Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.
рабочая программа на тему

Гильфанова Райхана Раисовна

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biik_ele_tat_khalky_zhyrly-_biyule_uennar.doc125.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Актаныш муниципаль районы  Чалманарат төп гомуми  белем бирү мәктәбенең

структур подразделениесе- Шәбез башлангыч белем бирү мәктәбе

Раслыйм:

“Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры_______________Ахметова Г.Р.

Приказ № ______   «___» ____ 20___ г.

                                                                                             

3класс укучылары өчен

спорт- сәламәтләндерү юнәлеше буенча   дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Биик әле!

                                                                                                                                   Программаның  авторы: Гильфанова Рәйханә Рәис кызы

                                                                                                                                   Программа педсовет утырышында каралды «____» ___ 20___ ел

                                                                                                                                   протокол № ______

                                                                                                                                   Председатель    _________________________________________                                                                                                                                                                                                                      

3 класс өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы. «Биик әле!»

Аңлатма язуы

          3 класс өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелде.

Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Әйтерсең,  халык җырларында бөтен үткән фаҗигале татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.

             Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр. Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә кирәк. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.

             Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза.

             Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны. Үзенең теле булмаган халык булмаган кебек, үзенең җыры, музыкасы һәм музыка уен-кораллары булмаган халык та дөньяда юк.

             Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил итә. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын алып бара.

             Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык.

             Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

             Халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – ул үзе бер сәнгать. Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәкле җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган уеннар, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һ.б. уеннар киң таралган. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып баралар. Аларны кабат халыкка кайтару, бу бай халык мирасын яшь буынга тапшыру халык педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

             «Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», - дигән бөек рус язучысы М.Горький.

             Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сендереп үсү кирәк. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” – дип халык юкка гына әйтми.

             Танылган педагог В.А.Сухомлинский үзенең “Чын кеше тәрбияләү” хезмәтендә: “Музыка лирик поэзия белән тыгыз бәйләнгән һәм аны кешенең рухи үсешендә алдагы этап дип әйтергә була. Музыка кешенең мораль, эмоциональ һәм эстетик сфераларын берләштерә. Музыка – хисләр теле ул. Мелодия кичерешләреннән сүз биреп бетерә алмаган иң нечкә төсмерләрен бирә. Тәрбияче яшь йөрәкнең иң яшерен урыннарына үтеп керүдә сүз белән генә чикләнсә, сүздән соң тагы да үтемлерәк тәэсир итә торган музыкаль йогынтысы булмаса, тәрбия туры була алмый” – дип язды.

             Күренекле демократ В.Г.Белинский музыканың балалар күңеленә уңай тәэсир итүен, аларга рәхәтлек китерүен һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып, тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак булуын ассызыклап үтә.

             Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.

             Яшьләрдә җырга, музыкага мәхәббәт кече яшьтән үк уяна. Балаларга музыкаль тәрбия бирүнең гомуми характеры әйтемнәрдә дә зур чагылыш таба. “Җыр белмәгән, җыр сөймәгән бу дөньяда бик сирәк”, - ди халык.

             Балаларга сәнгать тәрбиясе бирүдә җыр-музыка ысулын куллану һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк. Әгәр дә кеше тирән тойгы кичерсә, җыр аның хәсрәтен җиңеләйтә, шатлык килсә, җыр аны тагын да ныграк тоемлырак итә. Бу хакта: “Җыр-көй үлгән йөрәкләрне дә тергезә”, - ди халык.

             Әгәр дә татар халык җырлары халыкның талантлы шагыйрь икәнлеген күрсәтсә, музыка халыкның композиторлык сәләте турында сөйли, бәян итә. Һәр милләт өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел.

             Күп кенә тикшерүче музыка белгечләре татар халык җырлары репертуарын өч төргә булеп карый: озын көй, кыска көй, катнаш көй элементлары катнашуында туа. Мәсәлән, “Салкын чишмә”, “Сибелә чәчәк” һ.б.

             Балалар арасында шат күңелле уеннарда тиз хәрәкәтләр һәм балаларның вокаль мөмкинлекләренә җавап бирә торган кыска көйләр киң таралган. Аларны күпчелек очракта такмаклар дип тә атыйлар. Бу җырларның шигырь юллары гадәттә 7-8, яисә 7-7 иҗектән тора. Мондый җырлар төгәл ритм, матур һәм ачык чагылышлы рифмалар булдыру өчен бик уңай.

     Халык җырларының сәнгатьчә характерлы үзенчәлеге импровизация элементларын үз эченә алып, мелодиянең милли төсләр белән бизәлүендә. Татар халык җырлары балалар тиз кабул итеп алырлык, аларның нәни күңел түрләренә тиз кереп урнашырлык, сеңеп калырлык орнаментка, ритм һәм колоритка бик бай. Җырның аһәңлеге һәм сәнгатьлеге гаҗәеп үзенчәлекле.

     Музыка белгече И.Бәхтиярова популяр җырчы Фәхри Насретдиновның балалык һәм үсмерлек елларын тасвирлап язганда аларның гаиләләрендә барысы да, балалар да, зурлар да җырларга яратуын күрсәтеп уза. Кичләрен барлык гаилә әгъзалары да җыелып беткәч, алар хор белән җырлый торган булганнар. Әтисе авылда скрипкада иң оста уйнаучылардан саналган. Хәтта әтиләре үлгәннән соң да, гаиләдә хезмәт көненнән соң ял иткәндә, бөтенесе бергә җыелып моңарчы яшәп килгән гаилә традициясен нык саклап, үзләре яраткан җырларны җырлаганнар.

     Татар балаларының беренче җыр “укытучылары” – аларның әниләре һәм әбиләре. Бишек җырлары үз халкының музыкаль теле турында беренче тәэсирләрне бирә. Ул җырлар яшь  балаларны карау вакытында өлкәнрәк балалар тарафыннан да башкарыла. Бишек җыры репертуарларының бай булуы, аларны иҗат итүчеләрнең зур иҗади диапазонлы булуын күрсәтә.

     Яшь буынның халык җыр культурасы белән танышуларында икенче чора булып, зурлардан лирик, көнкүреш шаян һәм уен җырларын ишетеп, өйрәнеп үсүләре тора.

     Мөгаен, балаларның музыкаль сәләтләрен үстерүдә нәтиҗәле чора булып күпчелек очракта, аларның үзләренең практик җыр күнекмәләре саналадыр. Балалар 5-6 яшьләрендә үк җырлы уеннар уйныйлар. Уеннар башкарганда такмаклар, санамышлар ритм белән рифмалаштырып көйгә салынып әйтелә.

     Балалар башкаруында иң киң таралган жанр – такмаклар. Алар күпчелек очракта балалар уеннары процессында коллектив белән башкарыла. Татар балаларында андый такмаклар аерым җитешсезлекләреннән сатира һәм юмор белән көлүләрендә, яисә кәҗә, куян, тычкан, мәче һ.б. булып шаярганда да башкарылалар.

     Халык җырлары балалар күңелендә кече яшьтән үк тирән эз калдыра. Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның бөтен биографиясе моның ачык мисалы булып тора. Шагыйрь бала чактан ук халык җырларын бик ярата. Аларны бөтен нечкәлекләре белән аңлап сабый күңеленә сеңдерә, үзе дә җырларга ярата.Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә. 1910 елда “Шәрык клубы”нда шагыйрь “Халык әдәбияты” дигән лекциясен укый. Ул анда бик рухланып болай ди: “Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була”. Нечкә күңелле һәм бай хыяллы татар поэзиясе йолдызы Г.Тукай үзенең халык җырларына булган чиксез мәхәббәте турында болай дип язды: “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде”.

     Балаларның күңеленә җырга, моңга карата булган матур караш бик иртә сеңүчән була. Чөнки җыр-музыка шул халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен, рухи тормышын һәм аның мораль йөзен бөтен тулылыгы белән чагылдыра. “Кара урман”, “Зөлхиҗә”, “Сәфәр көе” һ.б. борынгы татар җырларында челтерәп аккан инеш һәм чишмәләрнең көмеш тавышларында халыкның меңнәрчә еллык тәҗрибәсе чагыла. Халык җырлары моңлы һәм озын көй булуларына карамастан, аларда халыкның шат күңеллеге тормышка гашыйк булулары, дәртле омтылышлары яңгырый.

     Татар халык педагогикасында яшь буынга әхлак, зәвык тәрбиясе бирү өлкәсендә кулланыла торган татар халык җырларын тематик яктан ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин, иҗтимагый һәм көнкүреш, лирик җырлар. Беренче төркемгә халыкның социаль яктан тигезсезлеген чагылдырган, хезмәт ияләренең авыр тормышын тасвирлап күрсәткән җырлар керә.

     Педагогик күзлектән чыгып караганда, бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Хезмәт һәм табигать турындагы җырлар балаларга хезмәткә дөрес караш формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Балалар арасында шаян җырлар һәм уен җырлары популяр санала. Аларның барысы да үсеп килүче яшь буынга сәнгать тәрбиясе бирүдә мөһим чара булып тора. Алардагы шигьри һәм музыкаль яңгырашлы, көчле һәм лаконик сәнгать образлары балалар күңеленә тиз барып ирешә.                                                                                                               Җыр – татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике өлештән – көйдән һәм поэтик сүзләрдән тора. Җыр сөйләр өчен түгел, ә көйләр өчен чыгарыла. Әгәр халыкның моңлы, аһәңле матур көйләре аның тиңдәшсез һәм оста композитор булуы турында сөйләсәләр, шул көйләрнең нәфис сүзләре аның акыллы һәм талантлы шагыйрь булуын раслый.

     Татар халкының җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.

     Җыр исә лирик жанр. Ул сәнгатьчә самимлек һәм нечкәлек белән кеше күңеленең иң тирән якларын яктырта. Җырда хезмәт ияләренең иҗтимагый тормыш турындагы уйлары, көнкүреше, гаилә мөнәсәбәтләре, яшь гомере, халык күңелендәге  хисси байлык һәм мәхәббәткә бәйле кичерешләре, хис-тойгылары, Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә халыкның бай “халәте рухиясе”, бертөрле “сихерле көзге”дәге кебек күз алдына баса.

     Бу “сихерле көзге” дә без халык  җырларының лирик геройларын: игенче һәм бәхет эзләп читтә йөрүче сәфәрчене, шахтерны һ.б. күрәбез. Алар белән бергә татар хатын-кызлары – меңләгән җырларга моң һәм яшәү көче биргән образлар торалар. Татар халык җырларының мәгънәви тирәнлеген, шигъри гүзәллеген әнә шул геройлардан, образлардан башка аңлау  мөмкин түгел. Халык күңелендәге хисси байлык,  шигърият һәм фәлсәфә шул образлар аша ачыла. Алар һәммәсе бергә татар халкының милли характерына хас иң күркәм сыйфатлары – аның тормыш сынаулары көр күңел белән үткәрә алуы, чыдамлыгы, туган илгә мәхәббәте, гуманлылыгы һәм әхлакый сафлыгы турында сөйлиләр.

     Җырның тормышта, көнкүрештә тоткан урыны халык эстетикасында бик тулы ачылган. Халык җырны юлдаш һәм сердәш дип, сабак һәм васыять дип атый. “Җыр – эшнең камчысы”, “көй-күңелнең моңы” дигән әйтемнәр яши.

     Халык җырларының мәгънәви байлылыгына һәм шигъри матурлыгына татар культурасы  һәм  әдәбиятының күренекле вәкилләре һәрвакыт сокланып, ихтирам белән караганнар. Халык җыры, халык көе алар өчен бай илһам чишмәсе булып тора, халыкчан рух белән сугарылган нәфис әсәрләр иҗат итү өчен шифалы бер чыганак булып хезмәт итә.

     Татар халкының күренекле галиме К.Насыйри җырларны, көйләрне рух азыгы дип атый.

     Татар халык җырларын җыю һәм бастыру эшенең бай гына тарихы бар.

     Беренче җыр куплетлары 19 гасыр башында ук басылалар. Тора-бара җырлар басылган чыганаклар саны да, аларга кергән җырлар  саны да арта, күбәя, төрләнә. Октябрь революциясенә кадәр йөз ел чамасы вакыт эчендә татар халык җырлары тупланган унбишкә якын чыганак күрсәтергә мөмкин. Совет чорында чыккан җыр китаплары һәм җырлар басылган төрле җыентыклар саны да егермегә якын. Җырлар басылган һәрбер китапның татар фольклористикасы тарихында уңай урыны бар. Без алардан халык җырының теге яки бу сыйфатны, эчтәлек, поэтика һәм жанр үзенчәлеген гәүдәләндергән күп мисаллар, үрнәкләр таба алабыз.

     Шулай ук халыкта поэтик иҗат мәйданын дүрт юллы җырлар белән чикләп карау барлыкка килә. Үз вакытында татар җыры турында язган күп кенә галимнәр, язучылар, белгечләр безнең халык поэзиясе нигездә дүрт юллы кыска җырлардан тора дигән берьяклы карашны кабатлыйлар. Бу Н.Ф.Катановның рус телендә чыккан “Казан татарларының тарихи җырлары” (1899), Г.Тукайның “Шигырьләребез мәкаләсендә” (1907) һәм Г.Рәхимнең “Халык әдәбиятында бер караш” хезмәтендә (1915) хезмәтләрендә чагыла.

     Чынлыкта исә татар халкының җыр хәзинәсе таң калырлык бай һәм гаҗәеп төрле!

     Дүрт юллы  җыр үзенә күрә ирекле жанр. Калган җырлар йола, уен, көй белән тыгыз элемтәдә торалар, аларның яшәеше, яңгырашы, башкарылуы билгеле бер шартларга, урынга һәм вакытка бәйләнгән. Кыска җырларның көйләре дә күп, ул бер көйдән икенче көйгә җиңел күчеп йөри, хәтердә тиз кала, шул ук вакытта тиз онытыла да. Бер үк җырның кайвакыт уннарча варианты, төрдәше була.

     Җырларны халыктан язып, җыюда соңгы 15-20 елларда тел, әдәбият һәм тарих институтының махсус фольклор экспедицияләре шөгыльләнә. Кыска җырлар халыкта йөзәрләгән, меңнәрләгән кыска җыр язылган дәфтәрләр очрый. Шул сәбәпле аларны җыюы да җиңелерәк.

     Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һаман җырлаган. Яңа тормыштан матур аһәңнәр алып ул чишмә бүген дә чылтырап ага.

    Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный. Җыр мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарихи  шигърият һәм көй-моңны берләштергән булуы белән җыр элек-электән халыкның рухи таләпләренә җавап биреп, эстетик ихтияҗын канәгатъләндереп килгән һәм килә.

   Татар халык җыры ул – эчке эчтәлек, герой образлары, сүзләренең байлыгы.

   

 

                               


Тематик план

Дата

Тема

Уеннарга аңлатма

Сәг

План

Факт

1

"Ак калач”.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!   (Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да , түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

1

2

“Кәрия- Зәкәрия”

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

         Бу бик яхшы биюче,

         Бу бик яхшы биюче,

         Аның биюе матур,

         Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәри комма, Зәкәр комма,

          Зәкәрия коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

1

3

"Җиләккә бару”.

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар.

Марш астында атлап баралар.  Урманга килеп кергәч лирик көй

тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк

җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?        

1

4-5

”Агыйдел”.

Балалар, парлашып, бер- бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

 Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир дускаем, кулыңны.                

2

6-7

“Миңлебай”

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. ( Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

2

8

"Болында”.

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Халидә, Халидә,

Әйләнәсең кем белән? Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?

Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:

Гөлнара, Гөлнара,

Син каласың уртада.

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.

1

9

“Парлашу”

Балалар зур түгәрәк   ясап басалар. Физкультура  дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар.  Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка  биеп китәләр. Көй туктауга  парлашып әйләнергә кирәк.

1

10

"Яулык салыш".

Балалар түгәрәктә. Көй башлануга  яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

1

11

”Яулык бәйләшле”.

Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга.

1

12

"Ачык авыз".

Көй башлануга  урындыклар тирәли бииләр . Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган  уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны  уенчылар саныннан бергә ким  алына).

1

13

" Кем җитезрәк?”  

Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике  уенчы  урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

                Мичтә бәлеш, ал да ябеш.                 Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

1

14

"Түбәтәйле”.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда ,

уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

1

15

”Әйдә, танышабыз”.

Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга- кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә

җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена,  ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер  куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге  уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар,  кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар  танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

1

16

”Яшерәм яулык”.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

1

17-18

”Күңелле яшисең килсә болай ит...”

Балалар  түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, "болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.

"Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр)

Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.

2

19

”Яулык алыш”.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

1

20

« Башмакчы».

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була.

 Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса.  Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

1

21-22

«Күрсәт әле, үскәнем».

Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы

уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр

 кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да:

"Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу

өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

2

23-24

“Әпипә”

Балалар бию такмаклары әйтеп кул чабалар, балалар бер- бер артлы чыгып уртада бииләр.

2

25-26

“Зилем”

Татар халкының “Зилем” җырына хәрәкәтләр ясап биелә.

2

27-28

“Чума үрдәк, чума каз”

Чума үрдәк, чума каз, тирән күлне ярата. .... үзенә иптәш эзли, белмим кемне ярата? Ул ... ярата, ярата, дип җырлый- җырлый парлап баскан, кулларын капка итеп күтәргән балалар арасыннан 1 бала йөри һәм үзенә пар табып алга чыгып бииләр.

2

29-30

“Челтәр элдем читәнгә”

“Челтәр элдем читәнгә” татар халык җыры көенә җырлый, җырлый  2 гә бүленеп, кара каршы килеп бию хәрәкәтләре ясала.

2

31

“Шәл бәйләдем”

“Шәл бәйләдем” җырына хәрәкәтләр ясап биелә.

1

32

“Әнисә”

Балалар бию такмаклары әйтеп кул чабалар, балалар бер- бер артлы чыгып уртада бииләр.

1

33-34

“Җырлар һәм биюләр”

Барлык- җырлы- биюләрне искә төшерү

2

Кулланылган әдәбият.

  1. Фатих Урманче. Татар халык иҗаты. Казан - Мәгариф, 2005 – 383 б.
  2. Хрестоматия. Татар халык иҗаты. Казан – Мәгариф, 2004 – 479 б.
  3. К. М. Миннулин, Ф. И. Урманче. Татар халык иҗаты. Казан–Мәгариф, 2001–183 б.
  4. Р. Х. Шәймәрданов, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан – Мәгариф, 2007 – 399 б.
  5. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Педагогика. Казан – Матбугат йорты, 1998.
  6. Борһанова Р. А., Юсупов Ф. Ф. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. Казан – РИЦ “Школа”, 2004 – 84 б.
  7. К. В. Закирова, Р. А. Борһанова. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан – Хәтер, 2000 – 192 б.
  8. Нәкый Исәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы – сүзле йөз төрле уен. Казан –      Татарстан китап нәшрияте, 1984 – 488 б.
  9. М. А. Васильева, В. В. Гербова, Т. С. Комарова. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан – Мәгариф, 2006 – 286 б.
  10. Ягъфаров Р. Ф. Йомгак таптым: Балалар фольклоры. Казан – Мәгариф 2000 – 159 б.
  11. Х. Гатина. Татар халкының җырлы – биюле уеннары. Казан – Татарстан китап нәшрияте, 1968 – 154 б.
  12. Надиров И. Н. Татар халык иҗаты. Казан – Татарстан, 1980 – 319 б.
  13. И. Надиров. Татар халык иҗаты кыска җырлар. Казан – Татарстан 1976 – 390 б.
  14. Орлов Ю. М. Психологические основы воспитания. Москва Издательство – Московского университета, 2000 – 80 с.
  15. И. Зөлкарнаева. Бишек җырлары. Казан – Мәгариф, 1993.
  16. З. Мансуров. Җырларыбыз. Казан, 1989 – 542 б.
  17. З. Мансуров. Җырлап ачыла күңел. Казан, 1993.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.

1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....

Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.Класс: 1 нче б классы.Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.Максат:...