“Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү”
классный час на тему

Багманова Эльмира Миннияровна

“Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына  ата – аналар алдында чыгышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balanyn_unyshka_yuly_gaildn_bashlana.docx17.92 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль  районы Мәлбагыш төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Багманова Эльмира Миннияр кызының

“Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына  ата – аналар алдында чыгышы.

Илдә барган үзгәрешләр гаилә тәрбиясенә, өлкәннәр белән балалар арасындагы үзара мөнәсәбәткә дә үтеп керде. Әмма күп кенә ата-аналар бу өлкәдә җаваплылыкны тулысынча тоеп бетерә алмыйлар. Бигрәк тә соңгы елларда тупаслык, кешене санга сукмау, рәнҗетү, наркомания кебек тискәре күренешләр күбәеп китмәде икән? Кайберәүләр ана тормыш авырлагыннан күрә. Бер караганда, дөрес тә кебек. Урамда чыккан гаугаларга , ямьсез сүгенү сүзләренә күнегеп тә беттек, ахры. Алай гына мы соң, балаларның әти-әниләре  белән тупас сөйләшүләре, олыны – олы, кечене – кече дип  белмәүләре әллә ни гаҗәпләндерми.

Әмма бу әдәпсезлекләрне тормыш авырлыгы белән аңлату бик дөрес тә булмас иде. Бу дөньяда  бик озак яшәгән, сугыш елларындагы кайгы, михнәтләрне, сугыштан соңгы  авырлыкларны кичергән өлкәннәребез: “Без ул вакытта бер – беребезгә мәрхәмәтле, игьтибарлы идек”,  - дип әйтәләр. Бу уңайдан , халкыбызның тагын бер акыллы  сүзен искә төшерик: “Бары бергә, югы уртак”, - дигән ул. Димәк, сәбәп тормыш авырлыгында гына түгел, күбрәк тәрбия эшенә игьтибар җитмәүдер ул.

Балалар һәм яшьләр арасында  наркоманияне  профилактикалауда әти – әниләр белән эшне яхшырту һәр системага салу максатыннан “Уңышка юл” (“Путь  к успеху”) дигән программа белән эшләргә тәкъдим ителде. Бу программада төорле яшьтәге балалар белән әти – әниләр арасындагы конфликтларны булдырмау, алардан чыгу юллары тәкъдим ителә.

Әти-әниләр балаларның киләчәге белән кызыксына, аларны бар яклап та үсештә күрергә, балаларның  бик бәхетле булуын тели. Ә бәхет ул – ә        йләнә –тирә дөнья объектлары  белән үзара тәэсир итешкәндә  тормыштан кәнагатъ кеше белән яшәү ,аларны бәхетнең максаты, шарты һәм эчтәлеге итеп бәяләгәндә кеше ирекле. “Мин – минлекне” тоярга ярдәм итү дип билгели психологлар. Бәхеткә юл уңыштан башлана. Укуга һәм тормышка куелган максатларга ирешүнең нәтиҗәсе  - кәнәгатьләнү  хисе, ягъни уңышка  һәм бәхеткә  китерүче юл, аның нәтиҗәсендә балада үз көченә ышану арта, аның иҗади сәләтләре дә үсә. Ә бу исә стресстан  чыгу юлы.

Гаилә – шәхес тәрбияләүдә иң мөһим институт. Гаиләдәге уңай һәм тискәре күренешләр шәхес үсешендә  чагыла. Беренчедән ата – аналар балаларга җәмгыяти мөхитне тәшкил итә, баланың физик һәм психик үсешендә зур роль уйный, икенчедән , ата – ана баланың сәламәтлеге турында кайгыртучы төп шәхес. Шуңа  күрә, ата- аналар  белән  профилактик эшләр  алып бару  бик мөһим һәм актуаль  проблема  булып тора. Бу программа ата-аналарның  кмпетентлыгын  арттыруда, профиликтакалауда бу зур ролҗ уйный.

Ни генә әйтсәк тә, бала холкына иң элек  гаиләдә  нигез салына. Бала әти-әниләрнең   үзара  мөнәсәбәтлерен  күреп үсә, гадәтләрен, сойләгән сүзләренә хәтле  күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек  булырга омтыла, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, уеннарда кызлар күбрәк әни ролен башкаралар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.

Соңгы вакытта “байлык артыннан куу” кебек тенденция  киң таралды. Бу күренеш тә тәрбиягә кире йогынты ясый. “Мал табу” – беренче планда, әйбер баладан  да кадерлерәк. Кайберәүләрдә “зиннәтле” җиһаз, кием-салым һәм алу комсызлыгы яшәү максатына әверелде. Кыйммәтле, зиннәтле җиһазларның, келәмнәрнең беркайчанда иң кирәкле нәрсә булганы юк әле, алар балалар тәрбияләүгә булышлык итми, балаларга шатлык, бәхет тә китерми. Чөнки балага үсеш чорында ата-ана назыннан башка берни дә кирәкми бит.

 Америка галиме Роберт Мак: “Гадәти халәттә яшәсен өчен баланы көненә 4 мәртәбә  кочарга, ә нормаль үзаң үсеше өчен  12 тапкыр кочарга кирәк!” – дип әйтә. Әлбәттә, бу сүзләрдә зур хаклык бар.

“Кош оясында ни күрсә, очканад шул булыр”-, дип әйтелә татар халык мәкалендә. Һәрбер гаиләнең  үз “законнары”, үзенә генә хас “уставы” бар. Гадәттә гаиләне “рәисе” – әти кеше, аның  “урынбасары” – әни. Әгәр әти-әни балага “нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул яман” икәнлеген аңлатмаса, “нәрсә ул матур һәм нәрсә ул ямьсез”, “бу ярый, теге ярамый”, “өлкән кешене хөрмәтлә, кечене якла” дип тормаса, билегеле инде, бу баладан яхшылык көтеп булмый. Яхшылыкка матурлык аша өйрәтергә кирәк. Кешене гүзәллек дөньсына беренче адымы гаиләдә башлана. Исегездән чыгармагыз: баланы тәрбияләүче гүзәллекнең беренче мәктәбе – сезнең тугани йортыгыз, гаиләгез. “Бала күңеле ак кәгазъ, нәрсә язсаң, шуны укырсың”, - дип әйтәләр.

Гаиләгез бәхетле һәм сәламәт булсын өчен һәр ата-ана түбәндәге кагыйдәләрне  белергә тиеш:

1.Сез нәрсәгә ышанасыз, шул турыда гына сөйләгез.

Һәр кешенең үзенең тормыш кагыйдәләре, ышанулары була. Әгәр бу гөреф-гадәтләр , традицияләр сезнең балага үрнәк булсын дисәгез, чынбарлык турында гын сөйләге. Бала өчен әти-әни – авторитет.

2.Өйдә дәлилләнгән һәм акыллы кагыйдәләр урнаштырыгыз.

Балалар белән берлектә өйдә кагыйдәләр төзергә кирәк. Балалар бу кагйыдәләрне бозарга ярамаганлыгын белсен.

3. Балаларыгызны актив тормыш рәвеше алып бару өстенлекләренә ышандырыгыз.

Эшсезлек, контроль булмау, наркотикларга туры юл булырга мөмкин. Шуңа күрә , балаларыгызның көнне ничек уткәрүе турында кызыксыныгз.

4.Сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшегез.

Сәламәт яшәү рәвеше сезнең төп максатыгыз булсын.

5. Үзегезнең сиземләвегезгә һәм шик-шөбһәләрегезгә ышаныгыз.

Балаларны әти-әни иң яхшы белүче, аңлаучы.

Заманны аңлап яшәгез һәм әһәмиятле эшләргә вакыт табыгыз!

Эшләргә вакыт табыгыз – бу уңыш.

Уйнарга вакыт табыгыз – бу яшьлек сере.

Укырга вакыт табыгыз – бу белем нигезе.

Дуслыкка вакыт табыгыз – бу бәхеткә юл.

Хыялга бирелергә вакыт табыгыз – бу йолдызларга юл.

Мәхәббәткә вакыт табыгыз – бу тормышның чын бәхете, куанычы.

Күңел ачуга вакыт табыгыз – бу күңел музыкасы.

Әйдәгез, барабыз да бергә-бергә матурлыкны тоя белик, аны күрергә өйрәник, бер-беребезгә изге теләкләр телик һәм балаларыбызны да матурлык тоярга өйрәтик.

Гаиләдә блалар белән китпалра укыйк, урманга табигатъкә чыгыйк, әти-әниләребезне туган көннәре, бәйрәмнәр белән котларга онытмыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Гаиләдә баланы тәрбияләү.

Доклад для родительского собрания....

Бала тәрбияләүдәге типик хаталар

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

Гаиләдә бала тәрбияләү.

Ата-аналар конференциясе...

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...