күзләрегезне ачыгыз.Уңдагы һәм сулдагы күршеләрегезгә рәхмәт әйтегез

   2) ” Танышу”

    Укучылар түгәрәкләнеп басалар.Беренче укучы үзе белән таныштыра:”Минем исемем Ләйсән”,бер хәрәкәт ясый.Икенче укучы аның сүзләрен һәм хәрәкәтен кабатлый,аннары үзе белән таныштыра:”Минем исемем Илдар”,икенче хәрәкәт ясый.Кем чылбырның иң озынын төзи ала – шул җиңүче була

                  3)”Тынлыкны тыңлыйбыз”

-Әйдәгез әле,балалар,тыңлыйк әле,залда нинди тавышлар ишетелә?Урамда?

Максат:игътибарлылыкны үстерү,балаларны тиз генә тынычландыру.

6. Сәхнә хәрәкәте.

Педагог:Бик яхшы! Сәхнәгә чыгарга вакыт! Биремне тыңлагыз! Сәхнәгә сез чынбарлыкта булмаган ишек аша чыгарсыз! (ишек урынын күрсәтә)Ишек ябык.Сез сәхнәгә чыкканда,башкаларның хәрәкәтен кабатламыйча,ишекне “ачып”чыгарсыз.

«Ишекне ачуның йөз төрле ысулы» күнегүе

Практик күнегүләр:

1)”Чылбыр” буенча үтиләр:

”Әле генә җиңгән кешенең”, “Ботинкалары кыскан кешенең”, “Кирпечне җайсыз тибеп җибәргән кешенең” ,уенчык кибетендәге кире баланың мимикасын,хәрәкәтләрен күрсәтергә.

2)Һәр бала үти:

 Мимика:Түзеп булмаслык авырту.Карт кеше йөзе(характерлы билгеләр – җыерчыклар,күзләр кысылган,авыз җыерылган)

Ишарә:Бармаклар киеренке хәлдә,калтырыйлар һәм таяну ноктасы эзлиләр.

Гәүдә торышы:Баш чайкала,арка бөкрәйгән,аяклар тездән бөгелгән,гәүдә алга иелгән,куллар киң итеп як-якка сузылган.

Нәтиҗә: Бу элементлар карт кеше образын ача.

3)Гәүдә сыгылмалыгына этюдлар

(йөрешнең яшь үзенчәлекләренә карап үзгәрүе)

”Әбиләр”, “бабайлар”, “юаннар”, “ябыклар”, “великаннар”, “кәрләләр” булып йөрергә өйрәнү.

7Театр уеннары.
           1)“Пантомима театры”

Кимендә 4 бала катнаша.Ике командага бүленәләр.1нче команда бер сүз уйлый,мәсәлән,”укучы”Алар 2нче команда уенчысын чакырып китерәләр,уйланган сүзне әйтәләр.Ул үзенең командасына бу сүзне пантомимада күрсәтә.Команда “мәктәпме?”дип сорый ала,уенчы баш кагып кына җавап бирә,аваз чыгармый.биремне үтәгәч,командалар арасында рольләр алмашына.

Биремнәр: кайнап утыручы чәйнек

-шыгырдый торган ишек

-будильник

-савыт-саба юабыз,сөртәбез

-кар бөртекләре төшәләр

-аш ашаганда тәмле сөяк эләкте       ПРИЗ

2) “Көзге”уены.

Балалар парлашып басалар.Сөйләшергә ярамый,үзеңнең хисләреңне мимика аша гына белдерергә була.Бер бала-көзге,икенчесе- аның көзгедәге чагылышы.Соңыннан рольләр алмашына.

1вариант  Икенче бала беренчесенең хәрәкәтен(косметика куя,кырына һ.б.) кабатлый.

2вариант -Сезгә Карлсон очып килде.Шатланыгыз – нинди очрашу!

- Карлсонның китәр вакыты җитте.Күңелсезләнегез-аерылышабыз бит!

-Сез Карлсонны үпкәләттегез! Аннан гафу үтенегез.

- Сезнең дустыгыз кинәт юкка чыкты.Гаҗәпләнәсез-булырга мөмкин түгел!

-Нинди куркыныч тавыш! Куркыгыз!

-Хәзер тынычланыгыз-бар да яхшы булыр!

3)   “Имитаторлар”

Актёрлар,түгәрәктә утырган килеш, чиратлашып,төрле интонация белән, бер фразаны кабатлыйлар,мәсәлән:”Урамда яңгыр ява”(көлә-көлә,елап,аптырап,шатланып,кайгырып,җирәнеп,ачуланып,гамьсез итеп,ирония белән,тупас итеп,боерып,яратып,робот тавышы белән,Жириновскийга охшатып һ.б.)

(А.С.Макаренко “Кил монда”дигән фразаны 18төрле интонация белән әйтергә өйрәнгәч кенә,үзен оста  дип саный башлаган)

     4)“Катлауландырылган хәл”

Шигырьне өстәмә бирем белән сөйләү:туфли кыса,авызда кабартма,теш сызлый,күзгә чүп керде һ.б.

 5)“Күз алдына китерелгән предмет белән уен”.

Балалар түгәрәктә.Биремнәр:

1)Синең кулыңда тарак.Чәчеңне тара һәм таракны урынына куй.

Катлауландыру:биремнәрне әкият геройлары башкара (мәсәлән:син – Су анасы.Чәчеңне ничек тарыйсың? Ә хәзер син - Убырлы карчык;)

2)Өстәлдә лимонад салынган стакан.Аны вак йотымнар белән эч һәм стаканны өстәлгә куй.

6)“Адашкан әкият”

    Таныш әкият геройлары капма-каршы характер сыйфатларына ия булалар.

  “Явыз тылсымчы Көлсылуны һәм аның апаларын сихерләгән. Хәзер Көлсылу – тупас,явыз,ялкау,ә аның апалары – эшчән,шәфкатьле кызлар.

     Балаларга яңа сюжетлар уйларга һәм уйнап күрсәтергә тәкъдим ителә.

8.Әдәби уеннар

а) “Без бүген – шагыйрьләр”

-Балалар сүзгә рифма уйлыйлар:сары-зары,ала-кала,һ.б.

-Педагог шигырьнең кайбер сүзләрен төшереп калдырып укый,балалар төшеп калган сүзне әйтәләр.

1вариант    “Урманда яңгыр”

Яңгыр ява коеп-коеп,        Аяклары бик( арган).

Куян утыра( боегып.)        Ә төлке — бик хәйләкәр,

Колаклары салынган,        Куак астына(качкан).

Аяклары(чыланган).        Көчле яуган яңгырдан

Бүре белән аюхан да        Шулай качып(котылган).

Яңгыр астында(калган).        Без дә качыйк яңгырдан,

Кача-кача яңгырдан        Йөгереп кайтыйк(урманнан).

                                 2вариант

Бияләйдә бармаклар бит

Җылыналар (кысышып)

Шуңа күрә салкында да

Алар йөрмиләр  (өшеп)

Тормышта да бергәләшеп

Яшәсәң генә (җылы)

Катып-туңып калмыйм дисәң

Онытма,дускай,(шуны)!

б) “Әдәби фикер”

     Бер укучы класс бүлмәсеннән чыга.Ул югында аны берәр әдәби герой итеп билгелиләр.Укучы кергәч,аңа сораулар бирәләр:

-Нигә син бик озак су коендың?

-Кич җиткәч,ник юрган астына керкеп качтың?

-Нигә кеше әйберен сораусыз алдың?

-Мин- Су анасының алтын тарагын урлаган малай,-дип,укучы урынына барып утыра.      Яңа уен алып баручы билгеләнә.

9.Курчак белән эшләү.

      1)Этюд-күнегүләр

Полька ритмында музыка.Кулга киертелгән курчакны йөзе белән үзеңә каратырга һәм түбәндәге хәрәкәтләрне кабатларга.Курчак берничә тапкыр башын ия(имән бармакның  ике буыны бөгелә).Аннары билдән бөгелә(бармаклар туры хәлдә,кул чугы гына бөгелә)Аннан соң курчак уңга-сулга борыла,кулларын  чәбәкли ,як-якка җәя,өскә күтәрә ,алга таба суза.Кулы белән йөзен сөртә.Икенче курчакны кочаклый,колагына пышылдый,һ.б.

2)Курчак театры(балалар теләге буенча)

10. Рефлексия.

Максат:кире бәйләнеш булдыру; үзбәя дәрәҗәсен күтәрү;

1 а)Бүген кайсы биремнәр ошады?

б)Кайсы күнегүләр бик яхшы килеп чыкмады һәм нигә?

в)Рольне өйрәнгәндә сезгә нәрсә аңлашылмый?

2.Бүгенге дәрескә бәя бирегез:

Канәгатьләнерлек (кул бил турысында)

Яхшы (кул баш биеклегендә)

Бик яхшы (куллар баштан өскәрәк сузылган)
3 Һәрбер укучының эшенә үзбәя(активлык, фантазия, образлы фикерләү,уен).

.-Иҗади аралашу өчен рәхмәт! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Презентация "Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

"Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте белән кыскача танышу...

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре              турында  бе...

Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.

1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....

Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.Класс: 1 нче б классы.Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.Максат:...

Тема: Көзге яңгыр. Дәрестән тыш эшчәнлек. 4 сыйныф, план - конспект.

Дәреснең максатлары һәм бурычлары: 1.Рус рәссамнары И. И. Левитан һәм И. С. Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү.2.Көзге сынамышларны һәм күренешләрне ныгыту. Баланың...