Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...
рабочая программа по теме

Гильфанова Райхана Раисовна

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_khalyk_uennary.-selamet_bulyymdocx.doc138.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Актаныш муниципаль районы  Чалманарат төп гомуми  белем бирү мәктәбенең

структур подразделениесе- Шәбез башлангыч белем бирү мәктәбе

Раслыйм:

“Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры_______________Ахметова Г.Р.

Приказ № ______   «___» ____ 20___ г.

                                                                                             

3класс укучылары өчен

спорт- сәламәтләндерү юнәлеше буенча   дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Сәламәт булыйм дисәң.

(Татар халык уеннары)

                                                                                                                                   Программаның  авторы: Гильфанова Рәйханә Рәис кызы

                                                                                                                                   Программа педсовет утырышында каралды «____» ______ 20___ ел

                                                                                                                                   протокол № ______

                                                                                                                                   Председатель    _________________________________________                                                                                                                                                                                                                      

3 класс өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы. “Сәламәт булыйм, дисәң”

Аңлатма язуы

3 класс өчен “Сәламәт булыйм, дисәң” дигән темага төзелгән дәрестән тыш эшчәнлек программасы нигезендә татар халык  уеннары ята.

Бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучыларының төп бурычы - балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе-уеннар.

          Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, балаларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында укучыларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.Уен кайбер балалар өчен – хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа  мәгълүмат алам дип уйламый. Күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов һ.б. үз хезмәтләрендә уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында язганнар.

            “Уен-баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”,- дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Дөрестән дә, уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары - болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Танылган шәхесләребезнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин балаларга язган үгет – нәсыйхәтендә: “ Балаларның тәрбиялесе илә тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Аның өчен уйнаган чакларында балалар бик каты ихтыярлы булырлар, зурлардан курку кеби нәрсәләр күңелләреннән чыгып та китәр”, - дигән. Чыннан да, укытучы өчен уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки, нәкъ менә уен вакытларында, укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый.Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек  матур сыйфатлар тәрбияләнә. Әдәп-тәртип кагыйдәләрен үтәү гадәте дә уенда камилләшә.      

          Нәниләребездә өлгерлек, кыюлык, тапкырлык тәрбияләүдә халык уеннары зур әһәмияткә ия. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли. Шигъри такмаклы уеннар балаларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа.

           Укучыларда үзләренең иҗади активлыгын гамәлгә ашыру, нәрсәгә сәләтле, ни дәрәҗәдә зыялы булуларын һәм нәрсәгә ирешүләрен күрсәтү ихтыяҗыннан чыгып, программага зыялылык уеннары да кертелде. Төп игътибар баланың зирәклегенә, логик фикер йөртә алуына, фараз итүенә юнәлтелә. Чөнки кешенең мәгърифәтлелеге белем күләмендә генә түгел, ә аны төрле хәлләрдә куллана алу мөмкинлегендә дә чагылырга тиеш. Соңгы елларда мондый уеннар мәктәп, район, республика күләмендә еш үткәрелә башлады. Укучылар бик теләп катнашалар.

            Хәрәкәт күнекмәләрен үстерә торган барлык төр уеннар баланың физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый. Уйнау шартларына, укучыларның яшенә, кызыксынуына, хәтта кәефенә карап, уен кагыйдәләре, эчтәлеге дә үзгәртелә. Уеннар балаларда игътибарлылык, үзара ярдәм итешү, коллективизм кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

            “ Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши”,- дигән К.Маркс. Безнең аралашу даирәбез көннән-көн киңәя, артканнан - арта бара. Россия гражда- нины портретына туры килә торган укучы - коммуникатив компетент булырга тиеш. Нәрсә соң ул коммуникатив компетенция? Латин телендә “ коммуникация” – аралашу, ә “ компе- тенция” ирешү дигәнне аңлата. Димәк, әлеге төшенчәне латин теленнән “ аралашуга ирешү” дип тәрҗемә итеп була, ягъни сүз-фикерне төпле, нигезле итеп белдерү осталыгы дигән сүз.

Сөйләм осталыгын  үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә коммуникатив уеннар гаять зур әһәмияткә ия, чөнки алар һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер – берсе белән аралашалар. Коммуникатив уен шулай ук уйланылган( шартлы), проблемалы ситуаци- яләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) төрендәге күнегүләр дә. Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш – хәрәкәтләр барышында әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны(сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә. Уен вакытында укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу исә укучыда игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм үз уңышларына шатлану хисе тәрбияли.  Оялчан балалар онытылып, үзләре дә сизмәстән, уенга кушылалар. Шулай итеп, коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен тормышчан шартлар тудыра, чын тормышка күпер сала.

           Программа түгәрәк эше буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен, атнага  1 сәгать исәбеннән 9 айга исәпләп  төзелгән, барысы 34 сәгать. Кайбер материаллар “Мәгариф” журналыннан, “ Ачык дәрес”, “ Мәгърифәт” газеталарыннан алынган, алар кушымтада искәртелә.  

           Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү максатыннан программаның теория өлешендә сүзле уеннар, тел шомарткыч такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, һәм әкиятләр урын алды. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, нәтиҗәдә укучы үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Бу күнегүләр, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештырыла һәм укучыларның телләрендәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итәләр.  

           Укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып- белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан шигъри мәсьәләләр, викториналар, ребуслар, олимпиадалар, конкурс-уеннар кертелде. Бу уеннар барысы да укучыларның үз–үзләренә ышанычын арттыра, шулай ук киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә әзерлек тә булып тора.

           Укучыларны физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү максатыннан программаның практика өлешенә төрле хәрәкәтле уеннар кертелде, чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата – анасына һәм җәмгыятькә файда китерә ала.

    Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

  • укучыларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыру;
  • уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә кертү;
  • һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту;
  • предметлы уен тирәлеге булдыру.

   Укучылар белергә тиеш:

  ● халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын; 

  ● халык педагогикасын;

  ● әхлак кагыйдәләрен;

  ● йөгерек санау һәм телдән исәпләү күнекмәләрен;

  ● әдәп-тәртип кагыйдәләрен.

    Укучылар булдыра алырга тиеш:

  ● коммуникатив компетент;

  ● акыллы, игелекле, гадел, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;

  ● туган илне, туган телне ярату;

  ● әхлаклы, гадел,

  ● тату, дус;

  ● зирәк, тапкыр;

  ● мөстәкыйль;

  ● җитез, өлгер, кыю;

  ● физик һәм рухи яктан сәламәт.

Тематик планлаштыру

Тема

Уеннарның эчтәлеге

Сәг

Дата

План

Факт

1

”Буяу сатыш”.

Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы”   билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып  тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га  килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның  киемендәге   сәдәф төсен белергә тиешсең.  Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

1

2

"Тотам  тотышлы”.

3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар  иң  өскә чыккан уенчы җәза ала.

1

3

"Әйт, күгәрчен».

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

1

4

”Әтәчле”.

Идәндә түгәрәк сызылган . Ике уенчы шул түрәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен   түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

1

5

"Яулык салыш".

(20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга  яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

1

6

”Яулык бәйләшле”.

Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга.

1

7

”Исеме кем”.

(2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри,  кем  тизрәк язуны  күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

1

8

"Урындыклар".

Көй башлануга  урындыклар тирәли бииләр . Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган  уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны  уенчылар саныннан бергә ким  алына).

1

9

"Кем җитезрәк?”  

Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике  уенчы  урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

                Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

1

10

"Түбәтәйле”.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда , уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

1

11

”Утраулар”.  

Идәндә уенчылар саныннан бергә кимерәк итеп

кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр,ә көй туктауга "утрау”ларга басып калырга тиешләр. "Утрау”га  басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында "утраула (кәгазьләр)  алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

1

12

”Санап җибәр!”

Санамыш белән ике уенчы сайланыла:

"Каенда карга, имәндә чыпчык

Һавада кош, син очып чык!”

Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда  төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып,  андагы бәрәңгеләр санын  әйтеп бирергә тиешләр.

1

13

”Колакка   колак”.

Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып үтиләр.Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң  аяк, тезгә тез....  

1

14

" Капкалы”.

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар  җитәклшкән килеш кулларын өскә  күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга арадан бер пар  үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

1

15

"Борынга шырпы кыстыру”.

Уенчыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?

1

16

”Яулык алыш”.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -  дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

1

17

”Селкенмә”.

Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга,  уенчылар нинди дә булса бер торышта "катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.

1

18

”Без, без, без идек”.  

Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп, Якуб

Авызыңны ач та яп!  Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша, Кем  беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.

1

19

”Куянкай”.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер! Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

1

20

« Башмакчы».

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса.  Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

1

21

«Күрсәт әле, үскәнем».

Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр

 кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да:

"Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

1

22

"Гөлбаһар”.

Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе "бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала "көтүче " булып килә. Җырлый:

- Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?

- Шалкан белән торма бар.

- Берсен миңа бирсәнә!

- Көчен җитсә тартып ал!

  Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә "әби "

 аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.

"Шалкан-тормалар " берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска,

 иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып

алып бетергәнче уен дәвам итә.

1

23

"Такыя үрәм”.

Балалар түгәрәк ясап басалар . Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Балалар:

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Ромашка:

Күкчәчәк:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

 Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

1

24

"Наза”.

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:

                Наза дигән кыз баланың

                Бөрлегәне түгелгән;

               "Наза" дигән уенны без

                Уйныйбыз чын күңелдән.

 Кушымта.Наза, наза,

                Наза матур кыз бала.

                Наза тырыш, уңган бала,

                Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, Һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

1

25

"Нардуган”.

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:

Син уртада, без кырыйда,

 Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсең, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

1

26

"Бу дустың белән күреш” .

Балалар, кулга-кул

тотынышып, түгәрәккә басалар Һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр:

Аякларың тыпырдат,

Куларыңны чәбәклә,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Башың аска иеп ал,

Кул бармагың янап ал,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Бу дустың белән күреш,

Бу дустың белән күреш,

Йә иптәш, йә, әйлән,

Бик кыен түгел бу эш.

Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр.

1

27

"Түгәрәк алан”.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез,

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.     Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.

1

28

“Бүген кемнең туган көне”

Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:

- Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

- Белдек, белдек, Гөлсинәгә

Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.

Гөлсинәгә карагыз:

Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән.

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.

1

29

"Яулык бирәм”.

Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал",- ди. Балалар:

"Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!",-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

1

30

“Казкайларым, кайтыгыз”

Санамыш белән “бүре”, “хуҗабикә” сайлана. Калган балалар казлар. Уйнап йөриләр. Бүре качып тора. Хуҗабикә  каздларны чакыра. Бүре казларны куа. Тотылган каз бүрегә әйләнә.

1

31

“Йомырка бөтереш”

Санамыш белән ике уенчы сайланыла.Команда булуга уенчылар үзләренә  бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?

1

32

" Йозаклы”.

.Ике уенчы кулга-кул тотышып "йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек "йозак” аша үтәләр, көй туктауга  йозак эчендә калган уенчы  уеннан чыга, яисә җәза ала.

1

33

“Тукмаклы”

Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак  сабы кемгә күрсәтә. Шул уенчы уеннан чыга.

1

34

  "Парлашу”.

Балалар зур түгәрәк   ясап басалар. Физкультура  дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар.  Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка  биеп китәләр. Көй туктауга  парлашып әйләнергә кирәк.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Сәламәт яшәү рәвешен алга куйган дәрестән тыш эшчәнлек өчен кулланма....