Су - яшәү чыганагы
классный час на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

22 март - Су көне уңаеннан үткәрелгән тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_-_yasheu_chyganagy.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Су – яшәү чыганагы”

Максат: 1.Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать

                        көннәре белән таныштыру; суның кеше тормышышын-

                        дагы әһәмияте, аны саклау юллары турында бе-

                        лешмә бирү.

                        2.Укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен һәм

                        сәнгатьле сөйләм культурасын үстерү.

                        3.Укучыларда су ресурсларына сакчыл караш,

                        шәфкатьлелек тәрбияләү.

Материал: 1.”Көч һәм рух тамырлары”Хрестоматия 1-3

                            сыйныф, Казан, “Мәгариф” 2000 ел,75-83 бит

                         2.   “Воспитание подрастающего покаления:идеалы,

                            ценности,ориентиры” Казань “Школа”,2004

                         3.   Н.И.Дереклеева “Справочник кл. руковадителя

                            1-4 кл., Москва, “Вако”,2005

                          4.     В.Широкова “Что есть что” Вода, Москва, “Слово”

                            2001

                          5.  “Химия в школе” научно-методический журнал

                             2004,№3, 6-8 стр.

                           6.  “Мәгариф” журналы 2002,№5, 15-16 бит

Җиһазлау:  Телевизор, видео, магнитофон, таблицалар,

                     авылның өстән күренеше,картиналар.

Тәрбия сәгатенең барышы

I Оештыру

Тантаналы музыка астында “Гөлләр патшалыгы ”ның патшабикәсен каршылау. Аның янында вәзирләре. Берсе җилпеп тора, ә икенчесе указны укый.

                          Указ

Игътибар! Игътибар! Игътибар!

Патшалыгыбызда табигать айлыгы игълан ителү сәбәпле без бүген “Чишмә паркы”ндагы беренче утырышыбызны үткәрәбез.

“Гөлләр” патшабикәсе бүгенге утырышта каралачак мәсьәләләрне хәбәр итә:

1 нче көн тәртибе:

Халыкара һәм дөньякүләм  табигать көннәре. Шул исәптән Су көне.

2 нче көн тәртибе:

Суның тормыштагы әһәмияте.

3 нче көн тәртибе:

Нөнәгәр җирлегендәге сулыклар. Аларның бүгенге хәле.

II Тема буенча  эш

Патшабикә:

Бүгенге “Су – яшәү чыганагы” дигән утырышны ачык дип белдерәм. Бу утырыш барышында патшалык берничә кенәзлекләргә бүленер. Барлык кенәзлекләрнең дә актив катнашуын һәм игътибарлы булуын сорыйм. Утырышны алып баруны фәнни тикшеренүчебез Әлфирә Мансуровнага тапшырам.

Укытучы:

Нөнәгәрем бик якын син күңелемә,

Бакчабызга чыксам, Кубыр таулары күренә.

  Инеш буең, талларың да

Чәчәкләргә күмелә.

Нигә сандугачлар сирәк сайрый,

Авылым урап алган тирәкләрдә?

Балыклар соң нигә үлеп бара

Бормаланып аккан елгаларда?

Туфрагың да агуланып беткән,

Шиңә бара нигә чәчәкләр?

Нигә чара юк соң бу хәлләргә,

Кайгырмыйсыз нигә кешеләр? (А. Метшина)

Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген ярдәм көтә!

Шушы нисбәттән Халыкара һәм  дөньякүләм  табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик.

22 Март – Су көне                            5июнь – Әйләнә – тирәне саклау көне

1апрель – Кошлар көне                 26 сентябрь – Диңгез көне

22 апрель – Җир көне                    4 октябрь – Хайваннарны саклау көне

Бүгенге сөйләшүебез утырышның исеменнән аңлашылганча “Су көне” турында булыр. Су көне кайчан инде?

 Ни өчен су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң? Су көнен билгеләп үтүнең максаты: эчә торган суның аз булуы һәм көннән –көн кими баруы, су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең зарурлыгы, кирәклеге.

Барыбыз да игътибар белән глобуска карыйк әле. Анда нинди төсләр күбрәк? Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?

Ә нигә соң шулкадәр сулыклар булгач борчылырга? Бу сулар барысы да эчәргә яраклымы соң? Мәсәлән, без елга суын эчәбезме? Ни өчен? Ә диңгез, океан  суын эчәләрме икән?

Диңгез һәм океан сулары тозлы сулыклар, ә елгалардагы сулар пычрак. Без эчә торган сулар төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97 % тозлы диңгез сулары. 3% гына төче сулыклар. Ягъни 100 л суның 3 л гына эчәргә яраклы. Ул суның да бөтенесен дә кулланып булмый. Чөнки аларның күбесе боз хәлендә. Бер өлеше тирән җир катламнары астында. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара.

Су нәрсәгә кирәк соң? Хәзер без шул сорауга җавап эзләп, акыл штурмы үткәреп алырбыз.  Башта аның кагыйдәләрен искә төшереп китик.

  • Үз фикереңне курыкмыйча әйтергә;
  • Башкаларны кабатламаска;
  • Бер-береңне тәнкыйтьләмәскә.

Мин сездән тәртип буенча сорап барам, сез уйлап торыгыз. Сезнең фикерләр тактага язылып барыр.

(Укучыларның җаваплары тактага язылып барыла).

Су, димәк нәрсәгә кирәк икән? (Нәтиҗә: барлык кешеләргә, хайван һәм үсемлекләргә яшәеш, үсеш өчен кирәк)

Мин сезгә тагын берничә кызыклы мәгълүмат җиткерим әле. Исәпләүләрдән күренгәнчә:

1 кешегә 1 тәүлеккә 500 л су сарыф ителә.

1 кг кәгазь ясау өчен 50-140 л

1 кг күмер алу өчен  3-5 л

1 кг корыч кою өчен 20-120 л

1 кг дөге үстерү өчен 4000 л

1 кг бодай үстерү өчен 900 л су кирәк икән.

Бәлки су турында табышмаклар белүчеләр дә бардыр. Табышмак әйтү.

Димәк, су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы.

Укучылар, әйтегез әле, безнең авыл кайда, нинди урынга урнашкан? Ә нигә башка җиргә, басу-кырларга китеп, я булмаса тау өстенә менеп урнашмаган икән? Анда да бик иркен, бик рәхәт бит. Ни өчен икән?

Кайсы гына авылны алсак та, мәсәлән Комзавод, Чутай авылларын карыйк. Алар да шулай ук елга буена урнашкан. Шулай ук Шеңшеңәр, Яңгул, Салавыч авыллары да Шушма елгасы буена урнашкан. Димәк, безнең  элеккеге бабаларыбыз су буена урнашырга тырышканнар. Ни өчен?

Нәтиҗә: Борын-борыннан бабаларыбыз, гадәттә, авылларны зур һәм кечкенә елга, күл яисә чишмә буйларына салганнар. Чөнки су булган урында тереклек җанлана.

Ә хәзер без яшәгән Нөнәгәр җирлегендәге сулыклар турында сөйләшеп китик. Безнең авылда нинди су чыганаклары бар? Без аларның кайсыларын ни өчен кулланабыз?

(Чишмә, кое, колонка сулары эчәр өчен; елга, инеш, күл сулары коену, кер чайкау, каз-үрдәкләргә, басуларны сугарыр өчен).

Безнең авыл читеннән нинди елга ага?(Кугуборка)

Тагын нинди инешләр кечкенә елгалар бар? (Зәрәки, Сәлия)

Алар бугенге көндә нинди хэлдэ? Әйдәгез, күңел белән генә шул елга буйларын күздән үткәрик. Аларның суы нинди? Яр буйларында нәрсәләргә юлыгабыз? Бу күренешләр нәрсәгә китерә? Табигатькә нинди зыян килә?

Әле тагын сез күреп бетермәгән бик күп пычрану юллары бар. Басу-кырларга төрле химик ашламалар, агулар сибелә. Алар яңгыр сулары белән агып елгаларга төшә. Болар барысы да суны нык пычрата. Күпләп балыклар юкка чыга, суүсемнәр һәлак була.

Елганың  суы тирәнме соң? Әйе,көннән көн елганың суы саега бара, бу чиста суның кимүенә китерә. Ә нигә су саега икән? Чөнки аңа  килеп кушылучы чишмәләр юкка чыга,кибә,күмелә.

Элек безнең елгада ике су тегермәне урнашкан булган. Аларны эшләтү өчен суның бик тирән булуы кирәк. Ә хәзер инде елгабызда олылар су коенырлык урын да юк диярлек.

Хәзерге елгада ике балыкның сөйләшүен тыңлап үтик.

Без яшәгән илләрдә-

Елгаларда,күлләрдә-

Су асты катларында.

Бормалы чатларында.

Комлы уемнарында,

Таллык куеннарыда,

Караңгы төпкелләрдә,

Мүкләрдә һәм ләмнәрдә

Каян килгән нәрсәләр бу:

              Галошлар, итекләр,

              Күгәргән үтүкләр,

              Кәстрүл – чиләкләр,

              Иләкләр, көрәкләр,

              Буялар, цементлар,

              Ташландык уенчыклар,

              Кирпечләр – ярчыклар.

              Целлофан капчыклар...

Болар безнең Су иленә

Каян килгән?

Нигә килгән?

...Болар барысы өстән килгән-

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир өстендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Балалары бишегенә

Тимер – таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде!

Җир-Су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде...”

               Р.Фәйзуллин “Алтын балык тугел, гади балык сөйләде бик

                                         гасабиланып...”

-Балыкларның бу сөйләшүеннән сез нәрсә аңладыгыз?

 Елгаларны пычранудан саклау өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

 Бертуктаусыз көн-төн ага,

 Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

Нәрсә соң бу?(Чишмә)

   Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Алар я

тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыкканнар. Чишмә суы улактан,

торбалардан ага.

    Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр. Елга,

инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче.

    Чишмәләр...Көмеш, йөгерек, саф салкын сулы чишмәләр...Алар

Гасырлар буенча ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт

биреп тора.

    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә. Киң күңелле,гадел

 кешене, гадәттә, чишмә суының сафлыгына тиңлиләр.Читтә яшәгән һәр

кеше үз туган ягын ярата, сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы

чишмәләреннән су алып эчү дә кадерле бит. Авырткан йөрәкләргә шифа,

сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге су дип

әйтмисең.

    Ә хәзер бер чишмәнең моң-зарын тыңлап үтик. (Магнитофон

язмасында шигырь тыңлана.)

    Кайчандыр мин бик кадерле,

    Изге булып саналдым.

    Инде явызлар кулыннан

    Бүген яман кыйналдым.

                  Өсләремә авыр булып,

                  Чүп өеме түгелде.

                  Башланган җирем күмелде,

                  Я, бу кайгы тугелме?!

    Җырларымның көе бетте,

    Тавышым начарланды

    Бәргәләнгәнемне күреп,

    Юлым ачарлармы?

                      Кирәк шаулап агарга-

                      Ныклы, ышанычлы юл.

                      Ул юлны миңа күрсәтеп,

                      Кемнәр сузар икән кул?

    Безнең авылда чишмәләрнең шушы зарын ишетүче һәм аларга ярдәм

 кулы сузучы олы йорәкле, кешелекле, шәфкатьле кешеләр дә бар.Түбән

 оч ягында урнашкан элек Баһави чишмәсе дип йөртелгән чишмәне

 авылга якынайтып, аны матурлап түбә астына урнаштырдылар. Бу эшне

 Мифтахов Фаил абыегыз башкарды. Шуңа күрә аңа хәзер Фаил чишмәсе

 дип исем бирделәр.

    Ә югары очтагы салкын чишмәне шулай ук авылга якынайтып, аны

 матурлап эшләп тә куйдылар. Бу чишмәне эшләтүне, аның чыгымнарын

 безнең авыл кызы, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Гыйләҗева Лира

 апагыз һәм аның тормыш иптәше Альберт абыегыз күтәрде. Бу эштә

авыл кешеләре дә,укучылары да бик теләп катнашты.Көзге матур

 көннәрнең берсендә бу чишмәне ачу тантанасы да булды. Сез ул

 тантанада барыгыз да катнаштыгыз.Безнең авыл чишмәләренең нинди

 икәнен сез беләсез. Төрле җирдә чишмәләрне төрлечә эшлиләр,

 матурлыйлар. Хәзер сезгә төрле формада төзекләндерелгән чишмәләрне

 күрсәтермен.

(Видеоязмада карау)

    Әле әйтеп киткән кешеләр бик саваплы эш башкарганнар. Алар бик

 изге күңелле, шәфкатьле кешеләр икән. Әле безнең тагы ярдәм кулы

 сузуны көтеп ятучы чишмәләребез бар. Зәрәки, Сәлия чишмәләре бугенге

 көндә каралмаган, югалу алдында тора. Менә сез дә бу абый-апалар кебек

 зур булгач, авылыбыз чишмәләренә шундый зур ярдәм күрсәтерсез.

 Шулаймы?Булырмы?

Җәй көннәрендә тауга җиләк җыярга баргач тау битендә җирдән бәреп саркып чыккан суны күрсәгез, сез аны чишмәгә әверелдерә алырсыз. Суга чыгу өчен юл ачарга, тирә ягын балчык ишелмәслек итеп ташлар белән түшәргә кирәк.  Бу сезнең тарафтан чишмә ачу була. Әгәр менә син чишмә ачкансың икән, аны карап торасың икән, ул чишмәгә синең исемеңне дә бирәләр.

“Суның кадере чишмә корыгач” дигән вакытларны безгә дә көтеп утырмаска иде. Табигать байлыгы чиксез түгел. Аның соңгы чигенә чыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.

Шундый тәмле, чиста сулы чишмәләребезнең, елгаларыбызның булуы белән без бик бәхетле һәм горурлана да алабыз. Ә менә кайбер җирләрдә эчәргә яраклы сулар бик аз, юк дәрәҗәсендә.

Чиста суның җитмәве, эчкән суларының организм өчен зарарлы булуы  сәбәпле, кешеләрдә бик күп төрле хроник һәм йогышлы авырулар  килеп чыга. Начар су кулланудан җир йөзендә ел буена 5 млн га якын кеше авырып, вафат була, алар  арасында сезнең кебек балалар да бик күп.

Ә хәзер безгә кенәзлекләргә бүленер вакыт  та  җитте. Без тиз генә 3 кенәзлеккә бүленеп, бер эш башкарырбыз.(Чишмә, инеш, елга кенәзлекләре)

Өч төркем дә үзенә бирелгән ребусны чишә. Бу ребусларны чишкәннән соң татар халык мәкальләре, әйтемнәре килеп чыгар.

(Тамчыдан күл җыела.  Коега төкермә суын эчәрсең. Су – яшәү чыганагы.)

Тамчыдан күл җыела дигән мәкальгә тукталып үтик әле. Менә безнең мәктәптәге 1 ябылып бетмәгән краннан 1 сәг-тә 12л су, 1 тәүлектә 300 л су агып, пычрак су белән кушылып әрәм була. Шуңа күрә булган чиста суларны әрәм-шәрәм итмәскә, саклап тотарга кирәк. 1 шәһәр кешесе тәүлегенә 500л су тота дип әйткән идем. Ә галимнәр әйтүенчә 1 кешегә тәүлегенә 250 л су җитә. Менә кеше никадәр суны әрәм итә икән. Шуңа күрә краннарны ябып бетерергә, суны күп итеп агызмаска, чиста суны түкмәскә кирәк.

Су, аның чыганаклары булган елга, инеш, күлләр  табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе. Аларның матурлыгын, изге урыннар булуын күрсәтеп торучы шигырь, хикәя, җыр һәм картиналар да бик күп. Менә сезнең алдыгызда матур табигать  күренешләрен сурәтләгән картиналар. Бу картиналарны авылыбыз художнигы Фазылҗанов Варис ясаган. Ул чиста су чыганагы булган чишмә, елга инешләрне бик яратып сурәтли.

Шулай ук шагыйрьләребез дә бик матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Сез дә аларның кайберләре белән таныш. Әйдәгез шундый берничә шигырьне тыңлап китик.

Г.Гарипова “Чишмәләр” шигыре.

Г.Мөхәммәтшин “Безнең инеш”.

Э. Шәрифуллина “Чишмәләр”.

 Без шулай ук чишмә турында җырлар да беләбез бит әле. Әйдәгез бергәләп шул җырны җырлап алыйк.  (“Чишмә җыры” Р. Мөхетдинова көе, Р. Миңнуллин сүз.)

Ә хәзер кенәзлекләргә тагын бер эш. Бүгенге утырышта тыңлаганнардан чыгып, һәр кенәзлек карар чыгара. (карарларны уку)

Шушының белән утырышыбыз тәмам. Барыгызга да актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше: "Су- яшәү чыганагы"

Тема: Су-яшәү чыганагы"Максаты: Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру. Су, елга, чишмәләрнене карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү. Укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен...

Су - тереклек чыганагы

Су тереклек чыганагы. Кеше суны сакларга , чиста тотарга тиеш....

Табигать - яшәү чыганагы

Доклад  на экологическую тему....

СУ – ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ.

Әти- әниләр тарафыннан үткәрелгән сыйныф сәгате. Максат: Укучыларны суның әһәмияте белән таныштыру; укучыларда экологик культура, әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт, табигатьне саклау хисе тәрбияләү...

"Спорт - сәламәтлек чыганагы" авторлык программасы.

Бу программа класстан тыш эш өчен төзелгән программаларның бер варианты һәм аерым бер сыйныф белән эшләү өчен тәкъдим ителә.Программа 132 сәгатькә исәпләнгән һәм, бу сәгатьләрне атнага тигез итеп бүле...

Сөт-сәламәтлек чыганагы.

Сыер сауганда сөт көй генә түгел, болын үләннәренен хуш исләрен дә чыгара икән . Сыер биргән кыйммәтле продуктны башка бер терлектә бирә алмый . Сөт һәм сот продуктлары белән көн саен туклану сәламәтл...


 

Комментарии

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Бик бай эчтәлекле материал, рәхмәт бик зур.