Тукай безнең йөрәкләрдә.
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Мингалимова Чулпан Рустамовна
Тукай безнең йөрәкләрдә. Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, аның белән кызыксыну тәрбияләү. Залда Г.Тукай әсәрләренә балалар иҗат иткән рәсемнәр эленә. Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештырыла. “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “И,сабыйлар, эшләгез сез...”, “Нинди зур шагыйрь ул Тукай” (С. Есенин) . “Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз, Аебыз. Бар җиһанга күренерлек Кадерле Тукаебыз.” -дип язылган слайдлар күрсәтелә.(1, 2, 3 нче слайдлар) “Туган тел” көе яңгырый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тукай безнең йөрәкләрдә.39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай безнең йөрәкләрдә.

Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, аның белән кызыксыну тәрбияләү.

Залда Г.Тукай әсәрләренә балалар иҗат иткән рәсемнәр  эленә. Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештырыла.  “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “И,сабыйлар, эшләгез сез...”, “Нинди зур шагыйрь ул Тукай” (С. Есенин)  .

“Сәнгатебез күкләрендә

Кояшыбыз, Аебыз.

Бар җиһанга күренерлек

Кадерле Тукаебыз.”

-дип язылган слайдлар күрсәтелә.(1, 2, 3 нче  слайдлар)

“Туган тел” көе яңгырый.

                          1 алып баручы:

            -Г.Тукай -өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйрьләреннән берсе. Без бүгенге иртәдә аның шигырьләрен яттан сөйләрбез, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырларбыз, әкиятләрен, мәсәлләрен укырбыз.(4 нче слайд)

                         2 алып баручы:

              -Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа.Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Мәдрәсәдә уку белән генә чикләнми, рус, иран, төрек, гарәп, телләрен дә өйрәнә. (5 нче слайд)

                        1 алып баручы:

                -Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган, аның гүзәллегенә дан җырлаган. Әйдәгез, Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм иртәбезне башлап җибәрик.

                       1 укучы:

   -Тукай! Нинди бөек исем. Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем, йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә , безне Тукай шигырьләре, Тукай җырлары каршы ала.

                   “Туган тел” җыры башкарыла.

                      2 укучы:

-Г.Тукай балалар өчен шигырьләр,җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрләрендә яшь буынны тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди.

                      3 укучы:

-Белем алу- хезмәт ул. Белем алу- зур тырышлык, күп көч сорый. Шуңа күрә шагыйрь : “Эш беткәч, уйнарга ярый”-ди. Әйдәгез, аның шул исемдәге шигырен тыңлап үтик.(6 нчы слайд)

                 

   Балалар “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерәләр.

                 

                       4 укучы:

-Г.Тукай үзенең “Кызыклы шәкерт” шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый-талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра.(7 нче слайд)

                   2 укучы  “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерәләр.

             

                        5 укучы:

Г.Тукай табигатьне бик ярата. Күп кенә шигырьләрендә ул хайваннарны, кошларны яратырга өнди, аларны читлекләрдә тотмаска, рәнҗетмәскә, азат итәргә куша. (8 нче слайд)

              “Бала белән күбәләк” җыры,

                “Фатыйма белән сандугач” шигыре башкарыла.

                         6 укучы:

-Шагыйрь табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр дә яза.Һәр ел фасылы турында аның үз фикере бар.

             “Җир йокысы”

                “Яз хәбәре”

                “Җәй”

                 “Көз” шигырьләре башкарыла.

                        7 укучы:

-Һәр ел фасылы турында Г.Тукайның табышмаклары да бар. (9, 10, 11, 12 нче слайд)

                            8 укучы:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Еглап елгалар

Яшләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара.                        –Яз.

                            9 укучы:

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура,

Бу кайчак була?                          -Җәй.

                             10 укучы:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?                          -Көз.

                                   11 укучы:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган.

Уйный җил-буран,

Бу кайчак туган?                         -Кыш.

                                      12 укучы:

Г.Тукай үзенең шигырьләре аша балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә , хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Шулай итеп ул балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. .(13 нче слайд)

                                 “Ак бабай”

                                  “Чыршы”

                                “Гали белән кәҗә”

                                     “Бичара куян”

                            13 укучы:

-Без кечкенәдән үк әниләребездән ишетеп үскән “Бишек җыры” һәрберебезгә яхшы таныш. Әйдәгез, аны бергәләп җырлап үтик. (14 нче слайд)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, балам, йом күзең,

Йом-йом күзең йолдызым.

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

                                14 укучы:

- Габдулла Тукайның әкиятләрен белмәгән кеше юктыр.Без аларны кечкенәдән ишетеп үстек. Әти-әниләребез, әбиләребез, тәрбияче, укытучы апаларыбыздан ишетеп, өйрәнеп, ятлап, сәхнәләштереп үсәбез. Аның әкият геройлары безнең арада. Бу әсәрләр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, төрле илләрнең балалары да укый. (15, 16 нчы слайд)                        

                                1 алып баручы:

-Быел сөекле Тукаебызның тууына  126 ел тула.Шагыйрь үзе исән булмаса да, аның шигырьләре безнең йөрәкләрдә мәңгелек урын алган. Бүген олылар да, балалар да Г.Тукай шигырьләрен яратып укый, олылап искә ала.

                               2 алып баручы:

-Ә хәзер ,әйдәгез, бергәләп “Бәйрәм бүген” җырын башкарыйк.

МБОУ «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта мәктәбе”

Тукай безнең йөрәкләрдә.

(Әдәби – музыкаль композиция)

                                                                             Мингалимова Чулпан Рөстәм кызы

МБОУ «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

                                                                              Актаныш икенче урта мәктәбе”нең

                                                                                  озайтылган көн группасы тәрбиячесе

2011 – 2012 уку елы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай безне телле итте

Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!

Класстан тыш чара үткәрү  өчен материал...

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....

Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә...