Сценарий литературного вечера "Гомерем минем монлы бер жыр иде"
материал (3 класс) на тему

Сафина Гульназ Ринатовна

Сценарий литературного вечера, посвящённого творчеству поэта Мусы Джалиля. Для начальных классов.

Скачать:


Предварительный просмотр:


Стенада Муса Җәлил портреты,аның янында эпиграф язылган (Гомерем минем моңлы бер җыр иде.).Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә оештырылган.

3нче сыйныф укучысы кыскача шагыйрьнең биографиясе белән таныштырып уза.

Алып баручы: Үлемсезлек юлы озынмы? Моны төрлечә үлчәргә мөмкин.Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан соң, гильотинага кадәр санасаң,791көн! Авыр,котылгысыз,газаплы фаҗига Муса Җәлил өчен 1942 елның 26июнь көненнән башлана. Ул көнне шагыйрь каты яраланып, немецфашистларына әсирлеккә эләгә. 791 көн ул коллыкта яши. Ләкин һәрбер көннең газаплы борчылдыра торган, йокысыз төннәре бар, шуларның 380көнен шагыйрь төрмәләрдә,үлем җәзасы көтеп уздыра.

“Татарлар елмаеп үлделәр” С.Хәким шигыре (Хисамова Чулпан)

1нче укучы:Ләкин төп хөкемдар-фашизм түгел,совет халкы булачак,ул аңа ышана.Карарның кискен булачагын белеп тора.

Килер ул көн,халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым,

Бул гаепләү акты фашистка.

2нче укучы: Муса Җәлил фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрде,үз тәнендә,үз җанында татыды.

3нче укучы:

Үзем күрдем,үз күзләрем белән,

Үкереп акты ничек елгалар;

Балалар күк ничек үкси-үкси

Яшен түкте ярсып Җир-ана.

Үзем күрдем,ничек моңлы кояш

Болыт аша җиргә сузылып,

Үксеп үпте үксез балаларын

Соңгы кабат кысып,суырып.

4нче укучы: Бу фаҗигадә шагыйрь рухи җиңеп чыгуына,дошманның күмәк көч белән тар-мар ителүенә ышана.

5нче укучы:

Беләм,ләкин яшәү килмәс миңа,

Бар хыялым шунда табылыр:

Бәхет,яшәү илгә бүләк итеп,

Җиңү таңы тиздән кабыныр.

6нчы укучы: Үлемгә хөкем ителгән һәм үзенең башы киселәсен айлар буе көтеп утырган шагыйрь үлем турында язганда да көрәшче булып кала, күтәренке рухта яза.

7нче укучы:

Тиздән сүнәр гомрем,йөрәгемдә

Тоеп ялкын көчен.

Үлсәм үләм бөек хаклык өчен,

Сөйгән халкым өчен.

8нче укучы:Ләкин аның уйлары үлемнән дә бигрәк яшәү турында,иҗади хезмәт турында, сугыштан соң торгызылачак шәһәрләр,машиналы колхоз кырлары турында.

1нче укучы:

Кырны тутырып алтын бодай үссен,

Ауган йортлар торып бассыннар.

Җиңгән илнең хезмәт тире белән

Кырлар көлеп чәчәк атсыннар.

Алып баручы:Муса Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп,бер батырлык күрсәтсә,шул  җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның , миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте.

“Җырларым”шигырен 2сыйныф укучылары сөйли.

2нче укучы:

Туфрак күмәр тәнне,күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем” диеп әйтеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

3нче укучы:Әйе,Муса мәңге үлемсез.Муса Җәлил исеме бөтен планетабызга билгеле. Патриот шагыйрь исемен мәктәпләр,колхозлар,китапханәләр йөртә,аның исемендә театр,теплоход,пароходлар бар.

Алып баручы:

Муса Җәлил иҗаты турында белемнәребезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә әсәрләрдән өзекләр укырмын,сез аларны дәвам итәрсез,исемен әйтерсез.

  1. Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай...(“Бакчачы”)

2.Суык бабай,кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,...(“Суык бабай”)

3.Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән. (“Имән”)

4.Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар. (“Кызыл ромашка”)

5. Җилләр,җилләр,исегез,

Болытларны кисегез!(“Җилләр”)

6.Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.(“Маэмай”)

Алып баручы:Шагырьнең кайсы әсәрләренә көйләр язылган?

Алып баручы: Ә хәзер бераз ял итеп алыйк, Муса Җәлил иҗат иткән “Күрсәт әле” уенын уйнап алыйк. (4нче сыйныфлар уйната)

Алып баручы: Муса Җәлилнең тормышы юлын яхшы беләбез микән? Тикшереп карыйк әле.(Кроссворд чишү оештырыла). Әгәр җаваплар дөрес булса,күрсәтелгән шакмакларда шагыйрьнең иң беренче шигыренең исеме килеп чыга.

  1. Муса Җәлилнең абыйсы кем исемле? (Ибраһим)
  2. Җәлилнең тормыш иптәшенең исеме ничек? (Әминә)
  3. Әнисе кем исемле?(Рәхимә)
  4. Кайсы өлкәдә туган?(Оренбург)
  5. Әтисенең исеме ничек? (Мостафа)

Алып баручы:Әйе “Бәхет” шигырен Муса 13 яшьтә “Кечкенә Җәлил” исеме белән яза.Хәзер аның кечкенәләр өчен язган башка шигырьләрен дә тыңлап карыйк.

  • “Куян”-Рәзинә,Раил
  • “Беренче дәрес”-Ралинә
  • “Кызыма”-Алия
  • “Чишмә” җыры-Гөлшат
  • “Дуска”-Инзилә,Илнар
  • “Мәчегә көлке,тычканга үлем”-Зөлфәт
  •  “Маэмай “җыры –Айгөл
  • “Парашютсыз курчак”-Таңсылу
  • “Ишек төбендә”-Илнур
  • “Бер шигырь”-Илназ
  •  “Карак песи”-Дилбәр
  • “Себерке әкияте”-Рәмис

Муса Җәлил иҗатына әле без бик күп мөрәҗәгать итәрбез. Аның әсәрләре үлемсез. Ә бүгенгә безнең кичәбез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий внеклассного мероприятия "Мини-мистер".

Сценарий внеклассного мероприятия "Мини-мистер".Цель мероприятия: выявить самого творческого и активного мальчика среди параллели 2-3 классов.Задачи:- определить самый оригинальный и творческий подход...

Небольшой сценарий классного часа-мини-концерта на 8 марта (1 класс)

Классный час (мини-концерт), посвященный Международному Дню 8 марта (1 класс)...

Сценарий конкурсной программы "Мини- мисс"

Конкурсная программа "Мини-мисс" расчитана на начальные классы....

Сценарий литературно-музыкального вечера "Литературная гостиная", посвященного годовщине со дня рождения И.С.Тургенева

Расширить и углубить представления обучающихся о жизни и творчестве И.С. Тургенева, познакомиться с историей его любви к П.Виардо....

Сценарий литературного праздника «В стране Литературных Героев»

Сценарий литературного праздника«В стране Литературных Героев»...